Логотип Идель
Мәдәният

«Яшәгәндә һәрнәрсә өчен түләргә кирәк»

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Дөрестән дә шулай! Идел Кыямов та «Татарстан» телерадиокомпаниясендә диктор булып эшләргә дә, «Добрый день, Татарстан!» тапшыруын алып барырга да, төрле чараларда катнашырга да, кино һәм спектакльләрдә уйнарга да, татар классикларының шигырьләрен аудиоформатта яздырырга да өлгерә.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, диләр. Дөрестән дә шулай! Идел Кыямов та «Татарстан» телерадиокомпаниясендә диктор булып эшләргә дә, «Добрый день, Татарстан!» тапшыруын алып барырга да, төрле чараларда катнашырга да, кино һәм спектакльләрдә уйнарга да, татар классикларының шигырьләрен аудиоформатта яздырырга да өлгерә. 

– Идел, әтиең Илдар Кыямов – танылган алып баручы, әниең  Мөршидә – үз укучысын тапкан журналист. Син алардан нинди сыйфатларны үзеңә алгансың?


– Әнидән кыюлык, үз сүзеңне әйтә белү кебек сыйфатлар күчкән, әтидән – күз һәм борын. Ул берәр нәрсәдән канәгать түгел икән, кычкырмый да, ачуланмый да, ә тыныч һәм үтемле итеп әйтә белә. Шуннан ялгышлык эшләгәнеңне аңлап, үз-үзеңнән оялып йөрисең, ягъни әти тел төбе белән сөйли. Аңа бу бабайдан бирелгән һәм әлеге сыйфат миңа да хас.


– Иҗади гаиләдә тәрбияләнү сиңа нинди йогынты ясады?


– Сыйфатлы һәм зәвыклы сәнгатькә тартылу шуның нәтиҗәседер дип уйлыйм. Бүгенге эстрада җырчыларын кабул итә алмыйм, классик әсәрләргә, нәфис сүз жанрына мөкиббәнмен, Әлфия Афзалова, Илһам Шакиров, Зөһрә Сәхәбиева кебек җырчыларны яратып тыңлыйм. Гомумән, иҗат кешесе булуым белән горурланам. Алма агачыннан ерак төшми инде. Гәрчә, бала вакытта шук-шаян, тынгысыз булып үсмәдем, күбрәк үз дөньямда яши идем. Сәнгатькә мәхәббәт мәктәпнең соңгы сыйныфларында бөреләнде. Үзем укыган Ш.Мәрҗани исемендәге икенче гимназиянең Пушкин клубы җитәкчесе Әлфинур Бушуева шагыйрь эзләре буйлап Псков якларына алып барды. Менә шуннан нәфис сүз жанрына гашыйк булып, бөтенләй ачылып кайттым. 


– Балачак нинди хатирәләр белән кадерле?


– Унике квадрат метрлы тулай торакта яшәгән чак. Ул дәвердә кешеләр гади, бер-берсе белән татурак иде кебек. Яңа елда әти гел Кыш бабай булып киенә. Мин генә түгел, башка балалар да аның кем икәнен белә. «Бу бит сигезенче каттагы Илдар абый» диешәләр... Күп вакыт әнинең туган авылы Яшел Үзән районы Олы Шырдан авылында дәү әни белән дәү әти янында узды. Ерак булгач, әти ягына – Чирмешән районының Кара Чишмә авылына сирәк кайтыла иде. Салада җиргә мәхәббәт тәрбияләделәр. Хәзер бигрәк матавыклы заманда яшибез, көн дә диярлек ниндидер чарада катнашасың. Шундый ыгы-зыгылы мизгелләрдә күңелем әле дә авылга тарта, кайтасы, һавасын сулыйсы килә. Кемдер диңгез ярында кояшта кызынып ятарга ашыкса, безнең гаиләгә андый ял һич туры килми. Без, авылга кайтып, физик хезмәттән тән һәм җан рәхәте алабыз. Ахырдан «зур эш эшләнде» дип әйтү үзе ни тора! 


– Радиода татарча яңалыклар укыйсың, телевидение тапшыруларын русча алып барасың. Ике телне камил белүең сокландыра. Әмма авыр яклары бармы?


– Ике телне дә камил беләм дип әйтә алмыйм. Төртелеп калган вакытлар булгалый. Кайбер авазларны татарча әйтмисең, дип кисәтү дә ясыйлар. Ләкин әлеге кимчелекләремне төзәтү буенча эшлим. Кызганыч, бүгенге вәзгыятьтә татарча гына эшләп тамак туйдырып булмый. Шуңа күрә дә русча проектларда да катнашам. 


– Ә ни өчен «Татарстан» телевидениесе, «Яңа гасыр» түгел?


– Бу сорауны еш бирәләр һәм мин, шаяртып, «Бер каналда ике Кыямов була алмый…» – дим. Театр училищесын тәмамлаганда, бер концертта Г.Тукай шигырьләрен укыдым. «Татарстан» радиосы җитәкчесе Тәүфыйк Сәгыйтов, мине күреп, тавышымны ошаткан. Шулай итеп, радиога яңалыклар укырга чакырдылар. Бу җәйге каникул чорына туры килде. Шунда диктор эшенең тәмен тоеп алдым, элемтәләр дә ныгып калды. Армиядә хезмәт иткәндә аларга хатлар яза идем, чөнки мин анда да татар сәнгатенә сусап яшәдем. Хәтта строй белән кичке ашка барганда, Г.Камал театрының фойесы, залда ут сүнүләр күз алдыма килә, «Хөрмәтле тамашачылар!.. » – дигән эндәшү сүзләре, Хәйдәр Бигичев җырлары колакта яңгырый иде. Әйе, хыялый диген...


– Армиягә үз теләгең белән киттең дип беләм.


– Әйе. Училищены тәмамлагач, Мәскәүгә продюсерлык буенча укырга китү яки монда калып эшкә урнашу мөмкинлеге бар иде. Минем армиядән качып йөрисем килмәде. Актерлык эшенә дә файдасы булыр, һич югы дөрес итеп корал тотарга өйрәнермен, хәрби хезмәтне «эченнән күреп» белермен, бу иҗатта зыян итмәс дигән уй-фикерләр белән киттем. Электән үк Кремль полкында хезмәт итәргә хыялланган идем. Әмма анда эләгә алмадым, Калининград өлкәсенә – диңгез пехотасына җибәрделәр. Моңа бер дә үкенмим. Җиңү көнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданындагы бәйрәм парадында катнашу бәхете тагын кемгә тәти әле? Ул БТР күчерүләр, хәрби поход белән су юлы буйлап Англиягә барулар... Чын мәгънәсендә башка дөнья күреп кайттым. Әле дә командирлар белән аралашам. 


– Мөселман киносы фестивале ачылышында быел кызыл келәмнән дә уздың бит әле.  


– Үткән ел «Кино-Мәүлид»  проекты өчен махсус эшләнгән  кыска метражлы «Иман нуры» фильмында төшкән идем. Режиссерлары – Марсель Мәхмүтов белән  Рафил Галимуллин.  Быел бу картина мөселман киносы фестивалендә катнашты һәм мине актер буларак чакырдылар. Бераз оялдым, билгеле. Кызыл келәмнән узу безнең татар халкына хас әйбер түгел. Шулай да, яшьләр әйтмешли, «хайп» тоттым. Дуслар исә: «Роберт де Нироны бәреп ектың!» – дип шаяртты. Мәктәптә укыганда, модель буларак, бер студиягә мода түгәрәгенә йөрдем. Ул чагында журналга төшү, дефилелар юк, безнең вазифа күбрәк шул бүләкләү тантаналарында катнашу белән чикләнә иде. Фестиваль вакытында исә, кызыл келәмнән узасы кешеләр машина белән килеп туктый, безнең егетләр ишек ачып тора. Мине нишләптер андый эшкә алмыйлар иде. Бераздан студентларның диплом киноларында төшә башладым. Алар да акрынлап мөселман фестивалендә катнаша башладылар, мин янә читтә кала килдем... Ниһаять, быел күптән көтелгән хыял чынга ашты. Резидә исемле туташ шалтыраткач, мине машина ишеге ачып торырга чакыралар, дип уйладым әле. Ә ул келәмнән узарга дәшә икән!


– Бала вакытта һәркайсыбыз үскәч кемдер булырга хыяллана, киләчәк тормышын күз алдына китерә. Синең бу уйларың тормышка ашып барамы?


– Тормыш үз агымы белән бара, алга зур максатлар куймый идем. Хәзер бит һәркем, (шул исәптән мин дә) проектлар белән яши. Сүзем көфер килмәсен, күз тимәсен: Аллаһ Тәгалә мине ярата, дип әйтәсем килә. Башыма берәр нинди уй килсә, берничә айдан ук яки бераз соңрак шул тормышка да аша.


– Раббыбыз яраткан кешесен сыный да, диләр...


– Сынаулар гаиләмә дә, үземә дә килеп тора һәм аларны киң җәмәгатьчелеккә таратудан мәгънә юк. Яшәгәндә һәрнәрсә өчен түләргә кирәк һәм бу – табигать кануны. Әти артыннан әкренләп дин юлына тартылам. Кичләрен бергә намаз укуның рәхәтлеген сүз белән аңлатып бирә торган түгел. Бик еш вакыт юк дип зарланабыз, алга-артка карамыйча эшлибез, чабабыз. Моннан фаҗига ясарга кирәкми, киресенчә, сөенү мәслихәт. Әле кайчан гына юньле эшем дә юк, үземне дә белүче юк иде.  Хәзер инде, Аллага шөкер, эшләп кенә өлгер, бер-бер артлы проектларга чакырып кына торалар. 


– Хәсән Туфан һәм аның хатыны Луизаның мәхәббәт тарихын белгәч, шагыйрьнең шигъриятенә игътибарым артты, дигән идең. Аның шигырьләрен яздырып, интернетка чыгарырга да мәхәббәт канатландырдымы? 


– Әйе. Ул шигырьләрне социаль челтәрләрдә кешеләр бер-берсенә тарата һәм моны күреп күңел сөенә. Димәк, хезмәтем бушка китмәгән! К.Тинчурин театрының яшь артисты Гүзәл Галиуллина: «Гашыйклар тавы» спектакленә әзерләнгәндә, Хәсән Туфанның син яздырган шигырьләрен тыңладым. Алар миңа илһамланырга, образга керергә ярдәм итә», – дигәч, тагын да ныграк куандым.


– Идел, яшьләргә нинди әйтер сүзең бар?


– Халык өч нотадан торган эстрада җырларыннан туйды, ул чын сәнгать әсәрләренә – рухи азыкка сусаган.  Моны без – татар яшьләре – булдырырга тиеш. Шуңа да һәммәбез аң-белемгә омтылсак, классик әсәрләребезне күбрәк укысак, мирасыбызны онытмасак иде. Сөекле пәйгамбәребез дә: «Белемгә омтылу һәр мөселман һәм мөслимәгә фарыздыр» – дигән бит...

Фотолар Идел Кыямов архивыннан алынды
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев