Логотип Идель
Әдәбият

ЧЕЛЛӘДӘ (хикәянең дәвамы)

Хикәянең дәвамын укыйбыз!

ЧЕЛЛӘДӘ (хикәянең башы): http://idel-tat.ru/news/literatura-tt/chelld-khikyane-bashy

Бу елда бигрәк кыздыра шул. Бәрәңгеләрнең колорадолар һөҗүменнән калган сабаклары каралып, кибеп үк бара. Әле казылырга ерак. Ул башта алар арасына төшәрмен дә башыма тәпке җитәр дип курыккан иде. Солычаның оч орлыклары өлгергән вакытта көннәр бик җилле туры килде. Ул аның иң-иң очында борынлаган иде бит. Әнисе төпчегенең нидән курыкканлыгын аңлады булса кирәк. Тирбәлеп-тирбәлеп утырган бер вакытында:

– Мин хәзер башымны иярмен, ә сез тиз генә яныма ук сикереп төшәрсез дә клеверның яфраклары астына яшеренерсез, – дип киңәш итте.– Киләсе елга минем урыныма ук үсәрсез.

Әнисе дә ялгышкан булып чыкты. Мондый эссе җәйдә катып беткән печән җирендә аңа суларга һава җитмәячәк тә җитмәячәк иде! Әле ярый, Шәех абыйсы ботинкасының табанына ияреп, солылар арасына күченде. Солычага иң әйбәт урын шунда инде! Узган елгы урында ук шыткан туганнарының инде берсе дә юк. Алай да ул моның өчен борчылмый. Аның нәселе нык. Еракта төптә ятканнары бар әле. Җиргә дым төшүгә, алары үсеп чыгачак. Эссе. Июньдә шулай эссе! Июльдә ничек булыр?! Менә ул гына җитсен, ул гына! Аңа өлгерергә, үз токымын шушы яңа урында яшәтеп калдырырга кирәк. Хәзер бакчада бар бөҗәккә, бар үләнгә көн килде. Туфракны агуламыйлар. Моның сәбәбен әлеге дә баягы Гөлбикә карчыктан белде. Бәрәңге буразналары арасыннан билчән тамырлар казып йөргәндә, ап-ачык итеп сукранды ул:

– Кибетендә корт даруы гына да күпме тора бит аның. Инде сез дә минем шушы җепселләнгән кулларыма эш булып калдыгыз!

Яшәү-яшәмәүләре карчыкка бәйле булса да, солыча аңа озын гомер тели. Шәех абыйлары – Мәскәүдә. Бәрәңге казыр вакыт җитмичә, кайтмаячак та кайтмаячак. Сәбәбе булмасын диген! Ул кесәсенә акча төяп кайтып төшкән көнне төн буе бакча өстендә төтен, шашлык исе торачак. Узган ел чабылган клевер төбендә ятканда аларны косасы килгәнче иснәде. Алай да Шәех абыйсына үпкәләми. Үпкәләр иде дә, үзен яңа ботинкасының табанында җыелмый калган солылар арасына күчерде. Гөлбикә карчыкның оныклары да ярыйсы, авылда яшәгән киленен генә яратмый. Бакчага ник бер чыгып карасын! Язын иртән су сибергә чыккан карчык:

– Туалетны өйдә дә ясату бер дә яхшы булмады. Гөлсылу, ичмасам, көнгә бер булса да бакчаның бу матурлыгын күрер иде, – дип кеткелдәде.

Башта шуннан бер кызык тапкан кебек иде дә, хәзер үзенең дә ачуы килгәнгә охшаган. Кайвакыт: – Иртәнге автобус белән китә, кичкесе белән кайта. Баласын да, бакчасын да сиксән яшьлек корткага калдырмаса! Ире акча тапмый диярсең. Таба, бик таба… Мин күңеленә ярамыйм. Мине күрәсе килми. Их, улым Шәех кайтыр да кыш буе өстәл янында чөкердәшеп чәй эчәрбез. Ул үзенекен сөйләр, мин – үземнекен, – диештерә. Гөлбикә карчык барда күңелле. Ул аңа озын гомер тели. Үзе әйтмешли, карты Нурулла да исән булса… Аны бер тапкыр күрмәсә дә, җирән чәчле, шадра битле, чагыр күзле булганлыгын карчыктан ишетеп белә.

– Шул шадрасына, чагыр күзләренә кадәр яраттым. Инде менә ул да юк. Тормышның ярты ямен алып китте. Әле дә ярый аннан әйбәт уллар белән калдым, – дип әле уфтана, әле шатлана карчык. – Исән булса, кулында гына күтәреп йөртер иде. Нинди йөртсен! Әллә кайчан картаеп үлгән Нурулласы хәзер нинди булыр иде соң?! Җилдә селкенеп кенә торган бу какча гәүдәләрне түгел, үз-үзен күтәреп йөртә алыр иде микән?.. Соң, алса, исән булыр иде бит инде ул.

Эссеее…. Ысылдап, пышылдап кына әйтелгән бу коточкыч сүзне узган ел шәһәр оныгы төшереп калдырган орлыктан тишелгән көнбагыш ишеткән икән. Башын аңа таба борды.

– Сәгатьне тегеләй-болай китерделәр дә, караңгы соңрак төшә. Арып бетсәң дә, көн яктысында бакчадан кереп китәсең килми. Бүген иртәләгән кебек менә. Көнбагыш инде тау башына караган, – дип куйды Гөлбикә карчык.

Әйдә, шулай дип уйласын. Аның борылыр сәгате җиткән инде. Карчык сәгатьтә үзе бутала. Әмма дә ләкин көнбагышның аның эссе дигән сүзеннән борылуы да хак! Гөлбикә карчык быел ай-һай каты биреште. Киләсе җәйдә су сибәргә чыга алса ярый инде. Шәех абыйсы Мәскәүгә бик кайгырып китеп барды. Китәсе көнне бакчага бергәләп чыкканнар.

– Әни, рәхмәт сиңа, гомер буе бакчаны карадың. Гөлсылу эштә, мин эштә… – Күңел бирсәң, килен аңа гына вакыт табар иде дә… – дип кенә әйтәсе дә бит, юк, карчык алай димәде: – Карады дип. Мондый гына эшнең дә нәрсә сөйләп торасың. Бакчага чыкмасам, өйдә кем белән сөйләшәм? Монда үзе бер күңелле. Сезнең әле дөнья көтәсе чагыгыз. Мин менә өй янындагы бакча белән юанам. Нигезне бетермәгәнегезгә дә бик рәхмәт, бик рәхмәт. Әтиегез шуның өчен дога кылып ятсын үзегезгә. Мин дә мәңге риза бәхил.

Китәсе көнне дә, аңарчы да Шәех бакчага суны үзе сипте. Шланга юкасын юка, карчыкка андыен өстерәп йөрү дә бик җиңел түгел иде. Әле яз башы, су сибү тыелмаган чаклар булгандыр. Соңгы тапкыр чыгуында Шәех абыйсы бакча уртасына бер таяк кадап куйды да, шланганың башын тимер чыбыклар белән шуңа беркеткәч, башына әллә нинди бер зырылдавык нәрсә кидертте. Аннан сибелгән су шытып чыккан клеверларга да, менә аңа да, бөҗәкләргә дә җитте. Өсләрендә бал кортлары безелдәп, күбәләкләр очып йөри иде. Алар вакытлыча гына күрше бакчасына күченде. И аннаааан! Рәхәтләнделәр дә инде. Теге чәчәккә кунган булалар, монысына, килеп-килеп аны иснәп киткәндәй кыланалар. Су шлангадан әкрен генә яңгырдай сибәләп утырганда, Шәех абыйсы өстендәге җылы киемен күршеләр белән ике арадагы сукмакка салды да әнисен янәшәсенә утыртты. Иңнәреңнән кочып алгандай итенде. 

– Әни, мин киткәч, бакча дип бик бетеренмә. Авыр булса, монысын үстермәсәң дә берни түгел. Гөлсылу, ни теләсәң, шуны шәһәрдән алып кайтыр. Үзе белмәсә, сора. Акчаны җитәрлек калдырам. Их, бу елда күбрәк табып куйсам, киләсендә ташлап китмим дә китмим инде мин сине! Умарта сатып алам. Аргы як Вәлинекеләр үрчетеп сатканны халык бик мактый. Юк-бар авыруга бирешми, диләр. Кортны шуннан белешербез. Абзарлар буш тора. Яңадан берәр сыермы-танамы алып кайтырбыз. Аннан китә, үрчи инде алар. Ашарлык кына акча хәзер сөттән дә кереп тора ул.

– Шулай. Байлыкның очына гомер очына чыкканчы да җитмисең. Аның артыннан кумаска кирәк. Шушы язгы матурлыкларны да күргәнегез юк бит. Без әткәең белән… Шәех абыйсы әнисенең ни сөйләсен белә иде. Күңеле тулды. Җиңелрәк уйлар белән китәсе килде.

– Аларын кайткач, әнкәй. Кайткач. Кыш буе бергәләп чәй эчәсе алда бит әле, – диде дә карчыкның җилләрдә яргаланган кулларын, тырпаеп чыккан тамырларын сыпырып-сыпырып торгач, күтәрелде.

– Син урамга кадәр озатма. Авыр булмасын. Исәнлектә күрешик. Үзеңне сакла. Су сипмәсәң дә, болыттан яуганы җитәр. Чүп утамасаң, үсә алганыннан канәгать булырбыз. Болыттан яуганы җитәр иде дә яумый шул. Болыты да юк. Эссе!

Гөлбикә карчык астындагы кием китәсе булмагандыр. Ул аның өстендә утырып калды да бөтен күңелендәгсен тагын аңа карап сөйләде:

– Шулай, яшьләргә безнең тормыш кызык түгел. Аларның кулында – телефон. Мин менә аны кайсы баштан тотасын, ничек итеп номерын җыясын да белмим. Белмим дип, җыеп та караганым юк. Миңа өй телефоны да артыгы белән җитә. Карчыкның бердәнбер чынлап аралашкан кешесе – авылның икенче башында яшәгән Сәрби түтекәй.

Кай көнне, бакчага чыгып, бер-бер эшкә тотынуы гына була, бакча ягындагы тәрәзәне ачып, Алинә чәрелдәргә тотына:

– Әби, тизрәк кер әйдә, Сәрбиең шалтырата. Гөлбикә карчыкның бик тиз дигәне дә туалет аша.

Шунда тәһарәтен алып, бакча артындагы юынгычтан кулын-битен сафландырмый торып, бусагадан аягын да атламый. Берочтан намазын укып чыга ул. Башта солыча моңа бик аптырый иде. Ничек инде бер сәбәпсез кешене көттерәсең? Аннан белде: намаз вакыты бик төгәл икән ул. Сәрбидә инде сүз бетми дә бетми. Икенчесенең дә вакыты килеп җиткәнне дә сизмәссең. Гөлбикә карчык кичә генә үзе дә:

– Бу Сәрбидә сүзнең һич чиге юк, аны тыңлап, хәерсез, тагын намазны калдыра яздым, – дип сөйләнеп торган иде, инде менә аны рәхмәт белән искә ала. – Әле дә ярый ул бар, малай киткәч, кем белән рәхәтләнеп сер бүлешер идем.

Әйе, әйе, Гөлбикә карчык астындагы кием китәсе булмагандыр. Ул аның өстендә утырып калды да күңелендәге хәсрәтен дә, шатлыгын да түкми-чәчми солылар арасында күләгә тапкан солычага сөйләде. Солыча менә кемгә сөйләсен?.. Бөтен нәрсә эсседән хәлсерәп утыра, болыт-мазар явып узса, соң көчләрен су эчәргә саклый. Болыт түгел, кошлар да юк күктә хәзер. Узган ел күрше тавыклары, бакчага кереп, түтәл ермачлап, Гөлбикә карчыкның теңкәсен тәмам корытканнар иде.

Дәвамы бар...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: хикәя, рифә рахман

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев