СӘНГАТЬЛЕ СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ
Ниһаять, нәфис сүз жанрына да игътибар бирелә башлады шикелле! Татарның танылган сүз осталары Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһүдин, Айрат Арсланов, Рәшит Сабировлардан соң барлыкка килгән бушлык күңелдә канәгатьсезлек тудырырга өлгергән иде. Туган тел аһәңен, классикларыбыз, олпат шагыйрьләребезнең иҗатын сәхнәдән ишетүдән мәхрүм калган буын тәрбияләнде.
Ниһаять, нәфис сүз жанрына да игътибар бирелә башлады шикелле! Татарның танылган сүз осталары Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһүдин, Айрат Арсланов, Рәшит Сабировлардан соң барлыкка килгән бушлык күңелдә канәгатьсезлек тудырырга өлгергән иде. Туган тел аһәңен, классикларыбыз, олпат шагыйрьләребезнең иҗатын сәхнәдән ишетүдән мәхрүм калган буын тәрбияләнде.
Тел сакчыл мөнәсәбәт таләп итә
Сүз – адәм баласының рухи байлыгы. Бер-беребез белән аралашканда да аларның әһәмиятен бик яхшы тоябыз. Сөйләмең никадәр дөрес, матур һәм итагатьле булса, башкалар арасында хөрмәтең дә шулкадәр арта гына бара. Сүз безнең тормыш тәҗрибәсе, иҗади фикер сәләтебез, тәрбиябез хакында башкаларда фикер тудырырга сәләтле. Әлбәттә, ул үзенә карата сакчыл мөнәсәбәт тә таләп итә.
Совет идеологиясе көчле булган чорда халыкны сәхнәләрдән сүз сәнгате белән тәрбияләү көн үзәгендә иде, югыйсә. Шагыйрьләрнең ватанны, хезмәт кешесен, туган илне данлап язган әсәрләре даими рәвештә нәфис сүз осталары аркылы ишеттерелеп торды. Сүз аһәңе, сүз кодрәте аша халкыбызга милли әдәбиятны җиткерүдә гомере буе хезмәт куйган шәхесләребез, ни хикмәт, бүгенге көндә онытыла бара. Аларның исемнәрен мәңгеләштерү җәһәтеннән, бәлкем, «TATAR сүзе» конкурсын Фәйзи Йосыпов исемендәге бәйге дип атау дөресрәк булмас микән?!
Телне тоемлау, әдәби сүзнең тәмен-егәрен сизү һәр кешегә бирелә торган сәләт түгел, әмма сәхнә кешесе боларның барысына да ия булырга тиеш. Бигрәк тә сүз белән эш итә торганнары. Атаклы рус артисты Игорь Ильинскийның мондый сүзләре бар:
«Нәфис сүз – иң катлаулы жанрларның берсе, чөнки артист тамашачы белән күзгә-күз кала. Аның театр актерыныкы кебек гримы да, костюмы, декорациясе, партнеры да булмый. Опера җырчысыныкы сыман, аңа ярдәм итәрлек оркестры да юк. Нәфис сүз сөйләүче бары тик сүз ярдәмендә генә тамашачыны җәлеп итеп торырга һәм аны сокландырырлык могҗиза тудырырга тиеш».
Ә менә Фәйзи Йосыпов исә:
«Шигырьме ул, прозамы, куплет яисә такмакмы, хәтта буффонада һәм клоунада әсәреме, әгәр алар кешене ышандырырлык итеп башкарылса, эстрада өчен берсе дә хилаф эш түгел. Бары тик чынбарлыктан читкә китмәсеннәр дә, якты киләчәгебезгә хезмәт итсеннәр. Шул чагында эстрада жанрының бу төре әйбәт, тегесе начар дип әйтергә урын калмый», – дигән.
Теленә шайтан төкергән...
Тарих битләренә күз салсак, безнең халыкта җор телле, чичән кешеләр элек-электән булган. Алар бәйрәмнәрдә, Сабан туйларында чыгыш ясаган. «Теленә шайтан төкергән» андый кешеләрне туйларда «мәҗлес күтәрүче, табын атасы» итеп билгеләгәннәр.
Профессиональ эстрадага килсәк, беренче татар актеры Ильяс Кудашев-Ашказарскийның төрле концертларда нәфис сүз сөйләгәне мәгълүм. Шәрык клубында Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев үзләренең шигырьләрен укыган. Күренекле трагик актер Мохтар Мутинның да русча һәм татарча декламация сөйләгәне билгеле. Һади Такташ, Гадел Кутуй да үз шигырьләрен сәнгатьле итеп укучы трибун шагыйрьләр булган. Ә инде профессиональ рәвештә нәфис сүз белән шөгыльләнүчеләрдән Фәйзи Йосыпов, Әзәл Яһүдиннарның иҗат лабораториясе җентекләп өйрәнүгә лаек. Һәрбер сүзгә сулыш өреп, һәрбер сүзнең тәмен тамашачы күңеленә җиткерә алган, сүз сәнгатенә чын мәгънәсендә табынган осталар буыны бит алар! Әле үзләреннән соң лаеклы алмаш тәрбияләгән чын остазлар да. Айрат Арсланов, Рәшит Сабиров – Фәйзи Йосыповның сәхнәдәшләре һәм шәкертләре...
Яңа бәйге татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, татар халкының классик шигърият дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.
Мәгълүм булганча, бәйгедә үзешчән һәм профессиональ сүз осталары катнаша. Яшь чикләве юк. Монысы инде проектның җитешсезлеге булырга да мөмкин, чөнки сәхнә яшьләрне ярата. Бәйгенең премия фонды да саллы – бер миллион сум! Телне саклауда үз өлешен кертергә теләүчеләрне, чыннан да, кызыктырырлык һәм бу сан проектның җитдилегенә дә басым ясый. Тик конкурс дәвамлы булсын иде.
Көлдерүме, елатумы?
Халык арасында «TATAR сүзе» киң резонанс тудырды. Шуңа күрәдердәме, республикакүләм статустан халыкара конкурска әверелде. Бәйгедә шигырь, проза, мәсәл җанрында иҗат ителгән профессиональ әсәрләр катнаша. Өстенлек татарның онытылып баручы язучыларына, шагыйрьләргә бирелә. Катнашучылар телебез, матур әдәбиятыбыз сагында торырлык, сәхнә тотарлык, татарча сәнгатьле сөйләмнең генералы, дип авыз тутырып әйтерлек булсыннар иде. Сәхнәгә чыгучының максаты да тамашачыны көлдерү яисә елату түгел, ә бәлки милләтең өчен горурлану хисе уяту булырга тиеш түгелме икән?
Рүзәл Мөхәммәтшин, жюриның җаваплы сәркатибе – шагыйрь, Муса Җәлил премиясе лауреаты:
– Һәрхәлдә, булмавына караганда, бәйгенең булуы хәерле, дип саныйм. Әлбәттә, татар телен саклау максатында кичектергесез рәвештә фундаменталь эшләр башкарырга кирәк. Әмма без бүген ни тамыр якка, ни буйга үсә алырлык хәлдә түгел. Моның җитди сәбәпләре бар, алар һәрберебезгә билгеле. Шуңа күрә, һичьюгы, ян-якка үсеп карыйк? Кем белә, Мөдәррис Әгъләм әйткәндәй, чикләвеге аның, бәлки, чыннан да юкәдәдер? Шигъри сүз сәхнәдән бөтенләй диярлек төшеп калган бер чорда филармониянең мондый инициативасы һич артык түгел, әлбәттә. Нинди булса да, телгә, сүзгә игътибар бит.
Айдар Фәйзрахманов, конкурсның жюри рәисе, Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты:
– Бәйгегә җәмгысе дүрт мең шигъри чыгышлар кабул иттек. Татарстанның барлык районнарыннан тыш, Башкортстаннан, Ульян өлкәсеннән, хәтта Бельгия, Кытайдан да үзләренең видеоязмаларын җибәрүчеләр булды. Конкурста мәктәп балалары, пенсия яшендәгеләр, профессиональ артистлар булуы безне аеруча куандыра…
Илдар Кыямов, «Яңа гасыр» телеканалының «Манзара» тапшыруы баш мөхәррире:
– Сәхнәдә конферансье сыйфатында эшләүче буларак, әлеге конкурсның иртәрәк тә уздырылуын тели идем. Заманында Рәшит Сабиров та мондый конкурс оештыру турында хыялланды. «Татар сүзе» татар әдәби телен, үзебезнең Тукай телендә язылган, югары зәвыклы әдәби әсәрләр үрнәгендә татарча сөйләшүгә алып кайта. Халыкның игътибарын шуңа юнәлтә. Бигрәк тә мәсәл жанрының кертелүе актерлык осталыгы, сөйләм сәнгатененә карата кызыксыну уятуда гять урынлы. Проект телебезнең яшәячәгенә өмет уята. Катнашырга теләүчеләрнең күплеге куандыра. Димәк, көл астында куз бар, дигән сүз!
«Идел» журналы 16+
Галерея
Теги: татар сүзе, бәйге, Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев