ТУКАЙ ПЕСИЛӘРЕ
Габдулла Тукай, китапларының тәэсирлелеген арттыру максатыннан, аларның бизәлешенә, иллюстрацияләренә дә зур игътибар бирә, ХХ гасыр башындагы башка яшь шагыйрьләр, язучылар белән бергә, китап һәм журнал битләрен рәсемнәр белән бизәргә омтыла.
Гүзәл Төхвәтова, Габдулла Тукай әдәби музее мөдире, филология фәннәре кандидаты
Габдулла Тукай, китапларының тәэсирлелеген арттыру максатыннан, аларның бизәлешенә, иллюстрацияләренә дә зур игътибар бирә, китап һәм журнал битләрен рәсемнәр белән бизәргә омтыла. Бу максаттан, рус һәм чит ил китап-журналларыннан үрнәк булырдай сурәтләр эзли, төрле нәшриятлардагы эшләүче рәссамнар белән аралаша.
Беренче иллюстрацияләрнең күпчелеге дә шагыйрьнең үз күзәтүе астында эшләнә, аларның төп юнәлешен дә үзе билгели. Китапларының, бигрәк тә балалар өчен әзерләнгәннәренең, бизәлешен дә Габдулла Тукай үзе кайгырта башлый. Аның «Җуаныч» (1908), «Алтын әтәч» (1908), «Күңелле сәхифәләр» (1910), «Мияубикә» (1911), «Сабитның укырга өйрәнүе» (1912) китаплары рәсемнәр белән, шул исәптән берничәсе татар китап бастыру тарихында беренчеләрдән булып, төсле рәсемнәр белән нәшер ителә.
Габдулла Тукайның песиләргә багышланган әсәрләренең иллюстрацияләре зур кызыксыну уята. Шагыйрьнең «Безнең гаилә» шигыренә игътибар итик:
Әткәй, әнкәй, мин, апай, әби, бабай һәм бер песи –
Безнең өйдә без җидәү: безнең песи – җиденчесе.
Бергә ашый, чәй эчә, безнеңлә бергә йоклый ул,
Хезмәте дә бар: өйне тычкан явыздан саклый ул.
Әсәр беренче тапкыр Габдулла Тукайның балалар өчен чыгарылган «Күңелле сәхифәләр» (1910) җыентыгына кертелгән. «Безнең гаилә» әсәренә иллюстрация махсус рәвештә әлеге китап өчен эшләнә. Галимә Ольга Улемнова үрнәк итеп М.Я.Чемберс-Белебинаның «Живое слово» китабында (икенче кисәге) басылган рәсем алынуын искәртә. Рәссам анда шул ук композицияне файдаланган, фәкать катнашучылар санын, татар көнкүреше үзенчәлекләрен истә тотып, киемнәрен генә үзгәрткән.
Рәсемнең әзерләнүе турында мөгаллим, дәреслекләр авторы, полиграфия эшлеклесе Хәбибрахман Зәбири истәлекләрендә ачыклык кертелә:
«Беркөнне художник Зверевка барып, «Су анасы» һәм «Безнең гаилә» дигән шигырьләргә карата рәсемнәр ясарга заказ бирдек. Тукай шулар артыннан йөри-йөри үзе җитәкчелек итте.
Әзер булгач та, үзе алып кайтты, ләкин һичбер төсле канәгатьләнмәгәнлеген сөйләде». «Кара инде, шул да булдымы песи, рәсемнең иң мөһим ноктасы безнең песи икәнлеген аңлата алмадык шул. Йә инде, татарлар чәй эчәргә ярата дигәч тә, ун чиләкле самавар ясап куймыйлар бит. Моның самавары нәкъ бабай кадәрле», – дип көлеп куя Габдулла Тукай.
Тукайның 1911 елда аерым китап булып, шагыйрь үзе әйткәнчә, «шактый муаффәкыятьле чыккан» «Мияубикә» поэмасының бизәлеше дә кызыклы. Петербургта чыккан рәсемле «Живописное обозрение» атналык журналында серияләп басылган иллюстрацияләр тәэсирендә иҗат ителүен автор китап ахырына язып куйган.
Биредә песиләрнең төрле позаларда һәм ракурсларда сурәтләнгән, хайваннарның тормыш итү рәвеше, төрле шартларда үз-үзләрен тотулары, хәрәкәтләре, хәтта уйланулары чагылыш тапкан унөч рәсем тәкъдим ителә. Цинкографик клишелар, Н.И. Харитонов типографиясендә эшләгән осталарның берсе тарафыннан булса кирәк, башкала журналында басылган иллюстрацияләрдән ирекле рәвештә текст эчтәлегенә көйләп яңадан ясалган.
Сюжетның теге яки бу өлешләргә бүленеше рәсемнәр ясауны күздә тотып башкарылган. Текст күләмле, мәчеләрнең тәүлеклек гамәлләрен чагылдырган өлешләрдән тора: песиләр йоклый, уяна, тычкан тота һ.б. Һәрбер бүлектә песиләрнең аерым бер сыйфатлары ачыла, эш-гамәлләре күрсәтелә, рәсем һәм текст бердәмлеге аша аларның хәрәкәтләре ачыклана һәм, нәтиҗәдә, йорт хайваннарының тулы, җентекле портреты тудырыла. Шулай итеп, автор балаларның күзәтүчәнлеген арттыра, якын-тирә мохиткә, хайваннарга, табигатькә, көнкүрештәге предметларга игътибарлы булырга өйрәтә.
«Бала шуларны сөя-сөя укыганда, үзе дә сизмичә калып, хыял дәрьясына бата вә үзенең хыялы белән шуның төсле хикәяләр төшенергә тотына, шуларны эшләргә, ясарга башлый», – дип яза җәмәгать эшлеклесе, язучы Гаяз Исхакый.
Иллюстрацияләр 1914 елда «Мәгариф» нәшриятында нәшер ителгән күптән көтелгән «Һәр өйдә бер нөсхә булырга тиеш китап»та («Кояш» газетасының 1915 елның 16 апрель санында басылган игълан шулай атала) – «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре»ндә дә басыла. Җыентыкның шагыйрь үлеменнән соң нәшер ителүен истә тотып, бизәлешенә җитдилек өстәү максатыннан, биредә «Безнең гаилә» шигыренең рәсеме аклы-каралы итеп бирелә, троецлы ксилография техникасында эшләнгән яңа клише белән алыштырыла.
ТР Милли музей фондларында ХХ гасыр башында яшәп иҗат иткән «Б.Э.» дип билгеләнгән рәссамның (кызганычка каршы, бүгенге көндә дә аны төгәл исеме ачыкланмаган) Габдулла Тукай әсәрләренә ясаган иллюстрацияләре саклана. Графит карандаш һәм каләм, пумала ярдәмендә тушь белән ясалган әлеге рәсемнәр авторның «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре»ндә басыла. Кайбер рәсемнәрнең арткы ягында аңлатма язулары бар. Мәсәлән, «Шүрәле» әкият-поэмасына ясалган рәсем артында зәңгәр паста белән:
«Габдулла Тукай мәҗмугае әсәрен нәшер иткән чакта китап эченә кертер өчен эшләнелгән рәсемнәрнең берсе «Шүрәле» әкиятенә бер күренеш. 1912 ел», – дип язылган.
Иллюстрацияләрнең «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш», «Кәҗә белән Сарык» һәм «Шүрәле» әкиятләренә багышланганнары белән Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясендә танышырга мөмкин.
Г.Тукай музее фондыннан алынган рәсемнәр файдаланылды
«Идел» журналы 16+
Галерея
Теги: Габдулла Тукай Тукай песиләре
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев