ТУКАЙГА БҮЛӘКЛӘР
Татар халык шагыйре Габдулла Тукай белән аның дуслары арасында бер-берсенә ясалган бүләкләр зур кызыксындыру уята. Аларның кайберләре, гасырны кичеп, музей фондларында сакланып калган.
Татар халык шагыйре Габдулла Тукай белән аның дуслары арасында бер-берсенә ясалган бүләкләр зур кызыксындыру уята. Аларның кайберләре, гасырны кичеп, музей фондларында сакланып калган.
КАРА БӘРХЕТ ТҮБӘТӘЙ
Түбәтәйне Габдулла Тукайга аның күп китапларын бастырган нәшир Гыйльметдин Шәрәф бүләк иткән. 1908 елгы фотосурәтендә Тукай шушы түбәтәйне киеп төшә. Яңа җыентыкны әзерләгәндә алар икәү ХХ гасыр башында Казан шәһәренең Покровский урамындагы Л.И. Пальчикова йортында урнашкан (хәзерге Лобачевский һәм К.Маркс урамнары кисешендәге йорт) Семон Иванов фотостудиясенә баралар. Фотосурәткә төшкәндә шагыйрь үзенең озын чәченнән кыенсынуын күргәч, Гыйльметдин Шәрәф кесәсеннән төрелгән түбәтәй алып, аны шагыйрьнең башына кидерә. Икенче бер истәлек буенча, Гыйльметдин Шәрәф милли киемнән йөрмәгән шагыйрьне түбәтәй киеп фотога төшәргә ризалаштыра. «Шулай да Тукай үзенең бу рәсемен яратты. Номерга кайткач, өстәл кырыена утырып, иркенләп карый башлавына, беренче сүзе:
– Татар кызлары мине шундый «шишман» кыяфәттән күргәч тилмерәләр инде!.. – диюдән гыйбарәт булды», – дип яза укытучы, журналист Габделкаюм Мостакаев үзенең истәлекләрендә.
Төрле открыткалар, җыентыклар, альбомнар, мәктәп өчен дәреслекләрдә кат-кат басылган әлеге мәшһүр фоторәсем турында музейга килгән тамашачылар: «Ә минем шагыйрьнең нәкъ менә бу түбәтәен үз күзләрем белән күрдем», – дип әйтә алалар.
КӨМЕШ ҖИҢ КАПТЫРМАЛАРЫ
Музейда Габдулла Тукайның түбәтәе янында ук аның көмеш җиң каптырмалары урнаштырылган. Аларны нәшир, тәрҗемәче Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән. 1911–1912 елларда ул Австрия һәм Алманиягә бара, җиң каптырмаларын да шул сәяхәтеннән алып кайткан булса кирәк. Кыз сурәте төшерелгән җиң каптырмаларында останың тамгасы да бар: «D.G.M.», «OCTER. PAT».
Габдулла Тукай Әхмәтгәрәй Хәсәни һәм аның хатыны Зәйнәп белән дус була. 1912 елдан башлап, бергәләп татар яшь милләтчеләрен берләштерердәй «Аң» журналын нәшер итәләр. Басманың исемен Тукай тәкъдим итә. Шагыйрь редакциягә еш килеп йөри, «Шиһаб хәзрәт», «Толстой сүзе», «Даһига», «Кыйтга» һ.б. шигырьләре биредә басыла.
КАРА САВЫТЫ
Бакырдан эшләнгән кара савытын Габдулла Тукайга, 1912 елның язында Санкт-Петербургка баргач, шәһәрнең татар мәктәбе укучылары бүләк итә. Савытның аслыгында ау эте утыра, янында аучының эшләпәсе сурәтләнгән.
«Бүләк эзләүчеләр (биредә, һичшиксез, К. Бәкер кулы уйный) Тукайның эт-мәчеләрне яратуын, кәефе килгәндә, «Кәкре койрыклар! – кая Башны җитү!» («Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»тан) дигән сүзләрне бик еш кабатлавын бик яхшы белгәннәр», – дип яза танылган әдәбият белгече Ибраһим Нуруллин.
Шагыйрь бу очрашудан бик канәгать кала. Балалар кайтып киткәннән соң, урындыкны караватка якынрак китереп, бик озак кара савыты белән юана.
ӘМИРХАН КИТАБЫ
Милли музей фондларында сакла- на торган тагын бер экспонат – Габдулла Тукайның якын дусты, язучы, журналист Фатих Әмирханның «Эсперанто теленең кагыйдәләре» исемле китабы. Эсперанто – халыкара аралашу өчен 1887 елда Варшава врачы Людвик Заменгоф (1859-1917) тарафыннан эшләнгән ясалма тел. Фатих Әмирхан бу тел белән бик кызыксынган, үзендә Заменгофның «Эсперанто» исемле китабын да булдырган һәм «Әлислах» газетасының 1907 елгы 10 декабрь санында Дамелла имзасы белән «Эсперанто теле» исемле мәкалә дә бастырган. Язучы үзенең фантастик рухта язылган «Фәтхулла хәзрәт» повестендә дә алдынгы карашлы, белемле геройларының эсперанто телен белүләрен ассызыклап күрсәтә.
Фатих Әмирхан 1909 елда «Эсперанто теленең кагыйдәләре» дигән татарча китап бастырып чыгара. Күрәсең, ул бу ясалма телнең татарлар арасында да таралуын теләгәндер. «Сабах» көтепханәсе, Харитонов типо-литографиясендә нәшер ителгән әлеге китапны Фатих Әмирхан дусты Тукайга да бүләк иткән. Китапның нәкъ шул данәсе милли музей фондларында сакланып калган, аның титул битендә язылган автографында түбәндәге сүзләр укыла:
«Иптәшем Г. Тукаевка тәскирә. Ф. Әмирхан. 16 март 1909 ел».
ХХ гасыр башында китап бүләк итү киң таралган була. Мәсәлән, Габдулла Тукай үзе дә шагыйрь, тәрҗемәче Сәгыйть Сүнчәләйгә 1911 елның 22 гыйнварында язган хатында яңа китабын бүләк итәргә вәгъдә бирә:
«Бу көнләрдә «Сабах» көтепханәсе тарафындан минем «Күңел җимешләре» исемендә бер шигырь мәҗмугам басылып чыга. Иренмәсәм, табгы җәһәтендән тәрбияле 8 чыгармакчы булам әле. Шаять, сиңа бер данәсен һәдиятән 9 җибәрермен».
БҮЛӘК – ХӘЗИНӘ
Габдулла Тукай, гомумән, истәлеккә бүләкләр бирергә яраткан. Мәсәлән, 1910-1911 елларда үзенең сурәте белән ясалган ачык хатны Фатих Әмирханга түбәндәге сүзләр белән бүләк итә: «Фатих! Баш киемсез төшкән күптән вәгъдә ителгән фотомны кабул ит (истәлеккә). Г. Тукаев. 1911, 15 февраль». Шулай ук Габдулла Тукайның төрле елларда фотоларын «Габделкаюм әфәндегә ядкяр. 1909 сәнә, 12 июль. Габдулла Тукаев», «Иптәшем Вәли Апанаевка ядкяр. Г. Тукаев. 17 июль 1909 сәнә» һ.б. истәлек язулары белән үзенең дусларына, танышларына, хезмәттәшләренә тапшырган.
Тукайга бирелгән бүләкләр аның бөеклеген олылаган һәр кеше өчен кыйммәтле хәзинә булып исәпләнә. Алар шагыйрьнең тормыш юлын, даирәсен, хыял-омтылышларын, дөньяга карашын ачыклауда зур роль уйный.
Гүзәл Төхвәтова,
Габдулла Тукай әдәби музее мөдире
Фотолар Тукай Әдәби музее фондыннан алынды
Шулай ук укыгыз:
«Идел» журналы 16+
Галерея
Теги: Габдулла Тукай
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев