Логотип Идель
Әдәбият

ХӘНИЯ (ахыры)

«Хәния» хикәясенең өзеген укырга тәкъдим итәбез.

Хәния (башы

Хәния (дәвамы

Дисбе җебенең бер очына тотынуга, яшькелт төймәләр аяк астындагы үләнгә чәчелде дә китте. Саксыз да кагылган кебек түгел иде, менә хәзер ямь-яшел үлән арасыннан шул төймәләрне берәм-берәм эзләп тап инде... Ярый, җирдән дә ерак китмәсләр әле. Менә берсе, җәйге кояш астында әллә ниткән төсләргә кереп ялтырап ята, менә икенчесе, өченчесе... И-их, гомернең чәчелгән-тузгыган мизгелләрен дә шулай берәм-берәм кире җыеп алып булса кана! Иң кадерлеләрен генә сайлап, иң асыл җепләргә генә тезәр идең... Әй, юк ла, аның кай мизгеле кадерсез булсын инде? Шуңа да гомер бит ул, яуланган үрләре, кылган хаталары, үтелгән һәм үтеләсе юллары, агы-карасы белән кадерле! 

Беренче төймә

Менә бу елтыр төймә – иң шугы, иң шаяны кебек, яшькелт нур чәчеп, көләч елмая. Учыңда болай сикертеп утырсаң, тагын тәгәрәп төшәргә дә күп сорамас. Нәкъ аның юка толымлы, тиктормас балачагы инде менә...

– Инәү, мин картый янына киттем, яме! – Хәниянең, инде көянтә-чиләкләрен өйалдына куеп, ишегалдына чыгып барышы икән – чая тавышы ачык тәрәзәдән яңгырап керде дә капка ачылган шәйгә юк та булды.

Шәңгәләрнең йөзе кызарсын дип мич алдына кайнар куз тезеп маташкан әнисе Фәния:

– Каударланмасаң соң! Картыеңа да шәңгә алып барыр идең! – дияргә генә өлгерде, ул сүзләр кызны капка төбендә куып җитсә дә, Хәния кире борылмады. «Кайтып алырмын!» – дигәне генә ишетелеп калды.

Авылның икенче башында яшәүче Фәрхәнә картые янына ахирәтләре кич утырырга киләсе иде, кызның шуңа итәгенә ут капкандай ашыгуы. Һай, Мәликә, Гөлсирә, Хәмдия, Мәдинә, Разия әбекәйләр бергә җыелсамы? Аларның сөйләгән кыйссалары, бәет-мөнәҗәт әйтүләре, моңлы тавыш белән Коръән укулары үзе бер театр. Ирләре сугышта һәлак булган, үзләре урман кисеп, колхоз кырында, фермада бил бөгеп гомер кичергән карчыкларның, ак яулыкларын ияк астыннан бәйләп, аркага төшереп салулары, бер-берсен әле бүлдереп, әле җөпләп, истәлекләргә күмелеп утырулары, күмер самавыры янына тезелеп, картые пешергән мич коймагы белән тирләп-пешеп чәй эчүләре! Тол карчыкның үзе белән бергә картайган агач йорты кечкенә булса да, түре дә, күңеле дә киң, олысына-кечесенә урын җитә. Башта үзләре мөнәҗәт сузалар, аннан Хәниядән бәет әйттерәләр.

Кәртә (койма) аша үрелеп караган шәйгә, сап-сары итеп кырып юылган баскыч төбендә дәү әнисенең иске кәлүшеннән гайре аяк киеме күрмәгәч, кыз, нәзек толымнарын сикертеп, үзе дә атлый-йөгерә өй эченә үтте.

– Картый, син бит әбиләр килә дигән идең! – Хәния күзе белән өйнең дүрт почмагын айкап алды: яртысын ап-ак булып акшарланган мич алып торган өйдә агач өстәлдә кычыткан турап маташкан әбисеннән кала беркем юк иде. 

Картые, ситсы күлмәге өстеннән бәйләгән коңгырт алъяпкычына кулын сөртә-сөртә, кеткелдәп куйды:

– Нәмәшләп бүген булсын, иртәгә, җомга җыелабыз утырмага, Алла боерса, – диде ул Хәниянең янып-пешеп чыкканын күреп. – Шуңа йөгердеңмени абына-сөртенә? Кара, битең алмага әйләнгән. 

Ике тәрәзә арасындагы борынгы көзгегә күз салгач, Хәния үзе дә кычкырып көлеп җибәрде. Чыннан да, ике бит очы алма кебек кызарган, ияк уртасындагы чокырчык та нәни чык тамчысы кебек җемелди иде. Икегә аерып үргән юка толым очы тузгый төшкән, Җәмгыя апасыннан калган саргылт күлмәге юешләнеп аркасына ябышкан.

– Бигрәк матурсың инде син, Хәния, – дип көзгедәге үз чагылышына күз кысты кыз, кыланчыклана төшеп. Аннан картыен кочаклап сөйде дә, өстәлдәге озын саплы пычакны үзенә алды. – Картый, кычыткан турында берәр җыр бармы, өйрәт әле? Әтәүнең «Алма турыйм, алма турыйм...» дигән җырын беләм, кычыткан турында ишеткәнем юк.

Фәрхәнә әбисе, маңгаеннан чөеп бәйләгән чәчәкле яулыгын рәтли-рәтли, үзе дә көзгегә күз салды.

– Атаңның җыр капчыгы үзе белән аның, ныгытып селкесәң, әллә ниндиләре дә бардыр, – дип көлемсерәде. Мич алдында торган самавырын тотып карады. – Атагызга охшагансыз инде, җыр дигәндә берегез дә кимен куймыйсыз.

– Безнең инәү дә матур җырлый бит, тик ул кеше алдында ояла. Кайчагында качып тыңлап торабыз: берүзе калса, әкрен генә шундый моңлы итеп җырлый! – Чебиләргә дигән кычытканны турап та бетергән Хәния кулын шадра сөлгегә сөрткәч, тәрәзәгә үрелеп карады да, күршедә генә яшәүче Фәридәне күреп алуга, гөл чүлмәген читкәрәк этә-этә, кул изәргә тотынды. Ярар, утырмага бүген әбиләр җыелмаса, кызлар җыелыр... 

Бераздан ике кыз, киң сәкене сәхнә итеп, пыр тузып уенга күмелделәр. Аларның рольләре инде күптән бүленгән, икәү очрашсалар, Фәрхәнә әбинең өеннән гел театр залы ясап куялар: сабыр холыклы, тыйнак Фәридә – әни булып, чая, тиктормас Хәния – әти булып мәш киләләр. Менә бүген дә аклы-кызыллы яулыкны маңгаена ук төшереп бәйләгән, утын пүләнен бала итеп төреп кулына тоткан Фәридә «иренең кәнсирт куюын» карап утыра. Сәке чаршавын бер ачып, бер ябып, үзен сәхнәдә дип хис иткән Хәния башына ирләр түбәтәе киеп куйган, кулында – гармун. Чаршауны ачып, чын әртистләрчә килеп чыга, башын нәкъ әтисе кебек бераз гына уңга янтайта да, үзе уйнап, үзе җырлап җибәрә. Бакчы, кулы шомарганнан шомара бара түгелме үзенең?! Ишегалдында мал-туарын карап, өйгә керәле-чыгалы йөргән картые, кызларга күз төшермәгәндәй кыланса да, оныгының яңгыравык тавыш белән «Мәк чәчәге, мәк чәчәге, мәк чәчәге ал-көрән...» дип җырлавына берчә сокланып, берчә күз төпләрен дымландырып колак салды. «Бу кадәр атасына охшаса да охшар икән! Җырларын шул тиклем оста итеп отып ала диген син... Бәхеткәйләрең булсын, бәбкәм, бәхеткәйләрең...» Үзе ире Хәлидулласын сугышка озатып, аның «хәбәрсез югалды» дигән кәгазен һәм дүрт нарасыен кочаклап, 42 яшендә тол калган, тормышның бөтен ачысын-төчесен җитәрлек татыган Фәрхәнә карчыкның бөтен юанычы – балалары һәм оныклары иде. 

– Картый, әзрәк уйнагач, мин йөгертеп кенә өйгә кайтып киләм, инәү шәңгә пешереп калган иде, сиңа да алып киләм, – диде Хәния, әбисенең самавыр яңартырга җыенганын абайлагач. – Фәридә, аннан кич чыгарбыз әле, малай, Нәсихалар да чыга, – диде ул, күрше кызына күзен ялтыратып.

Фәридә авыр сулады. Кулындагы пүләнне сүтеп, аралыкка кертеп куйды.

– Ю-у-ук, мине кич чыгармыйлар, йөрмә, бәләкәйсең әле, диләр. – Аның йөзе шундый нәүмиз кыяфәткә керде.

Фәрхәнә карчык та кызлар сүзенә кушылып, ияк какты.

– Ния, дөрес әйтәләр. Кич чыгам дип киләп салып йөрсәгез, сезне дә урлап китәргә күп сорамаслар, Алла сакласын. Әнә бит, Җәмгыякәемне хараплар гына иттеләр, армиядән көтеп торган җегетенең кайтыр сәгатьләре җиткәч кенә...

Апасының исемен ишеткәч, Хәниянең көләч йөзе шунда ук сүрәнләнде. Әле ул хәсрәттән һаман аңга килә алганнары юк, әнкәсе дә елый да елый, аңа кушылып, Хәниянең дә күзеннән яшь коела. Апасының ахирәте Фәүзия дә бик авыр кичерде бу хәлне. Күрше авылга бал-маскарадка барган Җәмгыяне шундагы Гыйльмулла исемле берәү күзләп калган булган. Армиядән кайткан, зәп-зәңгәр күзле, бөдрә чәчле егет, күрер күзгә чибәр булса да, апасының җан яраткан яры башка берәү иде шул... Үзен ат белән урлап киткәндә, әй кычкырган апасы, әй өзгәләнгән, тик бу якларның кырыс йолаларына, дуамал егетләренә кем каршы чыксын?.. Шулай итеп, ничарадан бичара рәвештә Беләш авылы килене булды да куйды Җәмгыя. 

– Сигезне бетергәч, Сверлауга киткән иде бит югыйсә, шунда гына калган булса соң... – Фәрхәнә карчык, алъяпкыч итәген әйләндереп, күз төпләрен сөртте. – Сагынуга түзә алмыйча, кире кайткан булды. Монда сарык фермасында эшләп йөрүне рәхәт дип уйлады микән... – Ачусыз гына шулай дип үзалдына сукранып куйды.

– И картый, безнең әтәү дә инәүне урлап алып кайткан бит, ул да апа кебек өзелеп җылады микән, бер дә әйткәне юк... – Бу уй Хәниянең башына шушы мизгелдә генә килде, ахыры, үсмер кызның йөзенә аптырау таралды.

Картые тиз генә дәшмәде. Сәке читеннән аяк салындырып утырган кызларга борылмый гына тагын керфекләрен сөрткәләде. Казан астына тутырылган йомычкаларга ут элдертеп җибәрде. Су җылынса, ястык тышларын чайкап алыр, аннан балчык чүлмәккә тары боткасы утыртыр... 

– Картый, әйт инде, инәү дә каты җыладымы дим?

Күрче, әле дә булса җавап көтеп утыралар...

– Җылагандыр инде... Аннан битәр, мин көйдем кый. – Шул көннәрне хәтерендә яңартып, Фәрхәнә әби авыр көрсенде. – Авылдан җиде кыз юл эшләргә киткәннәр иде. Сабан туена кайталар дип көткәндә, атаң ат белән урлаган да кайткан.

– Анысын беләм...

Хәния мәзәк итеп борынын җыерды. Әнкәсенең, кичләрен җеп эрли-эрли, сабыр гына, ипле генә итеп, әллә ничә сөйләгәне булды. «Кайтабыз дип җыенганда, атларга төялеп, гармуннар уйнатып, бер төркем җегет килеп төште яныбызга. Мин читтәрәк, күпер башындарак тора идем. Фәхрлислам кычкыра: «Ник безнең янга килмисең?» – ди бу миңа. Ник шаркылдыйсыз?.. Шул инде. Урлады да апкайтып китте. Әнисе юк, тавык кетәклеге чаклы өйдә атасы, үзләре биш малай. Мине өйләренә түгел, күршедәге әби белән бабай йортына алып кайтты атагыз. Качып китмәдем инде, нишлисең, язмышыңа шулай язылгач...»

– Һии, мин булсам, ошатмаган кеше урласа, я ишекне, я тәрәзәне ватып качар идем! Башта үзен тотып ярыр идем! – Хәния кулларын йодрыкка йомарлап, сәке өстенә менеп басты. 

Фәридә аның күлмәк итәгеннән тартты да:

– Әхмәткәләм урласа, аны да кыйнар идеңме? – диде, юри ахирәтенең канын кыздырып, Хәнияләр күршесендәге кыюсыз малайны телгә алып.

Хәния исә, кит әле, таптың сөйләр сүз, дигәндәй, иренен бер якка кыйгайтып елмайды, фи-и, дип, тагын борынын җыерды.

Фәрхәнә карчык исә, аларның балаларча шуклануына елмая-елмая, яннарына килеп утырды, җыерчыклы кулы белән алъяпкычын сыпыра-сыпыра, үз-үзенә генә сөйләнгәндәй, баягы сүзен ялгап китте:

– Ул чакта Гөлҗамалны, якын әбиеңне әйтәм, өтермәнгә илтеп тыкканнар иде бит, өй тулы бала ярты ятим. И-и, тальянда матур да уйный торган иде инде Гөлҗамал, үзәккәйләрне өзә иде. Бабаң Әҗмөхәммәт колхоз эшеннән кайтып керми. Фәхрлислам үзе дә пар ат җигеп ашлык ташуда. Инәңне апкиткәч, әле бер почмакка барып сыгылам, әле икенче почмакта яшь түгәм. Әйтмә инде, кыз балакайларның язмышы...

Хәния аны муеныннан кочаклап алды, күзләрен елтыратып:

– Картый, ә мин үзем теләгән, үзем яраткан кешегә генә кияүгә чыгам. Менә күрерсең! – диде, хактан да шулай булачагына ышанган кыяфәттә кайнарланып.

– Чү, әтәчләнмә, бәбкәм. Тач атаң! Тикмәгә генә алар ягына «Әтәч» дип кушамат такмаганнар кый. – Әбисе, кет-кет килеп, аның башыннан сыйпады. – Бирсен Ходай! Бирер дә... Чәчрәп торасың, үз дигәнеңә ирешми калмассың, Алла боерса... 

Кызлар, көлешә-көлешә, сәкедән төшеп, кайнар шәңгә алып киләбез дип чыгып чапкач та, Фәрхәнә карчык байтак кына урыныннан кузгалмый утырды әле. Сыңар канат белән талпына-талпына Тимерханын, Фәниясен, Фәгыйрәсен, Зөлкәбирәсен аякка бастырганын мизгел-мизгел итеп күз уңыннан үткәрде. Аксыл йөзле, зәп-зәңгәр күзле Фәниясе сабырлыгы, тыйнаклыгы белән аерылып тора. «Тәрәзәне ватып качар идем», – диме Хәниясе? Фәниядә андый дуамаллык каян килсен, Ходай аңа сабырлыкны бише белән биргән... Ә менә төпчеге, Зөлкәбирәсе яшьтән чая булды. Анысы ут белән бер, янып тора... Абыйсы янына Мәскәүгә тәвәккәлләгән җиреннән тәки шунда төпләнеп калды бит. Тимерхан үзе генә, барысын кара кайгыга салып, кайтмас җирләргә китте дә барды. Армиядән соң Мәскәүдә торып калган иде, татар кызына өйләнеп, матур гына яшәп ятканда, 39 яше генә тулган мәлендә, менә, ташлады да китте. «Башына кан сауган», – диделәр. И-и, кара гүргәчә озатып барачак бала хәсрәте... Фәрхәнә карчык, улыкаен күз алдына китергәч, авызын учы белән каплады да, тавышсыз гына еларга тотынды. Фәгыйрәсе хәсрәтеннән дә ничә ел кан саркып тору җитмәгән... 15 яшь кенә иде кызына, гел-гел башым авырта ди торган иде, җир тырмап елар кара кайгыга салып, чәчәк кебек чагында гүр иясе булды да куйды. Аларына хәтле, нарасый вакытларында ук җир куенына кереп яткан ике сабые турында әйтәсе дә юк... Кырык кылыңны өзеп, алты баланы якты дөньяга тудыр да, дүртесен тиң үзеңнән алда бакыйлыкка озат... Бу йөрәк чыдаса да чыдый икән...

Югалтуларны да, шуларны күтәрерлек сабырлыгын да үзе бирә тагын Ходай Тәгалә, шартлап кына сынма... 

Икенче төймә

Төймәләрнең икенчесе дә ерак тәгәрәгән: нәзек үлән сабагы астында, чит-ят күзләр күреп алмасын, кагыла күрмәсен дигәндәй, җемелдәп ята. Үрелсәң, наянланып, хулиганланып, ары тәгәрәр шикелле. Тәртипле генә тезелешкән төймәләр янына кунаклап, бер генә сафта, бер генә җептә, бертөсле генә буласы килми, ахыры... 

Авыл киче башларны әйләндерерлек хуш искә, урман яклап ишетелгән кошлар авазына күмелгән иде. Салаюаның һәр тәрәз төбе саен шомырт – яфракларның әкрен генә чәбәкәй итеп утыруына тиклем ишетелә. Тымызык җил үзе белән мәтрүшкә, бөтнек, җиләк яфрагы исе алып килә дә, шушы татлы ис борынга гына түгел, күз-керфекләргә хәтле килеп ягыла. Өзлексез ишетелгән күке тавышына ара-тирә тукран тукылдавы килеп кушыла, шушы авазлар барысы бергә серле бер көйгә әйләнеп, колакны иркәли.

– Кызлар, урманнан музыка тавышы ишетелә, әйме, – диде Хәния, эскәмиядә тезелешеп утырган ахирәтләреннән җөпләү көтеп.

– Синнән чыгар инде! Кыш көне мәктәптән кайтканда кар шыгырдаганын да музыка дисең син... Тукран тавышын да музыка дисәң... – Нәсиха йомшак кына көлеп куйды.

– Бүре улап җибәрсә, вәйт ул музыка! – Уртада утырган Гүзәлия, шаяртып, аларның янтыгына терсәге белән төртте.

– Малайлар килсә, үзебез такмак әйтешеп утырыр идек, әймегез. – Җыр дигәндә, Фидания дә үлеп китә.

– Һи-и, ул йокы чүлмәкләре әллә кайчан мич башына менеп яткандыр инде. – Шулай дисә дә, Венера урамның икенче тарафына өмет белән борылып карады.

Хәния дә башын сузып шул якка борылды да, чаяланып, кулын селтәде, урыныннан сикереп торды.

– Шуларны көтеп утырганчы... Әйдәгез, Сәлим бабай бакчасына кыярга барабыз лутчы!

– Абау, тагын мине сакка бастырырлар иде. – Фидания, ризасызлык белдереп, баш чайкады.

– Ярар, Җәннәт, бу юлы, әнә, Зәки сакта торыр, – дип кычкырып көлеп җибәрде Хәния, Нәсиханың кулыннан тартып.

– И-и, Бибиәсмакаем, бик барыр идем дә, эшләпәм өйдә калган бит! – Нәсиха тавышын калынайтып, шулай дигәч, кызлар, эчләрен тота-тота, көләргә тотындылар. 

Авылга кергәч тә, иң беренче йортта яшәүче Зәки бабай белән Бибиәсма әби гаиләсе кеше телендә самими бер мәзәк рәвешендә йөри иде. Тыштан шактый кырыс, усал күренгән хуҗа кеше, алай утын ярып, печән чабып, хуҗалык эшләре белән мәшәләнергә яратмый, кара күн сумкасын тота да, кара эшләпәсен башына батырып, фырт киенеп, өйдән чыгып китү җаен гына карый. Тәти киенеп, көзге каршына баса икән дә: «Мин чибәрме, Әсма?» – дип хатыныннан кырык кат төпченә икән. Киң күңелле, юмартлыгы, эчкерсезлеге белән авылда бер булган карчыгы исә: «Чибәрсең, чибәрсең, курчак кебексең», – дип озатып кала икән. 

Бервакыт шулар булып тамаша куеп уйнаган кызлар үзләренә-үзләре кушамат беркеттеләр дә калдырдылар: Нәсиха – Зәки, Хәния – Бибиәсма, Фидания – кызлары Җәннәт булды да куйды. Үзара көлешә-көлешә: «Нихәл Зәки, нихәл, Бибиәсма?» – дип исәнләшү дә, бер-берсенә шул исемнәр белән эндәшү дә гадәткә керде дә китте.

Бу юлы да шуларны телгә алып, рәхәтләнеп чыркылдаулары иде.

Кызлар, үзләренә маҗара эзләп, Фәрхәнә карчыкның капка төбеннән Югары очка юл тоттылар. Үз бакчаларында кыяр булса да, аны өзеп ашауның ни кызыгы бар? Менә син, егетләрчә җитезлек белән кәртә башыннан сикереп, Сәлим бабай бакчасына кереп кара! Үзе урманчы, үзе аучы, өй түрендә ике көпшәле ау мылтыгы тора! Усаллыгы белән даны чыккан! Кызларның, җыйнаулап, аның бакчасына беренче тапкыр гына юл тотулары түгел. Ике кыяр гына өзеп чыксалар да, үзләренә кызык табарга шул җитә кала.

Хәнияләрнең күршесе булган өйнең капка турысыннан башта бер урап килделәр. Тавыш-тын юк иде. Санамыш белән исәпләп чыгаргач, сакка барыбер Фиданиягә басарга туры килде: андый-мондый аяк тавышы ишетелсә, шунда ук хәбәр бирергә тиешле кыз урам якта басып калды, башкалар берәм-берәм бакча эченә сикереп, күздән югалдылар. Иелә-бөгелә түтәл янына җитеп, кичтән генә су сибелгән юеш яфракларны аралый-аралый кыярга үрелүләре булды, ишегалдында яңгыраган котсыз тавыштан куркып, җиргә сеңделәр.

– Артыгызга тоз белән җиппәрәм хәзер, кайсыгыз анда? – дигәнне ишетүгә, Хәния, янындагы ике кызга: «Йөгердек!» – дип пышылдады. Яшен тизлеге белән сикереп тә тордылар, киртә аша ни рәвешле чыкканнарын үзләре дә сизмичә, сулышлары кабып, буага таба чаптылар. Артларыннан берәү дә куа килмәгәнгә тәмам инангач кына, бакча артындагы үләнгә тәгәрәп, көлешергә тотындылар.

– Вәйт рәхәт булды, әйме, кызлар! – диде Хәния, тавышына чыккан сөенеч белән, ихлас көлеп. – Бер бәләкәй кыяр өзәргә өлгердем тәки!

– Аһа, чынлап та тоз белән атса, ишшу да рәхәт булыр иде... – Нәсиха күлмәк итәгенә ябышкан тигәнәкне читкә алып ыргытты. – Йөрәгем чыгып китә дип торам...

– Бәй, Фидания кайда калды соң? – Венера белән Гүзәлия аптырап бер-берсенә караштылар, җирдән торып, тирә-якка күз салдылар. 

«Әллә Сәлим карт эләктердеме икән?» – дип, атлый-йөгерә урам башына чыксалар да, кыз беркайда да күренмәде. Карана-карана урам буйлап Түбән очка юл алганнар иде, үзләренең капкасыннан ялт итеп Фидания пәйда булды.

– Әлләче, кара моны, безне саклый дип көтеп тор! – Кызлар, урам яңгыратып көлә-көлә, аны уратып алдылар. – Без сине Сәлим бабайның түрендә чәй эчеп утырадыр дигән идек!

– И, аның тавышын ишеткәч, кот ботка төште, ничек торып чапканымны сизми дә калдым, сезгә хәбәр бирергә дә онытканмын... – Фидания, гаепле тавыш белән шулай диде дә, аннан: – Ярар, ул барыбер бөтенебезне бергә эләктерә алмый ла, нигә куркырга, – дип батыраеп өстәп куйды. 

– Ашамаган кыяр түгел лә... Әйдәгез, лутчы урамны әйләнеп киләбез...

– Әйе шул, Шәрифулла бабайның кулын булса да карап кайтырбыз...

– Абау, мин аны көндез күрсәм дә куркам бит...

– Исәрләнмә инде, тими лә ул...

Кызларның кыңгырау чыңыдай көмеш тавышы Фиданияләр капка төбеннән ерагайды да, авыл башында яшәүче Шәрифулла бабай белән Җәмига әбинең тәрәз каршысында бөтенләй тынып калды. Пышылдауга күчкән кызлар, киртә аша үрелеп, урам якка караган чолан тәрәзәсен күзәтергә керештеләр.

– Әйттем бит, әнә, әнә, бер кулы асылынып тора!

– Кая? Шыттырма инде! Дөм караңгыда нәрсә күренсен...

– Кичә көндез күргән идем, шунда иде...

Хикмәт шунда: кечкенә генә бу өйдә яшәүче Шәрифулла бабай Ватан сугышында бер кулын өздереп кайткан. Алмаш-тилмәш кигәндер, күрәсең, протез кулы икәү иде картның. Ул аларның берсен ни өчендер гел чолан тәрәзәсенә элеп куя, үткән-сүткән бала-чага, кызыксынып та, куркып та, шуңа күз салмыйча китми. Бу гаилә турында «сәеррәкләр» дигән сүз йөри иде халык телендә, имеш, идән асларында яшерен юлларына тиклем бар икән...

Кызларның, үзләренә эш юктан эш ясап, шушы капка төбеннән урап килүләре иде. Ул тирәдән ераклашкач, шомырт төбендәге эскәмиягә тезелеп утырдылар. Бертуктамый шырык-шырык көлешкән җирләреннән, клуб буенда шаулашкан тавышлар ишетеп, сүз куешкандай тынып калдылар.

– Теге хәчтерүшләр клубка чыккан инде әллә? – дип пышылдады Гүзәлия, башын кыңгыр салып тыңлагандай иткәч.

Хәчтерүшләр дигәне – әле егетләр исемлегенә кереп өлгермәгән авыл малайлары иде. Клубка, гадәттә, җиткән кызлар-егетләр җыела, тирә-күрше авыллардан да киләләр, чөнки барысы да белә: җыр-бию, гармун уйнау дигәндә, Салаюаларга тиңнәр юк. Бу авылда җыр сузмаган, гармун тартмаган кешене көндез чыра кабызып та табалмассың. Кич чыксалар, клубның такта идәнен сындырырлык итеп, аяк табаннары кызганчы ду килеп бииләр, уйныйлар, түшәмне ишәрлек итеп җыр сузалар. Менә генә җырлашып утырган җирдән ызгышып та китәләр, «эчеңне тибеп өзәм», – дип үзләренә генә хас бер «жаргон» белән телләшә-телләшә, пыр тузып сугышып та алалар. Хактырмы, юктырмы, бирегә Бүлкайпан авылыннан күчеп килгәннәр нигез салган, дип сөйлиләр. Имеш, урамның бер очында мишәрләр яшәгән. Татулыклары шул чама гына икән: уртага капка ясап куйганнар, юк өчен дә ызгышып китүләр еш булып торган, ди. Дөрес булуы да ихтимал: халкы кызу канлы шул авылның. Үзләре юмарт, бик кунакчыл. Һәр өйнең бер почмагында ике көпшәле ау мылтыгы, икенче почмагында гармун, мич артында әче бал тора. 

Менә клуб янындагы авазлар ул тирәдән аерылды, кызлар утырган капка төбенә якынлаша башлады. Егет-малайлар, быдыр-быдыр сөйләнә-сөйләнә, эскәмия янына килеп туктадылар.

– Әй, утырасыз монда... Самай кызыкны күрми калдыгыз, – дип, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, клубта булган сугыш турында шулкадәр тәмләп, рәхәтләнеп сөйләп алдылар. Күрше Бәдрәшләр килеп, уч төпләрен язып алганнар икән...

Малайлар чирәмгә тезелеп утыргач, үз чиратында, сүзгә су куша-куша, кызлар да кыяр бурлыгы хакында бәян иттеләр.

– Сәлим бабайны күрсәгез: кулындагы мылтыгын кайсыбызга төбәргә белми. Без күбәү бит, бабай куркып калды, нинди яу төште дип уйлады бугай, – дип, Хәния, эскәмиядән торды да, малайларның әле берсенә, әле икенчесенә бармакларын мылтык тоткан рәвештә төбәп, кыланырга тотынды.

– Әй, артистлыгы шушының! – диде Нәсиха, дустының кыланмышыннан иелә-бөгелә көлә-көлә.

– Артист инде, ния, – дип сүзгә кушылды Хәниянең сыйныфташы Исмәгыйль, Нәсиханы җөпләп. – Гел җырлап йөри бит ул. 

– Соң син үзең җырламыйсыңмы әллә? – Хәния, шукланып, Исмәгыйльгә терсәге белән төртте. – Мәктәптән кайтканда барыбыз да җырлыйбыз инде, мин генә түгел.

Салаюада башлангыч мәктәп кенә иде, бишенчегә барысы да алты чакрым ераклыктагы Бәдрәш мәктәбенә менеп китәләр. Кышын кар, язын-көзен тездән саз – елыйсы килгән мәлләрдә җырлыйсың инде, кая барасың. Алай җиңелрәк кебек...

– Миннән юу-ук, – дип кул селтәде Исмәгыйль, шушы хакта сүз кузгалткач. – Башлангычта кансирт әзерләгәндә, оныттыңмыни, – диде ул бу юлы үзе Хәниягә нәкъ аның кебек төртеп. – Хәмзә абый яңа җыр өйрәткән иде хор белән: «Дан сиңа, дан, ирекле Башкортстан!» – дип... Исеңдәме?

– Ә-ә, син, теге, нык каты итеп кычкырып җырларга тотындың, шуны әйтәсеңме? – Хәниянең көлү өянәге башкаларга да йокты.

– Шул инде. – Исмәгыйль үзе дә көлүгә кушылды. – Рәхәтләнеп, кычкырып, җырлый гына башлаган идем, Хәмзә абый бүлдерде. «Тукта әле, малай, син читкә алып китәсең бит. Әнә, Хәния җырласын әле», – ди. Так шту, миннән җырчы чыкмый...

Мәктәп турында сүз башлагач, сүз йомгагы үзеннән-үзе шул якка тәгәрәп китте. Малайлар да, кызлар да, әле бу, әле теге хатирәне яңартырга тотындылар.

– Хәтерлисезме, башлангычта Разия апа укыта башлагач...

– Аның ире Хәмзә абый...

– Әй, абый димә, ул бит үзенә Хәмзә Бариевич дип дәшәргә куша иде.

– Һи, барыбер бөтенебез дә «апа, абый» дип йөрдек инде, «ич-мич»лап тормадык... 

– Бәдрәшләрне әйтәм, үзләренә дә шәп кенә бер кушамат ябыштырырга кирәк әле. Алайса, бездән «африканецлар» дип көлгән булалар...

– Һи, көлсә, исең киткән... Син дә көл. Безнең авыл кояшы ныграк кыздырганга көнләшеп әйтә бит алар, ха-ха-ха... 

– Былтыр көз, исегездәме, Мансур абыйның эскерттән тартып чыгарганы?

Кызларның берсе шулай диюгә, кичке урамны яңгыратып, пырхылдап җибәрделәр.

Укулар башлангач, авылның утызлап бала-чагасы Бәдрәшкә юл тота. Сызгырыша-сызгырыша җыелып, басу юлыннан тезелеп барганда, тау-тау булып торган салам эскертләре күзне кызыктырып тора бит, әй! Мәктәптә әллә ниткән ымлыклар, бәйлекләр дип баш катырып утырганчы, шул салам өстендә сикерә-сикерә уйнауга җитәме соң! Бер кызып киткәч, дәрескә соңга калганнарын да сизми калалар кайчак. Бервакыт, эскерт башындагы бастырыкны читкә атып, тычканнар шикелле, астан өскә тиклем үтәли юл ясап мәш килделәр. Шуннан үрмәләп әй котыра-котыра уйнаганда, басу каравылчысы Мансур абый абайлап алган иде үзләрен. Озын буйлы булганга, Шүрәле диләр иде үзе артында – шыпырт кына килеп тә басты, бала-чаганы берәм-берәм «ояларыннан» йолкып та чыгара башлады. Каравылчы кулыннан ычкынган шәйгә, кайсы кайда аунап яткан букчаларын эләктереп, мәктәп ягына торып чаптылар, нишләсеннәр... 

– Хөсәеннең аркасы тулы салам иде, ха-ха-ха...

– Венераның да сумкасыннан салам коела иде, хи-хи-хи...

– Закирҗан сыңар бутыен көчкә эзләп тапты...

– Мансур абый Хәниянең аягыннан тарта, артына бәрә, бусы эндәшми түзә, ха-ха-ха...

– Эндәшми ди, ул да кычкыра-кычкыра килеп чыкты, хи-хи-хи...

Күзләреннән яшь тибеп чыкканчы бер-берсен үртәп көлү бик озак дәвам итте. Юл авырлыгы да, кесәдәге бер кыерчык ипигә алданып, мәктәптә көнозын ачлы-туклы утырулар да, авылдагы фәкыйрьлек тә, бетмәс-төкәнмәс эш тә шушы җәйге кичтә бөтенләйгә онытылган, юкка чыккан шикелле иде. Төбенә тоз коеп уйлана калсаң, авыл баласының язмышына тигән ул авырлыклардан менә болай шаркылдап көлү түгел, йодрыкларыңны йомарлап еларга кирәк тә соң... Сабый гына булган балалар, үзләре зурлыктагы букчаны иңсәгә асып, көн саен алты чакрым бер якка, алты чакрым икенче якка атларга мәҗбүр. Теркелдәп кенә барырлык таш юл дисеңме, машина әзерләп куйганнар дисеңме... Кышкы буран еш кына иртәнгә бар сукмакны кар белән күмә, таң йокысыннан күз ертып уянган балалар, чиратлашып юл саба-саба, мәктәпкә юл тота. Бот тиңентен көрткә чума-чума, әле берсе алдан сукмак ера, аны икенчесе алыштыра... Чатнама суыкларда да дәрес калдыру юк. Ярый әле тышта гына түгел, мәктәптә дә таракан катып үлмәле салкыннарда, тарих укытучысы Гаян абыйлары, форточкадан бармагын гына чыгарып карый да: «Ай-яй салкын! Барың, кайтыгыз, балалар», – дип, аларны кайтарып җибәрә. Ә язын? Саз ерып атлаулары бер түгел, мең җәфа! Бәдрәш елгасында ташу кузгалса, бер-ике көн ял эләгә эләгүен... Быел ташу төшкәнче үк үзләренә ял ясады Салаюа балалары: җыелышып мәктәпкә киткән җирләреннән шулай ук җыелышып әйләнеп тә кайттылар. Бер акыллысының башына килеп, уен кычкырып әйтүе булды, шулай эшләделәр дә. Резин итекләре эченә су тутырып, борылдылар да киттеләр. Өйдә акланырга сәбәп бар: янәсе, суны чыга алмадылар, аякка су керде... И-и, өйгә кайтканчы, әле юеш аяк белән байтак кына уйнап та йөрделәр... 

– Малайлар, иртәгә таңнан әтәй белән печәнгә төшәсе...

– Ә минем көтүгә чыгасы...

– Мин инәй белән фермага барам...

– Миңа бала караталар... 

– Эшләрегезне төнгә калдырмагыз, якты күздә җыелышсак, иртәгә урманда уйнар идек.

– Ие шул, Исмәгыйльне адаштырып калдырыр идек, әймегез, – диде кызларның берсе, тыенкы гына елмаеп.

Караңгыда күренмәсә дә, малайның аксыл йөзенә кызыллык йөгерде. Кечкенә чагында урманда адашканыннан бүген килеп көлеп утырмасалар... Урамдагы радиоалгычтан бөтен авылга «Исмәгыйль югалган» дип сөрән салгач соң, ул вакыйганы онытмыйлар да онытмыйлар инде. Бер дә югалмады, әтисе эзләп тапканчы шундагы бер түмгәк өстендә утырды әле...

– Яңа такмак өйрәнеп килегез, мин әтәүнең гармунын апчыгармын, – диде Хәния, таралышабыз дип эскәмиядән торгач. – Кызлар, киттек!

Чирәм өстенә кырын яткан малайлар да сикереп тордылар.

– Әйдә, озатам, – диде малайларның берсе тәкәллефсез генә, ике кулын чалбар кесәсенә тыгып, теш арасыннан егетләрчә җиргә төкереп, кемгә төбәп әйткәнен исемләп тормый гына.

– И хәчтерүшләр! – Кызлар, чырык-чырык килеп, бер-берсен култыклап алдылар. – Торабыз да йөгерәбез, сездән озаттырып торырга...

– Йөгерәсез инде, эчтән генә «и-и, куып тотсалар ярар иде» дип укына-укына, ха-ха-ха...

Малайлар, һич ис китмәгән кыяфәт ясап, башларын югары чөеп, әкрен генә кызлар артыннан кузгалдылар. Күңел түрендәге хисләрен һәркем үз йозагы белән үз сандыгына бикләгән иде – сабый чактагыча, инде сер капкачын бер-берсе алдында ачарга ашыкмадылар. Ә бит әле кайчан гына, башлангычта укып йөргәндә, «син кайсы кызны яратасың» дип, «егетләрчә» сөйләшкәндә, һәрберсенең йөрәк капкасы киерелеп ачылган иде... Бөтенесе бергә тау шуып уйнаганда, әнә шундый эчкерсез сөйләшүләрнең берсендә, Исмәгыйль тауга каршы бөтерелә-бөтерелә, бии-бии чана тартып менүче кара пәлтәле кызга төртеп күрсәтте: «Мин Хәнияне яратам». Гөнаһ шомлыгына, кызның күршесе Әхмәткәләм дә шулай дип кабатлады. Ут кебек кабынып, бәргәләшеп тә киттеләр... «Хәния минем туган ул, Әхмәткәләмгә бирмим», – дип, «сугышка» Галимҗан кушылды... 

Инде үзгәрделәр. Борын астына мыек тибәргә иткән егет-малайларның җан түрендә һәркемнең үз сере иде. Алар сөйләшми генә атладылар.

Үсмер чакның иң саф, иң гөнаһсыз хисләрен кызыгып күзәткән кыйгач ай шәүләсе дә якындагы буа төбенә төшеп югалды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев