Логотип Идель
Әдәбият

БЕРКЕМ ДӘ ЮК СИННӘН КАДЕРЛЕ

Энҗе Хөсәенова шигыре

***
Үтәсеңме минем эзгә басып,
уйлыйсыңмы иртә-кичләрен?..
Синең бүләк иткән чәчкәләрне
менә кабат килеп иснәдем.

Сизәсеңме, җилләр сәлам юллый:
җылысы да була, салкын да...
Безнең сөю тирән яшеренгән –
җиргә иңгән туфрак астында...

Син эндәшмә, сүзләр кирәк түгел,
сүзләр артык инде күптәннән...
Киләчәккә омтылам дигәндә,
кул болгыйсың миңа үткәннән...

Беләсеңме, синсез (ялгыз!) чакта
тормышымда һәрчак җигелдем.
...Бүген менә мин тез чүктем кабат,
язмышыма тагын җиңелдем...

Юлия Калинина фотосы

"Соңгы очрашуның соңгысы"

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев