Логотип Идель
Әдәбият

ӘЛЛӘ СӨЕП ГОРУР БУЛДЫК

Бүген яраткан шагыйребез Газинур Моратның туган көне!

Бүген яраткан шагыйребез Газинур Моратның туган көне!

Әллә сөеп горур булдык,

Башларны имәдек без.

Өрмәгән урындыкларга

Утыртмам, димәдек без.

Тормыш кебек кырыс идек,

Әйттеләр: «Таш бәгырьле...»

Кадер эзләп киткән ярлар

Булды микән кадерле?

Бәхетләре булды микән,

Уңдылар микән ирдән?

Яшәмиме икән алар

Яшьлекне каргап-тиргәп?

Сөйдек. Нәфрәтләндек.

Ләкин

Башларны имәдек шул.

Өрмәгән урындыкларга

Утыртмам, димәдек шул.

Бүген менә сулык-сулык

Үксетәбез бәгырьне.

Кадер эзләп килгән ярлар

Чынлап микән кадерле?!

Әллә сөеп горур булдык, Башларны имәдек без. Өрмәгән урындыкларга Утыртмам, димәдек без. Тормыш кебек кырыс идек, Әйттеләр: «Таш бәгырьле...» Кадер эзләп киткән ярлар Булды микән кадерле? Бәхетләре булды микән, Уңдылар микән ирдән? Яшәмиме икән алар Яшьлекне каргап-тиргәп? Сөйдек. Нәфрәтләндек. Ләкин Башларны имәдек шул. Өрмәгән урындыкларга Утыртмам, димәдек шул. Бүген менә сулык-сулык Үксетәбез бәгырьне. Кадер эзләп килгән ярлар Чынлап микән кадерле?!
Тулырак: http://shahrikazan.ru/index.php/news/t%D3%A9rlese/gazinur-morat-ll-sep-gorur-buldyik-bashlarnyi-imde
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев