-
СУПЕР-ФИНАЛИСТНЫ 1 МИЛЛИОН СУМ КҮЛӘМЕНДӘ ТӨП БҮЛӘК КӨТӘ «Яңа моң» Халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнгән. Бәйгегә 7 илдән барлыгы 800 гариза килгән. Алар арасыннан 50 иң яхшы кандидатны сайлап алып, Уфага чакырачаклар, дип яза «Башинформ» агентлыгы проектның җитәкчесе Элвин Грейга (Радик Юльякшин) сылтама белән.
-
ВИДЕО: Татар театрына килгән тамашачыга көтелмәгән, бәлки бераз уңайсыз сораулар Блогер Алсу Хафиз исә сәхнә артында булып кайтты.
-
АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ ҺӘМ ТАТАР КИТАБЫ ЙОРТЫ ЛЕКТОРИЙЛАР ЦИКЛЫНА ЧАКЫРА Курслар һәм пәнҗешәмбе һәм җомга көнне 17:00да Татар китабы йортында узачак.
-
«TATAR СҮЗЕ» БӘЙГЕСЕНЕҢ I ТУРЫ ТӘМАМЛАНДЫ! Жюри әгъзалары бәйгегә тәкъдим ителгән 4000 гә якын язманың 335ен II турга сайлап алдылар. II турга узган конкурсантларның язмалары жюри тарафыннан февраль башында каралачак.
-
Моргенштерн ресторанда ничә сумга ашый? "Сәлам хәерчеләргә!" — дигән музыкант роликта.
-
71 яшьлек бабайга бензин сибеп, ут төрткәннәр... Имгәнгән ир-ат хастаханәдә берничә көн яткач, вафат булган.
-
Авариядә имгәнгән кызның телен теккәннәр Имгәнгән хатын Яңа ел бәйрәмнәрендә реанимациядә була, аннары аны палатага чыгаралар. Хәзер аңа озак вакыт реабилитация таләп ителә.
-
САК БУЛЫГЫЗ: Юлларда көчле бозлавык 27 гыйнвар Казанда 1 градустан 3 градуска кадәр салкын көтелә
ҖИЛ ДӘ ЮК...
Илергән даланың тынлыгы
колакка ят сыман.
Ярсыган атларны куалап,
бик күптән,
күптәннән узганнар.
Басылган тузаннар.
Җил дә юк.
Ул әллә адашкан,
басылып торырлык
саташкан.
Җил дә юк...
Тын гына
кем атлый еракта?
– Без монда, әй һәй-һәй,
бу якта!
Син кайдан?
Юлың кай тарафка?..
– Төн ката йөрергә
ни хаҗәт?
Юлбасар очраса,
юлыгыз киселер...
Югалган Асыл Зат
исемем.
– Без сиңа иярик,
юлтабар булырбыз.
Иярсен кызыбыз, улыбыз...
– ...салырсыз җиде кат туныгыз!..
– Әй дәрвиш!
Безне дә алыгыз!
– Мин әйттем:
яңа юл салыгыз.
...Тилергән далада кем булмас;
басылган җил тузан туздырмас.
Сер бирми ятларга,
таң атып ятканда,
көч-егәр бар әле
Ат-лар-га!
Гөлназ НУРИЕВА
Автор шигырьләре:
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз