Гөнаһлы мәхәббәт (повесть)
Фәргать – күп балалы гаиләдән. Сигезьеллык белем алгач, бәхетле киләчәк эзләп, чит төбәктәге эшчеләр поселогына китәргә карар кылды ул. Үсмерне тимер юлчыларның ремонт бригадасына төрле хезмәтләр башкаручы итеп эшкә кабул иттеләр. Тимер юлчылар тулай торагыннан урын да бирделәр үзенә.
Беренче бүлек
Фәргать – күп балалы гаиләдән. Сигезьеллык белем алгач, бәхетле киләчәк эзләп, чит төбәктәге эшчеләр поселогына китәргә карар кылды ул. Үсмерне тимер юлчыларның ремонт бригадасына төрле хезмәтләр башкаручы итеп эшкә кабул иттеләр. Тимер юлчылар тулай торагыннан урын да бирделәр үзенә.
Ремонтчылар бригадиры – Сания исемле сөйкемле татар кызы. Яшь булуына карамастан, үз эшенең чын остасы саналган кыз ир-егетләр коллективы белән оста җитәкчелек итә. Фәргатькә, бригадада бердәнбер татар булгангамы, һәрчак ярдәм кулы суза, аның егеткә аерым мөнәсәбәтен әйләнә-тирәдәгеләр дә тоя. Кыз яшь эшчене һөнәр нечкәлекләренә: төрле эш коралларыннан файдаланырга, компрессорны эшләтеп җибәрергә һәм сүндерергә, юл билгеләрен аңларга һәм аларны кайсы вакытта, ничек файдаланырга өйрәтә. Ярты ел эчендә Фәргать күпмедер дәрәҗәдә тәҗрибә туплап, өченче разрядлы белгеч дә булып куйды.
Саниягә ничә яшь икән? Зифа буй, нечкә бил, озын кара толымнар һәм зәңгәр күзләр – чибәр бит! Бизәнми, әмма модадан калышмаска тырыша. Күп кенә ир-егетләр аңа күз сала, дуслашырга тырыша, әмма аның җавабы бер генә: «Ачкычың ярамый, бушка вакыт үткәрәсең!» Сания үзе дә ун ел элек яшь баласы белән әлеге поселокка килеп урнашкан иде. Уналты яшендә аны үзеннән шактый өлкән берәүгә алдап кияүгә биргәннәр. Соңрак, ирнең тагын бер гаиләсе булуы ачыклангач, кызын алып, качып киткән.
Максатчан һәм тырыш Сания эш табып һәм баласын мәктәпкә урнаштырып кына калмый, тимер юл техникумына читтән торып укырга да керә. Һәм менә ул хәзер дипломлы белгеч һәм, һич арттырусыз, тимер юл бүлегендә иң дәрәҗәле бригадир. Хезмәт хакы да югары, ул чорда һәр ир-егет тә өч йөз сумлык эш таба алмый. Торак-көнкүреш комиссиясе аның гаилә хәлен карагач, дүрт фатирлы йорттан зур аш бүлмәсе һәм верандасы булган ике бүлмә бүлеп бирә. Йорт каршында җир участогы да бар. Авыл кызы җирдә казынырга бик ярата, кышка бәрәңге, яшелчәләр әзерли. Җәйге ял көннәрендә өйдә кул кушырып утырмый, кызы белән җиләк җыя, төрле кайнатмалар ясый. Барысы да үзеңнеке булгач, сатып алырга кирәкми.
Дөрес, яшьлек елларының ялгызлыкта үтүе, янәшәсендә тормыш юлдашының булмавы гына йөрәген әрнетә. Әлбәттә, ир-егетләр аның белән якыннанрак танышырга омтылышлар ясый, әмма кыз алар арасында җанына якын булган, күңелен дулкынландырган кешене тапмый. Тик менә... Фәргатьнең поселокка килүе генә көтмәгәндә аның күңелендә ниндидер аңлаешсыз хисләр тудыра, көйләнгән тормышына буталчыклар кертә.
Фәргать тә җитәкчелек күзлегеннән яхшылар рәтендә йөри, үз һөнәренең барлык нечкәлекләрен тырышып үзләштерә. Кичке мәктәптә урта белем алды. Хезмәт хакы яхшы, заманча киенә. Ит, бәрәңге һәм башка ризыкларны авылдан китерәләр – әти-әниләре ярдәм кулы суза. Эшкә абыйсыннан калган «Иж-Юпитер» мотоциклы белән йөри.
Тимер юл ремонтлаучыларның эше күчеп йөрүләр белән бәйле һәм алар һәр көнне төрле урыннарда була. Ашарга да үзләре белән алып киләләр: кемдә нәрсә бар, бер гаилә кебек, шуларны тиз-тиз әзерләнгән уртак табынгаә куеп, төшке аш белән сыйланалар. Сания табынны үзе көйли. Ремонтчылар билгеләнгән бурычны вакытында үти алмаган очракларда, аны эштән соң калып тәмамларга туры килә. Бу тимер юлга хезмәт күрсәтү кагыйдәләрендә төгәл язылган, чөнки һич кенә дә поездлар хәрәкәте графигын бозарга ярамый. Мондый вакытларда Сания иң тәҗрибәле һәм җаваплы эшчеләргә таяна, алар арасында, һичшиксез, Фәргать тә була.
Буш вакытларында егет тә Саниягә булышкалады, өендә, бакчасында эшләде. Сания исә атнага бер тапкыр Фәргатьнең бүлмәсен җыештырып, тәртипкә китерде, киемнәрен юды. Күңелләрендә туган хисләрнең бер-берсенә тынгы бирмәвен алар икесе дә аңлый. Әмма ни сәбәпледер, моны бер-берсенә әйтә, аңлаша алмадылар.
Фәргать машина йөртүчеләр курсын тәмамлаганда, Санияне участок мастеры итеп билгеләделәр, кызы Сәрия сигезенче сыйныфны тәмамлады. Үсеп киткән кыз йөреше, сөйләшүе, гәүдәсе, озын чәчләре, зәңгәр күзләре, нечкә биле белән тач әнисенә охшаган. Фәргать аны мотоцикл йөртергә өйрәтте, хәзер Сәрия егетләрдән калышмый – мотоциклда бик оста җилдерә. Әгәр бензин бетсә, кыз Фәргатькә үз итеп: «Федя... бензин кирәк», – дип кенә әйтә.
Октябрь инкыйлабының чираттагы еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Сания үзенең туган көнен билгеләп үтәргә җыенды. Өчәүләшеп шәһәр кибетләрендә йөреп кайтырга булдылар. Эштәге дусларны, күршеләрне санап, исемлек төзелде: озын килеп чыкты, кырыкка якын кеше җыелды. Туган көнгә Фәргатьнең туганнары да килергә тиеш иде. Залдан мебельне чыгардылар. Кул астында булган такталардан өстәл-урындыклар ясалды: авыл егете балта эшен дә оста белә иде шул. Әтисенең ышкы, пычкы кебек артык эш коралларын ул күптән поселокка алып килгән иде, менә, эшкә ярадылар.
Мәҗлескә дип авылдан өч машина белән килделәр. Өченче машинаның ишекләрен ачкач егет бер мизгелгә югалып калды – анда әтисе белән әнисе утыра иде. Авылдан килгән килгән кунакларны түргә утырттылар.
Тантананың сәбәбе игълан ителде, котлаучылар сүз алды, тостлар яңгырады. Сания үзенең мөлаемлыгы, эчкерсезлеге, ниндидер эчке һәм, әлбәттә, тышкы матурлыгы белән барысын да әсир итте. Аның янында утырган Фәргать хәзер инде гади авыл егетеннән нык аерыла: галстук таккан, Сания белән бергәләп унлаган кибеттә йөреп сайлап алынган костюм кигән фырт егет. Кәефе дә күтәренке: чөнки бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде. Шул арада «артык кызган» бер кунак, кайда утырганын онытыпмы, ә бәлки, Сания белән Фәргатьнең бер-берсенә ягымлы карашып алуларын күрепме, бөтен залга ишетелерлек итеп: «Әче!» дип кычкырды. Сүз куешкандай, кунаклар да аңа кушылды, барысы да: «Әче! Әче! Әче!» – дип кабатлады. Сания белән Фәргать югалып калган хәлдә торып бастылар һәм гомерләрендә беренче тапкыр үбештеләр. Фәргатьнең йөзе пешкән алма кебек кызарды, ул туган көнгә дип килгән һәм көтмәгәндә туйга әверелгән тантанада утыручы әти-әнисеннән, туганнарыннан, кунаклардан оялды.
– Йә, нәрсә эшлисең инде, – диде әтисе, – безнең өчен көтелмәгән вакыйга. Улыбызга да гаилә тормышына керергә вакыт җиткәндер. Булачак киленне бүген беренче тапкыр гына күрдек. Әмма ул кунакчыл, йорт җанлы, һәм кайсыдыр сыйфаты белән безнең туганнарга охшаган. Бәхетле булыгыз, хәерле сәгатьтә!
Гармунчы тиргә батып әле җыр, әле бию көйләрен уйнавын дәвам итте. Азактан барысы бергә: «Чакырырга онытмагыз, бәбәй туегызга да» – дип, кушымта саен кабатланган танылган туй җырын суздылар.
Кунаклар таралышканда яктыра башлаган иде инде. Сания белән Фәргать өстәлне бераз җыештыргач һәм ерактан килгән кунакларны йокларга яткыргач, бер-берсенә серле карашып алдылар. Бик арысалар да, тулай торакка юл тоттылар.
Фәргать бүлмәсен Сания ике көн элек кенә җыештырган иде. Әйтерсең лә, күңеле белән биредә беренче никах төнен үткәрәчәкләрен сизгән. Икесенең дә йөрәкләре чыгардай булып типте, урам якка караган тәрәзәләрне томалагач, бүлмәгә серле караңгылык иңде, алар юл уңае чишенә-чишенә бер-берсенең кочакларына ташланды. Иң кирәкле сүзләр инде күптән әйтелгән, көтү белән яшәгән тойгылар иреккә җибәрелде…
Икенче көнне кунакларны озатканда Саниянең чыгарылыш сыйныфта укучы кызы Сәрия генә күренмәде. Кичен дискотекага киткән җиреннән кайтмаган да ахры.
Фәргать белән Сания өстәл артында үзләрен беренче тапкыр чын-чынлап ир белән хатын итеп тойды. Алар кунакларны сыйлады, шаярды, көлде. Хәзер Сания фатирында алар өчәүләшеп яшәячәк, хатын узган ел йокы бүлмәсен ике кечкенә бүлмәгә бүлде, ишекләр куйды. Әгәр Фәргать шулай яхшы гына эшләвен дәвам итсә, бәлки, тимер юлчылар өчен төзелә торган биш катлы яңа йорттан аларга да фатир бирерләр.
Бераздан ишектән Сәрия атылып керде. Өс киемнәрен сала-сала:
– Йә, туган көн ничек? Ә менә мин күршеләрдән, безнең өйдә туй, дип ишеттем. Әни, Фәргать абый, бер дә дөрес түгел, әмма мин сезне барыбер котлыйм! – дип, бүлмәсеннән чәчәк букеты алып чыгып, алар алдына куйды. Саниянең йөрәгендә ниндидер тынгысызлык тойгысы барлыкка килде. Нәрсәдер җитеп бетмиме, әллә артыкмы шунда. Кызы аңа үпкәләдеме? Тик нәрсә өчен? Әллә моңа ул шаяртып «Федя» дип йөрткән Фәргать гаеплеме? Туйны кыздан рөхсәт сорамыйча ясагангамы? Әнә кызы тагын каядыр җыена.
– Син яңадан кая җыенасың, кызым? – дип сорарга да өлгермәде, Сәрия, үз бүлмәсеннән тиз генә атылып чыкты да, залга карап: «Барыгызга да сәлам, чао!» – дип урамга йөгерде. Беркемгә дә сер бирмәскә тырышты хатын, әмма аның күзләре нигәдер көлми, кыз артыннан хәвефле һәм сораулы карап калганнар иде.
Сания кызы белән сүзгә килүе турында Фәргатькә бер сүз дә әйтмәде. Кочаклашып үбешә-үбешә тулай торакка – таныш бүлмәгә килеп җитүләрен сизми дә калдылар. Ширбәт ае дәвам итте, яшьләр мәхәббәтнең бөтен шатлыкларын тоеп, арып-талып йокыга талды.
Их, мәхәббәт! Нинди генә михнәтләр кичерсәң дә, озак көтү белән үткән еллар аша, ул барыбер үзенекенә ирешә, Аллаһы Тәгалә ир белән хатынны, мөгаен, шуның өчен яраткандыр да...
Хуҗалар әйләнеп кайтканда, кунаклар йокыларыннан торып, китәргә әзерләнә башлаганнар иде. Тиз генә табын хәстәрләп, чәй эчәргә утырдылар. Сәриянең икенче көн өйдә кунмавын белсә дә, Сания дәшмәде. Кунаклар тиз генә капкалап алдылар да, юл кешесенең юлда булуы хәерле дип, юлда булдылар.
Ул да түгел, курткасын җилкәсенә генә элеп, Сәрия кайтып керде.
– Кызым, син бүген дә күршеләрдә кундыңмы? Безне кисәтергә авыр идемени? – диде әнисе, үпкәләп. Сәрия, бер сүз дә дәшмичә, бүлмәсенә кереп китте, башыннан ук одеял белән капланып, тынып калды.
Фәргать ишегалдына чыгып, кулына себерке алды. Чиләкләрне, иләкне, мунча ягарга әзерләнгән такта кисәкләрен урыннарына куйды. Ял көне булуга карамастан, эшкә барып килергә булды. Чөнки ул хәзер тимер юлчылар мастеры ире. Фәргать анда беренче генә көн эшләми бит, хатынының эш урынына кереп чыгарга, график буенча эшләгән кизүләрне тикшерергә кирәк. Саниягә җитәкчелек тарафыннан шелтә эләгүен теләмәде.
Әйе, бу бәйрәм көннәрендә Сания белән Фәргатьнең тормышында көтелмәгән үзгәрешләр булды. Ә иртәгә барысына да эшкә: Саниягә сәгать җидегә өлгерергә кирәк, нәкъ шул вакытта селектор киңәшмәсе башлана, Фәргатькә сигезенче яртыда да ярый. Ул әле икәүләшеп бер йорттан чыгып китәргә ничектер ояла иде.
Сәрия, әнисенең эшкә китүен белепме, яки аның белән очрашырга теләмәгәнгәме, сигезенче яртыда гына үз бүлмәсеннән чыгып, мәктәпкә китте. Аның быел имтиханнар тапшырасы бар бит.
Эш көннәре айларга әверелеп, бер-бер артлы үтә торды, хәзер инде Сания белән Фәргать бергәләшеп эшкә йөрергә күнекте. Сәриянең генә әнисе белән мөнәсәбәтләре җайланырга ашыкмады. Кыз күп сөйләшми, мәктәптән дә, дус кызлары белән кичке сәяхәтләрдән дә мөмкин кадәр соңрак кайтырга тырыша. Өйдә күпчелек очракларда бүлмәсеннән чыкмый, әнисе һәм Фәргать белән бер өстәл артына утырмау җаен карый, өстәлдән үзенә кирәкле ризыкны алгач та, бүлмәсенә кереп китә.
Яңа ел бәйрәмнәрен кыз авылда, әнисенең туганнарында үткәрергә теләвен белдерде. Сәриясенең әнисе яныннан беркайчан да ике атнага киткәне юк иде, шуңа күрә Сания аның бу теләгенә каршы чыкты:
– Ике-өч көнгә мин риза, ике атна күбрәк булыр. Сиңа имтиханнарга да әзерләнәсең бар!
– Әни, мин кечкенә түгел инде, кайбер нәрсәләрне үзем хәл итәргә хокукым бар, китапларны да үзем белән алам, – диде Сәрия. Әнисе моңа каршы килә алмады. Гыйнварның уннарында гына әйләнеп кайтты ул. Ул кергәндә Фәргать өйдә үзе генә, эш киемнәрен чистартып утыра иде.
– Сәлам, «Федя әти», сезнең хәлләр ничек? Димәк, сез хәзер ирекле кеше түгел, сезнең йөрәгегез дә бәйле, әйеме?
Фәргать югалып калмады:
– Йөрәгем, бәлки, ирекле түгелдер, әмма минем күңелем һәркем өчен дә ачык, – дип җавап кайтарды.
Сәрия, яңа кыска халат киеп, аш бүлмәсенә чыкты, төшке ашка үзенә ниндидер ашамлык әзерли башлады. Аннары:
– Менә миңа әнинең туганнары Яңа елга халат бүләк иттеләр, ничек, сиңа ошыймы? – дип Фәргать алдында әйләнгәләп алды.
Фәргать тә кичә генә авылдан килгән егет түгел, йокы бүлмәсенә кереп ятса да, ул ачык ишек аша әле анда, әле монда йөренгән Сәриянең кыска халат аша ялтыраган шәрә ботларына күз салгалады. Әмма эштә арылган ахры, йокыга киткәнен сизми дә калды.
Ир ана белән кызның гәпләшкән тавышларына уянды. Урыныннан торгач, аш бүлмәсенә кереп, Санияне үбеп алды. «Ә мине?» – диде Сәрия һәм урындыгыннан торып, Фәргатькә таба атлады. Кызның да битеннән үбәргә туры килде. Алар беренче тапкыр бер гаилә булып табын артында утырдылар, сөйләшә-сөйләшә чәй эчтеләр.
...Фәргать белән Сания элеккечә эшкә йөрде, ә Сәрия, дәресләрдән соң калып, имтиханнарга әзерләнде. Ана белән кыз, өйдә икәүдән-икәү генә калгач, чыгарылыш кичәсенә нинди күлмәк тектерү, нинди аяк киемен сатып алу мөмкинлеге турында уйлашты, кайсы уку йортын сайлау, нинди институтка керү турында бөтен нечкәлекләренә кадәр фикер алышты. Сәриянең моңа кадәр егете булмавы әнисен борчыды. Сәрия үзенең матурлыгы, йөреше, биленә кадәр җиткән ике толымы, җыйнак һәм иртә өлгергән сылу гәүдәсе белән күпләрне үзенә җәлеп итте. Урамда яшь егетләр генә түгел, өлкәнрәк ир-атлар да аны «борылышка җиткәнче» сокланып, артыннан карап калалар иде. Кыз әнисе кебек киенергә ярата, аңа охшарга тырышып, бөтен нәрсәдә аны кабатлады.
Сания авырга узган иде. Бу хакта Фәргатькә белгертергә генә ашыкмады. «Вакыт җиткәч гәүдә үзгәрә, шуннан үзе күрер», – дип фикерләде ул. Тик менә декрет ялына чыкканда, үз урынына кемне калдырырга? Иренме? Фәргать исә газетада игълан укыгач, Саниягә ябышты:
– Мин автобазага шофер булып күчәргә телим, зинһар өчен, каршы килмә! Кесәмдә машина йөртү таныклыгы булган килеш, ремонтчылар бригадасында күпме тимер ташып йөрергә була? Әнә, поселокка миннән соң килгән егетләр бүген яңа машиналарга утырды, хезмәт хаклары да өч йөз сумга күбрәк, фатирга да чиратта торалар. Автобазада биш катлы сиксән фатирлы йорт төзелә, ә тимер юлчылар өчен йорт әле кайчан булачак? Иртәгә эшкә барам һәм гариза язам.
Саниягә килешми башка чара калмады:
– Хәзер йортта үзең хуҗа, киңәшкәнең өчен рәхмәт. Ничек яхшы, шулай эшлә.
Атна-ун көн дигәндә, «ЗИЛ» машинасына утырды Фәргать. Саниясе УЗИ рәсемен тотып кайткач, аеруча малай туачагын да белгәч, шатлыгы бермә-бер артты.
Сәрия, урта мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына имтиханнар тапшырды, студент билеты алды. Аңа институт тулай торагының өч кешелек бүлмәсеннән урын бирделәр. Бөтен кирәкле әйберне, әлбәттә, Фәргать китерде.
Август азакларында Сания малай тапты. Аңа исемне күптән уйлап куйганнар иде – Фәргать исеменә аваздаш булсын дип, Тәлгать исемен куштылар.
Сәрия шәһәр тормышына тиз ияләште, ә якшәмбе көннәрендә әнисе һәм энесе янына кайтырга ашыкты. Кыз өйдә бер кич кунгач, ашамлыклар ала да, тагын бер атнага югала. Дүшәмбе көннәрендә Фәргать эш белән шәһәргә бара һәм Сәрияне сумкалары белән тулай торакка кадәр илтеп куя. Кайтмый калган атналарында ашамлыклар тулы сумканы үзе илтеп кайта. Сәриянең дуслары Фәргать еш килә башлагач:
– Бар, әнә, киявең килгән, – дип шаярта да башладылар.
Озакламый гаилә башлыгын прицеплы КамАЗга утырттылар. Ул бер атнага, ун көнгә командировкаларга китә башлады. Кайвакыт хәтта берәр ай өйгә кайтмыйча илнең төрле почмаклары буйлап йөкләр ташыды. Хезмәт хакын тулысынча хатынына бирде, әмма Сания аның бу эшенә шат түгел иде. Чөнки ул баланы үзе генә үстерергә, ире исән килеш ялгыз гына яшәргә дип хыялланмады! Ире янында, аның кочагында, яратып һәм яратылып яшәргә, яшьлегендә ясалган хатасы аркасында озак вакыт ирсез яшәү бурычын кайтарырга, янәшәсендә ир исен тоярга, иркәләнеп, кулга-кул тотынышып кунакка йөрергә теләде... Җитмәсә хәзер Сәрия дә әнисе янына һаман сирәгрәк кайта. Янәсе, яхшырак укыса, стипендия дә күбрәк булачак.
Фәргать чираттагы командировкага киткәнче өйдә яшәсә дә, хуҗалык эшләрен теләмичә генә башкарды һәм Саниягә дә аның мөнәсәбәте салкыная төште. Хатын моны ачык тойды. Аның башына төрле борчулы уйлар килде: командировкаларда озак йөргән Фәргать бәлки үзенә икенче хатын тапкандыр? Булыр, булыр... Юк, юк, бу хакта уйларга да ярамый.
Күршеләре дә Санияне аптыратып:
– Сания, синең ирең белән кызың кояш кебек күренеп алалар да, тиз арада юкка чыгалар, – дип әйтәләр иде.
Ул үзе дә аларга:
– Белмим, берсенең башында – акча, икенчесенекендә – уку, – дип кенә җавап кайтарды.
Тәлгатькә бер яшь тулган көнне Фәргать белән Сәрия бергә кайтып керделәр. Ире, гадәттәгечә, Саниягә чәчәк букеты бүләк итте, баласына шәһәр кибетеннән уенчыклар, киемнәр һәм ашамлыклар, хәтта эчемлекләргә кадәр алган иде. Бары бер нәрсә генә аңлашылмады: Фәргать элек Сәриягә дә бүләкләр бирә иде, ә бу юлы юк. Кызының соңгы мода белән тегелгән яңа куртка, күлмәк, туфлиләрен күреп, Сания башын тотты:
– Кызым, син нәрсә, укуыңны ташлап эшкә урнаштыңмы әллә? Нинди акчага киендең? Әниең янына айга бер тапкыр гына кайтасың, бер төн кунасың да, тагын бер айга югаласың...
Сәриянең исендә дә юк, энекәше белән мәш килә: аңа яңа киемнәр кидерә, яңа уенчыкларын күрсәтә. Фәргать тә, мунча ягарга ашыкмады. Юл уңае гына кердем, вакытым юк, дип кенә куйды. Чәй эчкәндә дә ире белән кызын сорауларга күмде, әмма бер генә соравына да төпле җавап ала алмады. Икесе дә ык-мык итте, теләмичә генә сөйләштеләр.
Фәргать киемнәрен алмаштырды да идәндә уенчыклары белән уйнап утырган улын сөеп, ишеккә юнәлде.
– Юл кешесенең юлда булуы яхшы, йөкне хуҗаларына илтеп тапшырырга кирәк, бер генә минутка да соңарырга ярамый, – диде.
Аңа Сәрия дә иярде.
– Әни, мин дә китәм. Борылышка кадәр Фәргать белән барам. Мин бит кичләрен укырга йөрим, әле әзерләнергә дә кирәк.
Сания кулларына улын күтәреп, капка баганасына сөялгән хәлдә, ирен һәм кызын озатып калды. Аннары, күз яшьләрен тыя алмыйча, елап өйгә кереп китте.
Йоклаганда аны куркыныч төш эзәрлекләде. Имеш, Фәргать Санияне ташлап, аның кызы Сәрия белән бутала икән. Бераздан күрә: Фәргатьтән Сәриянең улы – Саниянең оныгы туган, ул Тәлгать белән урамдагы комлыкта машиналар белән уйный, икесе дә бертөрле киенгән һәм яшь аермасы да бер яки бер ел ярым гына, имеш.
...Сания бала тавышына уянды. Үз-үзенә урын таба алмыйча, еш-еш типкән йөрәген тынычландырып, күргән төшенә ышана алмыйча, бүлмә буйлап почмактан почмакка йөренде. «Бәхетем булмады, мөгаен, булмас та ахыры», – дип уйлады ул.
Автор хакында:
Шәфикъ Иматдинов 1950 елда Чүпрәле районы Иске Кәкерле авылында туа. Сигез сыйныф тәмамлагач, Ульян өлкәсенә китеп, төзелеш техникумына укырга керә. Соңрак, читтән торып югары белем ала. Гади механиктан башлап, предприятие җитәкчесенә кадәр юл үтә.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Шәфикъ Иматдинов «Дәрьяларга каршы йөзәм», «Сиңа гына», «Йөрәк сәгате» кебек китаплар авторы. Габделҗәббар Кандалый исемендәге бүләк иясе.
Бүгенге көндә Ульян каласында яши.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев