Логотип Идель
Әдәбият

ӘҮЛИЯЛАР ШӘҖӘРӘСЕ (дәвамы)

– Алары сезгә нәрсәгә кирәк? – диде капитан, язган урынында каләмен туктатты, миңа күтәрелеп карады. – Үлгән кешеләрнең рухын борчыйсыз! – Ә мин алай дия алмыйм. Үлгән кешеләрне искә алганыбыз саен аларның рухлары бары тик шатлана икәнен генә беләм! – дидем.

ӘҮЛИЯЛАР ШӘҖӘРӘСЕ (башы)

III

– Алары сезгә нәрсәгә кирәк? – диде капитан, язган урынында каләмен туктатты, миңа күтәрелеп карады. – Үлгән кешеләрнең рухын борчыйсыз!

– Ә мин алай дия алмыйм. Үлгән кешеләрне искә алганыбыз саен аларның рухлары бары тик шатлана икәнен генә беләм! – дидем.

Асылда бу сүзләрем алдан әзерләнеп куелган иделәр. Һәм менә читлек артына икенче тапкыр кертелеп ябылгач, сорау алган капитанның Фәрһат улы булуы хакында уйлана башладым. Чөнки Анастасия белән Фәрһаткә бәйле теге Сара ханымнан иртәнге якта ишеткән гыйбрәтле хәбәр хәтеремнән китмәде. Аларның тормышын, ничек яшәүләрен, ни өчен бер-беренә үлеп гашыйк булуларын, үлгәч тә бер-берсеннән аерыласы килмәүләрен йөз кат уйладым, әмма аларга ачык, төгәл аңлату таба алмадым. Бу мәхәббәт тарихчасы дастаннарга күчәргә тиеш иде. Ә моның өчен вакыйгаларны уйлап чыгарырга ярамый, алар тормышның үзендәгечә сакланырга тиешләр, чөнки анда һәр вакыйга, һәр очрак әһәмиятле. Чын мәхәббәтләр алар – кешелек тарихының кадерле ядкәрләре, бәхет чыганагы, илаһилыктан бер бөртек бәрәкәт. Әмма Йосыф-Зөләйханың, Таһир-Зөһрәнең, Ромео һәм Джульеттаның ишләре сирәк очрый. Ә Анастасия һәм Фәрһатнеке кебекләре бөтенләй дә юк түгелме? Дөрес, Хөсрәү һәм Ширин мәхәббәте бар, Галиябану һәм Хәлилнеке, Татьянаныкы, Ширингә Фәрһатнеке... Ә менә бу Анастасия һәм Фәрһатнеке? Ничек дигән әле: «Ул анда, миннән алда китеп, берәр «марҗа»га күзе төшмәсен, Ходаем!» – дигәнме? Артыннан, кырыгын уздыруга, үзе дә ашыга-ашыга китеп барганмы? Егерме биш яшькә яшьрәк булган, җитмәсә! Нинди хикмәтләр тота сине Җир йөзендә, кешелек?

Алдан уйланган хәйләнең нәтиҗәсе уңышлы була. Мин дә шундый эшкә керештем. Капитанның әтисе – Фәрһат, монысында хата юк, чөнки аңа «Фәрһатович» дип эндәштеләр. Миңа аның күңелен, һичшиксез, «җебетергә» кирәк. Моны ул үзе дә сизми-сизенми калырга тиеш. Анастасия һәм Фәрһат вакыйгасыннан бер-ике хәбәр бирүемә – ул, һичшиксез, ачылачак. Димәк, әгәр үзе ачыла калса, минем белән кызыксынуы юкка чыгачак һәм хәйлә тырнагыма кабачак. Моны мин җиңел һәм авырлыксыз башкарып чыгармын төсле. Тик менә «җеп очын» гына кулыма тоттырсын!..

– Ә син алар хакында каян белдең соң? – диде шунда капитан, көтмәгәндә хәтта тавышында йомшаклык сиздереп. – Әллә берәр китап язганнармы?

– Язмаганнар, әмма язарга мөмкиннәр! – дидем мин, инде сүзнең очын зиһенемә бәйләргә әзерләнеп.

Капитан шунда минем язучы да икәнлегемне исенә төшерергә тиеш иде. Аңа моның өчен җитәрлек «җим» бирелде. Хәзер, күңел кошы иркенләп, ышаныч табып очынып кына алсын, мин үземнең капкынга аны эләктерәчәкмен!

Бу вакытта акылымның көченә ышанып өлгердем. Әле генә ул – аучы, мин – киек идем. Инде рольләр алышынырга тора. Һәм мин җитди сүземне әйтеп өлгерергә тиешмен. Ул фикерем күңел казанында мең кат тугланылган, пешеп җиткән, аның әңгәмә өстәленә куеласы гына калган.

Әмма күңелем ул уемнан кинәт баш тартты. Бу ниятемне ташларга тиешмен! Ни пычагыма кирәк ул Анастасия белән Фәрһат вакыйгасы? Кешелек өчен, тормыш өчен, бәхет өчен әһәмияте бар, имеш. Елак бер мәхәббәт тарихчасын белү-белмәүдән тормыш үзгәрәмени?

– Әйдәгез! – диде капитан, мине тәмам хәйранга калдырып. – Беркетмә-протокол төзеп тормыйк. Мин сезне аларның каберен күрсәтергә алып барам! Тотыгыз боларны!

Күңелгә шатлык йөгерде. Хәйләмнең барып чыгуына йөз процент ышанучы түгел идем. Бу – көтелгәннән дә болайрак булды.

Биштәрем, телефоным, акчаларым, язмаларым һәм башкалары – барысы-барысы үз хәлләрендә кайтарылып, кулыма бирелде. Бу юлы аларны мине иртән кулга алган сержант егет китереп тоттырды. Ул хәтта елмаеп та куйды. «Берәр нәрсә юктыр бит?» – дип шикләнеп, тиз генә паспортымны һәм акча янчыгымны бер-бер артлы кабат-кабат ачып карадым. Барысы да үз тәртипләрендә иде. Унҗиде мең дә өч йөз илле сумым, тиеннәре белән бергә, алары да төгәл, урыннарында. «Боларга да тәртип кергән! Кеше кесәсеннән бүлешүне бетергәннәр!» – дип уйладым. Әмма сержантның көлеп куюы гына күңелне һаман шиктә тотты.

Ә капитан исә – ашыктырды.

– Сезнең малыгызга тиюче булмас! Үзегез генә, әйе! – дип әйтеп алды.

– Без дә кешенекенә кул сузучылардан түгел... – дидем дә, ни сөйләгәнемне колагым ишетеп, телемне тыйдым. Әмма бераздан: – Кебек идем, кебек идем, кебек идем... – дип, үз алдыма үртәлеп маташтым.

Һәм шунда бар эшләремнең эчке драмасы күз алдына килеп басты. Минем «дөньяны агартам, серләрне ачам, тарихларны барлыйм, хәтерләрне яңартам» дип изге эштә йөрүләрем – болар барысы да хата, асылда кеше өлешенә керү кебек тоелып, бөтен аңым, күңелем, рухым катыланып китте. Мин шушы таңнан иртәнгәчә читлек эчендә утырганымда бөтенләй башка кешегә әверелдем сыман. Моңа кадәр бөтен вөҗүдемне биләгән гыйлемгә, ачышларга омтылуларым буш бер эш кебек булды да калды. Мин үземдә чыннан да бушлык тойдым. Дөньялык бөтенләй дә юк, безнең үзебезне «барбыз, яшибез» дип йөрүләребез хата икәнлеген сиздем. Хәтта бу полиция капитаны Дамир Фәрһатович та, шакылдап ябылган читлеге, идарә, машина һәм шәһәр дә – берсе дә юклар, саташу сыман булып, гүяки ачык ишектән түгел, бәлки дивар аша гына чыктым да «Бобик»ка кереп утырдым. Нигә алай эшләдем? Ни өчен анда бардым? Капитан артыннан нигә китмәдем?

– Сезне теге машинага утырырга чакыралар, – диде руль артындагы егет. Аның погоннары чиста, дәрәҗәләре юк иде. Миңа ул хәйран итми генә әйтте.

– Әйе, – дидем дә, аннан чыгып, каршыдагы ак җиңел машинага килдем.

– Утырыгыз, – диде капитан, – минем янга!

Тиз генә урын алып өлгердем. Руль артында ул үзе иде. Урыным аның янәшәсендә булуы авызны ердырды. Әмма:

– Нигә анда утырдыгыз? – диде ул, кузгалып китешли.

– Күчәргәме миңа? – дидем.

– Юк! – диде ул. – Мин теге машинага барып утыруыгызны әйтәм!

Үзем өчен дә ул гамәлем көлке иде. Җавап биреп тормадым.

IV

– Сөям, диде! Сөям! Сөям! Сөям!

Зират каеннары елап сөйләшә иделәр. Мондый хикмәтне моңа кадәр гомеремдә бер тапкыр гына күргәнем бар иде. Анысы да – Казанда, «Яңа бистә зираты»нда.

Ул вакытта «Тукай көннәре» иде. Язучылар, шагыйрьләр белән «Татар зираты»на килдек. Дастанга тиң шәхесләрнең рухлары белән күрештек: Туфан, Хәким...

Арырак – Зөлфәт мине шул якка ияртеп алып китте – ыспай гына таш, Фаил Шәфигуллин гүре. Һәм анда моңсу ак каен үсә. Яшь. Зифа. Ә күкләр... Чалт аяз, яп-якты көн. Каен үксеп-үксеп елап җибәрде. Өстебезгә шыбырдап яңгыр ява кебек иде. Дусты Зөлфәтне сагынган булыр Фаилнең рухы? Миңа шулай тоелды. Чөнки тормышта Фаил белән таныш булмаганмын. Өлгермәдем. Ә кирәк иде! Белмәде ул елларда күңел каегым кемнәрнең кыясына килеп төртелергә. Яшь идем.

Гәҗитләргә ышандым. Мәкаләләрдә макталган әдипләргә ишекләрен шакыдым. Язмаларымны аларда калдыра идем. Ә кирәк булган Зөлфәткә, Фаилгә барырга. Аларны эзләп табарга! Зөлфәт мине беренче укуыннан кабул итеп алды. Ни язсам да, соклана белде. Кайвакытта исә: «Сине камчыларга Фаил җитми, туганым!» – дия иде. Инде аның да ул сүзләре еракта калды, аларны бары тик хәтерем генә кабатлый. Зөлфәт тә гүр иясе. Ничә бардым, барып җитә алмадым!.. «Күрешәсе иде!» – дидем, төшемә керде. «Монда рәхәт!» – диде. Ышандым.

Һәм менә Табулда зират каеннары елый. Бу хәлне гомеремдә икенче тапкыр күрәм. Чалт аяз күк йөзе. Көн кичкә авышып бара. Июнь ае. Зират каеннары елый.

– Каберләре – арырак, бара торыгыз, – диде капитан. – Ташлары бар, табарсыз! Теге, аргы башта ук!

Үзе кесә телефоныннан шаулап сөйләшә калды. Әмер ителгәч, нишлим, бара тордым. Монда бөтен җир чиста, пөхтә, тәртиптә иде. Кәгазьгә төшерелгән рәсемдәге сыман. Һәм ак каеннар елыйлар. Үксеп-үксеп елыйлар, үзләре такмаклыйлар:

– Сөя иде! Сөя иде! Сөя иде!...

Себер – әүлияләр җире, Себер – сагыш туфрагы, Себер – тарих белән заманның бергә атлаган төбәге!

Бу мизгелләрдә миңа шулай тоелды. Зират түренә таба керә бардым. Каршымда кара киемле бер ханым күренде. Мин аны таныдым. Ул әнә шул, теге, сары чәчле ханым! Әйе-әйе! Нәкъ үзе! Әмма ни өчен чәчләре көлсу? Аклы-каралы? Ул әле иртәнге якта гына сары чәчле иде! Үзеннән сораргамы? Әллә миңа эңгер-меңгердә шулай тоелганмы, шәфәкъ кызыллыгыннанмы? Аңарда сары косынка-кыекча түгел идеме? Әллә өрфия яулыкмы?

Иңендә ул аның, әнә, иңендә! Әмма башына караны бөркәнгән. Әллә бу кеше ул ханым түгелме? Үзеннән сораргамы?

Һәм менә аңа мөрәҗәгать итеп:

– Сара ханым, мин сез сөйләгән Анастасия белән Фәрһатнең гүрләрен зыярәт кыла килдем. Кайда икәнлекләрен сез белмисезме? – дигән сорау бирдем. Таныш кешемне очрату миңа тәвәккәллек һәм горурлык хисләремне кайтарды. Сара ханым аптырабрак карап алды. Хәер. Тиз таныды.

– Ә, сез икәнсез! Иртән бер автобуста килдек, әйеме? – диде.

Мин аның шул Сара ханым булып чыгуына мең тапкыр шат идем хәзер. Күңелгә кереп калган чибәр чалымнары көндезге яктыда тагын да матуррак булып тоела иделәр.

– Кеше сүзләренә колак куеп, тыңлаштырып йөрүчеләрне бер дә ошатмасам да, сөйләгән вакыйгагыз гаҗәеп тә гыйбрәтле тоелгач...

Шушы сүзләр белән мин аклана башладым. Бу гамәлем бик тә хаталы кебек тоелды. Инде сүземнән туктау да уңайсыз иде. Бер башлагач инде!

– Каберләрен эзләп килдегезме?

«Мине алып килделәр», – дип җавап бирергә теләп, капитан Дамир Фәрһатович телефоннан сөйләшеп калган якка таба борылып карадым. Ә ул мине инде оныткан иде булса кирәк, кемгәдер кычкырып-кычкырып нәрсәләрдер әйттеме шунда, машинасына таба китте. Ул арада урам тутырып, сиреналарын үкертеп, зәңгәр-кызыл утларын уйнатып ничәмә машина бер-бер артлы узып китте. Капитаным да алар артыннан ашыкты.

– Губернатор киләсе иде дигәннәр иде... – диде Сара ханым.

Без беразга сүзсез калып тордык. Капитанга хәзер кирәгем калмады булса кирәк. Әллә мине юри иреккә җибәрдеме, аяк асларында буталып йөрмәскә? Әмма монысын һич тә уйлыйсым килмәде. Кирәгем беткән икән – бик яхшы! Хәзер аларда минем кайгы юк инде. Зур кунаклар киләсе булгач, шәһәр урамнарын минем ише урык-сурыклардан чистартканнар булыр. Мөгаен, менә шул профилактик чаралар ятьмәсенә эләккәнмендер? Бары шул гына! И юләр баш! Миңа хәзер үз юлым белән китеп баруым хәерле. Нигә кирәге чыкты ул Анастасия белән Фәрһатнең гүрләренә баш ию? Алар минем кемнәрем? Бәхетле яшәгәннәр, анда, теге дөньяда, шулай ук бәхетлеләр инде алар, кавышканнар һәм... Булган – беткән, амин, Аллаһы әкбәр! Аннары, Дамир Фәрһатовичнең күңелен йомшартыр өчен генә алар хакында сорадым түгелме соң?

Шушы уйларым күңелемне үзгәртә башладылар. Йокысыз үткән төн, полициядә тоткынлык хәлләрен кичерү – болар хис-тойгыларымны бутаганнар да бутаганнар инде! Кичерешләрне җайга кертү авыр булмас сыман. Бары тик сәбәпләрен төшенергә, күңелне иркәлектән чыгарырга, фикерләремне катгый кысаларга кертергә, уйларымны чистартырга гына кирәк, мондый тренинг-чараларны эшләп күнеккән инде мин!

Шунда безнең янга ябык йөзле, кыска чәчле, кара күзлек кигән бер әфәнде килеп басты. Каян пәйда булгандыр – сизенмичә калганмын.

Аңа күтәрелеп карадым. Сара ханым исә, уңнан, икенче яктан, игътибарымны үзенә борып, миңа эндәште:

– Безгә арырак барырга кирәк!

Һәм үзенә ияртеп атлады. Әмма теге, яңа пәйда булган кеше: «Юк, анда бармыйбыз, китик моннан, Нариман әфәнде!» – дип чакырган сыман тоелды. Икеләнеп калдым.

V

Ярты сәгатьтән автобуста идем инде. Ул мине, башка юлчылар белән бергә, шәһәрдән алып чыгып, Орск каласына юнәлгән юл белән илтергә тиеш иде. Очраган беренче татар авылында төшеп калачакмын. Анда булганым бар инде. Берничә ел элек. Таныш җирләр. Якуб Зәнкиев авылы! Ул монда мәктәп директоры булып эшләгән, «Иртеш таңнары» романын язган. Төп герое – Мөхәммәт Урмаев, әсәрнең прототиплары да шушы як кешеләре.

Авылның исеме кызыклы: Хуҗайлан! Әмма аны «Япынчы» буларак та беләм. Кызык шу, ике исемле авыл. Япынчының мәгънәсе? «Ябынган» сүзеннәндер, дисәм, ялгышамдыр сыман? Әгәр дә «чапан», ягъни «йабан» икән, анысы да туры киләдер кебек. Бу исемдәге хәрби башлык-каһарман Казан ханлыгында да булган. Ул, соңгы сугышта гаскәрләре белән дошманны ерып чыккан да, Арча ягына киткән. Әллә Себергә кадәрме? Дөресе, «япынча» сүзе – исем түгел, бәлки «гаскәр башлыгы», «генерал» дигән мәгънәгә ия булырга тиеш! Ә «Хуҗайлан»? Монысы – «хуҗа яшәгән урын», «хуҗа йорты» сүзеннән! Хәер, «Хуҗа аланы» дигәннәрендә дә хаклык бардыр?

Хуҗайланга барганда олы юлдан уң якта Себер ханлыгының башкаласы саналган Искер шәһәренең төбе кала. Анда ничәмә булдым инде. Әмма ул җирдә сукыр таш кисәге дә таба алмадым. Сакчы этләр һәм каравыл кешеләре таптап бетергән сукмаклардан гайре, салкыннан, җил-яңгырдан яшеренер өчен куелган берничә вагоннан башка һичнәрсә юк. Дөрес, Искернең туфрагын шушылай олы җаваплылык белән саклаулары бик яхшы. Киртә тотып әйләндереп алулары да күңелгә тынычлык бирә.

...Бу юл белән шушы рәвешле баруы миңа күңелле сыман тоелды. Төнемнең тынгысыз узуы, Казан белән Табул арасының ераклыгы, вагондагы ятакларның катылыгы, көн эчендә, җитмәсә, маҗараларга тарып алуларым – болар әллә нинди сәер бер вакыйгалар тезмәләреннән гыйбарәт нәрсәләр сыман тоела башлап, хәзер күңелем үзенең гадәти хәленә кайта барды. Исемә алдым: бу якларда Хәйдәр улы Нияз исемле бер мөхтәрәм тарихи зат XIX гасырның беренче яртысында яшәп, 75 яшендә, төгәлрәге, хәтеремдә дөрес калса, 1867 елның 22 апрелендә вафат булган. Ул хәбәрне иске әдипләребездән, олы галим, гүзәл әхлак вә әдәп иясе Риза Фәхретдиновның «Асар» китабыннан укыганым, аңа таянып фәнни мәкалә һәм доклад белән чыгыш та ясаганым бар иде. Нияз исемле ул кеше Себернең Тара шәһәрендә гомер кичергән. Ә әтисе Хәйдәр – Ярым-Сәет исемле данлыклы шәхеснең улы, анысы исә – Гали улы Хәйдәр дигән затның баласы икән. Ялгышмасам, нәсел шәҗәрәләре бер ягы белән Пәйгамбәребезнең кызы Фатыймаи-Зөһрә абыстаебызга барып тоташа. Иске татар гадәте буенча, карт-атаның, ягъни бабаның, исемен оныгына кую элекләрне дөрес гамәлгә саналган. Бу йола нәсел җебен, ата-баба исемен югалтмас өчен дә уңай булып, тере шәҗәрә кебегрәк күзалланган. Ниязның Сабалик авылы зиратына җирләнүе дә тарихка мәгълүм. Әмма минем юлым ул тарафларга таба түгел иде.

Монда, Себер якларында, электә таш булмаган. Шунлыктан, каберташ язуларын очратуы-табуы – сирәк хәл. Табул тарихи музеенда шулай да җирле бер таш бар.

Аның серен элекләрне чишә башлаган идем дә, аннары, кирәксезгә санап, моннан ун еллар булыр, максатымнан читкә куеп калдырдым. Әмма бүген шул ташның серләре мине тынгысызларга иттеләр. Теге вакытлардагы ваемсызлыгыма йөрәгем әрнеп алды.

Нияз, укымышлы булса да, имамлык хезмәтендә тормаган. Әмма галимлеге, гүзәл тәрбиясе хакындагы хәбәрләр Риза Фәхретдинов күңелендә ул шәхескә карата соклану тойгылары уятканнар. Мине исә бер ара вакыт шул Хәйдәр улы Ниязга бәйле шәҗәрә кызыксындырган иде.

Нияз, хаҗ сәфәрендә булып, шуның өчен аны халык арасында «Нияз хаҗи» исеме белән йөрткәннәр. Шушы Нияз хаҗи, күркәм зат, байлыгын мәчетләр салдыруга, имамнар асрауга, шәкертләр укытуга тота икән. Безнең татарда электән аның кебек мөхтәрәм байларыбыз милләт мәнфәгатен кайгыртуны беренче урынга куйганнар. Бу аларның сыйнфый аңнары югары булудан килә, билгеле. Чөнки, гомуми-фәнни расланган факт, феодал дәвер байларыннан аермалы рәвештә, буржуа вәкилләрендә милли аң көч алып, алар милләт файдасы өчен җан аталар икәнлеген кем белми? Моның сәбәбе аларның сыйныф буларак аерымланып һәм оешып җитүләренә бәйле.

Бу юлы Себергә килгәнемне бер суга икенче тапкыр керүем буларак тойганлыгымнан, күңелемдә әллә никадәр аптырау һәм хәйранлык хисләре туган иделәр. Мин гүяки хатирәләр урамы буйлап атлыйм. Монда бар да таныш, әмма, шул ук вакытта, ят. Мин ул дөньяга башка төрле күз белән карыйм чөнки.

Нияз хаҗи турында белгәннәрем әллә ни күп түгел иде. Әмма ул кешенең халыкны тәрбия итүдә күрсәткән хикмәтләре мине хәйранга калдырудан һич кенә туктамады. Нияз хаҗи никадәр күптөрле гыйлемнәр иясе булмасын, мәҗлесләрдә сүз алып сөйләүгә караганда, башкаларның әйткәннәренә ихластан күңелен баглап, аларны тыңлап утыруны өстенрәк күрә, һичнәрсә белмәгән кеше кебек үзен тота икән. Әгәр дә форсат тапса, Коръән ашларын җыя. Милли-дини мәҗлесләрне ярата ул. Моның хикмәте шунда: Нияз хаҗи хакыйкатькә ихлас күңелдән бирелгән, тугры гыйлемнәрне сөйгән. Дөрес сүзнең күп булмавын, хакыйкатьнең туры һәм саф икәнлеген яхшы тойган. Күңеле белән сизгер, акылы белән камил адәмнәрдән икән. Ике төрле сөйләгән кешеләрне һич кенә дә үз итмәгән.

Мин Табулда аның нәселеннән, үзен улы Рәхмәтулланың оныкларыннан санаган берәүне күреп белә идем. Буйга – базык, йөзгә – саф, фикердә туры тоелган бу кеше әмма дә сүзендә тора белмәүче, үзен югарыда, вәкарьле тотучылардан буларак танылып исемдә калды. Әмма дә Нияз хаҗиның төсләре аңарда бар, аларны йөзе-сыны чалымнарыннан табуы авыр түгел иде сыман? Әллә моны уйлап кына чыгардыммы? Нияз хаҗины күргән кешеме мин? Юк! Димәк, күзләремне өмет саташтырган! Бервакыт ул миңа тавык күкәе фотосын күрсәтте дә: «Менә, карагыз, анда «Аллаһ» сүзе язылган. Тавык аны шулай салган. Бу – могҗиза!» – диде.

Елмаерга туры килде. Беренчедән, гарәп әлифбасы белән «Аллаһ» сүзе язылган дип әйтергә теләве – үзе үк хата, чөнки хәрефләр үз табигатьләренә бәйле тумаганнар, аларны кешеләр уйлап тапкан. Хәрефләрнең һәм саннарның язылышы – кеше зиһененең һәм талантының җимеше. Димәк, табигатьтә, ягъни Гарше-мәгъфүздәге Каләм язуында, «Аллаһ» сүзе ничек языла – без белмибез! Ә икенчедән, мин ул күкәй фотосында, гарәпчә булсын-булмасын, «Аллаһ» дигән һичбер язуны күрмәдем. Бусы – аның хатасы, шулерлык!

Бераздан, дәлилләре булмау сәбәпле, дөреслеген раслатыр өчен ул үз янына малаен дәште. Бу бала белән таныш идем. Исәнләштем. Баласында зиһен авыруы барлыгын сиздергән хәрәкәтләр күрдем. Ә әтисе аның маңгаеннан чәчен күтәрде дә: «Монда «Аллаһ» язуы бар!» – диде. Бик тырышсаң, бәлки гарәби хәреф чалымнарын анда табарга мөмкин булгандыр?

Мин бу юлы да башымны селкеп әйтәсе иттем:

– Изге бала икән!

Бүтәнчә белдерергә көчемнән килмәде.

Нияз хаҗи үзе бик бай, зур сәүдәгәрләрдән булып, төрле урыннарда завод-фабрикалары эшләп торган, шәһәрләрдә яхшы итеп төзелгән кибет-магазиннары дан тоткан. Ул 1820 елда Ярмөхәммәт улы Сабанчы, Салих улы Мөхәммәт Шәехов исемле юлдашлары белән хаҗга бара. Аларны Мәккәдә хәнәфийә мәзһәбе мөфтисе Габдулла бине Габдрахман әс-Сираҗи кабул итә, һәммәсенә хөрмәтләрен тигез күрсәтә. Бу мөфтинең вафаты, Риза казый язганча, 1847 елда булган. Димәк, аңардан аларның кунак сыен күрүләрен хакыйкый бер хәл-вакыйга рәвешендә күз алдына китерергә тиешбез.

Моннан соң Нияз хаҗи һәм аның юлдашлары Каһирә шәһәренә юл алалар. Анда олы галимнәр белән очрашып, аларга Себердән китерелгән бүләкләрен өләшәләр. Нияз хаҗиның һәр гамәлен Себер мөселманнары исеменнән башкаруы да галим-голамә күңелендә аның шәхесенә карата хөрмәт хисләрен уяткан.

Шулар да сәбәпче: Себер татарлары шушы Нияз хаҗины үзләренең милли бабалары буларак таныйлар, олысы-кечесе, ирләре-хатыннары аны зур рәхмәтләр белән исләренә алалар. Нәкъ менә шушы шәхес хакында: «Уң кулы бирдекене хәтта сул кулы белмәз», – дип язып калдырган бөек Риза Фәхретдинов, затына соклануын тәкрарлап.

Әлбәттә, байлык белән генә түгел, дөньяда аның бәрәкәтен дә татый белергә кирәк. Нияз хаҗи яшәеш һәм дин серләрен яхшы төшенгән кешеләрдән булган. Аның хакында укыганда да, докладлар һәм мәкаләләр белән чыгышлар ясаганда да, бабасы Ярым-Сәетнең XVII-XVIII йөзләр арасында яшәгән булуын фаразлап белдерсәм дә, ни өчендер аны тарихчылар бер борынгы, Себер ханлыгы чоры кешесенә әверелдерделәр дә куйдылар. Бәлки шул исемдә башка берәү элекләрне дә яшәгәндер? Чыннан да!.. Бәлки... Татар гадәте буенча, бабаның исемен балага куя-куя, «тере шәҗәрә» белән нәселләр тарихларын саклап килгәннәр, дидекме? Чыннан да шулай түгелме соң?.. Хәер, белмәссең! Ярым-Сәетләр дә олы тарихларыбыз мәйданында кабатланмый калмаганнардыр? Әмма шунысы да бар, тарихчыларыбыз һаман да «минем» Ярым-Сәетне күздә тотып сөйли, яза, хезмәтемдәге сүзләремне әле раслап, әле инкарь итеп, үз фикерләрен белдерә киләләр. Хәерлегә булсын!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев