Логотип Идель
Мәдәният

Әти кызлары

Г.Тукай бүләге әһеле (2005 ел) Шамил Камил улы Шәрифуллинга быел 70 яшь тулар иде. Аның күренекле талант иясе генә түгел, ә искиткеч әти һәм гаҗәеп кеше булуы турында кызлары хәтер яңартты.

Мәшһүр татар композиторы, Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясе профессоры, Русия композиторлары берлегенең Д.Шостакович премиясе лауреаты (1985 ел), ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1999 ел), Г.Тукай бүләге әһеле (2005 ел) Шамил Камил улы Шәрифуллинга 2019 елда 70 яшь тулыр иде. Аның күренекле талант иясе генә түгел, ә искиткеч әти һәм гаҗәеп кеше булуы турында кызлары хәтер яңартты. 

Коеп куйган әтисе


 

Гүзәл Әбелханова сөйли:
Сеңлем белән мин бик бәхетлеләр: әти-әниебез искиткеч кешеләр! Алар һәрвакыт безгә дус булды. Мәхәббәтләрен тоеп үстек, аңлашып яшәдек, балаларына шәхес итеп карадылар һәм һәрчак терәк иделәр. 


Бала чакта еш авырдым. Урын өстендә яткан көннәрдә әти карават янында утырса, әй, рәхәт була иде соң! Ипләп кенә килә дә, салкынча зур учын маңгаема куя. Хәлем шундук җиңеләеп китә. Әлеге мизгелнең озакка сузылуын тели идем.


Балачак хатирәләре, гадәттә, өзек-өзек булып, иң яктылары гына күңелдә уелып кала. Шундый истәлекләрнең берсе күз алдымда тора: әтинең икенче симфониясен иҗат иткән көннәре. Исеме миңа һич кенә дә аңлашылмый: «Сфера диалоглары» («Диалоги сфер»). Ике аңлаешсыз сүз! Мин үзем өчен ачыклык кертергә карар кылдым. Әти белән кулга-кул тотынып юл аша чыгып барганда сорап куйдым: «Әти, «диалоги сфер» нәрсә дигәнне аңлата ул?» Кадерле кешем бераз вакыт дәшмәде. Соңрак җавап кайтарды: «Бу диалоглар… – бераз тынып торгач өстәп куйды, – Сфераныкы!» «Төшендердең!» – дип уйладым да, башка бу хакта сүз кузгатмадым. Бүтән җавап ишетмәячәгем билгеле иде. Табышмак сер булып калды. 

Кечкенәдән әти китаплар укыды. Сайлап алган әсәрләре – борынгы Һинд эпослары – «Махабхарату» һәм «Рамаяну». Мин сәгатьләр буе зур кызыксыну белән маймыллар сугышы, аларның патшасы Хануман, гүзәл патшабикә Сита, патша улы Рама, албастылар көрәше һ.б. турында тыңлап утырам. Кайчак әти уйга чума, борын очындагы күзлеген өскә күтәрә дә, озак кына тынып тора... Минем түземлек берничә минутка җитә. «Әти, әти! Аннары ничек булган?» – дип аны җилтерәтә дә башлыйм. Ул исә сискәнеп куя, әйтерсең, уйларыннан чынбарлыкка кайта. Бераздан бу күренеш янә кабатлана. 


Холкым әтинекенә охшаган. Бала вакытта бәхәсләшә башласам, үземнекеннән һич кайтмый идем.

Моның өчен әтидән эләккәнне дә хәтерлим: аның кулы каты! Соңыннан үзе тагын үкенә, темпераменты буенча холерик бит, тиз кыза, әмма шундук сүрелә дә. Ялгышканы өчен гафу үтенә. 


Хәер, әти-әнидән миңа еш эләгә иде. Гаиләдә олы бала булгач, күп нәрсә өчен мин җаваплы идем. Үсә төшкәч, сеңлем Ләйсән туды! Әйе, аны көтүем! 


Әти балаларны бик яратты, безне генә түгел, чит сабыйларны да. Күрше-тирәдәге бала-чаганың берсен дә ярдәмсез калдырмый иде. Дус булу – аңа хас талант!


Эштән бүленеп, бер бүлмәдән икенчесенә чыкканда, Ләйсән белән мине күрсә, туктап кала, маршрутын үзгәртеп, безнең янга керә дә, рәхәтләнеп елмаеп: «Минем кызларым!» – дип килеп кочаклый. Сеңлем белән сәгать буе «Поддавки»лы уйныйлар. Ләйсән җиңсә (ә ул һәрвакыт җиңүче кала иде), әти фатирны яңгыратып: «Урррааа! Ләйсән тагын җиңде!» – дип кычкыра.


Әти ярату хисен төрлечә күрсәтә белде: кочаклый, яратам дип кабатлый. Бу буш сүзләр генә түгел. Белеп үстек: әти безне яклый һәм берәүдән дә кыерсыттырмаячак! Урам малайлары-мазар бәйләнсә, алар белән сөйләшеп тә тормый: күзлеген сала да, борылып килеп, ипи шүрлегеңә менеп төшә. Ул рафинадлашкан, үзен, якыннарын да яклый алмый торган музыкант түгел, ә чын ир-ат иде!


Буй җиткәч, әтигә үземнең программаларны күрсәтә башладым. Утыра, дикъкать белән тыңлый, аннары әсәрне җентекләп тикшерүгә күчә, композитор буларак фикерен әйтә. Кисәтүләре дә урынлы. 


Кечкенәдән, беренчеләрдән булып, аның әсәрләрен исә мин тыңладым. Теләп үзенең музыкасын күрсәтә, ни уйлавым белән кызыксына. Сабый булсам да, бу урында шул-шул җитмәде дип, хисләрем белән дә уртаклашам. Әтинең җитди мөнәсәбәте гаҗәпләндерә, сүзләремә колак сала: язганнарын үзгәртә, янә миңа күрсәтә. Гаҗәп! 


Хәзер әтинең уен-көлкеле сүзләрен еш искә алам. Дуслары яки хезмәттәшләрен шаяртырга яратты ул. Мәсәлән, доцент гыйльми дәрәҗәсен алгач, доцент дОценттан ничек аерыла дип сорый иде. Аннары: «ДОцент пОртфель, ә доцент портфель белән йөрергә ярата», – дип көлеп җибәрә.
Шәкертләренә булган мәхәббәте исә – аерым тарих, алар еш кына өебезгә киләләр иде. Әти белән сәгатьләр буе бергә музыка тыңлыйлар, материалны анализлыйлар. 
Якты, самими хатирәләр бихисап. Алар әле дә күңелне җылытып тора! 

8 яшьлек Гүзәл ясаган әтисе портреты

Миңа җай килеп торучан


 

Ләйсән Шәрифуллина хәтер яңарта:

Әти дигәндә, беренче булып, аның мине ничек йоклатуы искә төшә. Көчле куллары белән кочагына алган да бүлмә буйлап йөрибез. Мин тирә-юньне күзәтәм: диван, телевизор, фортепиано... Аска карыйм – идәнгә кадәр ерак, куркып китәм. «Төшереп җибәрсә?» – дигән уй килә. «Юк инде, төшерми. Безнең әти көчле», – үземне тынычландырам да татлы йокыга талам. 


Ул өйдә вакытта да ничек тыныч, рәхәт ич. Коридордан йөгереп узганда аның язу өстәле артында ноталарга текәлеп утырганын күреп калам – көй чыгардымы икән, бәлки әзер партитураларны яки халык җырларын нотага күчергәндер. Миңа әбиләрнең борынгы җырларны башкарулары яздырган зур магнитофонның тасмалы түгәрәк «катушка»ларын уйнатуы ошый. Үзе иҗат иткән көйләр күңелгә тагын да ныграк хуш килә. Ул аларны фортепиано артында утырып түгел, ә өстәл янында яза, чөнки «композитор музыканы эчтән ишетә». Арттан килеп, әтинең иңсәсе аша ноталарга текәләм: вак язулы юллар тезелеп киткән. Бу мизгелдә миңа оркестрны эчке дөнья белән тыңлый белү супергеройларга гына бирелә торган сәләттер кебек тоела.

Әтинең гайре табигый талантлары күп. Күпме көйне яттан белә бит! Тел очына килгән берәр нотаны көйләп күрсәтәм дә: «Бу көй кайдан икән, белмисеңме?» – дим. «Бу бит Шубертның «Неоконченная симфония»сенең икенче кисәгеннән», – дигән җавап ишетәм.


Ул дәвердә музыканы танып-белә торган сервислар да юк. Булса да, көйне өч нотадан аңлаган әтигә аларның хаҗәте калмас иде. Сорасаң, хәтта «Иван Сусанин»нан данлыклы хорны да, Прокофьевның беренче сонатын да көйләп бирә бит. Ә башына күпме халык музыкасы сыйган! Магнитофон тасмаларына яздырылганнарыннан алып фольклор экспедицияләрендә җыелганнарына кадәр. Аларны тыңлый, нотага күчерә һәм хәтеренә сеңдерә иде.


Ул балачак хатирәләре белән уртаклашырга яратты. Без аларны «очрак» дип йөртәбез. «Әти, берәр очрак сөйлә әле!» Төрекмәнстанның зур булмаган бистәсендә үскән егет – шәһәр малае өчен бөтенләй дә ят хәлләр турында бәян итә. Әйтик, кечкенә, әмма бик тә куркыныч үрмәкүч-каракортлар яшәгән комлык, шул тикле зур, хәтта кешегә ташланырга мөмкин кәлтә еланнар – вараннар, шунда ук чүлдә яшәүче җир куяннары, жәйраннар, абыйсы белән авылда төзегән йорт, ишәктә йөрүләре, су коенулары һ.б. хакында тәмләп сөйли. Һәм, әлбәттә, ничек итеп унөч яшендә радиодан очраклы рәвештә Вагнерның «Тангейзер» операсына увертюра ишетүе һәм әлеге әсәр белән тетрәнүе, шул мизгелдә музыкант булырга катгый карарга килүе турында да искә ала. 


Ә бит аның хыяллары чынга аша. Талант, үҗәтлек, хезмәт сөючәнлек, искиткеч шәп хәтер, абсолют моң (бу сәләте апа белән миңа да күчкән) аңа зур юл яра – оялып кына әти-әнисеннән баян алып бирүне сораган малайдан танылган композитор дәрәҗәсенә үстереп җиткерә. Әбисе Хәлимә Кәримова башкаруында борынгы татар көйләрен тыңлау да әтигә Вагнер музыкасыннан ким тәэсир итми. Алар хәтта аның иҗат юлын билгели: булачак композиторны татар фольклоры белән бәйләп куя. Консерваториядә укыганда ул ел саен җәйге каникулларда фольклор экспедицияләргә чыгып китә, һәр сәфәрендә халык музыкасын яңа, моңарчы күзгә чалынмаган яктан ача. «Нәкъ шунда аңладым – менә кайда ул хакыйкый консерватория! Менә кайда музыка телен өйрәнергә тиеш мин! Бу бит туган халкының теле! Ул шул телдә уйлый, хыяллана, сагышлана, кайгыра, киңәш бирә, шаярта, уйный-көлә…», – дип яза әти.


Без йоклаганда тынычлыкта көй язу өчен еш кына таң белән бергә тора ул. Көндез, каядыр барырга кирәкми икән, черем итә. Училищеның соңгы курсларында укыганда уен кораллары буенча бирем чишкәндә киңәшләшер өчен аны уятам: «Уятканга гафу ит, зинһар! Аңлый алмыйм: җиденче тактта кларнет булырга тиешме, әллә гобоймы?» Вак-төяк белән йокысыннан бүлгән өчен бервакытта да ачуланмый: күзлеген эзләп табып кия дә, берникадәр биремгә карап тора һәм үз сүзен әйтә: «Гобой», – шундук тагын йокыга тала. Ә менә гармун буенча биремнәрдә ярдәм итми. Әлеге мактаулы, ләкин авыр вазифа әнигә йөкләнгән иде: безнең гаиләдә әлеге уен коралында аннан да яхшырак уйнаучы юк. 


Исемдә, берсендә кайттым да, әтигә зарландым: башлангыч сыйныфларда сольфеджиодан бертавышлы диктант язу минем өчен көнбагыш чиртүгә тиң булса, ике, өч тавышлы диктантлар әле дә авыр бирелә: ноталарны бутыйм, югарыны түбән регистрда язып куярга мөмкинмен. Әле бит үземне көйне ишетәм дип саныйм! Әти аптыраган кыяфәт белән: «Кызым, татарларда күптавышлылык юк, монодия генә. Синдә – мелодик тавыш, гармоник түгел», – диде. Шуннан соң миңа җиңел булып китте. Моны бит «татар хор музыкасы классигы» әйтте, ул еллар буе бер кеше башкарырга тиешле көйләрне хор өчен, күптавышлы әсәрләр итеп үзгәртте. Татар фольклоры турында менә нәрсә дип яза: «Әлеге көйләр ниндидер башка, борынгы кануннар буенча иҗат ителгән. Аларны гармонияләштергәндә традицион Аурупа гармониясе сәер, ят булып тоела, әйтерсең, кешегә башка берәүнең күлмәген кидергәннәр». Ул төрле гармония чаралары эзли, аларны сынап карый, полифония һәм фактура алымнарын куллана, кайчак хаталар да ясый, шул рәвешле кирәкле уен коралларын сайлый – сакчыллык, әдәп, мәхәббәт белән эшли, ялгызлыкка күнеккән борынгы моң башка тавышлар даирәсендә тагын да яктырак балкысын дип тырыша. 


Тормышында да шулай булды: әти күптавышлы, безне юатырга яки мактарга кирәкле сүзләрне сайлый белә иде. Бала вакытта аның белән көн саен берәр уен уйный идек – домино, лото, шашка, төрле өстәл уеннары... Оттырганда кәефем нык кырыла. Юк, еламыйм, әмма күңелсезләнеп калам, уенга кызыксынуым сүнә. Шунда әти бирешә башлый һәм юри оттыра. Исемдә: берничә мәртәбә рәттән җиңгәч, мәкерлек сизеп, сорап куйдым: «Әти, нишләп гел мин җиңәм соң?» Күзен дә йоммыйча әйтелгән җавап ишетәм: «Чөнки сиңа җай килеп тора!» Әлбәттә, мин ышанам. Үсә төшкәч кенә әти бирешми башлады, ләкин баш миемә «миңа җай килеп торучан» дигән уй сеңгән иде һәм шул хис белән үстем дә. Имтиханда бәхетле билет тартып чыгараммы, соңгы минутта кирәк җиргә өлгерәмме, җавап бер: «миңа бит җай килеп торучан».


Ничә еллардан соң, университетта укыганда кисәк әлеге әңгәмәне искә төшердем һәм аңладым: миңа уңыш елмаймаган, ә әти оттырган. Күңелемне рәхмәт хисе биләп алды: ул чын супергеройларча гына эш итмәгән, ә бик дөрес гамәл кылган икән бит. Мине, холкымны белә торып, бала кешене оттырырга өйрәтмәгән, ә башка юл күрсәткән – көй иҗат иткәндәге кебек. 
Әлбәттә, мин чиксез бәхетле. Чөнки һәркемнең дә әти-әнисе минекеләр кебек хикмәтле түгел!

Русчадан Энҗе Басыйрова тәрҗемәсе.

Фотолар гаилә архивыннан алынды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: музыка композитор Шамил Шәрифуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев