Логотип Идель
Әдәбият

ДӨНЬЯ ТӘГӘРМӘЧЕ (АХЫРЫ)

Мәдинә баш конвейерның төрле участокларында эшләп, машинаның бөтен детальләрен күңелдән ятлап бетерде. Башта беренче участокка хезмәт күрсәтсә, соңыннан икенче, өченче участокларга җибәрделәр. Кайда гына эшләмәсен, кызны мастерлар да, участок җитәкчеләре дә яраттылар. Намус белән, эшен яратып башкарган йөк төягеч машина йөртүчегә булган ихтирам да артты.

ДӨНЬЯ ТӘГӘРМӘЧЕ (БАШЫ)

Кайнар кар

    Мәдинә баш конвейерның төрле участокларында эшләп, машинаның бөтен детальләрен күңелдән ятлап бетерде. Башта беренче участокка хезмәт күрсәтсә, соңыннан икенче, өченче участокларга җибәрделәр. Кайда гына эшләмәсен, кызны мастерлар да, участок җитәкчеләре дә яраттылар. Намус белән, эшен яратып башкарган йөк төягеч машина йөртүчегә булган ихтирам да артты.

    Мәдинәне бу атнада конвейерның беренче участогына эшкә билгеләделәр. Йөк төягеч машинасы белән линиягә чыгуга, ул диспетчерлар пунктына кереп, участок мастерыннан, эшкә вакытында килгәнлеген раслатып, путевкасына тамга салдырырга тиеш. Тимер будканың ишеген ачып керсә, карасу костюмы өстеннән куе зәңгәр төстәге халат кигән, кыскарак кына буйлы, юка гәүдәле, кара туры чәчләрен бер якка шома итеп тарап куйган, түгәрәк йөзен сызылып киткән кара мыек бизәгән егет утырганын күреп алды. Мәдинә моңа кадәр таныш булмаган егеткә:

– Исәнмесез, миңа участок мастеры кирәк иде! – дип суз кушты.

– Мин булам участок мастеры! Сез нинди сорау белән?! – дип җавап кайтарды егет.

– Мин – погрузчик йөртүче. Исемем – Мәдинә. Бу атнада сезнең участокта эшлим. Путевкага тамга салдырырга кердем. Сезгә кем дип дәшергә?!

– Мин – Фәнил Хәмитович булам,– димәк, бергә эшләячәкбез. ПРЗдан килгән рамнарны да сез бушатасызмы?! – дип кызга тутырып карады да, путевкасын имзалады.

   Мәдинә ПРЗдан килгән КамАЗ кузовыннан, погрузчикның озын җәпләре белән күтәреп алган рамнарны, башта берсен, аннары икенчесен конвейер башыннан ерак булмаган буш урынга– складка бушата. Өстендә фуфайка, кулында бәйләм перчатка, башында йоннан бәйләгән башлык булса да, капка ачылган саен, ыжгырып эчкә кергән кыш суыгы бөтен тәнен өтеп ала. Җитмәсә, рамнарны Автомобильләр җыю заводына килеп җиткәнче, кар капларга өлгергән. Аларны складка бушатуга, җылы һавада эрегән кар, суга әйләнә.

   Погрузчик белән юеш җирдә эшләү авырлыгын водитель кеше үзе генә белә. Аз гына комачаулык килеп туса да, юештә погрузчик ни алга, ни артка бара алмый. Көпчәге бер урында әйләнеп тик тора.

   Мәдинә рамнарны бушатып бетерде дә, УСП – универсаль-җыю җайланмалары складында тупланган вак деталь тутырылган тимер тартмаларны ташый башлады. Детальләрне сменага җитәрлек итеп ташыгач, кары эреп агып бетәргә өлгермәгән рамнарны конвейер линиясенә алып куярга тотынды. Конвейер эшчеләре – күбрәк хатын-кызлар. Алар карлы-бозлы, салкын тимер рамга күкрәкләре белән ятып, позиция саен куелган кирәкле детальләрне пистолет, йә ачкычлар белән борып, рамга беркетәләр. Беренче участокта башланган эшне икенче участок, аларның эшен өченче участок эшчеләре дәвам итә.

   Линия берөзлексез эшли. Мәдинә дә конвейерның өзлексез эшләвен тәэмин итәргә тиеш. Кирәкле детальләр кимүгә, складтан яңаларын алып килергә кирәк. Тиен кебек бөтерелеп эшләп йөргән кыз эш сәгате беткәнен дә сизми кала. Смена ахырында, янәдән диспетчер пунктына кереп, путевкага кул куйдырасы. Путевкага кул куелмаса, яисә кисәтүләр булса, премиядән колак кагуыңны көт тә тор! Шуңа күрә, һәр погрузчик йөртүче, үзе эшләгән цех мастерлары белән дус һәм тату эшләргә тырыша. Мастерлар да яхшы эшләгән кызларны, еш кына үз участокларына ай буена беркетүне сорап, цех җитәкчелегенә мөрәҗәгать итәләр. Аларга да бер өйрәнгән кеше белән эшләве уңайлы. Көн саен алга куелган таләпләрне аңлатып торасы юк. Вакыт кадерен белгән һәр кеше үз эшен үзе белеп эшли.

   Мәдинә яңа мастерның беренче көнне үк, будкага кермичә, гел аның һәм бригада кызларының ничек эшләвен җентекләп күзәтүен сизеп алды.

– Бик бәйләнчек нәрсә бугай бу! Ничә карасаң да гел күзәтеп тора. Башка мастерлар белән дуслашып беткән идем. Бу кеше белән ничек эшләрмен инде? –

Төшке ашка туктагач, тынгы бирмәгән уйларын башка кызлар белән дә бүлеште Мәдинә.

– Кызлар! Беренче участокка яңа мастер килгән. Һәр хәрәкәтне вак иләктән иләп тора. Җыйнак кына гәүдәле, бик таләпчән күренә үзе. Эшчеләр чат ябышканнар үзенә. Яраталар.

– Бәй, элекке мастер кая китте икән?! Хәзер яңа кеше белән эшлибезмени? Ниндирәк кеше соң?

– Сүзгә кесәгә керми. Мыек астыннан гына елмаеп та куйгалый. Мөслим ягыннан икән. Элек мәктәп директоры булып эшләгән ди. Япь-яшь кенә күренсә дә, гаиләле, ике бала атасы икән. Үзебез белеп эшләгәнгә күнегеп беткән иде башка мастерлар. Бу бик тынгысызга охшаган. Футбол тубы кебек тәгәрәп, әле бер позициягә, әле икенчесенә килә дә баса. Җитмәсә, киләсе атнада төнге сменага.

– Күзе төшкәндер әле үзеңә! Шуңа күрә бөтерелә торгандыр. Инде ун елга якын шушы эштә эшлисең. Сиңа да бәйләнсә инде, кем генә аның белән эшләргә риза булыр икән? Синнән дә тәҗрибәле водительне таба алмый ул! Вакыт үз урынына куяр әле, борчылма!

   Мәдинә бригада кызларының шаярту катыш әйткән сүзләрен ишеткәч, ничектер тынычланып калды.

   Яңа мастерның эшли башлавына ике атна да үтмәде, конвейер эшчеләрен шаккатырырлык яңалык булды. Рамнарны карлы килеш заводка кертүне туктатып, аерым складка бушата башладылар. Инде погрузчиклар да, юеш җирдә буксовать итеп, водительләрне интектерми. Мастер заводның баш инженерына барып җиткән. Аның белән сөйләшеп, гел хатын-кызлардан диярлек торган участокта эшләүчеләрнең эш шартларын үзгәрттерүгә ирешкән. Конвейерда эшләүче бригада кызлары да больничныйга китеп йөдәтми. Участок эшчеләренең дә хезмәт күрсәткечләре үскәннән-үсә бара.

   Мәдинә, вакытыннан алда кеше турында начар уйладым дип, эчтән генә үзен битәрләде. Яңа мастер юкка гына күзәтмәгән икән. Яшь кенә булса да, дөнья күргән, эшләргә уңайлы һәм сәламәтлеккә зыян да булмасын дип, башкаларны кайгырткан. Булдыклы җитәкче икәнлеген бөтен завод алдында исбатлаган Фәнил Вафинны тиздән участок башлыгы итеп куйдылар.

– Кызлар, эшкә килгәндә күрдегезме? Беренче участок башлыгы Фәнил Вафинның портретын АБК1дагы Мактау тактасына элгәннәр? Күзгә күренә, дип торам. Әле өч-дүрт ел гына эшләсә дә заводта, нинди үрләр яулады! Заводның Мактау тактасына эләгү иң почетлы кешеләргә генә тия торган бәхет. Молодец кеше булып чыкты бу.

– И-и-и, Мәдинә! Беренче мәртәбә аны күргәч чагында, бөтенләй башкача сайрый идең. Аннан соң ике атна да үтмәде, бөтен заводны шаккаттырган иде. Кечкенә дә төш кенә дип, шундый кешеләр турында әйтәләр дә инде.

– Әйе шул, юкка гына мәктәп тиклем мәктәпкә, егерме өч яшендә үк директор итеп билгеләмәгәннәрдер. Ай-яй булдыклы икән! Киләчәктә кем белә, бәлки завод директоры дәрәҗәсенә дә күтәрелер. Эшне дә белеп эшли, кешеләрне дә ярата.

– Кара әле, кызый, бик нык мактыйсың. Арагызда гыйшык уты кабынмагандыр бит!

– Китегез инде! Гаиләле бит ул.

   Мәдинә сүзен төгәлләп, эш урынына ашыкты. Әле ул чакта Мәдинә, киләчәктә мастер белән очраштырган язмышына мең рәхмәт әйтәчәген, Фәнил Вафинның

   1992 елда, бөтен татар дөньясын шаулатачак проза китабы белән зур әдәбият мәйданына килеп керәчәген дә, күренекле язучы, әйдәп баручы әдип, күпкырлы талантка ия шәхес булып үсеп җитәсен дә белми иде.

    Заводның кабиналар җыю цехында Пресс-рам заводыннан килгән кабина кысаларын кулланыр хәлгә китереп җиткерү өчен дә бик күп көч куела. Тулысынча җыелган кабиналар, төп конвейерга килеп җиткәнче, озын юл үтә. Аларның ПРЗдагы башлангыч юлын, кабиналар цехындагы конвейер башында, аннан җиһазлап бетергәннән соң, өскә күтәрелгән баш конвейерга илтүче линиягә карап та күзәтергә була. Кабина автомобильгә куеласы җиргә килеп җиткәч, кую операциясен башкаручы слесарь егетләрнең, ирләрнең куллары-кулга йокмый.

    Конвейерның иң ахыргы өлешендә, әзер машина төшәр алдыннан, тәгәрмәчләр куела. Запас частьләр комплектыннан җыелып беткән автомобильләр, кыр казлары кебек тезелешеп, конвейердан төшәләр, Сынаучы водительләр аларны конвейер ахырындагы доводка участогына алып кереп китәләр. Машиналарны куллану хәленә китереп җиткерү осталары – доводчиклар борасы, майлыйсы, җайлыйсы җирләрен карап чыкканнан соң, аларны әзер машиналар торган складка илтеп тапшыралар. Бөтен ил белән төзеген гигант заводтан чыккан КамАЗ машиналары СССР юллары буйлап җилдерәләр. Әле ул чакларда беркем дә, киләчәктә «КАМАЗ-Мастер» командасы «Дакар» раллиенда катнашып, Татарстаныбызга дөньякүләм танылу алып киләсен күз алдына китермәгәндер.

Чаллы, 2019 ел

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев