Туган телем үзем өчен, башка тел көнем өчен
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова алтынчы чакырылыш депутатлары өчен төп сорау булып тел мәсьәләсе калачак, дип белдерде. «Федераль кануннарга үзгәрешләр кертеп, дәүләт телләрен укыту хокукларын билгелисе иде.
Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова алтынчы чакырылыш депутатлары өчен төп сорау булып тел мәсьәләсе калачак, дип белдерде. «Федераль кануннарга үзгәрешләр кертеп, дәүләт телләрен укыту хокукларын билгелисе иде. Мондый хәлдә бер без генә түгел, милли телләре булган бөтен республикаларның да балаларга дәүләт телләрен укыту ихтыяҗы бар», – диде ул, рус телле балаларга татар теле укыту методикасын әзерләү мәсьәләсе хәл ителүен дә ассызыклап узды. Хөкүмәт вәкиле әйтүенчә, мәктәпләрдә чит телләрдән инглиз теле генә түгел, башка телләр дә өйрәнелә башларга мөмкин.
Моннан ике ел элек республикабызда мәктәпләрдә татар теле дәүләт теле буларак укытылмый башлагач, телләр өйрәнү көнүзәк мәсьәләләрнең берсенә әйләнде. Йәсин чыгылган татар теле дәресләре бәрабәренә рус теле укытылса да, шактый баланың бу фәннән аксавы берәүгә дә сер түгел. Инглиз телебез дә ташка үлчәрлек. Мондый фикергә ул-кызлары мәктәптә укучы әти-әниләр белән аралашкач киләсең. Егерме елга якын мәктәптә укытучы булып эшләүче танышым: «Олы улыбыз үзе башлы да, тик менә рус теленнән өчлесе артка өстери. Укытучысы, белмисең, дия-дия, билгесе төшеп бетте, бала тырышырга да теләми инде», – дип сөйли. Икенче бер танышым: «Кызым сигезенче ел инглиз теле укыса да, тутырып, ике җөмлә төзи алмый», – дип, аптыравын белдерде. Репетитор яллау да файдасыз булган. «Балагызны безгә йөртсәгез, инглиз телен су урынына эчәчәк дип ышандыра алган түләүле курсларга да бирергә әзермен. Әмма йөрергә дә уңайлы булган, бәясе кесәгә сукмаган курслар таба алганым юк». Әлбәттә, теләсә кайсы телне үзләштерүдә баланың сәләтен дә, нинди мохиттә тәрбияләнүен дә исәпкә алырга кирәктер. Шулай да, гомуми мәйданда караганда, бездә телләр өйрәнү ни дәрәҗәдә куелган? Бу хакта Казандагы моннан өч ел элек ачылган Репетиторлык үзәгенең оештыручысы һәм җитәкчесе педагогика фәннәре кандидаты, доцент Гөлнур Илгиз кызы Сәйфетдинова (Шәйхетдинова) белән сөйләштек. Биредә татар, инглиз, рус телләре, математика буенча курслар эшли.
– Гөлнур, мәктәпләрдә татар теле мәҗбүри укытылганда бу юнәлештә репетиторларга ихтыяҗ зур, чөнки рус балалары да татар теленнән төп дәүләт имтиханы (ОГЭ) тапшыра иде. Вазгыять үзгәрде. Шуңа да карамастан, сезнең үзәктә татар телен өйрәтү беренче урында тора. Туган телебезгә кемнәр арасында ихтыяҗ бар?
– Дөрестән дә, күпләрне хафага салган үзгәрешләргә кадәр безгә йөрүчеләрнең алтмыш проценты татар телен өйрәнергә дип килә иде. Хәзер андый укучылар бармак белән санарлык. Әмма бу татар теленә ихтыяҗ бетте дип уйларга нигез түгел. Ни хикмәт, читтә гомер кичерүче милләттәшләребез арасында кызыксыну көчле. Мисал өчен, Санкт-Петербург шәһәрендә яшәүче ханым белән елдан артык шөгыльләнәбез. Аның әнисе – рус, әтисе – татар, үзе дә рус кешесенә кияүгә чыккан. Шуңа карамастан, татарча өйрәнәсе, беләсе килә. Без скайп аша аралашканда, «ишетсен, татар сүзләре колагына керсен», дип кызчыгын да янәшәсенә утырта. Бер ел дигәндә, бу ханым татарча җөмләләр төзеп сөйләшә башлады.
Мәскәүдән утыз биш яшьләр тирәсендәге ир үсмер кызы белән икәүләп татарчага өйрәнделәр. Күптән түгел алар Казанга килгәч очраштык та әле. Мәскәүдән ике ел инде Камилә исемле кызны да укытам. Әтисе – Башкортстаннан, әнисе – Актаныштан. Үзләре саф татарча аралашсалар да, кызлары русча гына сөйләшкәч, миңа мөрәҗәгать иттеләр. Шундый тырышып өйрәнә, сүзләрне яза, ятлый, алга китеш сизелеп тора. Аның белән параллель төстә инглиз теленнән дә шөгыльләнәбез. Саранскида катнаш гаиләдә үскән бер кыз бала быел мәктәпкә генә бара, әмма кайчаннан бирле инде атнага өч мәртәбә яртышар сәгать тырышып-тырышып татар телен өйрәнә. Сүзлек запасы шактый тупланды инде. Андый кечкенәләр белән дәрес уздырганда эшләү тәртибен үзләштерсеннәр өчен әниләренең дә янәшә утыруын сорыйм.
– Уку-укыту ничек алып барыла?
– Монда Америка ачасы юк. Кешенең телне белү дәрәҗәсенә карап Флера Сафиуллина һәм Кадрия Фәтхуллова яки Ләйсән Шәяхмәтова дәреслеген сайлыйм. Бу кулланмалар сыналган, уңайлы.
– Бөтен мисалларны читтә яшәүчеләр арасыннан китердегез. Казаныбызда туган теле белән кызыксынучы бөтенләй юкмы әллә?
– Безнең үзәккә татар телен өйрәнергә зурлар килә, мәктәп балалары берничә генә. Узган ел, заманында Мәскәүгә китеп, ничә еллардан соң кире бирегә әйләнеп кайткан ир: «Татарстанда яшәгәч, мин татарча белергә тиеш», – дип килде, дәресләрне калдырмыйча йөри. Читтән күченгән Игорь исемле ир-ат та, миндә әнием ягыннан татар каны ага дип, шактый вакыт татар телен өйрәнде, ярыйсы гына сукалый да башлады.
– Читтән килүче милләттәшләребез Казанда татарча сөйләшүче юк, дип гаҗәпләнә. Татарстанда яшәп тә нишләп туган телебезне кирәксенмибез?
– Ирем Ринат чит шәһәрдә туган. Әти-әнисе татарлар булсалар да, татарчаны аңласалар да, өйдә русча аралашалар. Өйләнешкән дәвердән Ринат татарчага теләп өйрәнде. Улыбыз Кәрим белән өч ел татарча гына сөйләштем, татар балалар бакчасына бирдек. Минем анда эшләүчеләргә сүз әйтәсем килми, тәрбиячебез татар, ләкин балалар катнаш, руслар да татарлар да бар. Төп аралашу русча. Бүгенге көндә улым сөйләшкәндә русчага күчә, шуңа йөрәк сыкрый. Татарча сөйләш дип, күпме тукып торсам да, русчаны якын күрә. Ун еллар элек Казанга берсе – татарча, икенчесе русча өйрәнү максаты белән Америкадан ике кыз килде. Татарча өйрәнгәне русчаны белми иде. «Монда халык татарча да, инглизчә дә аралашмый», – дип гаҗәпләнде, авыз тутырып сөйләшүгә тилмерде ул. Берсендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты тарафыннан яшьләр өчен оештырылган чарада бер чыгыш рус телендә башлангач, Төркиядән кайткан туташның, түзмичә, торып басып: «Гафу итегез, мин русча аңламыйм», – дигәне истә. Димәк, татар теленә мөнәсәбәт өстән төшә. Мин, татар җанлы кеше буларак, кая барсам да, хезмәт күрсәтүченең күкрәгенә кадалган бейджигында татар исем күрәм икән, татарча эшдәшәм. Күбесе вата-җимерә татарча җавап кайтарырга тырышса да, күңелгә сары май булып ята.
– Ярый, кемдер Татарстан чыгып китсәң, татар теленең кирәге юк, дияр. Ә бит халыкара аралашу теле – инглизчә дә камил белмибез. Читтән килүчеләр, теге америкалы кыз кебек, монда инглизчә сөйләшүче аз, дип шакката.
– Безнең үзәккә йөрүчеләр арасында төп аудитория – мәктәп балалары. Әти-әниләрнең максаты гадәттә бер – укучының билгесен күтәрү. Бу хәл сиксән процент очракны тәшкил итә. Өй эше, контроль эшләр, тестлардан берәүнең дә «икеле»-«өчле»гә батасы килми. Без балалар белән мәктәптәге өлгерешне яхшырту өстендә эшлибез. Инглизчә сөйләшергә өйрәнү өчен исә аерым юнәлештә шөгыльләнергә кирәк. Әлбәттә, укытучы буларак, мин балаларның инглизчә камил белүен телим. Атнага бер көн инглиз телле америкалы белән аралашу дәресе уза. Балаларның колагына русча сүз чалынмасын өчен үзем анда кермим дә.
– Бала мәктәптә фәлән ел инглиз телен укый, ләкин җөмлә төзи алмый. Ни өчен мондый парадокс килеп чыга?
– Тугызынчы сыйныфта инглиз теле буенча төп дәүләт имтиханы керергә мөмкин, дигән сүзләр ишетелә. Аның да сөйләм теле, тест өлеше һ.б. бар. Казанның уналтынчы гимназиясендә укып, инглиз телен шактый камил белгән укучы кызыбыз да америкалы белән ачык дәрестә авызына су капкандай утырды. Бездә инглизчә белсәләр дә, күпләр хата ясаудан курка. Соңрак шул кыз укырга унтугызынчы гимназиягә күчте, ярты ел дәвамында белем дәрәҗәсендә бернинди үзгәреш күренмәде. Шул ук гимназиядән килгән малай рәхәтләнеп җөмлә төзи. Монда күп нәрсә укытучыдан да тора. Өч мөгаллимнең берсе генә өй эшләрен җентекләп тикшерә, балага хатасын күрсәтә, аңлата, өйдә язарга бирә, сөйләргә өйрәнергә куша. Билгеле авыр, күләмле эш, әмма бала сөйләргә өйрәнә. Алда әйткән малайның укытучысы да шундыйлардан һәм шуңа күрә нәтиҗә дә бар. Аннары укыту программасы ничек куелу да әһәмияткә ия. Төп дәүләт имтиханы, бердәм дәүләт имтиханы – һәммәсе чит илләрдән кергән дәреслекләр нигезендә төзелгән: тестлар, биремнәр системасы. Элегрәк язылган дәреслекләрдә бу система чагылмый, шунлыктан укытучыга алар белән эшләү авыррак. Махсус китаплар алып, өстәмә шөгыльләнсәң генә яхшы нәтиҗәгә ирешеп була. Безгә әнисе белән өченче сыйныфта укучы кыз килде, чүт еламый гына. Укытучысы дәрес саен су буе текст укырга, тәрҗемә итәргә, шуны инглизчә сөйләргә куша икән. Югары күрсәткечкә ирешергә теләгәндә, мәктәптә уку гына аз, өйдә шөгыльләнергә кирәк. Бу инде алтмыш-җитмеш процент репетитор белән эшләү дигән сүз.
– Репетиторсыз мөмкин түгелме?
– Хәзер сыйныфларда балалар күп, мәктәпләрдә урын җитешми. Бер сыйныфка утыз-утыз бишәр бала җыялар. Дөрес, чит тел дәресләрендә алар ике подгруппага бүленәләр. Ләкин кырык биш минутлык дәрестә укытучы ничек кенә тырышса да, бөтен балага да тиешле игътибарын биреп бетерә алмыйдыр, минемчә. Әле бит утызының холкы, эшләү темпы да утыз төрле – кемдер кызу, кемдер әкрен, бер ишеләре каләмен эзләп табып, дәфтәрен ачып яза башлаганчы, укытучы дәреснең бер өлешен аңлатырга өлгерә. Лаеш районы Нармонка авылыннан килүче кызның бөтен фәннәрдән «дүртле»-«бишле», инглиз теленнән – «өчле». Бер теманы аңламый калган да, әкренләп аска тәгәрәгән. Аның кебекләр аз түгел. Зуррак сыйныфта укучыларның исә кулында – телефон. Бездә дәрес вакытында мин берничә секунд материалга күз төшергән арада да смартфон-гаджетларына текәләләр. Балаларның игътибары гомумән тотрыклы түгел, кирәкмәгән вак-төяккә бүленеп, укытучы әйткәнне ишетмәскә дә мөмкин алар.
– Мәктәпләрдә татар теле дәресләре кыскарды, рус теле дәресләренең саны артты. Шуңа да карамастан, рус телен дә лаеклы рәвештә белми балалар. Хәтта рус милләтеннән булганнар да. Моны ничек аңлатыр идегез?
– Безгә килүчеләр диктантны икелегә язабыз, диләр. Һаман да шул игътибарсызлыктандыр дип уйлыйм мин. Язма эш барганда янындагы иптәше бер сүз әйтсен яки дәфтәр битең, бетергечең юкмы дип, сорасын, укучының фикере чуала да хата ясый. Мәсәлән без сүзлек диктанты язар алдыннан өйләренә әйтеп җибәрәбез, кайткач күчереп язарга кушабыз, тик бала эшләргә теләми. Өй эшен тикшерә башлагач та: «Дәфтәр өйдә калган, кичә бездә ут булмады, авырдым», – дип төрле сәбәп табалар. Хәзер балаларга тырышлык җитми, тиз-тиз өй эшләрен эшлиләр дә, үз уеннарына чумалар. Ә укытучыларның белем бирүдән тыш та мәшәкатьләре күп, алар алар мәктәптә бик күп кәгазь эше башкара. Бик аз методист бөтен нәрсәгә өлгерә. Белгечнең методик яктан тәҗрибәсе югары булса гына, ул укытуны, белем бирү этапларын яхшы системага сала ала. Бер укучым гади мәктәптән шәһәребезнең үзәгендә урнашкан инглиз телен тирәнтен өйрәнә торган унсигезенче гомумбелем бирү мәктәбенә күчте. Укытучы дәрескә кергәч, биш-ун минут балалар белән инглизчә телдән әңгәмә корып, аларны сөйләмгә тарта, өйрәтә. Миңа килгән кызның дәфтәрен ачып карауга әлеге мөгаллимнең эшләү принцибы күренә. Ә инде укытуда эзлекле методик система юк икән, ул очракта безгә бала белән эшләве авыррак, чөнки баланы ничек әзерләргә белмисең.
– Мәктәпләрдә укыту юк, дип мәгариф системасын сүгәргә яратабыз. Димәк, гаеп атта да, тәртәдә дә...
– Укытучының хезмәте дәфтәрдән, планнан, баланың ничек эшләвеннән күренә. Бер тугызынчы сыйныф малае математикадан «өчле»гә укый иде, төп дәүләт имтиханын «бишле»гә биргәч, укытучысы шаккатты. Чөнки «өчле» куя да куя, бала дәресен, мөстәкыйль эшләрен дөрес эшләп килсә, күчергәнсең ди, ышанмый. Безнең балалар үзләрен яклый да белми. Миңа бирем бирегез, сезнең каршыгызда эшлим дип, әйтә алмыйлар. Чын педагогка хас сыйфатлар да бар бит әле, кайбер укытучыларга компетентлык җитеп бетми. Үземә йөрүче баланың һәркайсыннан мәктәптә дәреснең ничек узуын сорыйм, укытучың мактадымы, дим. Чөнки «икеле»гә-«өчле»гә укыган бала алдырып китә, тест-контроль эшләрен «бишле»гә эшли башлый, укытучысы исәкүңелен күтәрерлек бер җылы сүз әйтмәскә мөмкин. Бер әни баласын эштән соң Нагорный бистәсеннән үк автобус белән Казанның икенче башына кадәр йөртте, өлгереше дә яхшырды. Укытучысыннан мактау сүзе ишетмәде. Укытучы мактаса, бала, күңеле үсеп, биремнәрне рәхәтләнеп эшли, тырышып укый, югыйсә. «Икеле»дән «дүртле»-«бишле» ала башлау зур әйбер. Икенче кызның билгесе «дүртле» белән «бишле» арасында бәхәсле иде. Укытучы ел буе тырыштың дип «бишле» куйды. Үзем үк аны: «Укытучың сиңа ышанды, син хәзер «бишле»дән төшәргә түгел», – дип кисәттем. Борчыган тагын бер мәсьәлә бар: «икеле» электрон көндәлеккә шундук кереп утыра. Укучының өй эше, китабы булмаса да, килеп чыга. Тест, контроль эш нәтиҗәсен бер, ике көн көтәсең, укучы борчылып бетә. Ул бит төн йокламыйча әзерләнеп утырган.
– Гөлнур, Сез Казан федераль университетның Филология һәм сәнгать институтында уңышлы гына эшли идегез. Чит телләр кафедрасы доценты дәрәҗәсенә җиттегез. Әлеге хезмәтне калдырып китәргә һәркемнең дә көче җитмәс иде.
– Университетта эшләү ул – фән, укыту, язу эшен бергә алып баруны таләп итә. Ә мин төп эшем итеп укытуны сайладым. Үз эшемне бик яратам, тәүлегенә егерме дүрт сәгать укытырга да әзермен. Бүгенге көндә Репетиторлык үзәгендә минем язу-сызу эшләрем күпкә җиңел, елга бер мәртәбә декларация тапшырам һәм тәмам, ә калган эшем исә укыту.
Фотолар Гөлнур Сәйфетдинованың шәхси архивыннан алынды
Телләр өйрәнү һәм репетиторга йөрү турында әти-әниләр ни уйлый соң?
«Акча эшләүгә кайтып кала»
Ләйлә Шакирова, тел белгече:
– Мине борчыган төп мәсьәлә: мәктәптә инглиз теле укытуның нәтиҗәсе булмау. Укучылар, атнага дүрт-биш дәрес чит тел укыса да, аз да түгел бит инде югыйсә, инглиз телендә иркен аралаша алмый. Репетиторга йөрүдән, шулай ук гарантия юк. Нинди генә реклама ясасалар да, аларның максаты акча эшләү. Нәтиҗә өчен бик сирәге генә тырыша. Яхшы репетитор тапкан очракта да, бала белән шөгыльләнү сәгатьләрен көйләү авыр. Мәктәп бик күп вакытны ала.
«Дәреслекләр авыр»
Энҗе Төхвәтуллина, тәрбияче:
– Улыбыз Кәрим – бишенче, кызыбыз Самира өченче сыйныфка бара. Ничәнче ел инде аларны инглиз теленнән репетиторга йөртәбез. Берсенең сыйныфында егерме җиде бала булса, икенчесенекендә – утыз дүрт. Инглиз теленнән төркемнәргә бүлеп укытсалар да, укытучыларга да, балаларга да авыр, үзләштерәсе программа күләмле. Дәреслекләре дә җиңелләрдән түгел. Укытучылар дәрестә биреп, балалар сеңдереп бетерә алмый. Берәр теманы аңламый калсалар, алга таба тагын да авыр булачак. Чөнки хәзерге заманда инглиз теленнән башка мөмкин түгел. Балаларыбызның ныклы базасы булсын, дип тырышабыз.
«Инглизчәне белмибез»
Ләйсән Хәсәнова, шәфкать туташы:
– Өченче сыйныфта укучы кызыбыз Алинә репетиторга инглиз теле белән математикадан йөри. Дәреслекләр катлаулы, программа авыр, барысын да аңлап барсын, дибез. Әтисе дә, мин дә мәктәптә алман теле өйрәнгәч, инглизчәне бөтенләй белмибез, бала белән утырып дәрес хәзерли алмыйбыз. Ул үзе бик тырыш, укый, тәҗемә итә, ятлый, кызыксынуы да көчле, телләр өйрәнергә сәләте дә бар. Шуңа күрә билгесе генә түгел, белеме дә ныклы булсын, дибез.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев