Әдәбият
КАЛМАДЫ. ҮЛДЕ УЛ...ҮЛДЕ УЛ ИХЛАСЛЫК!
Гөлүсә Батталова шигыре
***
Калмады. Үлде ул... Үлде ул ихласлык!
Соң инде. Юк инде – карында... буылды...
Күрешер өченгә яралган учлар да
Һавада эленеп калды да... суынды.
Ваемсыз дөньядан себереп түгелде,
Кирәксез тибелде җаннарның җылысы.
Турады бәгырьне кисәкләп-кисәкләп
Тәкәббер йөзләрнең күгәргән кылычы.
Чәченнән сыйпады. Жәлләде, имештер...
Иреннең читендә каһкаһә биеде.
Олтаннар әлсерәп баш орды шайтанга:
«Мәйданда тапталды хыялның биеге!»
...Сап-салкын дөньядан кемнәрдер эзләр күк
Ярату ягылган кап-кайнар карларны.
Юк инде... Табылмас. Җуелган мәңгегә.
Бу җирдә ихласлык... үлде ул. Калмады.
Шулай ук укыгыз: ӨЧЕНЧЕ ШИГЫРЬ. Гөлүсә Батталова
Текст после содержания указынный в настройках
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев