Логотип Идель
Әдәбият

Ә КЕШЕГӘ...КЕШЕ КИРӘК ИКӘН

Ә кешегә... кеше кирәк икән. Салкын төндә өстен ябарга, Эштән кайтып кергән чакларында Ашын салып көтеп торырга.

Ә кешегә... кеше кирәк икән.
Салкын төндә өстен ябарга,
Эштән кайтып кергән чакларында
Ашын салып көтеп торырга.

«Миңа язган тиңем», – диеп дәшеп,
Иң яхшысын җирдә эзләмичә
Кирәк икән, кирәк кемдер берәү.
«Үземнеке», – диеп яшәү өчен.

Ә кешегә кеше кирәк икән.
Салкын кичтә учак ягардай,
Сулар һава өчен сихәт булып
Эссе көндә яуган яңырдай.

Иптәш булыр өчен кеше кирәк:
Таңнар каршыларга җәйләрдә.
«Ә киләчәк шундый ерак», – диеп,
Һәр кич саен бергә чәйләргә.

«Кайтуыңны хәбәр ит!» – дияргә,
Озатучы кирәк, сәфәргә.
Ерак юлдан кайтып кергән чакта
Каршылаучы кирәк, хәркемгә.

Чәчләреңнән сыйпап: «Син бүгеннән
Ялгыз түгел бит», – диюче кирәк.
Көзләрендә җылы булсын өчен
Кешегә бит бары кеше кирәк.

Гөлназ Рамил кызы Газизова (Кошкина) 1991 елның 25 июлендә Чаллы шәһәрендә туа. Үсмер еллары Азнакай районында уза. Шунда ук иҗат итә башлый. 2010-2015 елларда Азнакай радио һәм телевидениясендә хезмәт куя, «Азнакай» радиосының беренче алып баручыларының берсе. Шигырьләре 2015 елда, бер төркем татар шагыйрьләре белән беррәттән, «Яңа татар шигърияте антологиясе» китабында рус һәм әзәрбайҗан телләренә тәрҗемә ителә. ТР журналистлар берлеге әгъзасы, «Сандугач сайрар илем» XII төбәк фестиваль лауреаты, «Сәләткә нур булган йолдызлар», «Иделем акчарлагы» конкурслары дипломанты, Мәхмүт Хәсәнов исемендәге әдәби премия иясе. Бүгенге көндә хокук факультетын тәмамлап, банк өлкәсендә эшли.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев