ЧЕЛЛӘДӘ (хикәянең башы)
Эссе. Күктә ник бер болыт ялгыш кына йөзеп йөрсен. Эссееее… Ай гына да түгелдер… Нинди ай, яз башыннан ук күктә болытның заты юк. Соң, яңгыр кайдан төшсен?
Эссе. Күктә ник бер болыт ялгыш кына йөзеп йөрсен. Эссееее… Ай гына да түгелдер… Нинди ай, яз башыннан ук күктә болытның заты юк. Соң, яңгыр кайдан төшсен? Гөлбикә карчык:
– Болын коесының да суы кибеп, инеш, елга ишесе шайтан сөягеннән калган, – дип сыкранып сөйләнде.
Болыннарны бер әйләнгән инде алайса. Әйтәм, кичә көндезен бакчада күренмәде. Узган ел әбинең Казаннан кунакка кайткан оныклары өй артындагы су савытлары тирәсендә мәш килгән иде. Иске кисмәкләргә балык җибәреп киткәннәр дә көзен бәрәңгеләр җыелганчы шунда үскән тегеләр. Шәех абыйлары башта ни эшләтергә белмәде кебек. Чиләк, сөзгеч алып килеп, җыймакчы булып та маташты бугай. Эше барып чыкмаганга, кисмәкне тиреслек янындагы яшелчәсе җыелган җиргә аударып кына түккәндер. Бәрәңге сабакларын җыештырып йөргән әзмәвер кадәр ирнең:
– Сөзгечтән кисмәк төбенә качкач, тавыкка ашы булдыгыз инде, бигайбә. Башым белән үк керә алмыйм, – дип мыгырданганын тыңлау аңа бик көлке тоелды.
Балык – тавыкка, тавык та кемгәдер…– аш! Алай да бик эссе, ә. Эссе! Уйларга батып, онытылып киткән кебек буласың да, тынны куырырлык һава тагын бүгенгеңә кайтара да төшерә, кайтара да төшерә. Челлә үзенекен итсә дә итәр икән. Гөлбикә әбисенең, ахырзаман бу, ахырзаман, дигәнне әллә, чыннан да, шушымы?.. Имәннәр нигәдер артык хәлсерәгәнгә охшамаган. Кеше өлешенә кергәннәре әллә кайдан күренеп тора. Шәех абыйсы шулай бер:
– Тамырлары әллә кайларга җиткән бу агачларның. Бөтен бакчаны киптереп, ашын алып бетерәләр. Ичмасам, коймадан ераккарак та утыртмаганнар, – дип зарланган иде.
Аңа каршы:
– Яңгырлы һава кемгә дә килешә ул, кешеләр кебек, безнең дә эчәсебез, ашыйсыбыз килә, – дип шыбырдаштылар җәй уртасыннан кызара башлаган имән яфраклары.
– Җил дә юк. Нидән шыбырдый соң бу яфраклар? – дип аптырады Шәех абыйсы. – Әллә күршенең югалган мәчесе шунда качып утыра инде? Бакчадан тапкан кечерәк бер ташны атып та караган иде, бу юлы яфраклар дәшмәде. Таш яудырганнары кемгә ошасын? Селкенсәләр, песи бар дип белеп, тагын да атачак иде бит ул аны.
– Ризыкка дигән үсентең суда йөзсә дә, рәтләнеп китә алмый, чүп үләнгә чурт та юк, – дигән була Гөлбикә карчык. Булмаган ди. Күрше бакчасын узган ел солычалар тәмам урап алган иде. Бу җәйдә сирәгәйгәннәр. Печән җирләрен әрсез билчән баскан. Орлыктан шыткан чүпләрне бәрәңге арасыннан әллә утаганнар, әллә артык тиресле туфракта иртә язда шытарга өлгерми калганнар да баш төртергә җай чыкканны көтеп йокымсырыйлар. Ул сабакның иң очында үскән бөртек иде. Иң ахырдан гына, сентябрь башында гына коелды. Әле бераз гына җилләрдә тибрәлеп утырса да була иде, әни сабак арды. Җитмәсә, көзен бозауларны бакчага чыгарып җибәрделәр дә, ул алар алдында көчсез калып тезләнде… Шәһәр балаларын август буе күзәтте ул. Инде шыткан, үскән, башка бер эше юк иде. Тегеләргә әтиләре зур гына бассейн кабартып куйган. Көндез суы җылына торгандыр. Төш җиттеме, ваграклар шунда пычтырдарга тотына. Олыраклары, бакчага чыкса да, телефонга кадалып утыра.
– Телефон тилгәннәре, – дип орыша аларны әбиләре. – Шуны гына саклап утырасыз. Әтиләрегез китсә, башыгыз белән керәсез. Алар ишетми дә. Балаларга бу сүзләрдән эссе дә, җылы да түгел. Аңа менә узган ел бик тә рәхәт булган икән. Суның кадерен челләдә генә аңлады.
– И Ходаем, изге китапларда ахыр заманда су өчен сугышырлар, дип язалар иде, рас икән, – ди Гөлбикә карчык. – Соң күрше белән күрше, авыл белән авыл, миңа да миңа дип тарткалашсын әле. Дөньясы да бер зур гына авылдыр инде аның… Су сугышларына гына калдырма инде, Ходаем, су сугышларына гына… Балалар бакчада буталмагач, күңелсез. Су сиптергеч мылтыклары белән куышып йөрсәләр, аңа суның тамчысы булса да тия иде.
– Бу елда – имтиханнары, – дип сөйләнә Гөлбикә карчык. – Тел ачкычлары бирә күр, и бер Аллам, укытучыларына – миһербан, дәүләт хуҗаларына – иман. Имтиханга ул хуҗаларның нинди катнашы бардыр, әмма дә болытны куа торган җирләрне бу якларга килүдән тыйдылар бугай. Эссе. Малайларның Илшат дигәне – дүртенчегә барасы, икенчесе тугызны тәмамлый диме?.. Гөлбикә карчык ялгышмаса. Ул ялгышмас. Ул юри генә бер нәрсә аңламаганга салыша. Үзе әйтмешли, кырык берне белә. Карчыкның олы малае Яббар, кечкенәләрне алып, җылы якка ял итәргә китеп барган икән. Хатыны Кадрия узган ялда, бакчада маташкан Гөлбикә карчык янына чыгып, шуларны сөйләде дә, мин тизгә генә, дигән булып, юньләп хушлашмыйча да, эшем кешеседәй кыланып, кайткан машинасында китеп тә барды.
– Әби, хәзер үзем рульдә! – дигәненнән, ике ел йөри торгач, шәһәр килененең дә права алганын, шуның белән мактаныр өчен генә кайтып күренгәнлеген аңлаган кебек булды карчык та. Урам якта машина кычкыртканны ишеткәч, эшләрен бер читкә куеп, билен дә бераз турайткач, тыкырык ягына карады. Аннан, елмаеп:
– Киленнәр кайта тора, китә тора… Әниләре белән сөйләшергә җай тапкан малайларың яшәсен, – диде. Ул да булмады, тыкрыкта килененең тузан туздырып узган затлы машинасын күренде. Гөлбикә әбисе яулык кырыен тотып торган кулын изәргә дип күтәргәндәй итте. Кадриянең аның ягына карамаячагын белә иде ул. Саубуллашырга ымсынган кулы бер селтәнде дә төште. Нәүмизләнгән кешенең, китсәң кит инде, диюе кебегрәк килеп чыкты. Эссе. Бу эсседә ятып тору да авырдыр. Ул менә һаман сыгылмаска, тамырларына нык басып торырга тырыша. Их, җилләрнең дымлысы исеп китсә соң. Ел коры килгәч, колонкадан да суны сәгатьләп кенә бирәләр. Гөлбикә карчык болын буеннан кайткан көтүнең мөгерәгәне тынуга, бакча ягына чыга да, шланга тотып, түтәлләрне су белән кинәндерергә тотына. Башка елларны ул аны алдан кисмәкләргә, олы чиләкләргә тутырып куя торган иде дә талыккач кына сибә иде. Шулай дөресрәк, яшелчәләргә файдалырак, имеш. Хәзер алай эшләми. Кичә, яшел резин шлангаларны өстерәгәндә, гел сукранганы ишетелеп торды:
– Торбалардан килгәне шулкадәр җылынып өлгергәч, җыелганы, кояшы да һаман сүрелми торса, ул батканчы кайнап ук чыгар әле. Аңа менә көндез эссе, төнлә тынчу. Якындагы инештән саз исе килгән кебек тоела. Туфрак кипкәч, бакчада бер бака калмады, барысы тау астына, таллыклар арасына шылды. Тавышларын яратмый шуларның. Бак та бак. Кая багасың?! Нәрсәгә?! Күктә болытның заты юк! Карар нәрсә табылды. Бакчада кеше барлыгын күргән бригадирның тыкрык ягыннан усал тавышы ишетелде:
– Гөлбикә апа, шлангагызны кая таба тартасыз? Су эчәргә дип кенә бирелә. Яшелчәләрегезгә сипсәгез дә, клеверга да, солы җиренә дә тамчы да төшерәсе түгел! Хуҗа кеше ишетмәслек кенә итеп:
– Кайтып, атаңны өйрәт! – дип мыгырдаса да, Гөлбикә карчык, тегесе үзенә тагын да якынракка килгәч, алдына ишелеп төшкән яулык читләрен аркасына алып аткан булып, бригадирга ачык чырай белән карады:
– Шулай булмыйни. Аны гына беләбез инде. Көн иткән. Бәрәңге бакчасына буадан су сиптергән Тукмайныкылар да түгел, печәнлеге шушы корыда күкрәп утырган Чутыйныкылар да. Бригадир әле генә шулар ягын тикшереп үткән булырга тиеш иде. Карчыкның болай сөйләшүен яратмады.
– Син белгәнне генә, Гөлбикә апа, үсебес дә беләбес, – дип ысылдады.
– Иии, ылан, ялгыш кына ычкынды, өйрәтүем дә, көнләшеп әйтүем дә, чарасын күрүегез, диюем дә түгел. Олы кешенең шул инде. Белер-белми сөйләшә.
– Белмәссең син! – дип әйтергә бик теләгән иде кебек тә, бригадир алай эшләмәде, кулындагы коргаксыган чыбыгын коймага китереп сылады да, шартлап сынганын күргәч, ташлап китеп үк барды.
– Кешегә акыл өйрәткән була. Койма буендагы чүпләргә теге атнада гына штраф салып китте, алмаска кирәк әле, яңадан килсә, үзеңә штраф сал дип, ботагы белән борынына төртермен, – диде Гөлбикә карчык.
– Урам буенда алар бу урында яши башлаганчы ук кеше күтәрә алмаслык бер таш бар иде. Анысы ике меңгә төшкән. Ята әнә һаман да. Килсен, тагын салсын, мин түгел, персидәтел белән икесе бергә дә кузгата алмый ул аны. Ул да булмады, шлангадагы су тамчыга гына калды да бөтенләй үк туктады.
– Хәерсез, тагын бар нәрсәгә җитмәде инде, – дип бызгылады карчык.
– Эчәргә дигәнен өйдә Алинә җыеп өлгергән генә булса ярый. Бар савытларны да тутырса, беразын бакчага алып чыгар. Су бөтенләй үк бетмәгән икән әле, бераздан тагын килә башлады. Тик элекке кебек шланганы кабартып көч белән акмый, кайдандыр буылган җирдән чыккаен кебек, сулык-сулык кына килеп утыра.
– Бригадир өенә кайткан да бәрәңге буразналары арасында качып яткан торбаларын ачкан, – дип уйлады карчык.
– Шуңа гына сыер имчәгендәге сөт кебек кенә килә бу. Пыш та пыш, чыж да чыж… Чуар тавыклары бакчаларына кереп югалгач, ул аларны күреп чыккан да соңыннан бу хакта бик тәмләп солылар арасында качып утырган солыча ягына карап сөйләгән иде. Карт-коры бик кызык икән ул. Янында кеше булмаса да, сөйләшү җаен таба. Гөлбикә карчык та нәрсә уйласа, шуны үз алдына сөйләнә дә йөри:
– Ярар, җае чыгар, тагын берәр нәрсәгә бәйләнеп килмәсме, менә шунда ярып әйтер дә ташлар. Бүген менә… аның да бәрәңгеләрен кызганды. Болай да бакчаларында шуннан башка нәрсә үсми. Аларның әбиләре юктыр, дип үз бакчасы өчен сөенеп уйлаган иде ул чакта. Яшелчәгә дә карау кирәк. Бригадирның вакыты юк. Аның, авыл буйлап йөреп, штраф саласы бар. Малларны уколга куасы, кешене – җыелышка… Картаеп авылда кыз тапмый буйдак калган бригадирга бакча кирәкмени? Гөлбикә карчыкның сүзе бетмәгән икән әле:
– Алинәсеннән су кытлыгында бәрәңге сугарган торбаларын рәсемгә төшертәсе булган да бит. Уйламаган. Кеше, үзенең начар эшләрен күрсәтеп, җыелышта нидер әйтсә, Хәертдин абзый, докажи, ди дә тора, ди улы. «Докажи»ен бирермен әле мин аның! Суның һаман да рәтле-башлы акмаганын күргәч, Гөлбикә карчык:
– Тукта, алайса, башта кисмәкләрне тутырыйм, я бөтенләй үк бетеп китәр, – дип, буй-буй булып утырган озын түтәлләрнең теге башына китте. Шлангасы бакчаның бу башына кадәр сузыла, югыйсә. Соң, кеше күрмәгәндә генә, ике булмаса бер печәннәргә дә сибәргә ярый торгандыр бит инде! Эссеее. Гөлбикә әби, эссе!
Дәвамы: http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/chelld-khikyane-dvamy
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев