ХӘНИЯ (дәвамы)
Чыннан да, хатыннарның Хәнияне тәрәзәдән күреп танулары булган икән: килә-килешкә аны кысып кочаклап та алдылар, берсен-берсе бүлә-бүлә, елый-елый такмакларга да тотындылар:
Чыннан да, хатыннарның Хәнияне тәрәзәдән күреп танулары булган икән: килә-килешкә аны кысып кочаклап та алдылар, берсен-берсе бүлә-бүлә, елый-елый такмакларга да тотындылар:
– Хәния, сине шулкадәр сагындык, шулкадәр сагындык! – Фәнзия дигәне – Нурисламның сыйныфташы иде, шуңа Хәнияне аерата үз итеп кочып алуы.
Фәнзиянең килендәше Наталья да:
– Шулкадәр күрәсебез килде үзеңне! – дип, аның аркасыннан сөя-сөя яшен сөртте.
– Менә, кайнар ипекәйне мичтән чыгарган гына идем, ал әле, күчтәнәч булыр!
– Мин күзикмәк пешергән идем, табадан гына төште, Хәниякәем! Сизгән шикелле, бәрәңгесен дә мул итеп яккан идем, йомырка-каймагы да мулдан, рәхәтләнеп авыз итәрсең!
Аларның Хәния тирәсендә күгәрчендәй гөрләүләренә елмаеп торган Салават, шаяртып, Гүзәлнең чәченнән тартты:
– Сеңелкәш, үскәч сиңа да артистка булырга кирәк, шәңгә генә ашап йөрерсең! Шәп бит!
– Галия апамның артист буласы килә, ул ашар. – Гүзәл дә сүзгә кеше кесәсенә керә торганнардан түгел иде, абыйсына елмаеп күз кысты.
Хәниядән тиз генә аерылырга теләмәгән хатыннар, шау-гөр килеп, аларны байтак озата бардылар.
Авылның икенче башында, капка төбендә «Беларусь» тракторы торган иң соңгы йорттан тагын берәү йөгереп чыккач, Салават кызык итеп сызгырып куйды:
– Әле ярый бәләкәй авыл бу, Салаюага иртәгә дә барып җитә алмас идек, – диде, Хәния апасы янына янә кочак җәеп килүләрен күреп.
Кайчандыр Салаюаның да, Юде авылының да гөрләп торган чаклары булып, балалар барысы да күрше Бәдрәш мәктәбендә бергә укыгач, тирә-якта бер-берсен белмәгән кеше юк диярлек. Хәнияне якташ итеп тә, җырчы итеп тә зурлап, сагынып каршы алулары. Елый-көлә истәлекләр барлап, кочаклашып саубуллашабыз дигәндә, өйдән хуҗаларның улы да килеп чыкты.
– Саз ерып азапланмагыз, әйдәгез, трактор белән илтеп куям, – диде Феликс, юлчыларның үзләренә, кулларындагы гармунга, төенчекләргә күз ташлап.
– Бирим дигән колына – чыгарып куяр юлына, диләр бит, нәкъ шулай булды әле бу, энем, – диде Хәния, рәхмәт укый-укый елмаеп. – Фируза, син Гүзәл белән кабинага утыр, мин яшь чакларны искә төшереп, арбага үрмәлим.
Фируза кул гына селтәде:
– Юк инде, апау, арбада җилләнеп барып тамагыңа салкын тидерсәң... Бар, Гүзәл белән үзең утыр эчкә, миңа монда да рәхәт, – диде, инде арбага менеп өлгергән Салават белән Инга ягына ымлап.
Бераздан, арбадан яңгырый да башлаган гармун тавышына тракторның тигез гөрелтесе кушылды. Җир йөзендәге авыллар исемлегеннән сызылган, әмма кемнәрнеңдер күңеленә мәңге җуелмас булып язылган Салаюа кул сузымында гына иде. Арбадагыларның ярсып-ярсып җыр сузулары, Хәниянең пыяла аша шул тамашаны телефонына төшереп баруы озакка сузылмады, авыл башындагы каенлыкка җитүгә, трактор шып туктады. Кабина ишеге ачылып, Хәния җиргә сикерде.
Аның гадәтен белгән туганнары аптырамадылар, уйный-көлә яңа җыр башладылар.
Хәния исә, аклыкның үзе булып балкып утырган каеннарның әле берсен, әле икенчесен коча-коча, эчкәрәк үтте. Менә бит алар, җырына күчкән яшьлек каеннары, туган як каеннары! Кайткан саен сарылып елый торган Каенсары!
Кочагыма томырылды
Каеннарым чайкалып.
Беренче кат күргән кебек
Карап торам таң калып...
Хәния бу юлларны көйгә салмый гына кабатлады. Иң якын сердәшен очраткандай, сөенеп, үзенең йөзен олпат каенның кытыршы яңагына терәде. Ни гаҗәп, керфекләре яшькә чыланмады, күзен яшь пәрдәсе капламады. Киресенчә, күңеленә әллә каян гына, көтелмәгән бер тынычлык иңгәндәй булды. Авылга кайткан саен шушы Каенсар каршы ала, Каенсар озата бит үзен, рәхмәт төшкере! Һәр сукмагында шук балачакның, чәчкәдәй яшьлекнең, кайту-китүләрдән торган гомернең эзләре җәйрәп ята. Әнә теге аланда дус кызлары Гүзәлия, Нәсиха, Фидания, Венера, Фәридә белән шаулап-гөрләп җиләк җыярлар иде. Басу яклап толымнарын чайкап утырган каеннар янына пиннек ясарга дип килерләр иде, әй шаярырлар иде! Авылда гына түгел, дөньясында бер ваемсызлар иде. Шушы татлы минутлар, рәхәт балачак бер дә бетмәс шикелле иде. Кая, балачак кынамы, авыл бетте, авыл үзе бетте! Бетерделәр... Ярый әле Каенсар калды. Авылны сагынып кайтканда, кочакларына сарылып елар, бушаныр өчен шушы каеннар калды да өнсез бушлыгы белән каршы алган туган нигез калды...
Хәния, бармак очлары белән каеннарның яшел шәлъяулыгын сыйпый-сыйпый, юлыннан кире борылды. Тел очында хәзер инде көе белән тибрәлгән җырны әкрен генә кабатлап, үзен көтеп торган трактор янына килде дә кабинага кереп чумар алдыннан, шаярып, арбадагыларга ике кулын күтәреп изәде.
Арбадан яңгыраган гармун тавышы тау башындагы зират янына килеп туктаганчы ук тынды. Берәм-берәм җиргә сикерделәр. Кызлар һәрберсе башына яулык алып япкач, капканы ачып эчкә үттеләр. Әле монда булып киткәннәренә берничә көн генә узса да, тирә-якта берни үзгәрмәгән кебек тоелса да, тәүге кат күргәндәй, як-якка карандылар. Илаһи тынлыкка һәм илаһи яшеллекә төренеп утырган зират тынычлыгын бозудан курыккандай, бер-берсенә сүз катмый гына, башта Фәрхәнә картыйларының, аннан әтиләренең кабере янына килделәр. Әнә, зәңгәргә буялган тәбәнәк рәшәткә артына, 1928 елның апрелендә туып, 2008нең июнендә бакыйлыкка күчкән газизләре ята. Кабер ташына «Әҗмөхәммәтов Фәрхлислам Әҗмөхәммәт улы» дип язылган сүзләргә Хәния үзе дә берара таш сын кебек текәлеп торды. Беркөн килгәч тә нәкъ шушындый халәттә иде, ул чагында әнисе дә үзләре белән иде. Әнисе, улларының чардуганнарын сыйпый-сыйпый:
– Беркөн без дә барыбыз да шушында, атаң янына, братларың янына килеп ятарбыз инде, – диде артык гади, тыныч итеп.
– Юк, инәү, мине монда күммиләр, Казанга, Тукай янына җирлиләр, – диде Хәния, әнисе кебек үк артык тыныч тавыш белән, әтисенең кабер ташына күз текәп торган килеш.
Ә менә бүген, күңел түрен, яшен уты кебек кисеп, кинәт сәер бер тойгы биләп алды: әйтерсең, шушы минутта әтисе аның янәшәсендә, үтә күренмәле кыяфәттә Алмачуарына атланган да, Хәниясен үз янына чакыра. Аның: «Кызым, син бит атта йөрергә яратасың, әйдә, алдыма менеп утыр, Бәймәт тау башыннан, елга буйларыннан йөртеп кайтам», – дип эндәшкәне дә колак төбендә генә яңгырагандай булды. Хәния сәерсенеп як-ягына борылды, үз халәтеннән үзе аптырап калды. «Әтәү, берүк тыныч йокла, урының җәннәттә булсын», – дип дога укып алды, иелеп, таш янында яткан ясалма сары чәчәкләрне рәтләп куйды. Якында ук абыйсы Тимергалинең кабере иде – биек зәңгәр чардуганы эчләрендә ул да тыныч йокласын. Бигрәкләр дә иртә өзелде гомере, 36 яшьтә өрлектәй ирнең җир куенына кереп ятуы белән менә бу йөрәк бүгенгәчә килешә алмый. Юк инде, вакыт дәвалый диюләре дә ялган сүз, шулай булмаса, менә хәзер 2017нең июле – чирек гасыр буе шушы яра кан саркытып, бәгырьне телеп торыр идеме? Бер генә ярамы? Әнә бит, күз нурларының тагын берсе – энесе, Нурисламы да шушында ята. Пәһлеван, көрәшче, егетләр солтаны! Егерме тугыз яшендә, абыйсы артыннан ук, шул ук 1992 елны, ул да китеп барды. Бер каннан яралып, бер йодрык булып үс тә шушы югалтулар белән килеш, имеш... Әле бит Җәмгыя апасы да бар, ул да бакыйлыкта, килен булып төшкән күрше Беләш авылында ул да каеннар шавын тыңлап ята.
– Җәмгыя апа да монда булса, барысы бергә ятарлар иде, бәгырькәйләрем. – Фируза, апасының уйларын бүлеп, аны иңбашыннан кочып алды.
– Ире кайда – хатын-кызның урыны шунда инде аның, апай. Кабере дә шунда була, – диде Хәния, сеңлесенең дә үзе кебек үк уйлар чоңгылында икәнен аңлап.
– Апау, и сиңа рәхмәт инде, бу ташларның барысын да син кайгыртып йөреп куйдырдың бит. Кара, мин синнән иртәрәк китсәм, миңа да куйдыртырсың, яме! – диде Фируза, әллә уйнап, әллә чынлап әйткәнен сиздермичә.
Хәния, ачуланып, аннан читкәрәк тайпылды.
– Кит, җүләр, теләсә нәрсә сөйләп тор тагын!
– Ярар, ярар, болай гына әйттем лә. – Сеңлесе аны тагын кочып алды. – Әйдә, бергәләп дога кылыйк та, урамга төшәрбез.
– Шушында кайткан саен мең көенәм, бер сөенәм, Фируза: ташландык авыл булса да, безнең авыл зиратыннан да караулыны күргәнем юк, ышанасыңмы?! Ничә килсәң, чабыласы чабылган, киселәсе киселгән: кайсы-кая таралышкан авылдашларга мең рәхмәт инде!
Тын калып, әрвахлар рухына барысы да дога кылгач, капкага юнәлделәр. Иң соңгы булып атлаган Хәния якыннары яткан тарафка тагын бер борылып карады. Бу юлы да иркенләп саубуллаша алмадымы? Нидер җитми калды, җитми калды...
Тау бите буйлап кына авыл урамына таба атладылар. Әнә, шомырт куагы күләгәсе аша бу якка томырылып төбәлгән ике тәрәзә... Түз, йөрәк, түз, бу тәрәзәләр тау башыннан күренгән һәр адәми затны шулай тилмереп, зарыгып каршы ала. Акылны җуярлык матур, кыргый табигать кочагында кешесез калган Салаюа урамына аяк тавышлары да, көлгән, шаярган, елаган авазлар да тансык, бик тансык. Бер генә урамлы булса да, кайчандыр һәр йортта алты-җиде бала үсеп, аларның ыгы-зыгысына күмелеп утырган авыл бүген тома ятим. Шулай да, үз бәхетсезлеге белән килешергә теләмичә, ул бүген дә һәркемне сүтелмичә утырган агач йортлары, ябылмыйча калган тәрәзәләре, шул тәрәзә төпләрендә шаулап үскән агач-куаклары белән сәламләп каршы ала.
Күз яшьләре белән кул изәгән туган йортның бушлыгына кайтып керүнең авырлыгын кемнәр аңлар? – Үз башына төшкәннәр генә...
Узган килүдәгечә, бу юлы да башта иске өйгә, аннан соң яңа өйгә үтеп, хатирәләр яңарттылар, аннан, Алтын чишмә буеннан әйләнеп килик дип, авылның икенче очына киттеләр.
– Менә, апау, туган авыл урамын кабат-кабат урадым, дип җырларлык була инде бу.
Гармун сузарга иткән энесен Хәния ым кагып туктатты.
– Салават, тын гына барыйк әле, энем, – диде ул, күкрәк турысына утырган ташны алып ыргытырга теләгәндәй, кофта изүен йомарлап.
– Сиңа охшамаган әле бу, Хәния апау, – диде энесе, гармун күреген кире җыеп. – Җырламыйсың да, көлмисең дә...
– Күп сөйләшмә. – Хәния, елмаеп, энесенең аркасыннан какты. – Әнә, аяк астында күпме җиләк, кая, берәр савыт бирегез әле.
Фируза, кулындагы сумкадан пыяла стакан алып, апасына сузды.
– Инәү самавыр куйган арада бакча тирәсеннән шушылай стакан тутырып каен җиләге җыеп керә идек бит, әй, – диде ул да, сагышлы елмаеп.
Бераздан, бүтәннәр җиләк җыю белән мавыгып калды, савытларын тутырырга өлгергән Хәния белән Фируза икәүләп кенә чишмә буена юл тоттылар.
Апасының әле өйгә, әле җиләккә, әле чишмәгә дип ашыктыруына аптыраган Фируза ни уйларга да белмәде. Хәниянең кисәк кенә берьялгызы Казаннан кайтып төшүе дә сәеррәк тоелган иде: җаны тынгысызлануы күзләренә үк чыккан, һәрчак янып, нур чәчеп торган карашында да борчылумы, гаҗиз булумы – үзгә бер гамь чагыла иде. «Поезд белән кайтам, зәңгәр күлмәкле матур кызны кайсыгыз каршы ала?» – дип үзенчә шаянлык белән хәбәр салды да тып кына кайтып та төште. Үзенең генә түгел, ул утырган поездның да ни өчендер ашыгуы-кабалануы булдымы – Чернушка вокзалына көткәннән дә иртәрәк килеп туктады. «Ник аптырыйсыз, поезд белән кайтасым килде. Яшьлек эзләремнән тагын бер рәхәтләнеп үтим әле, дидем. – Туганнарын берәм-берәм кочаклап күрешкән Хәния, керфекләренә эленгән яшь тамчыларын яшереп тормаса да, кояш кебек балкып елмаерга тырышты. – Унҗиде яшемдә шушыннан поездга утырып чыгып киткән идем, менә, бөтен илне гизеп, туган ягыма тагын поезд белән кайтып төштем».
Тәтешлегә кайткач та, Фирузаларда кунса, инәү янына барыйм әле дип, анда чыгып китте. Әнисенә баргач, Фирузада кунам дип, сеңлесе янына йөгереп килде – аның үз-үзенә урын тапмый бәргәләнүен аңларлык түгел иде. Үзенә шулай дигәч, бер көлде, бер елады: «Барыгызны да шундый сагындым, сагынудан елыйм, күреп туялмыйм үзегезне», – дип үзәкне өзде. Кан басымы күтәрелеп җәфалый иде, Фируза җан тынгысызлыгының сәбәбен шуннан күрде. Беркөнне, хәле авыр тоелгач, «Ашыгыч ярдәм» дә чакырган иде. «Больницага алып китәбез», – диюләренә апасы кул гына селтәде. «Туйдым, больницалардан да туйдым, табиблардан да. Ачуланмагыз», – диде ул, каршы төшмәслек итеп.
– Әллә кайтыйкмы соң, байтак йөрелде, – диде Фируза, апасының тагын төсе качкан йөзенә күз төшергәч.
– Барыбер туймадым әле, апай. – Хәния кушучлап чишмә суына үрелде, рәхәтләнеп, кинәнеп битләрен чылаткач, балаларча шуклык белән, кулын чалбарына гына сөртте дә өскә – чишмәне кочып алырга теләгәндәй биш чатка тармакланып үскән мәһабәт зирек агачына ымлады. – Әйдә, шалаш корыйк та шунда качып ятыйк, тик эзләп йөрсен тегеләр.
– И-и, бәләкәй чакта шушында шалаш төзеп уйнаулар... – Фируза йөзен балкытып елмайды да кулын каш өстенә куеп, тау итәгенә күз ташлады. – Тегеләр дигәннән, әнә, пыр тузып җиләк җыеп яталар. Әйдә, без дә төшик.
– Каен җиләге бу вакытка калмый торган иде, быел гел әкәмәт инде, – диде Хәния, сеңлесе кебек үзе дә кулын маңгаена куеп. – Апай, син төшә тор, мин бераз йөреп киләм әле. Әллә нәрсә, башым әйләнә, бая бер стакан җиләкне көчкә җыеп тутырдым.
Апасын ярты сүздән аңларга гадәтләнгән Фируза аны артык сораулар белән йөдәтмәде, уйлары белән ялгыз калырга теләвен сизеп, җиләкчеләр янына берүзе төшеп китте. «Апау, озаклама!» – дип кул изәргә уйлап артына борылган иде, Хәниянең томырылып-каерылып авыл ягына карап торуын абайлады да, дәшми генә юлын дәвам итте.
Хәниянең күз карашы яшеллеккә күмелеп утырган авыл урамына берегеп калган иде. Русияне аркылы-торкылы гизеп, үз гомерендә нинди генә шәһәрләр, нинди генә авыллар күрергә туры килмәде: сокланган чаклар, аһ иткән мәлләр, кызганган, уфтанган, аптыраган вакытлар булгандыр. Ә менә туган авылыңның сулышсыз калган үле урамына тилмереп төбәлгән мәлдә җанны биләп алган тетрәнү халәтен сүз белән тасвирлау мөмкин түгел икән. Кайткан саен шул ук халәт. Җан илерә, юк, илерми, тилерә, үрсәләнә. Кайткан саен, авыл белән күзгә-күз очрашкан саен шул ук тойгы кабатлана, шул ук хис бәгырьне телгәли, шул ук сүзсез өн күңелне айкый. Бу юлы исә җан үзгә бер талпыну белән чәбәләнә. Ул, әйтерсең, күкрәк читлеген тарсынып, чиксез иркенлеккә омтыла; җир тормышының ярый-ярамый дигән бар кануннарын ватып-җимереп, әнә теге ак күбәләккә әверелергә, канатларын җилпәзә урынына кагып, күккә ашкан чыршылар арасына кереп югалырга ашкына.
Их дияргә ярамый,
Уф дияргә ярамый.
Янган йөрәк янар инде
Уф дигәнгә карамый...
Кара инде, әтисенең җыры лабаса, кайлардан телгә килеп куна диген! Хәния үзалдына сүрән генә елмайды да, җәйрәп утырган карт зирекнең кәүсәсенә яңагын терәде.
– Нәрсә, Хәнияңне танымый торасыңмы, брат? Әллә балачакта кайрыңны кубара-кубара исемнәребезне язып шаярганга үпкә саклавыңмы? – Әйтерсең, күпне күргән агач, менә-менә телгә килеп, җавап кайтарыр – Хәния бармак очлары белән ипләп кенә аның яфракларына кагылып куйды. – «Мин белгән тиктормас, һәр барчасы «хулиганка» дип кенә йөрткән кыз түгел бу», диюеңме? Йөрәкнең көе китеп тора әле, дустым, хәлләремне үзем генә беләм...
Аның карашы күк белән җир бербөтенгә әверелгән чиксезлеккә төбәлде.
Бераздан, бит-кулларын янә чишмә суы белән чылатып, авыл урамына аяк баскач, артына борылып карады. Күр инде, Алтын чишмә аны җырлап озата түгелме соң:
Чишмәләрдә керләр чайкап,
Чәчемне тарыйм әле.
Синең белән авыл кичен
Бер кайтып урыйм әле.
И-и, урар иде, һәр капка төбендә сабый чактагы кебек бөтерчек урынына бөтерелә-бөтерелә, һәр авылдашын кочып күрешә-күрешә, бер түгел, мең урар иде. Тик менә хәзер кемнең капкасына килеп ягыласың? Авыл тиклем авыл җансыз бит! Хәер, алай дисәң, әнә теге башта, кайчандыр кендек әби дигән аты таралган Бибисара-Саракай әби йортында, тормыш шәме сүнеп үк бетмәгән әле. Аның кызы, Нәсимә апа, картаеп килгән көнен шушында каршылый, бүтәннәргә ияреп, нигездән кубарыласы итмәде ул. Бакчасын карый, тырмашып, дөнья көтеп маташа. Гадәттәгечә, хәл-әхвәлен сорашып, хәер кертеп калдырырга кирәк булыр.
Янәшәдәге тагын бер йортта җан әсәре бар. Хәнияләрнең икетуганы Йосыф, Себердә йөргән җиреннән, шушында кайтып төпләнәсе итте. Башында нинди уй икәнен үзе беләдер, сорашсаң: «Я – дитя природы, монда үләргә дип кайттым», – дип кенә җаваплый.
Әллә иң башта тагын зиратка менеп төшсенме соң? Бая, әллә ничек, рәтләп серләшә дә, саубуллаша да алмады шикелле. Рәнҗеп калмасыннар берүк. Шулай итсен әле, иренмичә, туганнары, авылдашлары яныннан тагын бер урап килсен.
Хәния бу юлы эчкә үтмәде. Капка буена басып, күңеленнән генә һәрберсе белән аерым-аерым сөйләшеп алды. «Сагынам сезне, бәгырькәйләрем, эчләрем актарылып юксынам. Шушы юксынуны җырларым, яраткан гаиләм, яраткан тамашачыларым белән җиңә алырмынмы, дисәм... Юк, андый көчне таба алмадым. Онытылырга теләгән мизгелләрем – алар минеке, бары тик минеке генә. Кичерегез, битәрләмәгез, көчсезлектә гаепләмәгез мине... Кешеләргә һәрчак яктылык өләшеп яшәргә күнеккән җаным кайчагында коргаксып калган чишмә хәленә төшсә, мин аны үземчә дәвалый идем. Мине һәрвакыт көчле итеп күрергә күнеккәннәр алдында сынып төшәргә хакым юк иде минем!.. Рәнҗеп ятмагыз, зинһар рәнҗеп ятмагыз миңа...»
Сатлык күз яшьләре ихтыярсыз тәгәри бирде, Хәния аларны кул аркасы белән сөртә-сөртә, әкрен генә үз йортларына таба кузгалды.
Кайттым әле, хәлегез ничек,
Әйдәгез, кайтмыйсызмы?
Киттеләр дә оныттылар дип,
Рәнҗепләр ятмыйсызмы?
«Җырларымда – гел үземнең ихлас хисләрем, гел үземнең язмышым лабаса». Сызылып үткән шушы уйга ияреп, яшь аралаш елмаеп та куйды: нишләп үзенеке генә булсын, әткәй-әнкәй, туган нигез, балалар, мәхәббәт – һәркем өчен дә яшәүнең асыл мәгънәсе шушы төшенчәләргә сыйган бит инде...
Йорт үз урынында иде. Йөрәк кенә... үз урынында түгел шул. Кая талпына – аңламассың... Хәния, тынычланыр өчен дога укый-укый, ишегалдына үтте. Койма башында эленеп торган тутыккан чиләккә карап, башын чайкады. Гаҗәп, кайчаннан бирле тора, кагылучы юк әле. Юкса, яңа өйләрен кемдер аркылы-торкылы айкап чыккан, мич торбаларына тиклем кубарып алып киткән иде... Иске өй кыегындагы сыерчык оялары да шул килеш. Зәңгәргә буялган тәрәзә йөзлекләре дә. Җыйнаулап утыра торган эскәмия дә. Гомернең иң бәхетле сәгатьләре менә шушы кечкенә генә, ярлы гына, күрер күзгә тыйнак кына агач өйдә үтте бит инде. Әткәй-әнкәйнең тигез кочагында алты бала тәгәрәп үстеләр. Бергә җыйналсалар, яу булып, бәрәңге бакчасы буйлап төшеп китәрләр иде. Буа янында учак тергезеп, балык тотып, гармун уйнап, җырлашып утырырлар иде. Сабан туйларың бер якта торсын...
Иске өй белән янәшә салынган иркен йорт та ятим бүген. Әти-әнисенә бер бүләк булсын дип, Хәния, тәвәккәлләп, үзе тотынган иде аңа. Төзелеш башлаганда сыңар канат булса, йортны Габделхәй белән парлап салып бетерделәр. Зур итеп, төп өлешен агачтан, верандасын таштан эшләделәр. Кем уйлаган ул чагында берничә елдан, хөкүмәтнең кечкенә авылларны бетерү фәрманына буйсынып, авыл тиклем авыл юкка чыгар, кешеләр берәм-берәм кем Казакъстан далаларына, кем күршедәге Пермь өлкәсенә, кем район үзәге Тәтешлегә таралып бетәр дип... Булганны бетерү тиз шул. Күз ачып йомган арада авыл тотты да юкка чыкты. Кичә бар иде, бүген – юк... Юктан күп нәрсә булмагач, халык кая барсын? Юл юк – кар яки яңгыр яуса, олы дөньядан өзеләсең, керү-чыгу турында уйлама да.
Мәктәп юк, кибет юк, клуб юк...
Ә бит бирегә, Югары Салаюага килеп утырганда, әткәсенең дә өметләре мулдан булгандыр. Шулай булмаса, Алтын чишмә кочагында утырган Түбән Салаюадан – кеше телендә аның исеме Кандала иде – монда, янәшәдә генә булган авылга түгел, туп-туры Тәтешлегә, яки тазарак тормышлы башка авылга казык кагар иде.
Авыл башындагы кечкенә өйгә күченгәндә, Хәния мәктәпкә укырга кергән иде инде. Фируза гына шушы нигездә туды, калганнарның кендек каны Түбән Салаюада тамган. Шулай да туган җир дигәндә, белә-белгәннән бирле хәтер төпкелендә менә шушы бер урамлы авыл, аның эчкерсез кешеләре урын алган, нишлисең...
Әллә оҗмахның бер почмагына тиң табигате сихерләгәнме – аңламассың. Бәрәңге бакчалары артында гына диңгезләрне бер якка бәреп егарлык буа. Буаның теге ягында – өскә авардай булып торган, шәүләсе буа суында тибрәлгән тайга урманы. Юл читендә рәт-рәт булып тезелеп торган карагайлар. Кая төбәлсәң, шуннан ургып чыккан чишмәләр. Җәен чәй кайнаган арада да җыеп керерлек булып кызарып утырган каен җиләкләре. Шулар кочагында ту да, җырчы да булма, имеш...
Хәния башта иске өйнең каралган бүрәнәләрен сыйпый-сыйпый, кайчандыр бакча булган яклап әйләнеп үтте. Эчкә керәсе итмәде, иске эскәмиягә килеп утырды.
Ул үзен-үзе танымый иде. Кочак җәеп, дөнья яңгыратып көләргә, кояш кебек балкып торырга яраткан, һәрвакыт көчле, тәвәккәл Хәния кабыгына йөрәге бертуктамый таган атынган, шул сәбәплеме, хәлсезләнеп калган, туган якларга кайтканнан бирле күзеннән яшь кипмәгән башка берәү төренгән диярсең. Үз чагыштыруыннан сүрән генә елмаеп, чалбар кесәсенә үрелде. Кичә әнкәсенең тәрәз төбеннән туксан тугыз төймәле бер дисбене үзе белән алган иде, учына салып, озак кына шуңа карап торды. Төйнәп куйган җебе сүтелергә иткән иде – шуны рәтләргә теләде. Тик бер кулындагы яралы бармагы ялт кына бәйләп куярга комачаулый иде. Анысы да инде, көтмәгәндә, туйга кайтам дип йөргәндә, әллә каян гына килеп чыккан бәла булды... Үләнсез генә чәй эчәргә ярамагандыр...
Әнисенә кайтса, бөтнек, карлыган, җиләк яфрагы өзеп кермичә чәй пешергәне юк шул. Аягына кәлүш кенә элеп, үләнгә чыгып киткән иде. Яңгыр туктаган, ишегалдындагы яшел чирәм юеш келәмгә әйләнгән – бакча капкасын урап бәйләгән тимер чыбыкны сүтим дип үрелүе булды, аягы таеп, егылып та китте. Балдак астына кереп калган тимер чыбык бармагын ярыйсы гына умырырга өлгергән иде – бу җәрәхәтне әнисе күрсә, көяр, борчылыр инде... Тизрәк кулъяулык белән булса да урап куяргамы соң... Ярый әле шул чагында капкадан сеңлесе килеп керде. «Больницага барыйк», – дип, Хәнияне машинасына утыртып алып та китте.
Иренең сабакташы хирург булып эшли иде, Фируза туп-туры аның янына кереп, хәлне аңлатуга, яралы бармактан балдакны ярып кына алдылар да, җәрәхәтне чистартып, тегеп, кайтарып җибәрделәр. Менә, уң кулдагы бер бармак берүзе ала карга, юк, ак карга шикелле, бинтка уралып, эшкә яраксызрак булып, комачаулап тора бит әле...
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев