ЛӘБИБ ЛЕРОН: «Авыллар да китә...»
Ләбиб Лерон шигыре
Бетә авыл...
Китеп бара авыл...
Авыллар да үлә... Нишлисең!?.
Кичәгенәк озаттылар, әнә,
Бер авылның соңгы кешесен!
Озаттылар – шунда яшәп, эшләп
Гомер иткән авыл агаен!
Үз артыннан менә авылы да
Китеп барыр инде, мөгаен...
Йорты исән, ихатасы таза! –
Әгәр кемдер кайтса яшәргә,
Авыл, бәлки, тернәкләнеп китәр...
Бөтен өмет, әйе, яшьләрдә!
Тик яшьләрне шәһәр ымсындыра,
Кызыктыра кала тормышы.
Ә авылда эшнең бетәсе юк –
Көн итәcе артык тырышып.
Китеп бара, бетеп бара авыл –
Сүнеп бара соңгы өметләр...
Авыл белән гореф-гадәт китә,
Әдәп-әхлак китә, егетләр!
Йорт кошлары, сыер, атлар бетә...
Авыл бетсә, калмас чуртым да!
Бичуралар кая китәр икән –
Күчәрләрме шәһәр йортына?
– Нишләргә соң? – диеп сорасагыз,
Бирүчеләр булыр мең киңәш.
Башкалар күк мин дә зарланырмын,
Тик бирәлмәм кебек мин киңәш.
Музей гына саклый алса икән –
Авыл хатирәсен, үткәнен...
Беребез дә берни белмибез бит –
Алда безне ниләр көткәнен!
Ил чакыра, күңел тарта, диеп
Авыллардан киттек – күмәкләп!
Кеше булырбыз, дип чыгып киттек –
Сыңар чалбар, сыңар күлмәктән!
Кеше булдык, тәмам шәһәрләштек! –
Туган телне пачти оныттык:
Чит кавемгә бирдек улны, кызны...
Һәм берочтан внук-оныкны!
Яши-яши, тәмам шәһәрләштек...
Шәһәр безгә шундый килешә! –
Әле менә театрга бардым –
Уйга калып, кайтып килешем...
Театрга бардым... Кичә... Бүген...
Театр күп – шөкер, анысы.
Бию дә бар, дию дә бар анда,
Үзең дә бар анда – танысаң...
Татар сәхнәсендә кем генә юк:
Ришвәтчеләр, бурлар, зәңгәрләр...
Көчләүчеләр, карак, наркоманнар...
Бик күп – саный китсәң әгәр дә.
Ә мин... авыл эзләп барган идем...
Авыл баласы бит чүтеки!
Бактың исә, авыл хәтле авыл
Театрга үги, чит икән.
Давыл-мазар йотты, дияр идең,
Булмады да кебек давыллар...
Авыл бетә... Инде театрдан
Китеп бара менә авыллар!
Өсләр бөтен, тамаклар тук, шөкер! –
Ияләштек инде туклыкка.
Тик булырмы икән ияләшеп,
Авыл кадәр авыл юклыкка?!
17 ноябрь, 2020 ел
«Идел» журналы 16+
Теги: Ләбиб Лерон, шигырь, Идел, авыл
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев