Логотип Идель
Әдәбият

КАЙЧАН КАЙТАСЫҢ... (ДӘВАМЫ!)

– Борчылма, әбекәй, барын да син дигәнчә башкарырбыз. Җаның тыныч булсын. Шулай да ашыкма әле. Сине табибларга күрсәтик. Казанга алып китим үзеңне. Әнием табибә ич, ул булышыр.

Кайчан кайтасың...(башы)

– Борчылма, әбекәй, барын да син дигәнчә башкарырбыз. Җаның тыныч булсын. Шулай да ашыкма әле. Сине табибларга күрсәтик. Казанга алып китим үзеңне. Әнием табибә ич, ул булышыр.

– Рәхмәт, улым. Әти-әниеңә, игелекле бала үстергәннәре өчен, Аллаһы көтелмәгән шатлыклар, уйламаган байлыклар белән тиендерсен... Мөнәвәрәттәй, ашыкмый гына, үткәнен сөйләргә кереште. Ни генә кичерми икән адәм баласы...

– Мин үзем кайда ялгышканмындыр, белмим. Улым бик акыллы иде бит.

   Киленнән дә бик уңдык. Ләкин өйләнгәч, салгалый башлады. Аннары атналар буе өенә кайтып күренми эчеп йөргән чаклары булды. Аңламадык. Җанын берәр нәрсә борчыдымы, яман эшкә тарыдымы, юлдан яздырдылармы үзен. Бер мәлне бик күп акча алып кайтып килен белән икебезнең хушын алды. Бу хәл бер генә булды булуын. Күбрәк өйдән ташыды. Без малайның кыланмышларының сәбәбенә төшенгәндә, соң иде инде. Ул наркоманга әйләнгән. Шул зәхмәтенә акчасы җитмәгәч, кәрт уйнап юнәткән. Уйный торгач, бурычка батып беткән, бахыр. Бер көн, махмырдан чыдый алмый, карават башына асылынган... Шуннан башланды... Фатирларын залогка куеп, зур бурычларга баткан булган малаебыз. Киленнән акча таптыра башладылар, бер көн эшеннән кайтышлый, тотып алып киткәннәр үзен. Бер фатирда бикләп тотканнар, мәсхәрәләгәннәр. Тәрәзәдән сикереп кенә котылган бу тоткынлыктан. Әмма бу мәхшәргә түз алмый, ул да үз-үзенә кул салды. Шулай итеп, күз карамдай багып үстергән улымнан зур бурычлар белән өч яше тулып килгән Мансурыбыз гына калды... Бурычлары исәбенә улымның фатиры алып калдылар. Күрәчәгең булса, хет айга мен. Бу баланы да саклап кала алмадык. Әллә үзе,  әллә теге имансызлар ярдәме белән, ул да атасы юлыннан тәгәрәде. Юристлыкка укырга хыялланган оныгыбыз, кинәт, танымаслык булып үзгәрде дә куйды. Үзем дә бетерештем инде. Хәзер көрәшер хәлем юк. Күрәчәгебездер...

    Мөнәвәрә карчык тынып калды. Уйчан карашы бушлыкка төбәлгән. Башына төшкән кайгы-хәсрәтләр, борчулары карчыкның йөзен тирән җыерчыклар белән сырлаган. Туганнары, дуслары афәт килгән гаиләдән читләшкән. Бүген аның исәнлеген дә, бу дөньяда җан асрап әле дә газап утларында янып ятуын да белүче юк икән. Мөнәвәрәттәй үпкәләми аларга. Кемнең дә үз күлмәге тәненә якынрак.

     Әскәр дә сүз тапмый бер ноктага төбәлеп утырды. Мондый хәлләр киноларда гына, чит илдә генә буладыр кебек иде. Баксаң, синең янәшәңдә күпме фаҗига, күпме кан, күз яше икән! Әти-әниләре бу мәхшәрдән сеңлесе белән икесен ничек оста аралап, тормышның матур асыл якларын гына күрсәтеп, иллюзияләр дөньясында үстергән булып чыга түгелме соң?

– Улым, – дип, карчык уйларны бүлдерде.

– Үтенечемне кире какмассыңмы? Соңгы юлга мөселманча озата алырсыңмы?

– Әйттем ич, әбекәй. Борчылма анысы өчен.

– Шифоньерда чемодан бар. Ачкычы – мине караучы кызда. Соңгы юлга җыйган бирнәләрем шунда. Өләшәсе хәерләре дә, үлемтек акчаларым да җитәрлек җыйдым төсле. Игелегең өчен, рәхмәт, балам.

   Әбине тагын ютәл басты. Әскәр чәй җылытып китерде, ипләп карчыкка каптырды. Авыр уйлар йөге дөнья күрмәгән, тормыш белмәгән яшь егетне каушатып җибәрде.

 Шул арада күрше хатыны кереп җитте.

– Ашлар җылыттым, өчпочмаклар өлгерттем. Әйдә, ашап чык әле.

– Рәхмәт... Соң бит инде. – Күрше хатыны да кунакның аптырашта калган уйчан йөзе абайлап, башын чайкап, кызганып куйды.

– Рәхмәтеңне ашагач әйтерсең. Марат инде тамагын туйдырып, балалар белән шау килеп уйнап ята. Әй, бигрәк бала җанлы икән дустың. Шул арада уртак тел дә таптылар. Бар әле. Мин Мөнәвәрәттәйне ашатып, юындырып алыйм. – Әскәр кыстатырга уңайсызланып, чыгып китте.

  Карчык ашаудан баш тартты. Күршесенә үзен юындырырга кушты. Әби тынычланып, йөзләре бераз алсуланып киткәндәй булган. Бу сәер кунаклар бик урынлы булды күрәсең. Соңгы арада гел юындырырга сорый карчык. Алай-болай вакыт җитә калса, пөхтә булыйм, болай да гөнаһларым күп, әҗәлемне чиста тән белән каршы алыйм, дип тәкрарлый.

   Юынгач, малайлар кергәнче дип, дога кылырга ашыкты Мөнәвәрәттәй. Күңеле ашкынып, дулкынланып тора.

– Күрше, кан басымыңны үлчик әле.

– Юк, кызым, кирәк түгел. Үземне яхшы хис итәм. Намазым калды. Соң булса да, укыйм әле. Сиңа да, теге балаларга да атап, дога кылыйм. Син, бер үк кеше җыеп ята бу карчык, дип рәнҗемә инде миңа. Ашатып, эчертеп, зур бүлмәгә көйләп яткыр үзләрен, күршем, – дип, Таняның кулларын кушучлап кысты әбекәй.

– Мөнәвәрәттәй, ни сөйлисең. Синең туганың – минем туган, синең кунагың – минем кунак булды гомергә. Ике егетне генә ашатырлыгым бар, шөкер. Кунуын миндә кунарлар. Гөлнурның кайтасы бар бит. Ир-егетләр белән кыз баланы кундырып ятмабыз. Борчылма. Аннан соң... теге Казан егете, ташбашларымны бигрәк үз итте. Күпме эш эшләргә өлгердем, ул алар белән мәш килгән арада. Итләр чыгарып, токмачлар кисеп куйдым. Керләр уып элдем. Кипкәннәрен үтүкләп урнаштырдым. Ул балалар белән йортны да карап булмый бит, күршекәем, бигрәкләр кулны тоталар. Бер балага күпме түзем кирәк, болар өчәү бит! Ташбашлар!

 Таня, карчыкның урын җирләрен рәтләштерде дә, үз фатирына чыгып китте.

– Таня апа, зур рәхмәт. Шундый тәмле өчпочмаклар күптән ашаган юк иде, – дип елмаеп, Әскәр чыгып килә.

– Яратканың өчен рәхмәт, акыллым. Әйдә, кире безгә керәбез. Әби янында кунар кеше бар инде.

– Ярый. Янында аз гына утырып торам да, хәзер сезгә чыгам, килештекме?

– Менә үзсүзле! Утыр инде, алайса. Мин урыннар җәя торыйм.

Мөнәвәрә карчык йокымсорап ята, әмма йокламаган әле. Әскәр карават янына утырды.

– Ашадыңмы, балам?

– Әйе. Өйгә шылтыратып алдым әле. Әнием сине Казанга алып килергә кушты. Иртәгә Чаллы табибларына күренербез. Үзеңнән рөхсәт сорамаган өчен рәнҗемә, әбекәй. Шулай да, табибларга күренергә кирәк. Әҗәл әҗәл белән инде ул, вакыты җиткәч килер. Ләкин без аны кичектереп торырга булдык әле. Үпкәләмәс. Ун еллап шылтыратышып торган кешеңне, шулай тиз югалту бик үкенечле булыр иде. Мин синең гозереңнән баш тармадым, әби. Син дә минем үтенечемне аяк астына салма.

– Әй, рәхмәт төшкере. Теләсәң ни эшлә. Ләкин Казан ерак бит. Әйдә, Чаллы бүлнисенә генә барып кайтыйк. Җитәр шул. Ярдәмнәре тиеп, ютәлем бераз басылыр, бәлки. Югыйсә, козгын кебек гөрселдәп, әҗәлемнең хәтерен калдырырмын да, Аллам сакласын, йә алмый китәр үземне. Казаныгызга барып җитә алмам инде. Аяклар бер дә тыңламый хәзер, тотмый гәүдәне.    – Иртән күз күрер, алайса. Казанга бара нитә калсак, борчылма. Без сине машина белән түгел, вертолет белән күз ачып йомганчы алып барып җиткерәбез анда.

ГӨЛНУР

    Кинәт фатирга кемдер керде. Күрше хатыны түгел, башка кеше бу. Әскәр аны башта әбинең наркоман оныгы, дип уйлады. Түгел икән, хатын кыз, тәмле хушбуй исе, борын канатларын иркәләп, бүлмәгә таралды. Караңгы коридордан шыпырт кына аш бүлмәсенә узып, ут яндырды. Әби яткан бүлмәгә килгәндә, Әскәрне күреп ахры, туктап калды. Аннан: «Кайттыңмы, имансыз!» – дип пышылдап, җәһәт кенә кире чыгып йөгерде. Бары ишекне ачкыч белән бикләгәне генә ишетелеп калды.

 – Кем бар анда улым? Теге бала кайттымы әллә? – Әбекәй дә нидер абайлап алды ахры. Карчыкны борчыйсы килмәде Әскәрнең, берәү дә юк, дип кенә тынычландырды.

   Күпмедер вакыттан фатирга берничә кеше килеп керде. Мөнәвәрә карчык дарулар тәэсирендә йоклап киткән иде. Олы бүлмәнең сүрән торшер яктысында Әскәр шифоньер эчендәге китапларны, фотоларны карый иде. Аны-моны абайлап өлгергәнче, теге кешеләр яшен тизлегендә егетнең өстенә ташланды. Кулларын каерып, идәнгә сузып та салдылар.

– Сез кемнәр? Нәрсә кирәк сезгә? – дип, көч-хәл белән генә сорый алды Әскәр.

– Башың төрмәдә чересен, имансыз, – дип, баш очында теге туташ ысылдый. Кемдер тавыш-тынсыз гына, әбине куркытмыйча алып чыгып китәргә боера. Теге чебеш тә, Әскәрне сөйрәгән ирләргә: – Бер үк акрын. Әбине уята күрмәгез. Йокысы бик сак карчыкның. Шушы хәсрәт капчыгы өчен үртәлеп, хәле авыраймасын. Үзе чыгып тайган дип уйлавы хәерле, –
дип сөйләнә. Үзе карчык яткан бүлмәнең ишеген тотып тора.

– Улым... Кем бар анда? – Мөнәвәрә карчык уянган.

– Әбекәй, мин эштән кайттым. Уяттыммы, үзеңне? – дип тыныч сөйләшергә тырыша теге бала.

– Гөлнур, синме, кызым?

– Әйе, Мөнәвәрәттәй, мин әле бу, мин. Улың да кайткан икә-ә-ән, – үзе кулын болгап, тизрәк алып чыгып китәргә ишарәләп, Әскәрне тоткан ирләргә ым кага.

– Әйе, балам, кайтты. Улым да кайтты. Таныштыгызмы?

– Хәзер танышабыз. Син ял ит, әбекәй. Без чыгып сөйләшәбез.

    Әскәрнең кулларын богаулап тоткан әзмәверләр, сүз дә әйттерми, егетне урамга сөйрәп алып
чыктылар да, милиция машинасына ябып та куйдылар. Ул үзенең кемлеген аңлатып, акланып маташкан иде, үзенчә. Яңагына йодрык килеп кунгач, бәхәсләшүнең урынсыз булуына төшенде.

  Болар бит, наркоман Мансурны тоталар! Үлемтеккә әзерләнгән акчалар, медальләр яткан шифоньерны актарган җиреннән алдык дип, рациядән җитәкчеләренә хәбәр бирергә дә өлгерделәр инде. Өстәвенә, каршылык күрсәтте, сугышты, дип яла да ягарга күп сорап тормадылар.

   Авыз ачып, үзенең Мансур түгеллеген дә әйтә алмаган Әскәр, алар сүзе буенча полиция хезмәткәрләре өстенә үзе ташланган. Фатирның астын өскә китереп тентегән, әбине җәберләгән икән. Шулвакыт карчыкны караучы кыз кайтып кергән. Наркоман аңа да ташланган. Вәхши кулыннан көчкә ычкынып чыгып качкан теге кыз чакырткан икән полицияне. «Хәзер үк килеп җитмәсәгез, әбине талап үтерә!» – дигән. Тиз арада ашыгыч ярдәм машинасы да килеп җитте. Аларны милициядән шылтыратып юллаганнар. Табибларны тынычландырып, кире бордылар.

«Мансурны» машинага төяп, тиешле урынга озатканнан соң менеп килүче кызны Таня түти каршы алды.

– Вәт дивана! Менә тапшыр сиңа кеше гомерен! Ни эшләдең син, томана! – дип күршеләренә ярдәм сорап кергән Гөлнурны Таня түти эттән алып, суга салып сүкте. – Полиция чакыртканчы, миңа керергә булмадымы?

– Нинди тавыш? Таня түти, ник дулыйсың? Пожармы әллә? – дип йокы аралаш бер ни аңламаган Марат та килеп чыкты.

– Әскәрне төрмәгә олактырган әнә, әбиебезнең караучысы! – дип ике як биленә таянды Таня. Гөлнур сүз әйтә алмый, сулык-сулык елый.

– Мин бит аны Мансур дип белдем. Үзегез бит, коточкыч җанвар, дип куркытып бетердегез. Төрмәгә утыртырга кирәк, дидегез. Әбине кыйнаган иде бит ул.

– Кем кемне кыйнаган тагын? Әскәр кая?

– Марат атылып диярлек, карчыкның фатирына керим дисә, каршысына ике полиция әһеле килеп басты.

– Гражданин, сез кем буласыз?

– Синең анда нинди катнашың бар? Башта үзеңнең кемлегеңне әйт!

  Карчыкның йортына керергә ашкынган Маратны, погонлы тынычлык сакчыларының берсе култыклап кына алмакчы иде дә, ияк төбендә каты гына йодрык тәмен татыды. Ни русча, ни татарча аңлаша алмаган ирләр, йодрыклар теленә күчте. Полиция хезмәткәрләрен аңларга да була, бер уйласаң, наркоманның ахирәтен алалар бит. Шулай итеп, Гөлнур белән Таня түтинең ай-вайларына карамыйча, тоткарлаганда каршылык күрсәткән икенче «наркоманны» да сөйрәп алып чыгып киттеләр.

   Гөлнур, мышык-мышык борынын тартып, әби янына кереп китте. Фатир идәнендә, бүлмә ярып, телефон өзгәләнә иде. Кыз, куркып кына Әскәрнең телефонын алды. Ниндидер Рөстәм шалтырата.

– Алло.

– Уф, ниһаять! Ләйлә, синме бу? Абыең кая?

– Мин Ләйлә түгел. – Элемтәнең аргы башында әче итеп сүгенделәр.

– Кем соң син? Әскәр кая? Ник ул телефонга җавап бирми?

   Гөлнур, усал тавышка ни дип җавап бирергә генә белми, бераз югалып калды.

– Сез бераз тынычрак сөйләшә аласызмы?

Бер дә дәшми торсагыз да ярый.

– Нәрсә? ....

– Туктагыз әле, дим. Сез эт кебек өреп торганда, сорауларыгызга ничек итеп җавап бирим, ә? Тыңламасагыз, сүндерәм дә куям хәзер, үзегез эзләгез Әскәрегезне!

   Рөстәм тынып калды. Аның ачуы ташыган иде. Дусты шылтыратып, әллә нинди адреслар таптырды башта, кабат Чаллыга киләм, бәлки синдә кунып чыгарбыз, дип ышандырды.

   Нәтиҗәдә ни шалтыратмый, ни килми! Трубкасын кызлар ала!

– Мин Гөлнур. Мөнәвәрә түтинең караучысы.

– Миңа син кирәк түгел. Әскәрне бир әле, – дип боерды Рөстәм.

– Ул юк. Аны наркоман дип уйлап, полициягә алып киттеләр. Дустын да! Сез кем, аның дустымы, туганымы? – Көтелмәгән хәбәрдән егет сүз табалмый торды. Ничек аның дустын наркоман белән бутарга мөмкин? Бу нинди караучы кыз, нәрсә карап йөри ул анда? Әскәрнең телефоны аның кулына ничек килеп эләккән?

– Сез карчык торган йорттамы? Асмановлар фатирындамы?

– Әйе.

– Бер кая да чыгып китмәгез. Элемтәдә булыгыз!

ТАБЫШУ

   Рөстәм атлы усал кеше фатирга үзе генә килмәде. Наркоман урынына ялгыш тоткарланган Әскәр белән Марат та янәшәсендә иде. Ярый әле, теге ирләр килүенә, Таня түти дә кереп җитте. Югыйсә, Гөлнур баскан җирендә йөрәге ярылып үләр иде төсле.

– Тамаша оештырдыгыз! – Рөстәмнең тавышы каты, тәрәзәләр чыңлап тора, ул дәшсә.

Гәүдәсе дә алпамша, аның берүзен сыйдырырга ике фатир кирәк.

– Йә, йә, акрын. – Әскәр яралы яңагын тотып көлә. – Тыныч кына.

– Тавышланмагыз, безгә чыгыгыз, – дип Таня түти кунакларны ишеккә таба куалый.

– Юк, анда балалар йоклый. Аларны гына куркытасыгыз калды инде, – дип Марат каршы төште.
– Гафу итегез. Мин бит Мансур кайткан, дип уйладым. Әбине тагын кыйнап, талап чыгып китәр, дип курыктым. – Гөлнур тагын, бала төсле елап җибәрде.

– Йә, еламагыз. Бик дөрес иткәнсез! Безнең Мөнәвәрәттәй ышанычлы кулларда булуын гына расладыгыз, – дип юата башлады Әскәр әбинең караучысын.

– Холыклы! Эт кебек өрүеңнән туктамасаң, Әскәреңне үзең эзләрсең ди. – Ирләр шаркылдап көлешеп алдылар. Таня түти зур баржа төсле киң колачына барысын да җыеп фатирдан ишеккә таба эттереп үк алып чыгарга маташа.

– Мөнәвәрәттәйгә тынычлык кирәк. Әйдәгез, безгә чыгып сөйләшик. Син дә елавыңнан тукта, кызым. Егетләргә бер маҗара гына булды. Елап торма, яратмаслар! Кара әле, лачындай өч ир солтаны каршыңда балавыз сыгалармы?! Каш сикерт тә, тот та арканла, бәрәрсенең йөрәген!

– Абау, Таня түти. Бигрәк үткен үзегез! – дип шаяруны Марат эләктереп алды. – Минем Ләйләм бар шул инде, әбинең кызына Әскәрне өйләндерик! Ичмасам, туганлашырга сәбәп булыр!

– Коткаручы кем соң әле монда?! Затлы бүләк коткаручыга тиеш түгелме соң? – Рөстәм караучы кызны биленнән кочып алмакчы булып шаярды.

– Сиңа, күп өрмә, дигәннәр бит инде!

Рөстәм, кеше ашына кулыңны сузма, егет! Син төп герой түгел бүген! – Марат белән Рөстәм чеметешеп, кул көрәштереп, тәмам уенга бирелделәр.

– Әй, карап-карап торам да, никадәр буй җитсәгез дә, шул ук сабый ташбашлар икән үзегез. Ризык йөртә, диләрме, язмышмы... Табышуыгыз шул түгел микән, бигрәк пар күренәсез, – дип, күрше хатын да Әскәр белән Гөлнурга ымлый.

   Егет, елап шешенеп беткән кызны дусларыннан ышыклап, чын күңеленнән аның ихласлыгына, батырлыгына сокланып тора иде. «Бу кадәр чиста күңелле, олы йөрәкле кызлар да бар микән әле дөньяда...» Йөрәк ят бер көйгә изрәгән, шәраб эчеп исергән, диярсең. Айныйсы килми. Бик тә тансык, сәер халәт. Шушы сылуны куеныңа алып тынычландырасы, алсуланган бит алмаларын, бөрлегәндәй күзләрен үбеп иркәлисе, калын толымнарын сүтеп таратып, сыйпыйсы килә...

– Әскәр, мин Чаллыга килергә чыкканда сиңа нәрсә юраган идем?

– Төн маҗаралы булыр дип! Син аны үз башыңа юрадың ахры, әчтерхан чыпчыгы. Әле кайчан полиция участогында утырып кайтыр идең, тагын, – Әскәр көлә. Югыйсә үзенә дә ким эләкмәде, ләкин бу хакта сүз куертып әбинең яклаучысын үпкәләтүдән курка.

– Сугышып, диген! Иминлек сакчылары хезмәт күрсәткәндә, җитди каршылык күрсәтеп! Тиле, сине яклап эләктем мин анда!

Ә Ләйләгә биргән вәгъдәмне хәтерлисеңме?

– Масаеп, Гөлнурга ымлап ияк каккан була, Марат. Таня түтигә күз кыса. – Кыз сорарга барабыз, дидем!

   Таня апаның аш бүлмәсендә, уен-көлке, шук сүз белән төннең узып киткәне сизелми дә калды. Бүген бу таң бик иртәләмәсә дә ярап торыр иде дә соң. Аның үз вакыты шул.

   Асылында маҗаралы һәм дәвамлы булды бу төн. Бигрәк тә Әскәрнең тормышына, бу дөньяга карашына күп төгәллекләр, үзгәрешләр кертте. Егетнең күп әйберләргә мөнәсәбәтен, карашын алыштырды.

   Икенче көнне Мөнәвәрәттәйне хастаханәгә урнаштырып, Казанга кайтып китте дуслар. Карчыкның хәле җиңеләя төшкәч, аны калага алдыру әмәле табылды. Мансурның эзенә төшә алмадылар. Суга баткан төсле, юкка чыккан иде егет.

   Әскәрнең тормышында пәйда булган ят карчыкны үз итүен аңлатырлык сәбәпләр дә җитдиләнде. «Нинди әби соң ул сездә?» – дип кеше төпченгәндә дә, гаиләдәгеләр бер авыздан:

– Кодагыебыз. Киленебезнең әбисе! – диләр.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев