Логотип Идель
Әдәбият

БАЛАННАРДА БАЛ ТӘМЕ... (хикәя)

Айгөл Әхмәтгалиева хикәясе

архив

Күз алдымнан ниндидер шәүлә шуышып үткәндәй булды. Карачкыга кидерелгәндәй, иңсәләре, изүе салынып төшкән иске халат, шыр сөяктән торган нәп-нәзек ике беләк, кып-кыска итеп кистерелгән чал чәч, ап-ак йөздә утырып калган очлы борын, буш карашлы зур күзләр һәм ач яңак. Күреп алган мизгелемдә котым очып, арткарак чигендем дә, аркам белән стенага елыштым. Ул минем каршымнан югалырга ашыкмады. Киресенчә, нәкъ минем шикелле, бөкрәя төшеп, стенага сөялде. Мин аңа керфек астыннан гына күз ташладым, шул мәлдә күкрәк турысыннан ниндидер аһылдау авазы бәреп чыкты. Шәүлә дә нәкъ шул рәвешле миңа карап тора иде.

Аякларымны келәмнән шуыштыра-шуыштыра атлап, олы көзге янына ук килеп җиткәнмен икән. Кеше куркытырлык котсыз кыяфәттәге шәүлә дә җиде ятныкы түгел, минеке, көзгедәге минем чагылышым иде.

Үз көчсезлегемне шулай якыннан тәүге тапкыр күрүем иде бугай. Гаҗәп, бу юлы идәнгә сыгылып төшмәдем, бармакларымны кыймылдатып, көзгедәге чәч-керфекләремә, шәмәхә төстәге кипкән иреннәремә кагылып үттем. Йә Хода! Минме соң бу? Чигә буенда берәр ак юл күренсә, шунда ук кынага буяп, карап кына торган чәчләремне болай чал басарлык булгач, бер-ике атна гына иркәләнеп ятмаганмын, димәк…

– Әни?! – Көзгедә киленем Раиләнең миннән битәр куркынган йөзе пәйда булды. Ишекне ачып, урамнан гына кайтып кереше бугай: өстендә сөтле чәй төсендәге кыска пәлтә, чәч бөдрәләре ак береты астына яшеренгән, кулындагы ап-ак перчаткасын да салырга өлгермәгән. Пәлтә, перчатка? Тышта чәчәкле җәй ләбаса, мәмрәп җир җиләге пешкән, бөрлегәнгә төс куна башлаган җәй уртасы!

Раилә өс-башын салмаган килеш мине билемнән кочып алды, ни өчендер керфек очларына яшь бәреп чыкты.

– Кибеттән… җилдертеп кенә он алып керәм дип чыгып китсәм… Ун минут үтмәгәндер… Әни! Ничекләр тордың?

Ул мине кочкан килеш әкрен генә киң диваныма утыртты, читкә тибәрелгән, кершәндәй ак юрганны ипләп кенә аяк өстемә алып япты. Минем күзем диван башында торган челтәр җәймәле түгәрәк өстәлгә, аны тутырган дару шешәләренә төште. Исәпсез-хисапсыз төймәләрнең берсен кулыма алып карадым – исемен укып, мин аның антидепрессант икәнен аңладым. Кире куйдым, яктылыкны каплап тартылган калын коңгырт пәрдәгә күз салдым. Раилә мине карашымнан аңларга өйрәнеп беткән бугай – сикереп тә торды, пәрдәне җыерып, каптырма белән эләктереп тә куйды. Тәрәзә төбендә… кырпач кар иде. Мин соңгы тапкыр хәтерләгәндә йөзләре алсулана гына башлаган баланнар инде капка буенда мәрҗән булып янып утыралар. Күрче, яфракларын ачы җилләр өзгәләп-тузгытып, аяк асларына келәм итеп түшәп бетерсә дә, балан җимеше утлы куз булып балкый лабаса…

– Әни, әллә соң мендәргә сөяләсеңме? Болай, кинәт кенә…

Киленемнең кайгыртучан тавышын кискенрәк бүлдерүемне үзем дә абайладым:

– Җитәр, – дидем баягы кебек тонык итеп. – Тәндә җан бар икән бит әле… Кызым, өйдә кына бар микән, чәч буяп алсак?

Раиләнең җеп кенә калдырып йолкынган кашлары югары чөелде. Ул мине үз акылында түгел дип уйлап алды, ахры, зәңгәр төймә кебек күзләрендә сагаю барлыкка килде. Уйлар да: ничә ай буе ятакта тере мәет булып яткан каенанасы кул-аягын көчкә кыймылдаткан шәйгә, чәч буяу турында сүз катсын да…

– Әмир кайтып керсә, коты очар. – Мин булдыра алганча елмаерга тырыштым. – Курыкма, кызым, болай булгач, җир җимертеп яшим әле мин.

Шулай диюем Раиләнең шикләрен таратты булса кирәк, ул атлый-йөгерә ванна бүлмәсендә нидер кыштырдатты, нәрсәнедер төшереп җибәрде. Мин аның курку катыш каушавын, үз хәрәкәтләренә хисап бирмәвен, акылыннан битәр, ниндидер йөгәнсез хискә буйсынуын стеналар аша да күреп тора идем.

Раиләнең ай-ваена карамыйча, чәчемне элеккечә юыну бүлмәсендә, үрмә урындыкка утырып, көзге каршында буятырга булдым. Бик батыр кылансам да, бер-ике минут үтүгә, как сөяккә калган гәүдәмнең һәр күзәнәге түзалмаслык булып авырта башлады. Ничек авыртмасын – тәнемдә, чыннан да, сөяк тә тире генә шул. Түз, Зәнфирә, түз! Җан яраларына түзеп, аякка баса алгансың икән, тән сызлавына гына ничек тә түз инде син! Бетәшкән карчык төсенә кереп, дөнья белән алыш-биреш ясарга бик иртә бит әле сиңа. Ничә, алтмыш яшь туларга маташамы? Үз уемнан үземнең котым очып, урындык аркасын тибрәтеп җибәрдем. Раиләнең үтә күренмәле перчатка кигән кулы талдан үрелгән урындыкны җайлап кына туктатты. Шул көннәрне дә ятакка кадакланган хәлдә үткәреп җибәргәнмен түгелме? –

Миңа дигән чәчәкләрне елның кәшәнкәләр чикләвеккә тулышкан татлы бер мәлендә бүләк итәләр иде. Ә бүген урамда… кырпак кар, кырпак кар. Көзнең соңгы көннәредер, мөгаен, соңгы талпынышыдыр. Соңгы тамчы булып, бәлки шушы атнада гына яңгыр яшьләре түгелеп үткәндер. Соңгы тамчы? Ә мине, нинди генә сынаулар күреп тә сынмаска-сыгылмаска тырышкан, яшәү дигән тылсымлы сүзгә теше-тырнагы белән ябышкан хатынны ятакка бәреп егарлык соңгы тамчы – нәрсә иде ул? Әткәйнең үлемеме? Юктыр. Сугыш гарасатын кичеп, исән кайткан, туксан яшенә җиткән әткәйнең үлеме, ачы хәсрәт булса да, табигый хәл, һәркемнең тәкъдиренә языла торган канун бит. Әгәр дәүләт сугыш ветераннарына фатир бирергә дигән боерык чыгармаса, әгәр апа-сеңелләрем шул фатир артыннан төн йокыларын онытып чапмаса… Төеннәрдән генә торса да, безнең үзара араларны беркадәр бәйләгән туганлык җепләре бар иде бит әле. Бертуган апамның үз тормышы – шәһәрдә өч бүлмәле фатирда яшәп яталар. Ул-кызлары үзләре тормыш корды инде. Үги сеңелләремнең оялары да кешенекеннән ким йә артык түгел, җитеш яшиләр.

Әткәйнең өлешенә тигән бер бүлмәле фатир кыз туганнар арасын умарта күчедәй тузгытты да ташлады. Иң башлап олы апам Линүзә сүз башлады. Кызы белән кияве, кеше өстендә яшәгәнче, үз куышлары булыр, фатир аларга кирәк, янәсе. Үги сеңелем Ралия дә Казанда укыган кызы өчен кайгыра иде. Төпчек сеңелебез Нәсия үзләренең ике бүлмәлесен әзсенеп тавыш куптарды. Миңа бернәрсә дә кирәкми иде: койма баганаларына тикле үз кулларым белән казып утырткан, үз көчемне түгеп җиткергән йортым бар. Эчендә – улым, киленем, оныкларым белән куышлы уйнарлык. Туганнарымның күңелен көнчелек корты кимердеме, мин аңламаган башка ни дә булса бар идеме – кунакка йөрешеп, чөкердәшеп чәй эчеп утыруларны кирәк санамадылар, чакырсам, килмәс өчен кырык сәбәп таптылар, үзем барсам, такта чәй табылса да, якты чырай әллә ни күренмәде…

Без туган нигезнең ишегалдында Линүзә апам белән Ралия сеңелемнең бер-берсенә кул күтәреп сугышуы авыл халкы теленә көлке бер вакыйга буларак керсә, әткәйнең йөрәгенә хурлык, оят, канлы күз яше рәвешендә ягылган икән. Шул хәлдән соң әткәй беркем белән күрешмәс-сөйләшмәс булып, урынга егылган, ашау-эчүдән баш тарткан. Бу хакта һай соңлап җиткерде шул үги инәй, әткәй тәмам соңгы сулышларын алганда гына миңа хәбәр итте. Яшьлеген ил тынычлыгы өчен корбан иткән әткәй кызларының гауга-җәнҗалын күтәрә алмый гүр иясе булды… Ачлык түгел, сугыш игълан итеп үлде ул. Зираттан кайткан шәйгә апа-сеңелләремнең теге бер бүлмәле фатирны гына түгел, без тәгәрәп үскән нигезне бүлешә башлаулары, уртак фикергә килә алмагач, кайсыныңдыр, урындык күтәреп, тәрәзә пыяласына китереп оруы минем өчен соңгы тамчы булды, ахры. Әткәй җаны булып шаккатып тәрәзәдән карап торган ак күбәләк күз алдымда әкрен генә кап-кара тапка әверелде, мин, йөрәгемне учлап, шул күбәләк артыннан талпындым…

– Әни, кара, хәзер үк син яраткан җирән төскә кереп бара… Бераз гына көтик тә, юарбыз.

Киленемнең йомшак тавышы мине бүгенгемә кайтарды. Зур ваннага су тутырып, рәхәтләнеп ят иде дә соң, булмас, бөтенләй хәлем калмаган кебек. Чәчләремне утырган килеш кенә ничек кирәк алай юып алгач, Раиләнең култыгына сарылып, үз бүлмәмә чыктым.

– Сары чәчәкле озын халатымны табып бирсәң, – дидем мин киленемә. Ул, шкафны ачып, кара җирлеккә эре-эре сары кашкарыйлар төшкән халатымны эзләп бирде. Өстемдәге искене Раилә каршында салырга оялдым, таралып төшәргә торган гәүдәмне ялангач күрергә үзем дә курка идем.

– И әни, исәнлегеңә куан… Чишендереп, шушы бүлмәдә юындырдык та, чиләнә күрмәсен дип, тәннәреңне дә сыладык, – диде туры сүзле киленем, минем кыенсынуымны ә дигәнче аңлап. – Сиңа да, безгә дә бер сынау булгандыр. Юктан оялып утырма. Әйдә, җиңнәрен кигерешәм. Аннан тавык шулпасын җылытырмын, иркәләнү бетте сиңа – кашыкны үзең тотып ашыйсың! – дип уенын-чынын бергә кушып сөйләнә-сөйләнә, халатны кигерде. – Әллә ятып торасыңмы, ашарга әзерләгәнче диюем?

– Юк! Ятмыйм! Аркама мендәр терәп, утырып кына торам.

Мин төпсез уй чоңгылына төшүдән, кабат таш сынга әверелүдән курка идем. Шуңа күрә күзләремне йомып, гомеремнең иң матур мизгелләрен генә дисбе төймәседәй тезәргә теләдем. Нишләптер ул төймәләр минем күз алдымда чәчелә дә китә, чәчелә дә китә. Акларын гына, яп-яктыларын гына җыйыйм дисәм, уч төбемне көйдереп, утлысы йә булмаса кара күмергә охшаганы эләгә дә куя. И-и, утлы күмер учлап яшисе булмаса, бала үз әнкәсеннән калып, үги инәй белән үсәр идеме? Барысы да бер йөрәккә җыелып килә шул аның, бер йөрәккә…

Үз әнкәемне җирләгән көнне миңа сигез яшь тулган иде. Ул, мескенкәем, мин белә-белгәннән бирле, саулыкка туймый, усак яфрагыдай калтыранып йөрде.

Барысы да мине тапкан көннән башланган икән. Ул чагында район больницасында нинди шартлар булсын инде… Тамак ярып мин аваз салганмын, әнием, бик күп кан югалтып, аңын җуйган. Табибларны әйтер идем, шул чагында ни өчен әткәй белән киңәшләшеп тору кирәк булган. Вертолет чакыртып, Казанга озатабыз, дигәч, әткәй теш-тырнагы белән каршы килгән. Бик көнче иде ул безнең, бәлки шул да сәбәп булгандыр… Җаваплылыкны үз өстемә алам дигән кәгазьгә ни йөрәге белән кул куйгандыр, гомергә аңламадым… Әнкәй шуннан бик өзлегеп калган икән, тәнендә чыкмаган җаны гына бар иде… Ул үлеп, өч ай үтүгә, әткәй күрше авылдан Сәхия апаны хатынлыкка алып кайтты. Миңа сигез, апага ун, Сәхиянең ияртеп килгән кызына алты яшь, өчебездә өч төрле холык. (Соңыннан, шактый еллар үткәч, уртак кызлары Нәсия дә дөньяга килде). Линүзә апам – кызу хәрәкәтле, кыркурак телле, аның эчендәгесе тышында. Мин, киресенчә, барысын да эчкә йотарга, авызымнан артык сүз чыгармаска тырышам. Ралиягә исә үгез үлсә – ит, арба ватылса – утын. Итәгенә ут капса да тиз генә борылып карый торган бала түгел. Сәхия үзе мимылдап торган таза гәүдәле, юан беләкле, таза ботлы, шома битле – безнең үтә күренмәле, чандыр гәүдәле әниебезнең капма-каршысы; эшкә дә, телгә дә оста. Безнең авылга икенче тапкыр килен булып төшүе икән аның. Беренче ире, түбән очта яшәүче Рафаил абый, Ралия тугач, бала миннән түгел дип, икесен дә куып чыгарган булган. Боларны миңа, сер уртаклашкандай итеп, соңыннан күрше апа сөйләп ташлады. Менә, берничә ел үткәч, минем әткәй шушы Сәхия апаны үги инәй итеп алып кайтты. Ни дим… Әйбәт яклары да булгандыр инде аның, әллә безнең күзгә генә күренмәдеме икән… Әмма катылыгы белән үзәккә үтте мәгәр. Кеше алдында ай һәм кояш булса да, апам белән мин үзебез генә калганда, җелеккә төшә иде. Безнең әткәй салырга яратты.

Арбасына утырып, иртән фермасына китәр иде, аннан – диңгез тубыктан. Ул исереп эшкә бара алмый ятканда, апа белән икебезне җилтерәтеп, Сәхия фермага озата. Кич буе шунда мал асты чистартабыз, тирес түгәбез. Телләшсәң, каршы килсәң, ашарга бирми тинтерәтә иде әнкәй. Аш пешергән булса, шуны базларга хәтле төшереп куяр иде… Шуңа күрә мәктәптә укуым да уку булмады минем. Өй эшең кая дип сорасалар, турысын әйтә торган идем: җитешмәдем, әткәй урынына эшкә төштем, ди идем. Үсә-үсә әнкәйнең боерыкларын колак яныннан үткәрергә дә өйрәндем үзе. Апа да телләшепме-телләшә башлады.

Апаның сигездә, минем алтынчыда укыган чак иде бугай. Безне мәктәп бакчасына эшкә чакырдылар, мәҗбүри, бөтен укучы да килә, диделәр. Сәхия әнкәй «бәрәңге кәтмәнлисез, беркая бармыйсыз», дип чәрелди. Ничек итсәк иттек, кайткач та җитешәбез бит дип, чыгып чаптык тәки.

Мин өйгә ападан алданрак кайтып кердем. Ачулы кысылган иреннәр, борын турысында ике сыр калдырып җыерылган кашлар, бораулы караш белән очрашмас өчен башымны иебрәк газ плитәсе янына үттем дә үзалдыма ачы көлемсерәп куйдым: чәйнең суы тамчысына кадәр түгелгән, чәйнек үзе өстәлгә җәелгән чүпрәккә каплап куелган, ипи-шикәр ише ризыклар шкафка яшерелгән иде. Өтеп алырдай кыздырган кояш астыннан янып-көеп кайтып керүемне бик әйбәт белгән әнкәй, үз ачуыннан үзе каралып, шул ук вакытта кечкенә генә этлек эшли алуына күңеленнән тантана итеп, өстәл тирәсен ялтыратып куйган иде. Дәшми-тынмый гына чәйнеккә чишмә суы салып, плитә өстенә утырттым.

– Апаң кайдадыр трай тибеп йөри, син гүләйттән кайтып кермисең, ул бер бакча бәрәңге миңа гына дигәнмени соң? Ашарга дигәндә ай-яй җитез кыланасыз, эшкә дисәң генә…

Башлана… Тамакларыннан берәр валчык ризык шома гына төшеп китә күрмәсен ди бугай әнкәй, апам йә мин өстәл артына утыруга, борын астыннан гел шушы көйне көйләргә тотына. Хәер, миңа барыбер кебек, элегрәк аркылы төер булып тыгылган төртмә сүзләр хәзер бер колагымнан керә, икенчесеннән чыга. Апам гына үртәлә аңа, эчтән кайнавы тап-тап тимгелләр булып йөзенә бәрә.

Чәй кайнаган арада, Линүзә апам да кайтып керде. Ралия генә кайда булгандыр ул көнне, менә шуны тәки исемә төшерә алмыйм, әй.

– Әлләй, алҗыдым! – Апа шулай диде дә чыннан да бик арыган кыяфәттә лап итеп урындыкка утырды. Аның холкы, әйтәм бит, үзенчәлеклерәк: берәр нәрсәгә ачуы чыкса, яшькелт күзләре очкын чәчә башлый, борын тирәсенә сибелгән сипкелләре дә ут булып янарга тотына.

– Яшь чакта нинди алҗау ул? Җәелеп утырасы түгел, чәйне кергәч тә эчәр идегез. Бәрәңге кәтмәнлисе…

Сәхия әнкәй сүзен төгәлли алмады, апа, бүлдереп, без кебек карашы белән аңа төбәлде дә:

– Кое артында Рафаил абый белән кочаклашып торганчы, чыгасы иең дә кәтмәнлисе иең… – дип куйды. Аның тавышыннан боз салкынлыгы бөркелгәндәй булды.

Үги инәйгә гүя чыннан да без белән китереп төрттеләр, аның чиртсәң кан чәчрәп чыгардай таза йөзе әллә кызыл, әллә шәмәхә төскә керде, гәүдәсе күз алдында шиңеп төшкәндәй булды. Тик ул үзен бик тиз кулга алды:

– Аһ, яхшыдан яман туган нәмәрсә! Әле син минем арттан шымчылык итеп йөрисеңме? Күрсәтермен әле мин сиңа! – дип, күркә кебек кабарынып апаның өстенә килә дә башлады. Аның кизәнгән кулын беләзектән эләктереп алганымны мин үзем дә сизми калдым.

Ярар, буласы булган, буявы уңган… Бу сүзне әткәйгә чыгармадык. Үзебезнең бәрәңге бакчасында төн үткәрүләребез генә ешайганнан ешайды…

Үги сүзе колагына кермәсен дип, үз улымны да ялгыз үстердем бит мин. Унике ел күзгә-күз карашып яшәгән никахлы иремне, баламның атасын – сөеп кавышкан Ниязымны бергә укыган, гаилә дуслары булып чәй табыны бүлешкән иптәш хатыным тартып алыр дип башыма китергән идемме? Ике баласын җитәкләп, бер якта

Гадиләнең ире ыңгырашса, икенче якта, аталы килеш ятим калган улымны кочаклап, мин үкседем. Ир бирмәк – җан бирмәк дигәнне ишеткәнем бар иде, җан бирүләре җиңелрәк түгелме икән?.. Иреннәремне канатканчы тешләп, идәндә үрмәләп йөргән төннәрем күп булды – улымның әтисен сагынып өзгәләнүе йөрәгемә кан саудырды. Мине күрәсе килмәсә, җан җимеше, улы хакына бер күренеп китәр иде, юк, безнең янга аяк басмады Нияз. Гадиләнең, бер очраганда:

– Якын да җибәрмим, анда барса, синең белән йоклап кайта ул, – дип еландай ысылдавы колагыма матәм көе булып ишетелде.

… Әмиремне ток сугып, ул үлгәндә калганда минем челтәрләнеп беткән йөрәгем ничек түзде икән соң? Балама көненә алтмышар укол кадаган чаклары булды – бер тамчы күз яшемне күрсәтмәдем, табиблар иң начарына әзер булыгыз, дигәндә дә еламадым бит, Ходайның мәрхәмәтенә ышандым, өмет иттем. Ә ул армиягә киткәч соң?.. Мәңге онытасым юк: 1992 елның 12 гыйнварында Әмиремне, бердәнбер газиз баламны солдат хезмәтенә озатып калдым. Самарада укыганда, аннан Алманиянең Вюнсдорф шәһәрендә хезмәт иткәндә салган хатлары тыныч, рәхәт, матур язылган иде. Ә көзгә аларның частьларын таратып, солдатларны йөк самолетларына төяп, таулар иленә озаттылар. Улымның таулар арасыннан язган беренче хаты октябрь азагында килде. «Сентябрьдә Владикавказга килеп төштек, Алманиядә җылы җәй булса, монда кап-караңгы, бертуктамый яңгыр ява. Кояштан җиргә төшкәндәй булдык», дигән иде улым. Яңа елдан соң килгән хатын укыгач, йөрәгем яралы кош баласыдай лепердәп куйды: «Хатка артык сүзләр язмыйм, әни. Минем хәлне беләсең килсә, җай табып, М. якларыннан урап кайта аласың. Бергә хезмәт иткән иптәш егетне әти-әниләре алып кайтып китте», дигән сүзләр хәнҗәр очы кебек килеп кадалды. Таң сарысы белән мин юлга кузгалдым.

– Зәнфирә апа, Әмирне исән-сау күрәсегез килсә, сез дә озакламагыз – алып кайтыгыз аны, – диде улым белән бергә хезмәт иткән, ата-анасы үзен үлем тырнагыннан урлап кайткан Динар, керфекләре бертуктамый тартышып торган күзләрен туп-туры миңа текәп. – Сөйләргә ярамый торган нәрсәләрне сезгә әйтми булдыра алмыйм, акыллы егет Әмир, ярдәмчел, әрәм булмасын… Анда чып-чын сугыш башланды. Ингушлар, осетиннар бәрелешендә безнекеләрне кыл уртада калдырдылар. Башта беркадәр тыныч иде, беркөнне частьне шәһәр халкы урап алды, бездән корал сорыйлар. Һәммәбезгә корал таратып чыкканнар иде инде, казармага бәреп керсәләр, ут ачарга тиеш идек. Ул чакта ничектер тирәнгә керми үтеп китте. Аннан безне чик буена җибәрделәр. Безнең төркемдә 34 егет идек, акыллыраклар шунда ук кача башлады, тиз арада 22 кешегә калдык. Торырга бүлмәләр юк, окоп казыйбыз, шунда йоклыйбыз. Өс-баш лычма су, төн җитсә, шәһәр өсте яп-якты була – атыш башлана… Яши генә башладык бит әле, Зәнфирә апа, кем белән, ни өчен сугышканыңны да белмичә, мәгънәсез үлем белән үләсе килми…

Динарның ярымпышылдап сөйләгәннәреннән, мөгаен, шул минутта ярты чәчем агаргандыр… Кире кайтканда, коточкыч авыр уйлардан мием түнгән, башым ярылырдай булып авырта, ә йөрәгем… йөрәгем инде очар кош булып, канатларын киереп улым янына ашкына иде.

Кемнәрдән никадәр бурычка акча җыюымны, әллә кемнәр алдына йөз суы түгеп баруымны онытырлык түгел. Ул акчаларның байтагы миңа улымның паспортын кулга төшерергә ярдәм итте… Бер мәрхәмәтлесе миңа Казанга, депутат Нәсим Гайфуллин янына барырга киңәш бирде. Татарстан суверенитет өчен көрәшкән елларда халык арасында яхшы аты таралырга өлгергән; башка беркайда яклау таба алмаганнар аның исемен аерым бер хөрмәт белән телгә ала иде. Тәвәккәл таш яра диюләре хак: үземне мескен генә, җебегән генә, көчсез генә ялгыз хатынга санап йөри идем, балаңның язмышы кыл өстендә торганда гаярь арысланга, юлбарыска әверелүеңне сизми дә каласың икән. Ак йорт дигәннәрен дә эзләп таптым, алып гәүдәле ике сакчы эчкә үткәрмәгәч, шушы ишектән бер үтмәсә бер үтми калмас дип, Нәсим Гайфуллинны ярты көн сагаладым; күрешү һәм бүлмәсендә озаклап сөйләшү бәхетенә дә ирештем. Телефоннан җәһәт-җәһәт кемнәр беләндер сүз алышкач, ул миңа:

– Мәскәү поездына билетлар юк, ләкин дәүләт эшлеклесе өчен дигән купе бүген буш, хәзер шунда йөгерегез. Сезнең белән А. районыннан килгән бер агай да барачак, ул да малае артыннан. Улларыгызны Татарстанга исән-сау алып кайтып җиткерсәгез, аннан инде борчыласы түгел… Хәерле юл сезгә! – дип саубуллашырга кул сузды.

Юлым чыннан да шулай хәерле башланды. Кеше ышанмаслык хәл иде: келәмнәр түшәлгән, бар уңайлыклары үзендә булган иң затлы купеда чәчләренә, сакал-мыегына ап-ак чал төшкән, калын пыялалы күзлеге астыннан зураеп күренгән күзләрендә, кырыс йөзендә ихтыяр көче ярылып яткан Нәҗип абый белән мин, гап-гади татар хатыны Зәнфирә, газизләребезне солдат хезмәтеннән урлап кайту өчен ерак сәфәргә кузгалдык. Юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшырак булсын диләр: бу минутларда минем өчен юлдашымның нинди җенестән булуы мөһим түгел иде. Беребез – әти, икенчебез – әни: икебезнең дә җан түрен бала хәсрәте кабызган шәм уты көйдерә…

Казаннан Мәскәүгә, аннан Ростовка поезд белән баргач, автобуска утырып, Нальчик шәһәренә юл тоттык. Һәр сәгать, һәр минут, һәр чакрым мине улым хезмәт иткән Владикавказга – кайчандыр Орджоникидзе дип йөртелгән калага якынайта иде. Ниһаять, Нальчикта күчеп утырган автобусыбыз безне шунда китереп җиткерде. Шәһәр читендә янган, җимерелгән йортларны күрүгә, ерактарак анда-санда атыш тавышлары ишетүгә, мин куырылып киттем, яулык астында чәч төпләрем тирләп чыкты, бармак очларыма дерелдәү йөгерде.

Әмиремә дигән күлмәк-чалбар, куртка, башлык ише киемнәрне асмалы коңгырт сумкага тутырган идем, Нәҗип агай да улына дип киемнәр алган – сумкаларны вокзалда саклау камерасына тапшырдык та, шәһәр уртасындагы хәрби частьны эзләп киттек.

Ир кеше – ир кеше инде, җитмәсә, үзе дә кайчандыр солдат шулпасы эчкән: Нәҗип агай КПП дигәннәрендә бик озаклап кем беләндер сөйләшкәч, миңа көтеп торырга кушты, үзе эчкә кереп китте.

Әллә ике, әллә өч катлы булган казармалар ике метрлы таш койма, аның өстеннән чәнечкеле тимер чыбык белән әйләндереп алынган иде. Ишек төбендә басып торган җиремнән мин күңелемне сарган шомнан аерыла алмыйча, тирә-ягыма күз ташладым. Үзебезгә терәк-таяныч булыр дип үстергән газиз улларыбыз, армия сафына китеп, төрмә кебек шушы йортларда җан асрасын инде… Тышта апрель башы, дөньяның яшәүгә, яшәрүгә хак дәгъвалап, язга аяк баскан мәле. Йөрәк дулый, сикереп чыгардай булып бәргәләнә. Түз, дим, үзенә: хәзер, хәзер Әмиремне күреп, кочагына сарылырмын…

Шактый озак торгач, сакал-мыеклары тирләгән Нәҗип агай пәйда булды.

– Зәнфирә, сеңелем, безнекеләр монда түгел икән бит. Чик буенда, палаточный городокта икән алар… Тукта, йөзеңнән кан качты… әйтеп бетерергә бир… Безгә җайлы туры килде: аларның офицерлары бер атна шунда булып, аннан бер атнага монда ялга кайталар икән. Менә, какрас бүген алышкан мәлләре, ярты сәгатьтән машина белән шунда китәчәкләр. Безне дә алырга булдылар. Жәлке, минем паспортны алып калдылар әле монда…

– И Нәҗип агай, паспорт баш бәласе түгел, балаларны исән-имин коткара алсак… – Өмет канатларымның каерыла башлавын сизеп, тавышыма ясалма ныклык өстәргә тырыштым.

Без капка төбендә Нәҗип агай әйткән ГАЗ-66 машинасын көтә башладык. Мине хәрбиләрнең генә түгел, гадәти киемле ир-егетләрнең дә контроль пост аша бертуктамый кереп-чыгып йөрүләре аптырашка калдырган иде.

– Ә-ә, алары наемныйлар бит аның, акча өчен ни генә эшләми адәм баласы, – дип, Нәҗип агай ачу белән кулын селтәде. Без тегесен-монысын сөйләшкән арада, киң капка ачылып, аннан кузовы тент белән капланган зур машина чыкты да үз юлы белән китеп тә барды. Аңга килеп, артыннан йөгерергә тотынсак та, туктарга исәбе күренмәде. Шыбыр суга батып, өметсезлек һәм гаҗизлек тулган күзләребезне бер-беребезгә төбәгән мәлдә, әлеге машинаның борылыштан безнең янга кире килгәне күренде.

Йөзләребез язылып, җитез генә әрҗәгә үрмәләдек. Нәҗип агай үзе белән сүз алышып барган сары чәчле, озынча йөзле егетне «ротный» дип кенә таныштырды да, сорау арты сорау яудыра башлады. Тегесе сүзгә саран, бер-ике сүз белән генә җавап кайтара. Тау арасындагы бормалы юлдан йөз метр барыр хәл юк, машинаны тукталар да тикшерәләр, тукталар да тикшерәләр. Минем үз хәлем хәл: балакаемны кочагыма алыр минутны сулышым белән тартып китериммени…

Машина әрҗәсеннән коелуга, безне янә капка төбендә бастырып калдырдылар да офицерлар эчкә кереп киттеләр. Күз алдыбызда брезент палаткалар, озынлыклары – ун, киңлекләре алтышар метр булыр. Шуларның берсендә, инде минем янәшәмдә диярлек – улым-бердәнберем…

Нәҗип агай белән татарча сөйләшкәнне ишетепме, әллә кайдан гына каршыбызда кара сакал-мыеклы, каратут йөзле, яшькелт күлмәкле, егерме яшьләрдәге бер егет пәйда булды.

– Сез мөселманнармы? – дип сорады ул шомырттай күзләрен сынаулы кыса төшеп.

– Татарстаннан без, татарлар, – дип җавап кайтарды Нәҗип агай каударланмый гына.

– Улыгыз янына, шулаймы? Алып китегез сез аны. – Егет, артына борылып, ияге белән тау тезмәләре ягына ымлады. – Анда безнең КамАЗлар, БТРлар. Тиздән монда зур сугыш башланачак… Сезнең солдатларга без тәмәке, аракы, акча бирәбез, алар безгә патрон сата. Шул патроннар малаегызның маңгаена тимәсен дисәгез, алып китегез…

Егет тиен җитезлеге белән күздән дә югалды, безне эчкә чакырдылар.

Мин улымны йөрәгем белән генә таныдым. Каршымда, үз күзләренә үзе ышанмыйча, телсез-авазсыз калган улым – әле генә күргән егетнекедәй кара сакал-мыек баскан Әмирем басып тора иде. Аягында – без авыл фермасында киеп йөргән җилем итек, өстендә – керләнеп беткән кара күлмәк. Күзендә – бу очрашудан, әйтми-нитми янына килеп җиткән әнисен күрүдән катып калган моң, тетрәү, сөенеч, тагын әллә ниләр, әллә ниләр – барысы бергә мөлдерәмә тулган. Күзләрем кинәт кенә күрмәскә әйләнде, аларны ниндидер томан каплап алды, мин әле һаман бер сүз эндәшә алмый, кадакланып басып тора идем.

– Әни! Әнием! – дигән сүздән генә айнып киттем. Көчсез булып күренмәс өчен, яшь аралаш елмая-елмая, улымның каршысына атласам да, аны кочаклап алганда камыр кебек изрәп төштем…

– Әни, бу кыяфәттә каршылаганга ачуланма инде… – Улым күз яшьләрен пычрак уч төбе белән сөртеп алды. – Ай ярым юынган юк, бит-кулны да палатка өстенә җыелган чык йә яңгыр суы белән чылатабыз… Син ничек болай, бер хәбәрсез генә? Мине күрер өчен каян-кая..

– Күрер өчен генә түгел, улым…

Улларыбызга увольнениега бирелгән өч көн безне бу утлы мәхшәр эченнән сәгатьләп ерагайтырга тиеш иде… Шәһәргә кайткач, төнне частьта үткәрдек тә, таң атуга такси яллап, дүртәүләп вокзалга юнәлдек. Нәҗип агай – үз кадерлесен, мин – үз җан җимешемне һәртөрле бәла-казадан калкандай якларга әзер булып, туган якларга ашыктык. Балаларның хәрби киемнәрен салдырып, гадәти күлмәк-чалбарларга киендердек тә, үзебезгә кирәкле поездны читтәрәк торып кына көтеп алгач (вокзал тирәсендә әрле-бирле йөренеп торган офицерларның күзенә чалынмау хәерле иде), Аллага тапшырып, кайтыр юлга кузгалдык…

Бу сәяхәттә ярылмыйча түзгән йөрәгемә мин бүген дә шаккатып куям. Малаемның дөньяда бер акыллы Раиләгә өйләнеп, мине оныклар белән шатландырасы барын белгәндәй, сабыр итә-итә яшәдем шул. Миңа бәхет өчен күп кирәкми иде: аларның җан олылыгын аңлау – яшәгән гомеремнең йомгагы, нәтиҗәсе булса да, үкенерлек түгел. Мин, хатын-кыз, әни кеше, игелекле бала тәрбияләп үстерүем белән бар сынаулардан өстен булып калганмын түгелме?! Ничәмә-ничә ай урында кадакланып ятсам да, акылым үзем белән иде бит: улым, киленем, оныкларым минем һәр сулышым өчен җан атып торганны тибүдән туктарга ашыкмаган йөрәгем тоя-сизә иде.

Карашым тагын тәрәзәгә төште. Баланның ачы тәме югалгандыр инде. Көзге кырау чыныктыра бит аны – тәмам балланып, тел очында эри торганга әверелгәндер дә куйгандыр. Их, шау чәчәккә күмелгән җәйләрдә авыз итәсе килгән иде ул мәрҗәндәй җимешләрне. Татлы тоела, күзне кызыктыра, җанны тилертә, ымсындыра иде алар. Ә хәзер… Тукта, әллә үкенгәндәй уйлануыммы? Җүләрдер мин… Егылгансың икән, үрмәләп булса да аягыңа бас, салам бөртеге күрсәң, чытырдап ябыш. Йөрәгеңдә бер тамчы көч калган икән – яшәү көче бит ул, шуңа таян. Яшәүдән дә татлы ни булсын? Җәй төсеннән аерылырга ашыкмаган балан җимешенә күз сал: кемдер берәү үрелеп өзмәсә, кара җиргә тәгәрәп төшәргә тормый лабаса, аклыкка – энҗедәй кар куенына сыена… Әллә күзләремә, әллә хәлсез йөрәгемә балан тәлгәшенә кунган кырпач кар аклыгы кереп сыенды, мин урынымнан торып, ипләп кенә тәрәзә буена килеп бастым. Кечкенә чүлмәктәге миләүшә гөлләре чәчәккә бөреләнеп килә икән, димәк, мине генә түгел, аларны да карап-тәрбияләп торганнар… Ә иртәгә мин аларга үзем су җибәрермен, һәр тамчысына яшәү көче, яшәү аклыгы кушып…

Автор язмалары:

Таң чыкларын җил үбә

Хәния

Таң чыкларын җил үбә

Тулырак: http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/ta-chyklaryn-il-b

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев