Сәрдәбаш авылында хәзергәчә гөсләдә уйныйлар
Арча районы Сәрдәбаш авылына кайтуыбызның сәбәбе бар. Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче гимназия директоры Камәрия ханым Хәмидуллина кызыктырды! Чөнки гимназиянең Ш. Мәрҗани музеенда борынгы гөслә саклана!
Арча районы Сәрдәбаш авылына кайтуыбызның сәбәбе бар. Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2нче гимназия директоры Камәрия ханым Хәмидуллина кызыктырды! Чөнки гимназиянең Ш. Мәрҗани музеенда борынгы гөслә саклана! Агачы уңып, гел ярашлы температура булмаганлыктан, инде кипшенгән, урыны-урыны белән ярыклар барлыкка килгән гөслә. Тагын бер аерымлык билгесе бар: агачка пычак белән уеп, «Николай» дип язылган. Камәрия ханым Хәмидуллина, уен коралының гимназиягә ничек килеп эләгүе турында да сөйләгән иде: «Арча районы Сәрдәбаш авылы гөсләсе бу. Үзебездә укыткан укытучыбыз Арчада экспедициядә булганда юнәткән. Музеебызны тулыландырыру максатыннан, ул аны бирегә алып килде».
Шундук юлга кузгалдык. Сәрдәбаш авылы мари чигендә үк урнашкан. Шушмабашны чыгып, Носы тавын менгәч, уң якта кала. Сикәлтәле юл белән бераз бара торгач, келәм кебек шома юлга килеп чыгасың: Сәрдәбашны, башка авыллардан аерып, әнә шундый тигез юллар белән зурлаганнар. Авылларында мәчет тә, чиркәү дә юк. Күпчелек халкы – керәшеннәр, дүрт татар хуҗалыгы да бар икән. Башлангыч мәктәпләрендә унбишләп бала белем ала, ФАП, клуб эшли. Болай төзек кенә авыллардан. Табигате бик матур, инеш ярын чыршы-наратлар баскан, каен, миләш, баланнары да иркенләп, киң булып үскән.
Элгәре биредә гөсләдә уйнамаганнар, билгеле. Әмма узган гасырның утызынчы елларында авыл агае – Иван дәдәй Балтачның Дорга авылыннан гөслә күтәреп кайта.
– Миңсылу апаның атасы Иван абый күргән дә, кызга өйрәтәм дип, гөслә алып кайткан, – дип сөйли җиттмеш алты яшьлек Таисия Ефимова. – Халык бик тиз үзләштерә уен коралын. Бервакыт ул гөслә дигәнең шулкадәр киң тарала, өйдә ничә кеше бар, барысы да уйный башлый. Әле мин бала вакытта и-и кызыга идем уйнаучыларга. Капка төпләрендә уйнарлар иде, келәтләрдә... Кич клубларга чыкмадылар, әмма һәр тыкрыктан гөслә моңы ишетелеп торды. Мин башкалар уйнаганны аякларым бөкләп утырып тыңлыйм инде. Нинди тигез такта күрәм, бармакларым белән уйнаган кебек кыландырган итәм... Чөнки минем гөслә юк. Әтинең алырга хуты булмады, сугыштан кайткач, «дезертир» дигән ярлык тактылар да, бер генә хөкүмәт ярдәме дә ала алмады. Соңыннан батырлыклары ачыкланды, медальләрен дә бирделәр, тик соң иде инде... Тормышыбыз авыр булды. Сугыштан соң икенче бала туды. Әни аны озын тәртәле бәбәй арбасына утыртып уракка йөртә инде. Ә минем гөслә уйныйсым килә! Шуннан бәбәй арбасын саттыллар да шуның акчасына Сарапый абыйдан гөслә ясатып алдылар! Иң зур сөенечем шул булгандыр. Менә шул гөслә бу! Җитмеш яшь аңа! Шул гомердән бирле җан җылысы булды. Кайгың булган чакта уйнасаң, янында җырлап җибәрсәң, бернәрсә дә калмый, аннан бер җылыйсың да бетә. Гөсләне бер тапкыр гына ремонтлатырга туры килде. Бер кызга биреп торган идем, чана астына керткәннәр, асты сытылган иде. Төзәтеп бирделәр.
Таисия апа белән шулкадәр уен коралының үзлекләре белән дә танышабыз. «Эчендә берни дә юк, бушлык. Биш тишек бар, шуннан һава кереп йөреп, тавыш чыга. Гөслә өчен сөям агачы (юкә) яхшы, җиңел дә була, юка да». «Берәр җиргә алып барасы булса?» – дибез.
– Менә минем футляр, – дип карават астыннан тукыма тартып чыгара гөсләче әби. – Шуңа төрәм дә, култык астына кыстырып, барасы җиремә китәм. Аның кылларын, менә шушы агач «ризбеләрен» сакларга кирәк. Болай салкынча урында – карават астында тора ул минем. Өскә куйсаң, кибә. Гөслә шундый сизгер уен коралы: һама алмашасы – яңгыр яки кар явасы булса, тыгызлана, көйләп булмый.
Җитмеш яшьлек уен коралында күңелләрен бушата алгач, искиткеч инде. Тик гөсләләр генә түгел, анда уйный белүчеләр дә бармак белән генә санарлык булып бара икән. Уйный белүчеләрнең күбесе җиденче, сигезенче дистәләрен ваклый. Яшьләрдән бик өйрәнергә теләүчеләр юк икән. Таисия апага Балтачтан Айсылу Әсәдуллина килеп өйрәнгән, хәзер үзе районда гөсләчеләр ансамбле оештырып җибәргән. Арчада да Альберт Гайнетдинов җитәкчелегендә гөсләчеләр ансамбле эшли. Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге гөсләчеләргә багышлап мультимедиа җыентык та нәшер иткән. Беренче диск – Балтач гөсләчеләренә багышланса, икенчесе нәкъ менә Арчаның Сәрдәбаш авылында язып алынган, көйләр, җырлар, әңгәмәләр тупланган. Югалып бара торган уен коралы – гөсләдә уйнауны торгызу буенча шактый эшләр башкарыла анысы. Әмма гөсләчеләр саны да артуга таба бармый бит. Бүген Сәрдәбашның халык каршына чыга торган нибары өч гөсләчесе бар: Таисия Ефимова, Вера Архипова һәм Александра Семеновалар. Ә бит Сәрдәбаш гөсләчеләренең республиканы шаулаткан чаклары була!
Миңсылу апа сөйләп калдырганнар буенча, сугышка кадәр биредә кырык ике гөсләче исәпләнә. Шул исәптә алар Мәскәүгә Татар мәдәнияте һәм әдәбияты көннәренә барырга да җыеналар, кызганыч, әзерләнеп беткән көннәрдә сугыш башланды, дигән хәбәр килеп ирешә. 1957 елда Мәскәүгә Сәрдәбашның алты гөсләчесе башкалага юл тота инде. Советлар чорында да республика буенча йөреп торалар, телевидениедән дә гел күрсәтәләр үзләрен.
– Берәр атна, унышар көн йөреп кайта идек шулай, – дип сүзен дәвам итә Таисия апа. – Бөтен клубларны йөреп чыга идек. Берсендә җиде айлык көмәнем белән юлга чыктым. Ничек барганмындыр, оялмыйча... Балаларны әбекәйләр – каенанам белән карт әби алып кала иделәр. Моның өчен үзләренә гөсләдә бер уйнау кирәк иде. Алар кушылып җырлый, җылап та алалар. Алар заманы уен коралы бит! Бик шашып-шашып уйнаганнар. Эшемне эшләп, балаларым карап тордылар. Тыныч йокласыннар әбиләрем! Гомерем буе фермада эшләдем.
Сания апа – Александра Семенованың гөсләсе бик яшь әле: ике генә еллык. Авылның яшь оста куллы егете Илгиз Сәмигуллин ясый башлаган. Аның резьбалары да агач түгел, тимердән. Тавышы да матур гына яңгырый, Сания апа «Агыйделнең пароходы»н уйнаганда, күңелләр чиертеп-чиертеп алды. Шулай да, авылда башта «Сәрдәбаш авылы көе»н уйнау тиеш, аннан «Арча көе»н, аннан соң гына җаның теләгән берәр көйне. Тагын бер язылмаган канун бар: Сәрдәбаш гөсләчеләре үз авыллары клубында концерт куймый. «Авыл кеше – белгән кеше, берәр гаебең булса, шундук кисәтү ясый. Шуңа авыл җирендә уйнамыйбыз, – ди Сания апа. – Кич утырулар була. Менә әле кайчан гына Надияләрдә җыелдык. Мин гөсләдә уйнадым, алар җырлады».
Иң өлкән гөсләчедән (Сания апага 78 яшь!) уен коралы белән ничек кызыксынып китүе хакында кызыксынабыз.
– Аксинья әбиемнең бер бармагы юк иде, шулкадәр гөслә тавышына күңеле нечкәрә иде мәрхүмемнең, үзе уйный алмагач... Әйдә, уйна инде, дип утырта иде. Бөтен кеше уйный ич, уйнагач ямьле, – ди ул. – Гармун да тартып карау теләге бар иде, насыйп булмады. Сәрдәбаш халкы моңлы ул, монда һәркем, бер кул белән генә булса да, гөсләдә уйный. Кешегә чыга торганы гына берничә уенчы».
Инде килеп, өлкәннәрдән безнең юлга чыгуга этәргеч булган гөслә турында да сораштырабыз. «Моннан бер унбиш-егерме еллар элек, Арчадан килеп, гөсләләр җыеп йөрделәр. Бик сорагач, әни Сарапый абыйдан утыз биш сумга эшләтеп алган гөсләмне биреп җибәрдем. Биш бала, эш күп, уйнарга вакыт җитмәгән чакларга туры килеп биргәнмендер инде...»
Шунысын да әйтик, Сания апа – Сәрдәбашта колхоз рәисе булган Николай Уваев кызы...
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев