Логотип Идель
Мәдәният

ТАТАР ҖЫРЛАРЫН ГИТАРАДА УЙНАУ ӨЧЕН АККОРДЛАР

Әлеге язмада без татар яшьләре арасында популяр заманча башкаручының бер җырына һәм бик үк яңа булмаган, әмма халык күңелендә мәңгегә уелып калган бер җырга аккордлар тәкъдим итәрбез.

Яшьләр арасында музыка сәнгате белән кызыксынучылар шактый. Гитара исә – алар арасында аеруча популяр уен коралларының берсе. Кызганыч, яшьләр еш кына: «яратып тыңлаган татарча җырларның аккордларын табып булмый», – дип зарлана. Без журналыбыз битләрендә бу проблеманы чишеп карарга булдык – «Идел»дә махсус рубрика булдырдык!

ТӨННӘР БУЕ ЙОКЛЫЙ АЛМЫЙ ЯТАМ

Әхмәт Ерикәй сүзләре Вадим Усманов көе

Әлеге җыр бик күп атаклы җырчыларның репертуарында бар. Шулар арасында – Хәйдәр Бигичев, Илһам Шакиров, Айдар Фәйзрахманов, Хәмдүнә Тимергалиева, Венер Абдуллин, Гөлнур Нарынбаева, Салават Фәтхетдинов. Әгәр әниеңне моңландырып алырга теләсәң, аларга бу җырны җырлап күрсәт!

Am H7 Em
Төннәр буе йоклый алмый ятам,
Am. D G
Әллә чишмә челтрәп акканга?
Am C D
Әллә кошлар моңлы сайраганга?
G C
Әллә шомырт чәчәк атканга?
Am H7 Em
Төннәр буе йоклый алмый ятам.
Am H7 Em
Төннәр буе йоклый алмый ятам.
Am D
Әллә күктә йолдыз балкыганга?
Am G
Әллә җилләр шаулап искәнгә?
Am D
Әллә юллар алга чакырганга?
Am H7
Әллә яшьлек үтеп киткәнгә?
Am G C
Әллә яшьлек үтеп киткәнгә?
Am H7 Em
Төннәр буе йоклый алмый ятам.
Am H7 Em
Әллә язгы хисләр ташыганга?
Am D G
Әллә нечкә күңел тулганга?
Am C D
Әллә инде җирнең табигате
 G C
Бар нәрсәдән матур булганга?
Am H7 Em
Төннәр буе йоклый алмый ятам.
Am H7 Em
Төннәр буе йоклый алмый ятам.

БАЛАН

Оксана Ильюп көе һәм сүзләре

Оксана Ильюп әйтүенчә, бу җыр аның әнкәсенә ( әнисенең әнисенә) багышлап язылган. «Мине әбием белән бабам карап үстерде. Бу җырым әнкәмә багышланган. Шигырь булып туганнан соң, ике көн дә үтмәде, аның көе туды. Безнең өй каршындагы бакчада балан үсә. Без әнкәй белән һәр көз балан җыеп киптерә торган идек. Һәм аннан гел балан бәлеше пешердек...»

Am G
Бала чакта өй артында 
E Am
Үсәдер иде балан. 
Am G
Көзләр җиткән саен шушы
E Am
Баланны искә алам. 
Кушымта 
Dm G
Бакчаларга йөгереп чыгам, 
E Am
Әнкәй җыядыр балан. 
Am G
«Әче!» дия-дия әнкәм 
E Am
Кулыннан балан кабам.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев