Логотип Идель
Әдәбият

МӨНҖИЯ (икенче бүлек)

Мөнҗия урман ягына таба юл тоткан әтисе белән олы туганнарын тәрәзәдән карап озатып калды. Аннары каралты-кура тирәсендә нидер майтарып йөргән әтисенең ярдәмчесе ашыга-ашыга алар артыннан йөгергәнне күрде. Йөгерер дә. Әтисенең бит өйдәге һәркемгә таләбе бер – эш бел, вакытында эшлә, тик утырма. Кыз сәкедәге, әле генә күтәрелә башлаган кояш нурларына төренеп, иң тәмле йокы рәхәтендә изрәгән кечкенә апайларына карап алды. Бәләкәчләр. Ә ул инде зур кыз, аңар сигез яшь, бу вакытта йоклап ятсынмы?! Аны әтисе әллә кайчан уятты инде. Ул уятмаса да торыр иде, чөнки әнкәсен ничек ялгыз калдырмак кирәк. Сигез яшьлек кызга авыру әнисен карау, тәрбияләү эше тулысынча диярлек йөкләнгән бит.

Әсәрнең башы...

2. 
Мөнҗия урман ягына таба юл тоткан әтисе белән олы туганнарын тәрәзәдән карап озатып калды. Аннары каралты-кура тирәсендә нидер майтарып йөргән әтисенең ярдәмчесе ашыга-ашыга алар артыннан йөгергәнне күрде. Йөгерер дә. Әтисенең бит өйдәге һәркемгә таләбе бер – эш бел, вакытында эшлә, тик утырма. 


Кыз сәкедәге, әле генә күтәрелә башлаган кояш нурларына төренеп, иң тәмле йокы рәхәтендә изрәгән кечкенә апайларына карап алды. Бәләкәчләр. Ә ул инде зур кыз, аңар сигез яшь, бу вакытта йоклап ятсынмы?! Аны әтисе әллә кайчан уятты инде. Ул уятмаса да торыр иде, чөнки әнкәсен ничек ялгыз калдырмак кирәк. Сигез яшьлек кызга авыру әнисен карау, тәрбияләү эше тулысынча диярлек йөкләнгән бит. 


Ул агач өйнең икенче катына агач баскыч такталарын шыгырдатмас өчен сак кына басып менде. Әнисе каты авырый башлаганнан бирле таң кыз өчен көннең иң яраткан вакытына әйләнде. Көннәр дәвамында авыртуларына сызланган әнисе нәкъ менә кояшның төн караңгылыгын җиңеп, офыкка кызыл-сары төстәге яктылык бирә башлаган мәлендә бераз тынычланып китә. Кояшның беренче нурлары өйгә керә башлаганчы шулай бераз йоклап ала.     Мөнҗиягә бу вакыт әнкәсенең терелеп китүенә бер өмет биргәнгәме, газизкәенең авыртулары бераз булса да басылганны күргәнгәме, шундый кадерле. Тик әнисенең йокысы кыскарганнан кыскара бара. Ә менә дога укучы бабай ешрак килә башлады.


Чаршау артындагы ятакка сеңеп беткән ябык, саргылт йөзле хатынга беркем утыз ике яшь бирмәс. Хасталык иң беренче чиратта аның яшьлеген урлаган, күрәсең. Нык хуҗалыкка килен булып төшеп, сабыр гына иренә, бианасына ярарга тырышып, җиң сызганып тормыш алып барган, бер-бер артлы алты бала тапкан абыстай да димәссең. Бөрешкән, бетерешкән, тәмам хәлсезләнгән. Җаны гына чыкмаган.


Ни галәмәт бу, гражданнар сугышында, ачлык елларында вакытсыз якты дөньядан киткән кардәшләре, авылдашлары, яшьтәшләре, хатынны тормыш авырлыкларыннан йолкып алырга теләгәндәй, баш очына тезелгәннәр. Шыр сөяктән торган куллары белән битен, чәчләрен сыйпап алалар, үзләренең ачлыктан шешенгән яңаклары буйлап күз яшьләре тәгәри. Качкын кыяфәтенә кергәннәре як-якларына карыйлар, хәрби киемлеләре усал караш белән тирә-якны күзәтәләр. Ниятләре начарлыкта түгел түгелен, алар бары ачы язмышларын бүлешкән авыру хатынны бу дөнья газапларыннан йолып алырга телиләр... 


Тик ничек ул аларга иярсен, аның бит алты баласын аякка бастырасы, шулар арасыннан иң елгыры, иң чыдамы күренгән, беркемгә сер бирми, теш кысып түзә торган, әмма шундый булуына карамастан, яклауга, әнкәсенең җылы кочагына иң нык мохтаҗ Мөнҗиясен саклыйсы бар. Корбан булырга иртәрәк әле аңар, иртәрәк. Әмма өрәкләр һаман китәргә ашыкмый. Хәтта ул аларның инде ни сөйләшкәннәренә кадәр ишетә кебек. Әнә кайсыдыр, патшаны каһәрли, икенче тавыш: «Аллаһ тәкъдире», – дип, дога пышылдый... Кемдер җир тырный-тырный буылып елый, советларны сүгә. Кемдер ачтан үлгән балалары гәүдәсен кочаклап бишек җырын көйли. Һәркайсында таныш чалым, һәркайсы якын. Һәркайсында таныш кайгы, һәркайсы корбан. 


– Мөнҗиямне саклыйсы бар... Тимәгез миңа... Мөнҗиям…


– Әнием, әнием... Мин яныңда гына, монда. Син саташасың, әнием уян. Әнием, үлән чәен пешердем, җиләк яфрагын төнәттем... Күрше әби өйрәтте. Әз генә шуны эчсәң иде, әнием.


Хатын кызының сүзләрен ишетмәде. Ыңгырашып, үлем белән тартышты. Сөяктән генә торган тәненә эләгеп торган җаны мәңгелеккә китәргә теш-тырнагы белән карышты. Баш очында басып торганнарга уе бертуктаусыз тәкърарлады: «Ачуланмагыз миңа, кардәшләрем. Булдыра алсагыз, ачуланмагыз. Мин кызыма сезнең хакта сөйләмәм. Мин аңар бакыйлыкка күчкән каһарман бабаларыбыз турында әйтермен... Сез бит – корбан киткәннәр. Шулай дигәнгә, рәнҗемәгез. Әгәр сезнең хакта кызыма сөйләсәм, аның болай да мәрхәмәт тулы нечкә күңеле, сезне кызганып, тагын да йомшарыр, җанына урын тапмас. Аның күңеле каһарман болгар бабалары горурлыгы, ныклыгы белән тулырга тиеш, дим. Бездә бит бу гүзәл җирләргә нигез салган ханнар каны ага, шуны белсен. Сез дә беләсез бит, ник дәшмисез? Дәшмисез. Үлгәннәр сөйләшми шул. Үлгәннәр дип, корбаннар бит сез, шуңа сөйләшмисез дә. Сөйләшмисез, әмма каргышларыгыз өн булып тарала. Йа, Ходаем! Мин хаклы түгелме әллә?! Акларныкы, кызылларныкы... Ачлык корбаннары... Сезнең язмыш – минем язмыш... Сезнең язмыш минем дә яшәү көчемне суырды. Җитмиме әллә?! Җитәр! Кызыма болгар бабаларыбыз каны көч бирәчәк, ул алар хакында белергә тиеш... Сезнең каргыштан да алар догасы саклар. Йа, Ходаем! Ярдәмеңнән ташлама кызымны. Без – болгарлар, ханнар нәселеннән. Бөтенебез дә... Авылларыбыз белән. Әтисе дә шулай ди. Ул белми әйтмәс... Закир... Закир... Син дә сөйлә... Закир, син дә сөйләмәсәң, тагын кем сөйләр?!»


– Әнием, әнием, бу мин. Әти кырга китте. Чакыйрыйммы? Әнием, бер генә йот инде. Менә шулай...
Мөнҗия саташуларыннан айный алмаган әнисенең башын бераз күтәреп, үлән төнәтмәсе салынган кәсәне иреннәренә тидерде. Берничә йотым капканын түземсезлек белән көтеп алды. Ниһаять, әнисе аңына килде кебек. Керфекләрен күтәрде.


– Кызым, Мөнҗия... Син мондамыни…


– Монда, монда әни. 

– Кызым, арыгансыңдыр. Йоклап ал…

– Син йоклаганда мин дә йокладым әни, кайгырма.

– Кызым, кызым… 

– Нәрсә, әни, берәр әйбер бирәемме?

– Юк... Мин булмасам сине кем яклар инде... Син бит үзеңә бер төсле бала. Сине кем саклар...
Мөнҗия туберкулез авыруыннан интеккән әнисен айлар дәвамында карады. Дога кылучы бабайны алып килергә бер генә түгел, берничә тапкыр йөгерде. Шул карт мулланың «Ясин» чыгып, догалар укыганда әнисенең йөзе яктырып, сулыш алулары тынычланып киткәнен күргән саен, бу дөньядагы могҗизаи хәлләрнең чиксезлегенә, рухи халәт төшенчәсе хакында берни белмичә дә, кешенең коры сөяктән генә тормавына инанды. 

Әле аңы күп нәрсәләрне белми, башы каршылыклы дөнья мәгълүматы белән тулмаган. Ә менә күңелендә инде тоемлау сәләте шул чакта ук бөреләнде. Бәлки моңар, әнисенең маңгаеннан иркәләгән хәлсез, ябык, салкын кулыннан бөркелгән рәхәтлек сәбәпче булгандыр. Бәлки, каты чирдән интеккәндә дә зарланмаган әнисенең сабыр холкы булышкандыр. Бәлки, әтисенең бәләкәйдән үк балаларына гыйлем бирергә, эшкә өйрәтергә тырышуының нәтиҗәседер. Хәтта атнага бер килә торган усал әбисенең ахырзаман белән куркытулары, киләчәктәге тәрбиясезлекне, денсезлекне юраулары да Мөнҗиянең тормышны, кешеләрне, яшәешне үзенә бер төрле серлелек, нечкәлек, үзгәлек белән тоя башлавына этәрде төсле. 

Ә көннәрдән бер көнне, чираттагы тапкыр мулла бабай ясин чыккан мәлдә, әнисенең сары-коңгырт төстәге йөзе, караңгы күз төпләре аксыл төскә керде дә бер нурга күмелде. Аннары әнисе акрын гына соңгы сулышын алды һәм тынып калды. Кызчыкның хәтеренә әнисе гомерлеккә әнә шундый, нурлы йөзле булып кереп урнашты. 

Ә күңелендә бөреләнгән тоемлау сәләте әнисен югалту кайгысы белән бергә үрелеп тагын да үсте һәм бер моңга әверелде. Әнисез калган ятимгә җыр юлдаш та, юаныч та булды. Авыл янындагы тауга менеп, ерак-еракларга аккан Агыйделгә карап утыра да, өлкәннәрдән отып калганнарны җырлап күңелен бушата... 

Мөнәҗәтем яза, яза
Каләм тоткан кулым тала.
Көй язмасам, йөрәгем яна,
Сабыр бирсен Үзе Алла... 
Агыйделне тирән диләр,
Буйлаганым юк иде.
Бу хәсрәтне күрермен дип,
Уйлаганым юк иде.
Агыйделнең аръягында,
Күренә яшел манара.
Хәсрәтләрем кисәк-кисәк,
Берсе авыр арада...

Әнисен сагыну сагышларын җырлар белән үрелгән хатирәләре белән таратты.

Әле кайчан гына салкын-суык кышкы кичләрдә өйләре гөрләп тора иде. Чөнки туганнары, авылдашлары кыш айларында аларга җыелалар, шулай чөкердәшеп матур итеп сөйләшеп, ачы чагышлы бәетләр чыгарып, мөнәҗәтләр әйтеп кич утыралар иде. 

Ул чакларда бала-чагага икенче катка урын җәяләр, бөтенесен шунда куып менгереп җибәрәләр иде. Әмма әнисе бер Мөнҗияне генә орышмый. Өлкәннәр утырган зур як каршындагы кечкенә бүлмәгә урын җәя, шунда яткыра. Кыз исә, йокы баскан күзләрен бармаклары белән каерып ача-ача чаршау артыннан кич утырганнарын күзәтә...

Әле кайчан гына барысы бергә җыенга төшәләр иде. Хәзер ул җыеннардагы күңелле-җырлы мизгелләр гаҗәп бер тәмле төш кебек искә төшә...

Әле кайчан гына каз өмәләре гөрли иде. Суеп-чистартып, йонын йолкып бетергәнче, Агыйделгә алып төшеп юганчы көн кичкә авыша. Иртәгә бу авыл хатыннарының яшен, картын җыйган каз өмәсе тагын кабатланыр, әнисенә ияреп башкаларга китәр. Әнә бит каз өмәсе чираты җиткән апа үзе әнисенә әйтеп торды: «Килсен, килсен... Вак-төяк эшкә бик ярап тора», – диде... 

Һәркайсы гомерлеккә бала күңеленә рәхәт, әмма искә төшергәндә үзәген өзә торган хатирәләр булып уелган шул. 

Мөхәммәтзакир хәзрәт 1926 елны алты баласы белән тол калды. Берникадәр вакыттан соң ул тормыш көтәргә хатын, балаларына «әни» кирәк дип кабат өйләнде. Үги әни балаларга начар булмады, какмады-сукмады. Ләкин...

1921-1922 еллардагы ачлык афәтеннән исән калган авыл халкы 1924-1926 елларда, аз гына булса да, тын алды. Шушы елларда авылларда иген уңды, ипи булса, тормыш бара, дип әйтүләре хактыр. Әмма алда ачлык елларын да оныттырырдай хәтәр хәлләр көткәне турында фаразламадылар. 

1927 елның җәй башында ук халык арасында төрле имеш-мимеш сүзләр китте, «Правда» газетасы аша халыкка җиткерелгән тышкы куркынычсызлыкны саклау мөһимлеге турындагы рәсми хәбәр төрле рәвешләргә кереп таралды. 

Сугыш башланачак икән. Англия советларга каршы сугыш ачарга җыена икән. Америка СССРга сугыш игълан итә диләр...

Совет акчалары юкка чыгачак икән... 

Салымнарны түләми торыгыз, барыбер сугыш булачак... 

Советларны алып ташлаячаклар...

Бер яктан – чит илләрдән куркыныч янавы турындагы хәбәрләр, икенче яктан – болай да гомер бакый иген игеп бөгелгән авыл халкын тормышка ашмастай планнар үтәтеп тагын да авыр хәлгә калдыру, бер-бер артлы җыелган салымнар, һәр уңышны кырып-себереп диярлек дәүләткә тапшырту – боларның берсе дә, әлбәттә, эзсез узмады. Ризасызлык әлегә аяк астында әле бу тарафта, әле икенче яктан тузан бөтереп «җен туе» ясап йөргән җил белән бер булды. Әмма әбиләрне тыңлавың хәерлерәк, шул «җен туена» аягың эләксә, җенләнеп китүең дә бар бит. 

Чынлыкта исә хөкүмәтнең илгә куркыныч янавы хакындагы уйдырмасы һәм тышкы дошманнардан саклану идеясе – ил эчендә советлар хакимлеген ныгыту, каршы килүчеләрне юкка чыгаруда төп корал булып хезмәт итәчәк иде. Һәм бу корал иң беренче чиратта авылларга таба юнәлдерелде. 
Тел сөяксез бит, адәм баласы сөйләшми тормас. Әмма баштарак төрле сүзләрне әйтергә җөрьәт итсәләр дә, аннары телләрен тешләделәр. Чөнки «гадәттән тыш чаралар» күрелә башлады, ягъни «кулак», «халык дошманы» исемнәре тагылган беренче репрессия корбаннары барлыкка килде. Икенче Бөтендөнья сугышы башланганчыга кадәр дәвам итеп, меңәрләгән корбаннарны вакытсыз җир куенына керткән еллар әнә шулай, авыллардан – ипи талаудан башланып китте. Сәяси режимның авыллар белән көрәше, нигездә, урта хәллеләргә штраф сугып, бөтен милкен конфискацияләү, йортларын дәүләт карамагына алу, үзләрен исә төрмәләрдә ату белән тормышка ашырылды.

Хәер, урта хәллеләр дип... Элекеге байлар, аклар, сәүдәгәрләр, дин әһелләре... Бер гаепсез, зыянсыз кешеләрнең, иң беренче чиратта гыйлемле муллаларның башларына җиттеләр.

Советларга ошамаган бер-ике кәлимә сүз әйтү, ихата-кураларының каралган, хәллерәк булып күренүе яки берничә сарык, берәр ат асрау күпләрдән «халык дошманы» ясады. Әнә күрше авылдан бер мескенне советларга каршы шаяртып такмак әйткәнгә алып киткәннәр дип, ишеттерделәр. 

Бераз мал-мөлкәте булганнар арасында үзләрен алырга килгәнне минутлап көтүчеләр дә, араларында, кулга алыначакларын белгәч, дөньяларын ташлап качканнары да күп булды. 
1927 елның кышкы салкын бер төнендә Мөхәммәтзакир ипләп кенә тәрәзә чирткән тавышка уянды. Ир мич янына кибәргә куелган киез итеген алып яланаякка гына киде дә баскычка чыкты. 

– Кем бар?

– Т-с-с-с... Абзый, акырма ә... 

Мөхәммәтзакир өй бүрәнәсенә аркасы белән сеңгән һәм як-ягына каранган күршесен танып алды.

– Нәмәшләп йөрисең төн уртасында?! 

– Йөрмәем... Мин монда булмадым, мин сөйләмәдем, яме...

– Нәмә?!

– Абзый... Сине иртәгә алырга киләләр... Кантурда ялгыш ишеттем... 

Пышылдап кына әйтелгән әлеге сүзләрне ишетүгә Мөхәммәтзакир тораташтай катып калды. Югыйсә... Көтмәгән дә түгел иде бит. Иртәме-соңмы барыбер аның да капкасын кагарлар, дигән шикле уйлар күңелен кимереп алган иде. Советлар ягына чыккан кайберәүләр аны инде күптәннән сөймәс булдылар, әмма ул барыбер көнләшү, хөсетлек җиңмәячәгенә өметләнде, бер Аллаһка ышанды, бер Аллаһка тапшырды. 

Күршесе пышылдап кына тагын берничә сүз әйтте дә саубуллашырга онытып юк булды.

Мөхәммәтзакир кабат өйгә керергә ашыкмады, сарайга таба китте. Ниндидер зур тирән фикерләргә бирелмичә генә атын җикте, ат чанасы төбенә салам түшәде. Аннары күршесе төсле пышылдап кына серен атына чиште: «Иртәгә алырга киләләр, качарга кирәк». Әмма атны алып китсә, алты баласын, хатынын ике кулсыз калдырачак. Ир кабат өйгә таба атлады. Сәкедә тезелешеп йоклаган балаларына берәм-берәм карап чыкты. Әнвәр, Сәймә, Тәскирә яшүсмер чакларына җитеп киләләр. Мөнҗия, Әдһәм, Әнәс әле кечерәк... Олы баласы Әнвәр күбрәк әнисенә охшаган, олы кызлары да аңа тартым, салмаграк. Әнвәргә әле апайларын да күп карарга кирәк булыр... 

Болай уйланып торса, таң атар. Ашыгуың хәерлерәк. Качарга уйлагансың икән, ашык. 

Олы яктагы чаршау белән капланган почмакта ир белән хатын арасындагы сөйләшү озакка сузылмады. Ир, балалар ишетеп уянмасын өчен, хатынына пышылдап диярлек дәште:

– Тор әле... Мине илтәрсең. Миңа китәргә кирәк.

Яшь хатын уяныр-уянмас, аптырап, иренә текәлде. Ул арада инде Мөхәммәтзакир киенергә кереште. 

– Кая барасың?

– Китәргә кирәк, дим. Ишетмәйсеңме әллә?! Ат белән урманнан чыгарып куярсың да кире кайтырсың.

– Хәзерме? Төн уртасындамы? 

– Тиздән таң ата башлар.

– Бүре тулы урманга чыгып китәргә башыңа тай типмәгәндер бит!

– Ярый... Син балалар белән кал.

Чаршау артындагы сөйләшү шуның белән бетте. Ир балалары тезелеп йоклаган сәкегә таба юнәлде. 

– Мөнҗия, кызым, тор әле. Киен. Апайларыңны уятмый гына тор. 

– Әти, ни булды?

– Сөйләшмә.

Кыз йокы аралаш кына киенде дә, әтисе артыннан иярде. Мөхәммәтзакир ишегалдына чыккач та нидер әйтергә җыенып авызын ачкан кызына: «Бераздан сөйләшербез», – дип, кырт кисте. Алар шулай тавыш-тынсыз гына ат чанасы төбенә яттылар да авылдан чыгып, урман эчендәге юлдан киттеләр. 

Мөнҗия бу юлның пристаньга илткәнен яхшы белә. Әмма һич кенә дә төн уртасында чыгып китүләрен аңламады. Аның өстенә йокысы басты, йокы аралаш кына әтисенең әле бер көйгә, әле икенче көйгә ипләп кенә көйләп алганы ишетелә. Әнисе исән чакта аның һаман да «Во поле береза стояла» көен сызгырып йөргәне күз алдына килде. Йокы аралаш елмаеп куйды...

Мөхәммәтзакир кызының ирен чит белән генә елмайганын күреп алды. Йөрәге сыкрады, күзләренә килгән яшләрен бияләй арты белән генә сыпырып куйды. Балаларын тагын күрерме ул?! Туган җирен?! Тагын шушы урман буйлап бер узармы?! Сораулары йөрәген телгәләде. Аллаһ боерса, кайтыр. Балалары бит өйдә, түбә астында кала, аларның бер гаебе юк, бернишләтә алмаслар. Авылдашлары, күрше-тирә ташламас. Үзе дә бераз качып йөрер дә кайтыр. Аның гаепсез икәнлеге ачыкланыр.

Тик... Хәзер ул балаларын ташлап киткән әтигә әйләнде. Ташлавы түгел лә, качып китүе, каһәр суксын!

Әгәр качмаса... Нишли ала соң?! «Халык дошманы» дигән карар чыккан икән, ул карарга каршы торырга беркемнең көче җитми. Ул бит күрше-тирә авыллардагы хәбәрләрне ишетте. Минзәлә төрмәсенә озаталар икән, аннары хөкем итәләр. Әлегә аннан берәү турында да яхшы хәбәр килгәне юк диләр.

Мөхәммәтзакир әле ерагаеп, әле якынаеп киткән бүреләр улавына кушылып үзе дә улардай булып барды. Чана төбендә оеган кызын пристаньга барып җиткәч кенә уятты.

Мөнҗия тәмле йокысыннан арынырга теләми генә күзләрен ачты. Күктән кышкы төнгә саран гына яктылык биргән ай кырын ятып күзәтә. Төн караңгылыгын үзенә җыйган урман кочагы исә яр буйлап җәелгән. Артта шомлы бүреле урман юлы, алда бозга капланган Агыйдел, тагын да ерактарак, каршы ярда өйләр күләгәсе шәйләнә. Күрәсең, алар пристаньнан да ераккарак киткәннәр, Мөнҗия бу тирәләрне хәтерләми. Бәлки, төн уртасы булганга танымыйдыр. Менә әтисе тар юлда атын борырга тырыша...     Ниһаять, ат килгән юлга – урманга карап басты, чанасы да тигезләнде. Димәк, хәзер кайтып китәчәкләр. Ә алар монда нигә килделәр соң?! 

Әтисе чана төбендәге салам астыннан бер янчык тартып алды да куенына кыстырды. 

Аннары, әйтерсең бер төш керде. Әтисе чанага кабат тезләнде дә кызын кочагына кысты. Һәм бәгыреннән үксеп чыккан соңгы сүзләре ишетелде:

– Кичерегез мине, балакайларым...

Ат акрын гына урман юлы буйлап кайту ягына таба атлады. 

Чана төбенә сеңгән кыз, куркуыннан, нидер уйларлык дәрәҗәдә түгел иде. Ул бүреләр улаганны ишетте, әтисенең аны берүзен генә кайтарып җибәрүенә ышанмады. Әмма ул ераклашканнан-ераклаша барып, ак кар белән ай яктысы арасында юк булды. 

Берникадәр ара киткәч, Мөнҗия төнге урман юлында берүзе калганны аңлады, шул мизгелдә бу куркыныч ялгызлыктан әнисенә сыенасы килү теләге күңелен өтте, тамак төбенә төер булып утырды. Бүреләр тавышын ишетмәскә тырышып, әнисенә ялварды:

– Әнием, бүреләр улый. Әнием, алар монда киләләрме?! Әнием, әти нигә берүземне калдырды?! Әнием... 

Ат башта акрын гына атлавын белде, чана төбендә үз-үзенә сөйләнеп шыңшыган бала тавышын да ишетмәдек кебек. Ләкин бүреләр тавышы якынаюга, колакларын торгызып сагаеп калды. 

Кыз ат туктауга үзенең куркуын онытты, ат чанасы төбендә елап ятса, башлары бетәчәк! Тизрәк кайтып җитәргә кирәк!

Кыз бераз күтәрелде, башын арбадан югарырак калкытып, дилбегәне ат сыртына сыпырды. Шулай ашыктырып малны да, үзен дә бүреләрдән коткарырга теләде.
– Тизрәк, тизрәк атла инде... Атла дим... 

Ат таныш тавыш боерыгына буйсынып юыртып диярлек китте. Мөнҗия чайкалып арба төбенә ауды. 

Төшеп калмагае, тагы! Калмас! Дилбегәне чытырдатып тотты. 

Бу төндә Мөнҗиянең күңеленә әтисен башка беркайчан да күрмәячәге турындагы уй кереп тә чыкмады. Тома ятимгә әйләнгәнен кайлардан белсен?! 

Тагын... Дилбегәне кысып тоткан кечкенә куллары да, бүреләрдән курыккан күңеле дә, куркуны җиңәргә маташкан холкы да – берсе дә сизми калды: илереп еласаң да, кире кайтарып булмый торган балалыгыннан мәхрүм калды. 

Мөхәммәтзакир кышкы төндә үзе генә югалмады шул. Кызының балалыгын да әллә үзе белән алып китте, әллә карларга күмеп китте... 

Дәвамы бар...

Автор: Айзирәк Гәрәева 
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев