Логотип Идель
Әдәбият

ИНГЛИЗ КЕБЕК!

Рөстәм Сүлти шигыре

Рөстәм Сүлти шигыре

Инглиз кебек!

Инглиз кебек китәм!

Булды!

Җитте!

Битлекләрдән гарык!

Күперләрне мин яндырып китәм,

Корабларны иттем харап – ярык!

Теләмимен хәтта дошманыма

Минем кебек килсен дә алдансын!

Әй, Варенька!

Ап-ак перчаткалар,

Бал тәмамдыр!

Бетте!

Бу – «Балдан соң».

Еллар эзе калган маңгайларда,

Аркаларда буй-буй, сызык-сызык.

Бер күз белән генә кал күзәтеп,

Кал син, Темза, күзәт тып-тымызык.

Бернинди дә инглиз ачкычлары

Ача алмас инде йозагымны,

Дөньяларны бирсәң алышалмам

Намус-вөҗдан белән йөз агымны!

РӨСТӘМ СҮЛТИ: «МЕНӘ БҮГЕН КАЙТТЫМ!»

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев