Логотип Идель
Мәдәният

ТҮРКӘР СОУККАН: «ГОМЕР БУЕ ТӨРКИ ХАЛЫКЛАР ТУРЫНДА КИТАП ҖЫЙДЫМ»

Түркәр Соуккан – Швециядә гомер итүче милләттәшебез. Хокук һәм социаль антропология фәннәре белгече. Безгә ул Швеция татарлары һәм бүтән төрки халыклар тарихы турында фәнни хезмәтләр авторы буларак та кадерле.

Түркәр Соуккан – Швециядә гомер итүче милләттәшебез. Хокук һәм социаль антропология фәннәре белгече. Безгә ул Швеция татарлары һәм бүтән төрки халыклар тарихы турында фәнни хезмәтләр авторы буларак та кадерле.

Татарстанның иң абруйлы кияүләренең берсе. Татарстан кызы, җырчы Гөлүзә Зыятдинова белән егерме елдан артык бергә гомер итәләр, уллары Илханны чын татар рухында тәрбиялиләр.

Түркәр әфәнде – кызыклы язмышка ия шәхес. Финляндиядә туган, әнисе – татар, әтисе – төрек. Аңа җиде яшендә гаиләләре Финляндиядән Швециягә күченә.

«Татарстанны миңа Батулла ачты»

Түркәр Соуккан белән телефоннан аралашканда, татарча сөйләменә соклануымны үзенә дә белдерәм.

«Әнием татар булгач, минем дә телем татарча ачылды, җиде ел мин фәкать татар мохитендә генә тәрбияләндем. Аннан Швециягә күчендек, монда беренче очрашкан, аралашкан кешеләребез шулай ук татарлар иде. Нигез – татардан, димәк. 1993 елны Татарстанга кайтуым телем өчен гаять зур файда булды. Монда бөтенесе татарча сөйләшә, күңелле. Рабит Батулла белән аралашу үзе бер дөнья: аңламаган сүзләрне шундук аңлатып бирә, фәлсәфи фикере белән ныгытып та куя. Татарстанны миңа ачкан кеше – Батулла. Ул булмаса, Татарстанга, бәлкем, кайтмаган да булыр идем», – ди Швециядә гомер итүче милләттәшебез.

Китап җене кагылган

Түркәр әфәнде Татарстанда еш кунак, чөнки ул, алдан әйтеп узганыбызча, Татарстан кияве. Беренче тапкыр татар җиренә 1993 елда аяк басса, хәзерге көнгә кадәр егерме бер мәртәбә ел аралаш кайткалап йөри. Быел да ниятләгән булган, таҗлы вирус аркасында планнары бозылуына борчылуын да белдерде ул безгә.

Ерак Швециядә яшәгән милли җанлы милләттәшебез белән телефоннан иркенләп аралаштык, татарча камил сөйләшә, ә иң мөһиме милләтен яратып, аңарга ниндидер файда китерүенә чын күңелдән куана. Гомерен фәнгә багышлаган Түркәр Соуккан яшь чагыннан бирле татарлар турында чит илләрдә чыккан басмаларны җыю белән шөгыльлләнә. Бу – аның тормышындагы иң төп яраткан шөгыле. Андыйлар хакында: «Китап җене кагылган», – диләр халыкта.  

«Төрки халыклар язмышы белән яшь чагымнан бирле кызыксынам, – ди Түркәр әфәнде. – Шундый мохиттә гомер иттем дә. Финляндиядән Швециягә күчкәч тә, төрки халыклар белән аралаштым. Гомер буе татарлар арасында кайнадым. Егерме яшемдә студент булгач, университетка килгәч, кызыксынуларым башкачарак юнәлеш алды. Үз чыгышым турында гына түгел, төрки халыкларының чыгышы, тарихы турында кызыксынып укый башладым. Кызыксынгач, китаплар да табыла торды. Китапханәләрдә дә игътибарны җәлеп итә торган басмалар очрады. Әле дә хәтерлим: Стокгольмдагы китаплар аукционында һәм антиквариатлардан да төрки халыклар турында басмалар еш чыгарыла иде. Шуларның кайберләрен  университет белән ярыша-ярыша сатып ала идем, ул вакытта акча да әллә ни юк инде... Ләкин барыбер кызыклы тоелган басмаларны һәрвакыт үземдә булдырырга тырыштым. Менә шундый аукционда сатып алган китапта Кырым ханнарының швед короле белән язышкан хатларының күчерелмәләре бирелгән».

Бу басмалар татар язмышын өйрәнүчеләр өчен гаять кызыклы. Түркәр әфәнденең үзенчәлекле шөгылен белүчеләр аңа үзләре дә китаплар бүләк итәләр икән.

«Финляндиядә бер дустымның өенә бардым. Аларның  киштәләрен барларга яратам. Килгән саен нинди китаплары бар икән дип, карап чыгам. Ахирәтемнең бик яхшы, эчтәлекле басмалары бар иде. Араларында минем темага якын булганнары да шактый. Алар, аңлаганыгызча, татарларга нисбәтле. Моннан утыз еллар элек булган хәл, бер очрашуда дустыма әйттем: «Бу китаплар монда тик яталар, әйдә мин үземә алып куйыйм әле. Иншалла, киләчәктә кирәкле урынга бирермен», – дидем. Бүгенге көндә азрак укысам да, китап белән кызыксынуым кимеми», – ди китап сөюче милләттәшебез.

Татарныкы татарда булырга тиеш!

Менә шул бөртекләп җыелган кадерле мирасны Түркәр әфәнде Татарстанга бүләк итә. Дөресрәге, Татарстан Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендәге «Мөһаҗирләр коллекциясе»нә тапшыра.

Китаплар туплау, татар язмышы белән кызыксыну Түркәр әфәндедә һаман суынмаган, ул аларны даими рәвештә җыя. «Сез гомер буе туплаган әлеге байлыгыгызны ни өчен Татарстан Милли китапханәсенә тапшырырга булдыгыз соң?» – дигән сорауга болайрак җавап бирде:

– Яшем арта тора, монда (Швециядә. – Авт.) төрки халык китаплары белән кызыксынучы дәвамчы күрмим. Китапларны бүләк итәргә карар кылдым. Төрле темаларга китапларым чиксез, кирәкләрен монда шведларга бүләк итәм. Ә менә татарларга нисбәтле китапларны нишләтим икән, дип озак уйландым. Төрек теле белән шөгыльләнә торган бер институтка бирсәм, ничек булыр, дигән уй да булды. Аннан, Татарстанга кайтарырга кирәк, дигән анык фикергә килдем.

Татарстан Милли китапханәсенең «Мөһаҗирләр колекциясе»ндә Швециядә яшәүче милләттәшебезнең йөздән артык китабы кергән тупланма саклана. Анда ниләр бар соң? Фәнни журналда 1985 елда ук Түркәр әфәнде «Швед  татарлары» дигән мәкалә чыгара. Биредә Швеция татарлары турында әтрафлы мәгълүмат бирелгән. «Университетта укыганда татарлар турында күп укый идем, алар турында язарга карар кылдым», – ди ул. Әлеге журнал да бүген Татарстан Милли китапханәсендә урын алган. Почта аша юлланган басмалар арасында Финляндия татарлары турында бәян итүче, шулай ук һиҗрәт кылган милләттәшебез Хәсән Хәмидулла тарафыннан басылган китаплар да бар. Актив каләм әһеленең журналлар да чыгарганы билгеле. Түркәр әфәнде Татарстанга тапшырган язма мирас арасында игътибарны аеруча җәлеп иткәне – Коръән китабы. Ул 1943 елда Хельсинкида Хәсән Хәмидулла тарафыннан хәйрия акчасына басылган, Финляндиядә II Бөтендөнья сугышы вакытында әсир төшкән безнең татарлар арасында таратылган. (Татар әсирләре өчен махсус чыгарылган ул.) Хәсән Хәмидулла тарафыннан нәшер ителгән догалык китаплары да игътибарны җәлеп итә.

Болардан тыш, Садри Хәмит әсәрләре, Гаяз Исхакыйның француз телендә Парижда басылган «Идел-Урал» мәҗмугасын да хәзер Казанда укырга мөмкин. Еш кына чит илдә Габдулла Тукай әсәрләрен дә бастырганнар.

Коллекциядә фин, швед, норвег телләрендәге Коръәннәр бар. Кайберләренә элеккеге хуҗаларының мөһерләре дә салынган. Татар халык җырлары тупланган басмалар, Төркия, Польша, Алманиядә чыккан китаплар белән дә танышырга мөмкин. Финляндиядә сәүдә иткән милләттәшләребез турында  язылган бюллетеньнәр очрый. 1949 елны кулъязма журналлар чыгарганнар. Фотога төшереп күбәйткәннәр, тиражы бик аз, шуңа күрә алар безнең өчен бик кадерле.

«Татарлар хакында Даниядәге этнография фәнни журналына да яздым, – дип сүзен дәвам итә бүләк ителгән тупланма авторы. – Әлеге хезмәтләремне язганда бөтен чыганаклар инлиз, француз, немец телендә булды. Русча белмәгәч (татар галимнәре дә фәнни эшләрен рус телендә яза), 1980 елларда Татарстандагы чыганакларны куллана алмадым. 1912 елдан башлап, 1925 елларга кадәр туган кешеләр белән әңгәмә форматында да дөнья күрде. Араларында Казан татары бар иде. Сугыш вакытында Ауропада калган ул, 1950 елларда Швециягә килде. Аралаштык. Ул үзенең 1915 елгы икәнен һәм Биектау районының Чыршы авылыннан икәнен әйткән иде. Аның сөйләгәннәрен язып та калдым. Менә шулай татар язмышы катлаулы шул ул. Швециядә моннан егерме еллар элек татарлар исәбе йөзләп (катнаш никахларны да исәпләгәндә, ике йөзләп) кеше бар иде. Хәзер төгәл саннар әйтә алмыйм. Швециядә милләт буенча теркәлмиләр бит.

Татарстаннан чыккан, Төркиядә зур галим булган Рәшид Рәхмәти Арат та, минем татарларга нисбәтле китаплар җыйганымны белгәч, үз китабын тамгалап, бүләк итеп салган иде».

«Галәмгә барып барып кайткандай булдым!»

1992 елда Рабит Батулла Финляндиягә бара, анда ул татар теле, татар тарихы, әдәбияты турында атна-ун көн лекцияләр укый. Шул лекцияләр вакытында ул Түркәр әфәндегә бик ошый. Үзе дә татар язучысының игътибарын җәлеп иткән, күрәсең, шуннан дуслашып китәләр. Бер елдан соң Батулла аңа шылтыратып, Казанга чакыра. Алга таба, Түркәр әфәнденең үз хатирәләрен китерик.

«Мин Русиягә 1981 елда барган идем. Мәскәү, Алма-Ата калаларында булдым. Шуннан кайткач: «Бер күрдем, кабат бармыйм!» – дип, үземә сүз бирдем. Ул елларда Советлар илендә бик катлаулы, күңелсез, мөгамәлә дә начар иде. Тик ул вакытта Татарстанга сугылмаган идем шул. Рабит Батулла Казанга чакыргач: «Килмим!» – дип әйтергә телем әйләнмәде. Римзил Вәлиев, Дамир Гыйсметдиновлар эшләгән «Ватан» җәмгыяте бар иде әле ул вакытта. Казанга килгәч, минем өчен яңа дөнья ачылды...  Швециягә кайткач, швед дуслар миннән: «Йә, нихәл анда?» – дип сорый. Мин аларга: «Галәмгә барып кайткандай булдым!» – дим. Чыннан да, Татарстан күңелемә бик хуш килде. 1995 елгы Казанга сәяхәтемдә исә, швед радиосы мине тәрҗемәче итеп алды, алар белән Татарстанга фольклор җыярга юл тоттык. Казанда, Чаллыда, Тукай районының берничә авылында 20-25 сәгатьлек материал – фольклор туплаган идек ул вакытта. Гөлүзә белән дә шунда таныштым. 1996 елда никах укыттык, Гөлүзәне Швециягә алып кайттым. Әлбәттә, бүген татарча аралашуымда аның да йогынтысы бар. Гөлүзә белән татарча гына аралашабыз».

Никадәр кыйммәтле мәгълүмат, горбәтлектә яшәгән ватандашларыбызның җан авазы саклана торган материаллар хәзер Казанда! Җиһан буйлап таралган милләттәшләребез хакында бөртекләп җыелган чыганаклар – галимнәр һәм фән дөньясы өчен кабатланмас фәнни җирлек булачак.  Күренекле милләттәшебезгә игелекле гамәле, күркәм бүләге өчен рәхмәт белдерәсе килә. Түркәр әфәнде үрнәгенә иярүчеләр дә табылса, мөһаҗирләр хакындагы китапларыбыз фонды тагын да ишәер, артыр дип өметләник!

ШУЛАЙ УК УКЫГЫЗ:

ШВЕЦИЯДӘ ГОМЕР ИТҮЧЕ МИЛЛӘТТӘШЕБЕЗ ТАТАРСТАНГА МИЛЛИ ХӘЗИНӘ ТАПШЫРДЫ

МИЛЛИ БАЙЛЫК КОЛЛЕКЦИЯСЕ

МӨҺАҖИР АРАТ ЯЗМЫШЫ

Фотолар Түркәр әфәнде Соукканның шәхси архивыннан алынды

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев