Гөнаһлы мәхәббәт (икенче бүлек)
Фәргать эшчеләр поселогына килеп эшкә урнашкач та җиңел булмады: биредә дуслары, туганнары юк, рус телен җүнләп белми... Ул азагы нәрсә белән бетәчәген белсә дә, Саниянең ярдәмен кабул итте, аны читкә какмады.
Фәргать эшчеләр поселогына килеп эшкә урнашкач та җиңел булмады: биредә дуслары, туганнары юк, рус телен җүнләп белми... Ул азагы нәрсә белән бетәчәген белсә дә, Саниянең ярдәмен кабул итте, аны читкә какмады. Эшкә урнашуда, һөнәрне үзләштерүдә, кешеләр белән танышуда һәм аралашуда хатынның ярдәме зур иде. Соңрак үзе дә «бурычны кайтару теләге белән» Саниягә бөтен эшләрдә булышырга тырышты: коймаларын төзәтте, бакчада эшләде, баздан бәрәңге чыгарды, аны өйгә алып кайтты һ.б. Акрын гына почмакка кысылганын, капкынга эләккәнен аңлады. Әмма аның киләчәккә планнары да зурдан иде. Эшләп, акча туплагач, туган авылына кайтып, үзенә тиң кыз таба һәм туй ясый! Авылда кызлар үсә бит. Ул булачак хатынын биш-алты яки ун яшькә яшьрәк булырга тиеш, дип саный иде.
Фәргать тормышын җайлаган арада Саниянең кызы Сәрия чибәр кыз булып өлгерде. Кызның һәр хәрәкәтендә аңа гына хас булган үзенчәлек табып, карап туймады. Әнисе генә менә… аңа исәп тота бит. Үсеп җиткән Сәриягә үзенең йөрәгендә туып килгән мәхәббәтне күрсәтмәскә тырышты ир. Өчәүләшеп өйдә яки бакчада эшләгән чакта, Сәрия кайвакыт шаярып куыш уйнарга тәкъдим итә. Фәргать, кызны куып тотып биленнән эләктереп ала да, өскә күтәрә. Шулчак Саниянең:
– Яшьләр, җитте сезгә! Бирегә эшләргәме, әллә куыш уйнарга килдегезме? – дигән кырыс тавышы ишетелә.
Фәргать мотоциклга утыргач, Сәрия аңа мунча яфрагы кебек ябышты.
– Утыртып кына йөр инде?
Әнисеннән рөхсәт алгач, мотоциклның артына утырып, Фәргатьнең биленнән кысып тотып аңа сыенды. Алар озак-озак кыр-басулар һәм юллар буйлап әйләнеп йөрделәр. Бервакыт комлы юлда мотоцикл ауды һәм Фәргать Сәриянең өстенә егылды, кыз үзенең нәрсә эшләгәнен дә белмичә, ирнең иреннәрен үбеп алды. Бу аның, мөгаен, тормышта беренче үбешүе булгандыр. Әлеге вакыйга аларның икесенең дә күңелендә озак сакланды.
Вакытлар үтү белән Сәриянең теләкләре тагын да арта төште. Әле кичә генә ул Фәргатьтән үзен урамда утыртып йөрүен сорый иде, ә бүген инде аны мотоцикл йөртергә өйрәтергә кирәк!
– Федя, кайчан син мине мотоцикл йөртергә өйрәтәсең инде? – дип бәйләнде Сәрия, әнисеннән дә оялып тормыйча. Фәргать мотоциклны кабызды. Сәрия элеккечә артка утырды. Аларның поселоктан ничек чыгып киткәннәрен беркем дә күрми калды. Артта утырган һәм Фәргатьнең билен һаман ныграк кыса барган Сәрия аның колагына ниндидер ягымлы сүзләр пышылдады... Ниһаять, алар иске аэродромның очу юлына килеп чыктылар. Сәриягә рульне тоттыргач, кызның руль тоткан йомшак кулларына кагылды. Ул каршы килмәде, киресенчә, Фәргатькә тагын да ныграк сыенды. Караңгы төшкәнче алар иске аэродромның асфальт юлыннан әйләнеп йөрделәр. Фәргать Сәрияне мактап:
– Син хәзер оста йөрисең. Эштән бушаган чакларда башка күнекмәләргә дә өйрәтермен, – диде һәм кызны биленнән кочып, үзенә ныграк кысты. Саниядән яшереп, аэродром мәйданчыгына еш китеп югалды алар. Әнисе белмәсен өчен, кыз поселоктан Фәргатькә утырып китә, ә инде кырда рәхәтләнеп җаны теләгән кадәр җилдерә.
Институтка кергәч, онытылырмын дигән иде Сәрия. Юк икән. Әнисенең Фәргать белән кушылуына каршы булды, шунлыктан аңа карата кыз чактагы мөнәсәбәтен үзгәртергә тырышмады да. Үзенең йөрәк серләрен ачып салмаса да, ана белән кыз арасындагы мөнәсәбәтләрнең бозылуын үзе дә яхшы аңлады.
Фәргать исә Сәрия шәһәрдә тулай торакка урнашкач, үземне иреклерәк тоярмын, гаиләгә күбрәк вакыт сарыф итәрмен, дип уйлады. Шуңа карамастан, Сәрия кайткан чакларда алар барыбер үзара аралашу мөмкинлеге таптылар. Аларның икесенең генә бергәләшеп сөйләшә торган йөрәк серләре бар иде.
Бервакыт шимбә кичендә рейстан кайтканда ир гадәттәгечә Сәрия янына тулай торакка керде. Кызның бүлмәдәшләре авылларына кайтып киткән, ялгызы гына калган чак. Чәй эчтеләр, озак кына гәпләшеп утырдылар. Сәрия Фәргатькә төнгә каршы юлга чыкмаска, кунып калырга тәкъдим ясады. Юл ирне йончыткан иде, йокы тиз җиңде. Ул Сәриянең җылы тәнен, кайнар сулышын тоеп, йокысыннан уянды. Кызның иреннәре: «Син минеке, бары тик минеке генә, кадерлем», – дип пышылдыйлар иде...
Сәрия дә, Фәргать тә Саниягә карата үзләренең хыянәтләрен, аның каршында гаепләрен таныды, әмма берни дә эшли алмадылар. Фәргать, машинада эшләвеннән файдаланып, Сәрия янына керә, хәтта аны лекциядән дә чакырып чыгара һәм алар кайтып, кызның бүлмәсенә кереп бикләнәләр иде. Һәрвакыт бүләкләр алып килә, әнисенә белгертмичә акчалар калдыра. Болай озак дәвам итә алмаячагын, ике төрле тормышны туктатырга кирәклеген ул үзе дә аңлый, әмма эчке уйларына, хисләренә, омтылышларына буйсынып яши бирде. Нинди дә булса бер сәбәп табылыр һәм аның тормышы көтмәгәндә үзгәрер, аны дөрес юлга чыгарыр, дип өметләнде ул.
Менә шулай Сания һәм, ике тамчы су кебек аңа ошаган Сәрия – ана һәм кыз үзара көндәшләргә әверелде. Аларның каһарманы – мәче баласы кебек качып-посып кына гаиләгә үтеп кергән авыл малае Фәргать. Мәхәббәтнең яше юк, диләр. Дөрес икән.
...Беренче курс имтиханнарын тапшырганнан соң Сәрия читтән торып уку бүлегенә күчү турында уйлый башлады. Фәргать, бер бүлмәле фатир табарга тәкъдим итте. Чөнки йөклелек шактый сизелә иде инде.
Фәргать белән икәү генә калганда алар чын күңелдән сөештеләр-яратыштылар, бер-берсеннән туя алмадылар. Ә бу хәлдән ничек чыгу турындагы уй икесенең дә башыннан чыкмады, тик моңа җавап кына булмады. Фәргатьнең башына еракка китеп эзсез югалырга һәм шунда урнашып, яңа тормыш башлап җибәрергә дигән уй да килде. Ләкин Сәрияне йөрәгеннән чыгарып ташлый алмады… Өстәвенә, тиздән бала дөньяга килергә тиеш. Аның баласы...
Саниядән туган улы Тәлгать тә бар бит әле. Аның әтисенә карашы нинди булыр? Сәрия аның бертуган апасы бит!
Аларга, мөгаен, хәзер бер генә юл ачыктыр – Сәрияне алып, ераккарак китәргә һәм тормышны яңабаштан башларга! Бәлки бу буталчык вакыйгалардан вакыт азат итәр, аларның җаннарын чистартыр...
Фәргать һаман командировкаларда югалып эшләде. Йөргән җирләрендә тормыш шартлары, кеше фатирында яшәү бәяләре һәм башкалар турында сорашты. Әгәр уңайлы очрак килеп чыкса, яшәү урыны табам һәм Сәрияне дә шунда алып китәм, дип фикерләде ул. Аңа бер дусты хәтта әнисеннән калган бер бүлмәле фатирда торырга тәкъдим ясады һәм эш турында үзенең җитәкчеләре белән сөйләшергә ышандырды. Фәргать үзенең уй-ниятләре турында Сәриягә дә сөйләде. Яшь хатын үзе дә шул хакта уйлаган икән, ул да, ике-өч айдан бала туачак, нәрсәдер эшләргә кирәк, диде.
Чираттагы командировкага киткәндә юл уңаенда Сания янына керергә булды. Калган киемнәрне алырга һәм Саниядән гафу сорарга, киләчәктә аңа ярдәм итәргә сүз бирергә кирәк бит. Сания фатиры бикле иде. Фәргать ишекне ачып өйгә керде, киемнәрен сумкага һәм капчыкларга тутырды, аларны машинага чыгарып куйды. Фатир ачкычларын Сания тапсын өчен ишеккә эленгән почта әрҗәсенә салды һәм тиз генә поселоктан чыгып китте.
Барысы да сөйләшкәнчә булды, дусты белән фатирны карап кайттылар. Анда бөтен җиһаз бар, суыткыч эшли. Ачкычны кесәсенә салгач, ул Сәриясе янына ашыкты.
Саниягә төзәлмәс яра салып, аңардан качуларын икесе дә аңлый иде. Икесенә дә оят иде. Әмма язмыштан узмыш юк, дип, әйберләрен төйнәп, иртән юлга кузгалдылар. Туачак бала турында уйланулар һәм өй мәшәкатьләре белән Сәриянең яңа урындагы беренче көне үтеп тә китте. Кыска гына ял вакытында ул туганнарына нинди кайгы китерүе, дөньядагы иң якын кеше – әнисе белән мөнәсәбәтләрнең ничек булачагы, мондый хәлдә ничек яшәргә икәнлеге турында уйланды... Әнисе алдында ул үзен бик гаепле итеп тойды. Ләкин туачак бала хакына ничек тә булса әлеге авыр хәлдән чыгарга кирәк иде һәм бу аның тормышына аерым мәгънә өстәде. Әнисенә аларның күчеп китүе турында хәбәрне ничек җиткерделәр икән? Аларның җимерелгән тормышы турында поселок халкы, мөгаен, көлеп тә, Сәрияне гаепләп тә сөйли торгандыр.
Ә Фәргать? Фәргать бу буталчык тарихта, мөгаен, икеләтә гаепледер. Башта Саниянең мәми авызлыгыннан файдаланып, аның күңелендә кыз чагында тормышка ашмаган хыялларын уятты. Ә үзе шул вакытта аның кызы Сәриягә күз атты, бераз соңрак аның белән бутала башлады. И язмыш, язмыш...
...Фәргать яңа эшкә урнашып, Сәрия янына кайтканда, караңгы төшеп килә иде инде. Хатынының кәефе юклыгын аңлап:
– Зинһар өчен син авырый күрмә, – дип юатты. – Чөнки икәүләшеп бөтен Җир шарын әйләндереп салдык. Язмыштан узмыш юк, кеше гайбәтләреннән һәм хурлыктан котылсак та, үз-үзеңнән качып булмый.
Сәрия күз яшьләрен сөртә-сөртә:
– Ни өчен тормыш шундый катлаулы? Мин бит сине яшьтән үк яраттым, әни белән мөнәсәбәтләрең турында аның туган көненә кадәр берни белмәдем, гаебем нәрсәдә соң? – дип җавап кайтарды.
Алар, бер-берсенә әйтергә кирәкле сүзләр таба алмыйча, бүлмә уртасындагы җыелмаган караватка янәшә ятып, тын калдылар.
Дәвамы бар.
Шәфикъ Иматдинов
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев