Логотип Идель
Мәдәният

Тау башында бөркет оясы

Биектау юлы буйлап җилдерәм. Битаманга җитәрәк, Ашыт елгасы ярына тукталам. Сары төнбоеклар оясына кармагын салып, бер бабай балык тотып утыра. Агым көчле икән, шавы сөйләшүебезне баса. 

Биектау юлы буйлап җилдерәм. Битаманга җитәрәк, Ашыт елгасы ярына тукталам. Сары төнбоеклар оясына кармагын салып, бер бабай балык тотып утыра. Агым көчле икән, шавы сөйләшүебезне баса. 

– Кече Битаман авылына дөрес бараммы мин, бабакай? Ә ул башын селкеп ала. Аннан кулларын киң итеп җәеп, биеклеккә ишарә ясый. 
– Әнә тау башында зәңгәр түбәле, бөркет кыясы кебек йорт бармы? Анысы драматург Данил Салихов йорты булыр. Туфан Миңнуллин мунчасы да шунда... Бабайның калкавычы җанга керде, мунча турында сораулы карашларымны юлга 
төбәдем. Бик кызык очрашу көтә ахрысы.
 

НИГЕЗ ХИКМӘТЛӘРЕ 

Зәңгәр түбәле бөркет кыясына керә-керешкә үк Язучылар берлеге рәисе Данил абый Салиховка сораулар яудырам. «Бигрәк еракка китеп төпләнгәнсез икән. Каян эзләп таптыгыз бу урынны? Актаныш төбәгендә туып-үскән кешегә монда кысанрак түгелме?» Ә ул җирдә эшләп пычранган кулларын агымсуда юада, безне бакча артына алып чыга. Тау башына менеп, дөньяга күз салып караганнар, безнең халәтне чамалый булыр. Аста Ашыт елгасы уралып ага, басу, болыннар, урманнар уч төбендәге кебек җәйрәп ята... Җиле дә йомшак кына, битне сыйпап кына үтә. Җиләкле тау битенә утырабыз. 

– Мин бу нигезне озак эзләдем, – ди Данил абый. – Урманы да, су коенырга елгасы да, янәшәдә чишмәсе дә булсын иде, дидем. Гафур Каюмов белән бармаган җир калмады. Көннәрнең берендә Рафис Корбан безне кунакка чакырды. Ул шушы авылда туган. Узып барышлый, шушы җирне күрдем дә, үзем дә сизмәстән, их мин монда йорт салар идем, дидем. Рафис әйтә, әйдә, сал, ди. Элек бу нигездә Камилә апалар яшәгән, аның вафатыннан соң калган йорты да күптән янып юкка чыккан. Кыскасы, ямь-яшел тигезлектән башка берни юк. Җирле үзидарә рәисе Рушания ханым белән барып сөйләштек тә, бирегә килеп, беренче казыкны кагып та куйдык…

– Гадәттә, адәм баласы дөньяга беренче аваз салган нигез урынын эзли, шуңа охшатып, йорт салырга тырыша. Ләкин Актаныш белән Биектау географик урнашу белән һич кенә дә бер-берсенә охшамаган бит. Үз итеп өлгердегезме? 
– Ул еракны күрәсе килү теләгеннән тугандыр. Офыклар күпме киңрәк ачылса, шулкадәр рәхәтрәк бит. Һәр кешенең хыялында дөньяны күрәсе килү теләге яши. Көнлек дөньяны да күрәсе килә торгандыр. Бик кызык нәрсә бар. Кеше кая гына яшәмәсен, аның кендек бавы барыбер туган җире белән барып тоташа. Кемдәдер кыскарак ул, үз тирәлегендә генә әйләнә. Ә кемнеңдер Җирне урап чыгарга да җитә. Актанышта балчык та икенче, тигезлек. Тау битендә йорт салган кеше түгел идем мин. Баштарак бүрәнәдән бер катлы кечкенә генә йорт төзергә иде исәбем. Күтәрә башлагач, планнар згәрде – тауның үз хикмәтләре бар икән. Каккан һәр казыгын, күтәргән кирпечен, көрәк белән алган балчыгын исәпләсәң, тулысы белән минеке инде бу. Менә Актаныштан бертуган апам беренче тапкыр кунакка килде. «Туган якны, 
авылны сагыныр инде, нигә анда барып йорт салды микән ул, дип уйлый идем. Килеп күргәч, сагынырлык түгел икән, хикмәт җирләр икән бит», – диде. Бу чыннан да Ходай Тәгалә сөеп яратылган җир. Монда ниндидер төзелеш алып бара башласаң – ташы үзендә, комы үзендә, урманы үзендә… Аннары авыл халкы да монда икенче төрле. Сарык асрамыйлар, әмма җиде-сигезәр сыер тоткан тырыш кешеләр бар. Монда капка бикләш тә юк. Төзелеш вакытында койма да юк иде, энәгә дә тиюче булмады. 

– Ә туган авылыгыздагы нигез нихәлләрдә? 
– Анда әткәйнең зур дөньясы калды. Актаныш белән Казан арасы бик ерак шул. Ә иҗат кешесе Казаннан аерыла алмый, ул әдәби мохиттә кайнарга тиеш. Әледән әле иҗат кичәләре булып тора, башка чаралар да җитәрлек. Моны мин Әлмәттә эшләгән дәверләрдә үк тойдым, читтә яшәсәң, читләшә башлыйсың икән... Үзеңне Казандагылардан 
кимсенебрәк тоясың, димме... Туган нигезгә кайтып төпләнүче булмады шул. Ике апа, сеңелкәшнең үз тормышлары, үз нигезләрен булдырдылар. Ашыгыбрак, юк кына бәягә әткәй нигезен сатып җибәрдек. Хәзер моңа бик үкенәбез, авылның берәр кешесенә бүләк итәсе калган икән. Нигез хәзер ташландык хәлдә, аны кире кайтару буенча да шөгыльләнәбез. 
– Бер очрашуда, «Авыл – хәзер миңа зират инде», – дигән идегез. Фикерегезне әлегәчә аңларга тырышып йөрим... 

– Авылга кайтсам, хәзер дә бик зурлыйлар анысы, рәхмәт, кунакка да чакыралар. Урам буйлап атлыйм, исәнләшәм, күбесен танымыйм да... Ә зиратка килеп керәсең, кабер ташын укыйсың, теге кеше каршыңа килә дә баса инде… Авыл урамыннан бараммыни! Әйтерсең лә капка төбенә чыгып басканнар. Кигән киемнәре дә, кыяфәтләре дә шул, мин 
хәтерләгән... Юл уңае туры килсә, мин авылга кермәсәм, кермим, әмма зиратны бер әйләнеп чыгам. Әти-әни белән исәнләшми киткән юк. Кая гына барып төпләнсә дә, авыл баласы барыбер җиргә тартыла ул. Яшь чагында берни кирәкми. Кыяр да утыртмый ул. Олыгая башлагач, туктале, берәр чәчәк төртеп карыйм, ди. Аннары ипләп кенә куллар җиргә кереп китә. Олыгая-олыгая кеше җиргә иелә, аннан җир аны үзенә тартып ала. Адәм баласы җирдән яралган ул. Аллаһы Тәгалә аны балчыктан әвәләгән, шуннан чыга, шунда китә... 

ТУФАН АБЫЙ МУНЧАСЫ 

Тукта, Туфан абый мунчасы турында сораштырырга онытып торабыз бит. Анысы нинди сер тагын? Ә ул безне бакчасының бер почмагындагы мунча хәтле генә бер йортка алып керә. 

– Бу Туфан абыйның иҗат йорты булырга тиеш иде. Өлгерә генә алмады... – Данил абыйның тамагына төер тыгыла. Ике драматург үзара аралашып яшәгәнен белә идек анысы. Данил абыйны Кама Тамагы районында – Туфан аганың туган авылы Мәрәтхуҗада да күргән булды. Әнә шулай кунакка йөрешкәндә, Туфан абый да Кече Битаманга кунакка килеп чыга. 

– Мунча салынмаган иде әле минем. Шундагы бүрәнәләр өемендә, карашын еракка ташлап, кыя башындагы бөркет кебек утыра бу. 
«Каян таптың син мондый җирне? – диде. – Әйдә, миңа да бер мунча хәтле генә йорт салыйк әле», – ди. «Туфан абый, нәрсәгә йорт, менә 
бит безнеке – анда сиңа да урын җитә, миңа да», – дим... «Җиреңне 
жәлләмә инде, барыбер сиңа кала, Рәмзия алдында иртән торып, эчке 
ыштан белән генә йөри алмыйм бит», – ди. Ярар, килештек. Бакчада 
урынын үзе сайлады. Бу дөньяда очраклылык юктыр, мөгаен. Туфан абый, туган авылы Мәрәтхуҗадагы йортын Кече Битаманнан – Надир дигән балта остасыннан алып киткән була. Менә шул Надир абый аңа бу бәләкәй иҗат йортын да салып бирә инде. Май бәйрәмнәрендә Туфан абый бирегә килергә җыена. Хуҗалар аны көтә. Кызганыч, аның вафаты 

турында хәбәр генә килеп ирешә шул. Кирәк-яраклары төялгән юл биштәренә дә авыр хәсрәт салынгандыр ул көнне. Әмма Салиховлар Туфан абый рухын бүгенгәчә сакларга тырыша. Йортның диварына аның белән шушы нигез каршында төшкән фотолар элгәннәр, «Сәхнә» журналында эшләгән көннәрен хәтерләткән (ә Рәмзия апа аның алыштыргысыз бухгалтеры булган кеше) кайбер экспонатларны: өстәл лампасы, люстра, сөлге һәм башкаларны тезеп куйганнар. Бәләкәй генә музей булган ул. Былтыр биредә Туфан Миңнуллин исемендәге драматурглар семинарын да үткәргән Данил абый. Утызга якын катнашучы: «Канатны җәеп, очып китәсе килә моннан», – дигәннәр. Киләсе елга биредә тагын очрашырга килешкәннәр.

БАЛЛЫ МАВЫГУЛАР 


Тагын бер нәрсәгә аптыраплар карап тордык. Данил Салиховның Кече Битамандагы әлеге йорты каршында, ишегалдында әллә ничә машина тора. Ике җимерек Уазик, бер микроавтобус, мини-трактор, тагын бер Уазик, җиңел машина... 

Тулы бер машина паркы! Ә ул көлә: – Данил Язучылар берлеге рәисе булгач, бигрәк күп машина алган, диләр булыр. Әнә каршыдагы ике Уазикны күрдегезме? Металлолом түгел шул, бер айдан килеп карарсың, йөри торган машина ясыйм алардан. Кечкенәдән техника җене кагылган миңа. Әткәй бригадир булып эшләде. Аның ИЖ-41 мотоциклы бар иде. Бәләкәйдән үк атланып чыгып китә идем шуңа, авыл халкы: «Бәрелеп үлә инде бу бала монда», – дип әйтә торган булган. Дөрестән дә, кабызганда иптәш малай тотып тора иде, үземнең генә көч җитмәгән... Өченче сыйныфта укыганда, ул мотоциклны сүтеп җыя идем. 

Сүзгә Рәмзия апа кушыла: 

– Авыл халкы көлә бит, нигә җыясың, дип тә әйткәлим кайчак. Нишләтәсең, ул аның дөньясы инде. Шәһәрдәге фатир ишегалдында берәрсенең машинасы кабынмаса, Данил башта тәрәзәдән карый, аннан төшә, бераз гына шул машина тирәли әйләнеп йөргән була да, икенче караганда, машина астында да ятарга мөмкин... 
– Икенче бер яраткан нәрсәм – мунча, – ди Данил абый. – Чабынырга яратам. Кемгә дә булса, кунакка баргач, оляп-нитеп тормыйм, мунча ягасыңмы соң дип сорап куям. 

– Сезнең монда умарта оялары да бар, аларны кем карый? – дип тә кызыксынабыз. Драматургның чираттагы бер мавыгуы икән. 

– Умарта караудан тынычлык табам. Тик эшләгән кешегә аны тоту бик авыррак. Умарта ул гел янында булуны сорый. Аны кеше уйлый торгандыр, кортларга печән әзерлисе юк, дип... Әйбәт умартачы умарта яныннан китәргә тиеш түгел. Ул аның ничек очканын, ничек кайтканын да күз уңында тота. Быел менә бал елы булган, мин рәтләп бал карый алмадым. Пенсиягә чыккач, шуның белән ныклап шөгыльләнергә ниятләп торам.

ИҖАТ ӨЧЕН... САГЫШ КИРӘК 
– Данил абый, Туфан Миңнуллинны да илһамландырган әлеге нигезегездә ниләр иҗат итәргә өлгердегез әле? 
– Берни дә. Минем бер начар гадәт бар – үзалдыма куеп, бер эшне генә башкара алам. Берлектә рәис булып торам икән, башкасына бүленә алмыйм. Менә сезнең белән сөйләшеп утырам, ә эчтән генә, берлек ишегалдында кичә бер чүп өеме өелеп калды, аны алып аттылар микән, дип уйлыйм. 

– Әмма «Чукрак» дигән романыгызны күптән түгел генә төгәлләдегез, дип беләм. «Казан утлары»нда дөнья күрде, инде менә якын арада китап булып та басылып чыгачак. Димәк, бөтенләй илһамсыз ук яшәлмәгән? 

– Әйе, «Чукрак» романын берлек рәисе булгач язып бетердем. Аның тарихы болайрак. Моннан шактый еллар элек, әле Ринат Мөхәммәдиев рәис булган чакта, минем «Яшьлек ярам – йөрәк хатам» дигән китабым дөнья күрде. Аяз Гыйләҗев аңа кереш сүз язды. «Чукрак» – пьеса буларак, шул китапта урын алган иде. Китапны тәкъдим итү кичәсендә Аяз абый: «Чукрак» – әзер роман, аны киләчәктә үзгәртеп язачаксың әле», – дигән иде. Менә шул чак җиткән, күрәсең. Иҗаттан ерак та китеп булмый, драматурглар телендә «күргәннәр кинотасмасы» дигән әйбер бар. Күргән-белгәннәр барыбер җыелып бара, ялга чыккач, бәлки кәгазьгә төшәр, дигән өмет белән яшим инде мин. 
– Ә сезгә иҗат итәр өчен нинди шартлар кирәк? 
– Тынычлык. Мин иҗат иткәндә чебен дә очарга тиеш түгел. Шуңа күрә төнлә язам. Кемдер йөгереп йөри, бала-чага чыр-чуы ишетелә икән… юк. Менә Рәмзия апагыз миңа шул тынычлыкны тудыра белде. Әле балалар бәләкәй вакытта, алар йокыга киткәч, кухняда иҗат итә идем. Аннан балконнан кабинет ясадым. Рәмзия кофе ясап биреп тора. Тарта торган вакыт, иҗат итә башласам, тартуга да бәйләнеш юк. Бары тик язсын гына! «Хатын түгел – аждаһа» пьесамны бер төн эчендә яздым. Хатын балаларны бакчага илтеп кайткан вакытта ул әзер иде инде. Әгәр өч көнгә китсә, мин аны ташлый идем. Артист коллегаларым хәтерли булыр, элегрәк гастрольләрдә йөргән вакытта, кунакханә коридорларында нинди өстәл табам, шунда утырып төне буе иҗат иттем, төнлә тыныч бит, берәү дә йөрми. Аннары... иҗат итәр өчен билгеле бер ел фасылы да кирәк. Әйтик, менә мондый матур җәй айларында, кошлар сайраганда, чәчәләр атканда иҗат итеп утыралар димени? Аның өчен сагыш кирәк. Көзнең яңгырлы елавы, йорт артында өлгергән үрдәкләрнең бакылдашуы... 

– Туфан Миңнуллинның, сәхнәдә уйнаганымны төшләремдә күрәм, дип әйткәне бар иде. Ә сез артист чакларыгызны сагынасызмы? 
– Мин дә төшләремдә гел сәхнәдә уйныйм. Ике ел – Камал, сигез ел Тинчурин театрында уйнаган артист бит! Әгәр драматург булып танылмаган булсам, әсәрләрем сәхнәдә куелмаса, бәлки сәхнәне дә сагынган булыр идем. Ходай Тәгаләгә бәйлик барысын да. Бәлки, театрда бер роль дә ала алмый йөргән булыр идем, кем белә? Анда кеше факторы бар бит, синнән генә тормый ул. Әллә нинди актер булырга мөмкинсең, юк кына конфликт аркасында да, синең карьераң юкка чыгарга мөмкин. Ә язучының, Ходай биргән сәләте белән язып торса, берәү дә кулына сукмый, ручкасын да тартып алмый. 

– Балаларыгызга сездән нинди талантлар күчкән? 
– Фәрит улымда актерлык сәләте бар. Миннән күчкәндер, дим. Җыры да бар, моңы да. Тик ул сәхнәгә якын да килмәде. КФУ тәмамлады, компьютерлар буенча белгеч. Миңа ярап куйды: техника көн дә үзгәреп, яңарып торган хәзерге чорда аңламаганымны төшендерүче бар. Кызым Гөлназ – филолог, татар теле һәм әдәбияты мөгаллимәсе. Архивымны калдырырга кызым бар, дип сөенәм. Ә ул шактый зур минем, театр сәхнәләрендә 31 пьесам куелды, әле дә уйналып тора. 

– Туфан Миңнуллинның, сәхнәдә уйнаганымны төшләремдә күрәм, дип әйткәне бар иде. Ә сез артист чакларыгызны сагынасызмы? 
– Мин дә төшләремдә гел сәхнәдә уйныйм. Ике ел – Камал, сигез ел Тинчурин театрында уйнаган артист бит! Әгәр драматург булып танылмаган булсам, әсәрләрем сәхнәдә куелмаса, бәлки сәхнәне дә сагынган булыр идем. Ходай Тәгаләгә бәйлик барысын да. Бәлки, театрда бер роль дә ала алмый йөргән булыр идем, кем белә? Анда кеше факторы бар бит, синнән генә тормый ул. Әллә нинди актер булырга мөмкинсең, юк кына конфликт аркасында да, синең карьераң юкка чыгарга мөмкин. Ә язучының, Ходай биргән сәләте белән язып торса, берәү дә кулына сукмый, ручкасын да тартып алмый. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев