Логотип Идель
Әдәбият

МӨНҖИЯ (бәяннән өзек)

– Капчыкка салып җибәрергә каз мамыгы дип белдегезме әллә аны?! Бала бит ул!..

Төркиянең Әнкара шәһәрендә урнашкан татар ашлары рестораны хуҗабикәсе Лилия ханым Сабир сәнгать, мәдәният, тарих турында сөйләшүгә чакырган иде. Төп кунаклар буларак, СССРның һәм Кыргызстанның халык артисты, балерина Айсылу Токомбаева һәм аның бертуганы, Кыргызстанның атказанган сәнгатьчесе Гөлмира Токомбаева катнашуы хакында җиткерде. Шунда ук әлеге сәнгатькәрләрнең әниләре Актаныштан булуы хакында әйтте. Мин әлеге хәбәрне алуга, районның танылган шәхесләренә багышланган китапларны актардым. Әмма берсендә дә танылган опера җырчысы Мөнҗия Мөхәммәтзакир Солтан кызы Еркимбаева хакында мәгълүмат күрмәдем. 
Мөнҗия ханым Татарстанның Актаныш районы Илчебай авылында 1918 елда туган. Әтиләре егерменче еллар азагында репрессия корбаны булып, хәбәрсез югалгач, алты бала урамда кала. Язмыш аларны төрле якка чәчә, төрлечә сыный. Шуңа да карамастан, сынмыйлар. Мөнҗия дә нык рухын һәм күңел яктылыгын беркайчан җуймаган. Репрессия сәясәте аның тормыш капкасын ике тапкыр каерып ташлый. Беренчесендә тугыз яшендә – туган җирендә «халык дошманы баласы» исемен күтәреп, асрамага кала. Икенче тапкыр – Кыргызстанда беренче ирен кулга алгач, «халык дошманы хатыны» дип, бәгыренә төшәләр, урамга куып чыгаралар... Шундый сынаулар күреп тә, тормыш көтәргә көч таба. Үзе генә түгел, өч якты йолдызны да кабыза. Өч кызы – Офилия, Айсылу, Гөлмира – халык артисты, атказанган сәнгатьче дигән мәртәбәләргә ирешкән сәнгать белгечләре. 

Кыргыз операсына нигез салучыларның берсе буларак тарихка кергән, сугыш елларында фронт юлларын татар, казакъ һәм башка телләрдәге җырлар башкарып узган Мөнҗия ханым гомере буе туган җирен юксынып, татарлыгына тугрылык саклап яшәгән шәхес. Туксанынчы елларда аның «Татар маршы»н язуы, Казакъстанда татар хорын оештырып җибәрүе мәгълүм.

2018 елда, танылган опера җырчысының тууына 100 ел тулу уңаеннан, милләттәшебезне танытуга бер адым ясау ниятеннән язылды әлеге хикәям. Әдәби күзаллаулар өстәлсә дә, нигездә ул, кызы Айсылу ханым сөйләгәннәргә таянып язылды. Әнисенә бәйле хатирәләре белән уртаклашкан өчен аңа мең рәхмәт. Мөнҗиянең ачы, гыйбрәтле тормыш юлы – тарихи сабак, шул ук вакытта сокланырлык рухи ныклыкка бер үрнәк. Шул хикәянең башлангыч өлешен «Идел» укучыларына да тәкъдим итәм. 

Автор

Фотода: Мөнҗия ханым кызы Айсылу белән


1.


– Капчыкка салып җибәрергә каз мамыгы дип белдегезме әллә аны?! Бала бит ул!


– Мөхәммәтзакир, капчыгы бит Әмрикәдән. Әллә уйлап карыйсыңмы...


Гасырлар дәвамында Татарстанның көнчыгыш төбәгенә күченеп килгән кабиләләрнең, ыруларның бар шатлыгын-сагышын уртаклашкан Агыйдел яры буенда гына, урманлы калкулык итәгендә, аккошлы күлләр учында урнашкан Илчебайга каз мамыгы җыючы американнар аяк басты. Бу – егерменче еллар башы иде. 


Шул заманда авыл урамнарын тоташтырган олы тыкрыкның бер башында советлар килеп яңа дөнья корганчы мулла булган Мөхәммәтзакир белән каз мамыгы җыеп йөргән американнарның берсе – Эйден арасында алыш-биреш бәхәсе чыкты. 


– Капчыкка салып җибәрергә каз мамыгы түгел лә ул! 


Урта яшьләрдәге, килешле чалбар-күлмәк кигән, аксыл йөзле, зәңгәр күзле американ үзеннән күп дигәндә дүрт-биш яшькә өлкәнрәк Мөхәммәтзакирның татарчасын аңламады, вата-җимерә урысча сөйләшергә, ирне җайларга тырышты. Әмма чит ил кешесенең үзен бик иркен тотуы, йөзенә язылган ниндидер бер сәер ваемсызлык һәм әрсезлек бөтенләй дә чит, хәтта чиркандыргыч тоелды. Шушы гына җитмәгән иде монда... Элеккеге авыл мулласы капчыкка каз мамагын көчле куллары белән төеп-төеп, тыгызлый-тыгызлый тутырды, кызуын шулай басты төсле. 


Үз баласын урамда беренче мәртәбә күргән чит ил кешесенә ничек тоттырып җибәрсен. Ул бит капчыкка салып җибәрергә каз мамыгы түгел! Шулай да, Америка дигән җирләрендә тормышлар ничегрәк икән, монда бит көннән-көн рәтләре бетеп килә, тагын күпмегә чыдарлар, бер Аллаһ белә. 


– Закир, капчыгы бит... Әллә уйлап карыйсыңмы?


Капчыгы Американыкы шул. Дөрес яктан кысыла күршесе. Соңгы еллар бит кирәкләрен бирде генә. Мөхәммәтзакир башын күтәреп Агыйдел ягына төбәлде. Ризалашса, кызы Агыйдел буйлап китәчәк... Суга баткандай юк булачак. 

***


Тыкрык башында җыелган бер төркем авыл баласы дөньяларын онытып үзләре чыгарган уенда роль бүлеште. Алар үзләренә читтән кемдер сынап карап торганны башларына да китермәделәр.
– Пароходтан Мөнҗия төшсен!
– Гел-гел ул төшмәс инде! 
– Сәбри кортка төсле, аягыңны өстерәп йөргән башың белән син төшәрсеңме?!
– Мөнҗиягә килешә, ул булсын!
– Юк! 
– Аның кебек йөреп күрсәт башта! 
– Яр буенда әйбер сатучы булсын!
– Синең телең озын, син сат!
– Әнә, пароход килә!
– Кая?
– Әнә! Бу юлы ул ике катлы! Тизрәк булыгыз...


Ир, тыкрык башында чыр-чу килгән балалар тавышын ишетүгә, ике катлы зур гына агач түбәле өй каршында туктап калды. Кулындагы каз мамыгыннан ясалган ястыкны аяк астына куйды да, каралты-курасы шактый нык күренгән өйнең агач тактаны буйга сузып тотылган коймасына сөялде. Дөньяның мондый җирләре дә бар икән дигәндәй, Агыйдел яры буенда урнашкан татар авылы урамына ятсынып кына бер кат күз төшерде. Урам карап артык мавыкмады, игьтибары кабат балаларга күчте. Үзенең бик еракта, океан артында калган туган илендәге ранчода узган балалыгы исенә төште. Бала-чага кайда да бер икән, бергә җыелсалар тузан куптарып куышалар, төрткәләшәләр, нидер бүлешәләр... Әмма шул вакытта ярым-йорты киенгән, яланаяклы балалар арасыннан бер кызчык үзенә җәлеп итеп хатирәләрен оныттырды. 


Менә, алты-җиде яшьлек кызчык, әле генә ду килгән дусларын җирдә утырган килеш кенә күзәтеп торды да, берсе: «Пароход килә!» – дип, кычкыруга, бөтен бәхәсне юкка чыгарып, урыныннан кузгалды. Хәтта бала-чага аяк астындагы тузан басылды төсле. 


Кузгалды дип... Ул акрын гына калыкты һәм акрын гына һәр хәрәкәте белән дөньяның иң кәттә бер байбичәсенә әйләнә барды. Пароходта сәяхәткә чыккан бай дворянның иң кадерле, иң иркә, иң затлы, иң чибәр бер кызы диярсең... Өстендә җиргә утырганга күрә тузан җыйган күлмәге дә асыл бит аның, әнә итәген ничек килешле итеп чеметеп кенә тотып, бераз өскәрәк күтәрде, Агыйдел буйлап салмак кына йөзгән аккош төсле, вак-вак атлап берничә адым ясады. 


Әле генә үзара бәхәсләшкән бала-чага аңар юл биреп читкә сибелде. Кайсыдыр эчен тотып бөгелде, тавышын чыгармаска тырышып пырхылдады. Кайсыдыр, үз ролен уйнарга әзерләнде... Кызчык исә, бер-ике адым ясагач, туктап калды, шунда бер малай аңар баш иеп, нидер биргән иткәндәй кыланды. Ул малайга өстән генә күз ташлап, ияген селкетеп, рәхмәтен белдерде, аннары «әйберен», күрәсең ул кечкенә сумка иде, култык астына кыстырды һәм горур бер кыяфәт белән алга, еракка карап басты. Кинәт чайкалып киткән төсле бераз алга сөрлекте, әмма һич кенә дә горур карашын аска төшермәде. Ул арада кырыйдагы берничә малай аны егылудан сакларга тырышкан төсле итте. Кыз кабат ирен чите белән генә елмаеп, рәхмәт әйткәндәй тоелды. Тегеләр дә сөрлегеп куйды, димәк, «пароход» ярга туктады. Яр буендагыларны башка балалар уйнады, берсе, кәрҗин тотып, нидер саткандай итте, кайсыдыр, теләнчегә әйләнде, кайсыдыр ат җикте, берничәсе тамашаны көлә-көлә күзәтте. Әмма затлы кыз «пароход»тан төшеп, алар арасында йөри башлауга барсы да аңа мөкиббән китеп, үзләренең рольләрен онытты... 


Затлы кыз әле бик теләп уенын дәвам итәр иде, әмма өйләренә җил-җил атлап кереп киткән әбисен күз кырые белән генә күреп алуга, барысын ташлап, үзләренә чапты. Аның: «Әби әнидән җен куарга килә!» – дип, кычкырганы гына тыкрык башында яңгырап калды. Өйләре каршында утырган чит абзыйны да күрмәде. Яшен утыдай әбисе артыннан өйгә атылды.


Мөнҗия кергәндә түрдән таш кебек нык әбисенең беркем каршы килмәслек итеп каты тавыш белән боерганы ишетелде:


– Мөхәммәтзакир, хатыныңнан атнага бер җеннәр куарга кирәк! 


Атнага бер тапкыр улына килененнән «җен кудыртырга» килгән әбигә каршы әтисе дә сүз әйтә алмый. Артыгы белән көчле, усал, бөтенесен бер йодрыкка төйнәп тотардай шул әбисе. Каян көч ала шулай, бер дә карт диярлеге дә юк. Ничек аңар буйсынмыйсың, ничек курыкмыйсың ди?!

 
Әбисе һаман-һаман авырып торган, көн-төн әле өйдә, әле кырда чапкан әнисенең хәлен күрмиме соң әллә?! Башкаларга тавыш күтәреп тә эндәшмәгән бер гаепсез әнисен әбидән яклаучысы – Мөнҗия генә. Усал әбисе холкы аңа да күчкәндерме, ул гына әбисенә каршы әйтүдән курыкмый. Ул гына әнисеннән «җеннәр кудыртмас» өчен әтисе белән әнисе арасына керә. Үзенә дә эләгә инде, әмма барыбер түзә.


Әбисе өчен ул «ахырзаман төенчеге». Кызчык әбисенең нигә шулай дип әйтүен аңлап та бетерми. Заманның ахыры була ди мени? Нинди төенчек? Берсендә куркып тормады, «ахыр заманның төенчеге» ни аңлатканны сорады әбисеннән.


Шундый заманнар килер... Каһәр суккан вакытлар. Бел, ахырзаманда бала-чага ата-анасын танымас, бар дип тә белмәс... Динсез булырлар! Денсезлек китәр. Олыны олы димәсләр! Син, шул заман төене!


Урамда «пристаньле» уйнаган балалар, Мөнҗия кереп киткәч, күңелсезләнеп калдылар төсле. Бераз өелешеп тордылар да берәм-берәм таралыштылар. Әле генә бала-чага чыр-чуына күмелгән тыкрык тынып калды. 


Ул арада берничә американлы авылның башка урамнарында йөрделәр. Мөнҗияләр каршында басып торган Эйден иптәшләре янына барырга, урыныннан кузгалып китәргә ашыкмады. Үзе кадәр чиләкләр күтәреп чыккан кызның җырлый-җырлый елга буена таба төшеп киткәнен астан гына карап озатып калды. Менә кайсы өй баласы икән...


Уенда туган фикер аның үзенә дә бик сәер тоелды. Алар бит бу җирләрдә вакытлыча гына, озакламый кайтып китәчәкләр. Әгәр ул бу кызчыкны да үзе белән алып китсә?!


Эйден һәм аның хезмәттәшләре ике ил арасындагы сәяси һәм икътисадый багланышларның сәбәпчесе дә, башлаучысы да түгел. Советлар белән Америка, төгәлрәге Америка капиталистлары арасында төзелгән кредит килешүләренең миллион долларлар белән исәпләнгән суммаларын да күз алдына китермиләр. Шулай да советлар кредит бурычларын каплый алмаганга күрә, менә шулай, Мәскәү, Петербург шәһәрләрендә саклана торган алтын, кыйммәтле экспонатлар, хәтта гадәти авыллардан җыелган каз йоны белән дә түләүләреннән берникадәр хәбардар алар. Ә каз йоны кайда булсын, әлбәттә, татар авылларында. Шуңа да алар су юлы буйлап йөриләр, татар авылларына тукталып-тукталып китәләр.


Эйден – азмы-күпме советлар вәгъдә иткән бәхетле тормышның тәмен татырга теләп, үз иленнән ерак җирләргә эшкә чыгып киткән гап-гади чимал җыеп йөрүче, Америка компаниясе эшчесе генә. 


Эшче дигәч тә, читтә йөргәч тә бөтенләй үк ыштансыз түгел, туган җирендә үз өе, хатыны көтә. Әгәр дә бу кызчыкны алып китсә...


Ул тагын бер кат башкалар белән чагыштырганда ныклырак күренгән каралты-курага, ике катлы өйгә күз ташлады. Пароходта килгәндә үзе шушы тирәләрдән ерак урнашмаган Минзәлә дигән шәһәрдән булган берәү вата-җимерә урысча сөйләшә-сөйләшә, бу яклардагы авылларны аңлатып килде. Үзе дә урысчаны ипи-тозлык кына белгән Эйден аны ярты-йорты гына аңлады. 


– Ачлык авыл халкының җанын алды. Кайсы авылны карама, чебен урынына кырылдылар. Кырылмай! Бер кабым ипиең калмасын да, үлми калып кара! Менә, ачлыктан соң бераз икмәк күрә башладык әле...


Әлеге сүзләргә берсеннән-берсе арык тәнле балаларны, авыл урамындагы иясез калган ярым җимерек өйләрне күргәч, Эйден ныграк төшенде кебек. Һәм аның башкалардан аерылып торган, үзе тере, үзе бик тә ушлы чая кызчыкны шушы тормыштан йолып аласы килү теләге тагын да артты.
 
    ***
...Әмма Мөхәммәтзакир мулла кызын бирмәде. Бу бәндә татарча барыбер аңламас дидеме, сөйләшүгә урысчалап нокта куйды:


– Нет, дип торалар, лабаса! Ходаем! Юк, нет! 


Усал әбисеннән дә курыкмый торган, беркайчан тик тормас «ахырзаман төенчеге» – бәгыренең бер кисәге. Алты кисәкнең берсе бит ул. Берничә елдан бәгырь кисәкләрен җаныннан аерып, бер кызын гына түгел, калган биш баласын да үзе үк ташлап китәргә мәҗбүр булачагын кайлардан белсен... 
 

Дәвамы бар...

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев