Мәшәкатьле һөнәр
Соңгы саннарда әдәбият мәйданында иң яхшы канатлы атларны иярләгән әдипләрдән каләм тибрәтүче яшьләргә остаз сүзе, язучылык эшенә карата фикерләрен бирүне традициягә керттек.
Соңгы саннарда әдәбият мәйданында иң яхшы канатлы атларны иярләгән әдипләрдән каләм тибрәтүче яшьләргә остаз сүзе, язучылык эшенә карата фикерләрен бирүне традициягә керттек. Менә тагын бер олпат әдип – Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев язмасы. Укыйк, гыйбрәт алыйк, өйрәник һәм каләм чарлыйк!
Әдәбиятка ник килдем?
Минем, соңга калып булса да, әдәбиятка килүем, язучылык һөнәрен сайлап алуым үземә дә кызык булып тоела. Бәлки, гыйбрәтледәдер.
Мин «һөнәр» дидем, кәсеп димәдем. Кәсеп булса – тамак туйдыру, тормыш итү өчен бер әмәл була. Һөнәр – кешенең рухи, физик ихтыяҗы һәм шул ихтыяҗны канәгатьләндерү юлындагы сәләте, шөгыле. Кызык кына күренеш диюем шунда, мин 38 яшьтә яза башладым. Бу инде Тукай гомереннән соң – унике, Такташ гомереннән соң сигез ел артык яшәгәч яза башлау. Фатих Әмирхан кырык яшьтә үлгән, Муса Җәлил – күпме иҗат мирасы калдырып! – утыз сигездә.
Әдәбиятка ник килдем? Мин бит педагогика институтының тарих бүлеген тәмамлап, тарих фәнен жаным-тәнем белән яратып, республиканың шактый зур, мәшһүр урта мәктәпләренең берсендә рәхәтләнеп тарих фәне укытып ята идем. Хәтерлим: безнең районга илленче елларныӊ ахырында тарих фәне укытуның торышын өйрәнергә республикадан бер комиссия килде. Мин эшләгән мәктәптә дә булдылар, тарих кабинетын карадылар, бер-ике дәресемә керделәр. Ахырдан, районның барлык тарих укытучыларын җыеп, КПСС райкомында киңәшмә уздырдылар. Минем кабинетны, укыту алымнарын мактадылар, күп тә үтми укытучыларның ничәнчедер съездына делегат итеп тә сайладылар... Шулай да, берничә ел үткәч, мин хикәяләр яза башладым, повестька тотындым. Бу – бик сәер борылыш иде.
Ул вакытта сәер иде. Хәзер инде моның табигый хәл икәнлеген аңлыйм. Бөтен хикмәт – балачакта. Балачакта нинди юнәлеш бирелсә – кеше гомере буе шуны эзли, үзе дә аңламастан, шуңа омтыла икән. Мин педагогика фәненең иң әһәмиятле бер законын олайган саен тирәнрәк аңлый барам. Кешене формалаштыруда өч шарт бар, ди ул фән. Болар: нәселдән килгән сыйфатлар, тирәлек һәм тәрбия. Зур ачыш бу! Keшe гомерендә, кеше биографиясендә әнә шул өч шарт даими рәвештә катнаша, гомернең төрле мизгелләрендә шул шартларның әле берсе, әле икенчесе калкып чыга. Язучы Гариф Ахуновның туганнан туган энекәше бар иде, без аның белән мәктәптә бергә укыдык. Өченче класста укыганда кызамыктанмы, әллә чәчәк авыруыннанмы, малай дөнья куйды. Әнә шул малай менә дигән художник иде. Нәселләре – гади крестьян. Авылыбызда каләм тотып усак яфрагын да ясап караган кеше юк. Берни дә юк. Әмма теге мәрхүм – Динислам – безнең күз алдында эт, бозау, әтәч рәсемен ясый, без шаккатып карап торабыз. Ул безнең үзебезне кәгазьгә төшерә – шулкадәр төгәл, фотография диярсең.
Гариф Ахунов ул малайны бәлки күрми дә калгандыр, чөнки ул безнең авылныкы түгел – күрше Өчиледән. Еллар узды, миңа Гариф Ахунов белән педучилищеда укырга туры килде, карасам – Гарифҗан – художник. Каян килгән! Әтисе, әнисе – гади крестьяннар. Авыллары Өчиледә әрекмән сурәтен дә төшерә белүче юк, әмма алты йортлы шул авылдан чыккан Гарифҗан – художник. Еллар узды, миңа аның улын университет аудиториясендә укытырга туры килде. Карыйм – улы да художник. Факультетны бизәү эшен бөтенләе белән ул алып бара. Монысына инде мин гаҗәпләнмәдем. Гарифҗанның кызы да рәсем ясарга оста икәнен беләм. Мондый мисал үз өебездә дә бар. Минем улымның әнисе ягыннан бабасы малай вакытта тегүче ярдәмчесе булып авылларда йөргән, кешеләргә кием теккән. Ни гажәп: улым бер көнне кинәт кенә тегү машинасы янына утыра да үзенә ак киндердән күлмәк тегә. Һәм менә дигән! Берәр атнадан ул үзенең чалбарын төзәтеп тегә...
Мин авылда бик эшлекле шофер, тракторчыларны беләм. Яшьтәшләрем арасында алар байтак. Карыйм – уллары да шул һөнәрне сайлап ала, әтисе яхшы механизатор булса – малае да нәкъ шулай. Чөнки малай шул рухта, шул тирәлектә яши, һөнәргә мәхәббәт шулай туа.
«Молодец» сүзенең бәясе
Әнә шулай кешенең тормыш юлы балачактан сызыла башлый. Минем язучы булып китүемә берничә сәбәп бар. Беренчесе болай: кышкы озын кичләрдә әти идәнгә сузылып ята иде дә Тукай шигырьләре буенча кичке дәрес уздыра иде. Анда Тукайны яттан сөйләү, безгә ятлату, аерым шигырьләрен уку, тагын әллә ниләр була да, иң ахырдан әти Тукайның берәр шигырен көйләтә иде. Ул була я «Бала белән күбәләк», я «Җир йокысы», я «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр». Бу жырларны, гадәттә, әни башлый иде. Боларның һәр өчесенең махсус көе бар, болар минем колагымда әле дә яңгырап тора. Бик кызганыч, бу көйләрнең, минемчә, соңгысы гына хәзер гамәлдә, нотада. Бераздан әти мина Фатих Әмирханны ачты. Аннан, беренче класска укырга кергәндә, Тукайның берничә шигырен ятлатты, аларны сөйләтеп карады. Мине тәрбияләүнең соңгысы шул булды ахрысы, бераздан мин әтисез калдым. Тагын кырык икенчеме, кырык өченчеме елны хәтерлим. Минем туганнан туган абыем – травмотология буенча игелекле белгеч Фәрит Сафин бар. Ул, Мәскәү медицина институтында укыганда, жәйге каникулларның берсендә безгә кайтты. Гадәт буенча, аны урманга кура җиләге җыярга алып киттем. Безнең авылда элек шулай иде: шәһәрдән, райүзәктән кунак булып килгән кешене чүлмәк, чиләк, кәтилүк тоттырып, урманга озатасы. Юклы-барлы ризыгыңа да экономия була, кунак-төшемгә дә ярап куя: җыйган җиләген үзе белән алып китә. Менә шул, Фәрит абый сугыш вакытының ач, чабаталы малаен кура җиләге җыйганда сынап карый. Бер шигырь әйтә дә, кемнеке, дип сорый. Кайсы шигырьдән, дип сорый. Ә мин ярып әйтеп торам: монысы – Тукай, монысы – Такташ, дим. Ниһаять, ул, мине тәмам «утыртырга» теләп, тагын бер шигырь әйтә: «Шаулый диңгез, жил өрәдер...»
– Дәрдмәнд, – дим. Шуннан ул шаккатып миңа карап куя һәм әйтә:
– Молодец, энем, – ди.
Ә без, авыл малайлары, татар малайлары ул елларда «молодец» дигән сүзнең бәясен белә идек, бу сүзне ишетү өчен, моңа ирешү өчен без тау-таш кисәргә әзер идек. Бәлки, әтиле малайлар ул сүзне еш ишетәдер, ә мин ятимгә андый сүз ул вакытта алтын бәясе иде. Ул – мин ишеткән иң сирәк сүзләрнең берсе иде.
«Малай, ник язучы булып китмисең син?»
Шуннан соң еллар узды. Мин хәрби хезмәттә булдым, кайткач тегендә-монда укытучылык итеп йөрдем. Хәрби хезмәткә киткәнче республикадагы иң мәшһүр Сеҗе урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып эшләп алган идем. Сеҗе мәктәбе... Республикага күпме-күпме партия, совет хезмәткәрләре биргән мәктәп, Казан арты районнары өчен мәгърифәт учагы, маяк. Ул елларда шулай иде. Минем хәзер тоюымча, Мәскәү, Ленинград, Тарту, Харьков, Казан университетларын тәмамлау, – башка университетларны тәмамлауның дәрәҗәсен һич тә киметмичә, – боларны тәмамлау, ничектер, үзеннән-үзе күпмедер дәрәҗәдә кешедә өстенлек хисе тудыра. Заманында Сеҗе мәктәбен тәмамлау (анда Яхин Кәрим дигән зур педагог эшли иде) – безнең ил халкы өчен ЛГУ, МГУ, КГУ тәмамлау кебек абруйлы бер сүз, бер дәрәҗә иде. Мин шунда эшләдем. Укыту бүлеге мөдире фронтовик, сыңар куллы Мәгьсүм Рафиков иде. Шул өлкән агай (шунысы кызык – малае да фронтовик, анысы гимнастерка киеп, унынчы класста укып йөри иде) мине яратты. Гел сөйләштерде, минем белән шахмат уйнады. Көннәрнең берендә бу агай миңа әйтә куйды:
– Карале, Мөхәммәт, нишләп язучы булып китмисең син? – диде минем ферзьне фил белән «ашап» яткан уңайдан.
Хәрби хезмәттән кайткач, мин күпмедер дәрәжәдә «отпускник»ларны алыштырып мәктәпләрдә йөрдем, шул йөрүләрнең бер көнендә, күрше авыл урамында миңа Мәгъсүм агай очрады. РОНОдан кайтып килеше икән. Күрештек, сөйләштек.
– Миңа тарих укытучысы кирәк, POНОга бар, телефоннан әйтеп куярмын, – диде. Мин риза булдым. РОНО мөдире – дөньяның иң юньле кешеләреннән берсе – Касыйм Йосыпов дигән мөлаем чырайлы кеше иде – барсам, приказ ук язып куйган. Мәгъсүм агай Казанбаш дигән зур, культуралы авылның шулай ук мәшһүр урта мәктәбендә директор икән – мин шунда килеп төштем. Аның кул астында өч ел эшләдем. Бу – минем бик бәхетле елларым булды. Мәгъсүм абый белән күп серләштек, күп аңлаштык, күп утырыштык. Шул күп сөйләшүләрнең берсендә ул тагын:
– Малай, ник язучы булып китмисең син? – диде.
Бу сүзләр хәтеремдә калды. Ләкин мин әле читтән торып институтта укый идем, әдәбият белән шөгыльләнергә вакытым юк иде. Шулай да, күңелне бер нәрсә кытыклап торды: диплом алсам, шул көнне үк берәр нәрсә язарга утырам. Көннәрдән бер көнне мин шулай, диплом алдым. Бу – минем зур җиңүем иде, дүрт дәүләт имтиханының өчесен иң югары билгегә, берсен дүртлегә бирдем. Дәүләт комиссиясе председателе тарихчы профессор Таһиров өч тапкыр мине аерып алып мактады, аның сүзләрен протоколга теркәделәр. Бөтен контроль, курс эшләрен бик җитди итеп эшли идем, минем лекция конспектларын, үзем конспектлаган Маркс, Энгельс, Ленин хезмәтләре буенча дәфтәрләремне районның әллә кай почмакларыннан килеп алып китәләр иде, һәрхәлдә минем конспектлар буенча гына да районда өч иптәш тарих бүлеген тәмамлап чыкты. Шулай да, университетка килеп кафедрада укыта башлагач, миңа гомер буе кинаяле сүзләр ишетеп яшәргә туры килде. Фәлән кешенең белемлелеге турында сүз чыкканда, минем турыда да:
– Һи-и, аннан нәрсә көтәсез инде сез, заочно гына бетергән бит ул, – диләр.
Мин аларга рәнжемим. Сөйләшү, сүз әйтү мәсьәләсендә үзем дә гомер буе саксыз, үлчәүсез булдым. Андый очракта үз тормышымдагы бер хатаны гына искә төшерәм. Минеке – зуррак хата.
Хата
...Әлеге республика комиссиясе әгъзалары алдында, тарих кабинетында конференцияме, нәрсә уздырам. Темасы: «XIX йөз рус рәсем сәнгате». Кабинетта «Кече галерея» бар, ягъни мәшһүр рус рәссамнарының картиналарыннан репродукцияләр. Мин әзерләгән укучылар чыгып-чыгып сөйли, берәүләр Репин картиналары турында, икенчеләре – Шишкинны. Менә йомгаклау вакыты килеп җитте. Шунда мин сүз алдым һәм, гадәттәгечә, уңышлардан башым әйләнеп, кызып киттем. Федотовның «Талымлы кәләш» дигән картинасына тукталдым. Күз алдына китерегез: кәләш, күрәсең, гомере буе үзен хатынлыкка сорап килгән егетләрне кире кагып утырган, шулай итә торгач, картаеп та киткән. Картайган кәләш янына инде сорап килүче егет тә беренче сортлы түгел. Зәгыйфь, бөкресе чыккан. Инде кыз актык чутта бөкрегә да чыгарга әзер... – дип сөйлим мин. Бөтен зал шау итеп көлә, мин канәгать, мин бәхетле. Ләкин шатлыгыма нәрсәдер комачау итә, нигәдер бу – чын шатлык түгел. Нәрсә бар? Нигә алай соң? Чү! Кинәт кенә алдагы рәттән миңа юнәлгән елтыр бер карашны тотып алдым. Ул караш мине аркылы тишеп узды. Ах, шайтан... Безнең авылдан килеп, интернатта торып сигезенчедәме-тугызынчыдамы укып йөргән бер малай бит бу. Бичара... Ул бөкре иде. Яшькә иптәшләреннән зуррак, олы кеше чырайлы, качып-посып тәмәке дә тарткалый иде бугай. Әти-әниләрен беләм – әйбәт кешеләр. Әбиләрен белә идем – авылның бер юньле карчыгы иде. Мин тизрәк конференцияне яптым, балалар шат, дулкынланган иде. Утларны сүндереп, мәктәп бинасыннан чыкканда, җәрәхәтле күңелле ике кеше белән бергә атлаганнарын балалар сизмәде дә. Шул гаебем мине гомер буе газаплады. Теге егет тә үсте, колхозда эшләде, балаларын калдырып, күптән тугел генә дөньядан китеп барды. Әллә шул көнне миндә язучы булып кеше рухына анализ ясап карау теләге тудымы икән?
Уйлап чыгарылган хикәяләр
Диплом алып кайткач, үз гомеремдә бер генә тапкырмы икән – бер көн ял иттем. Кояш тулы, күбәләкле-бөҗәкле июнь көне иде, бөтен өйне артык-портык китаплардан, кәгазь, конспектлардан чистарттым. Йөрәк, рух ял итә иде. Минем шушы бәхетемне сизгәндәй, өемә мәктәпнең яңа директоры Госман Шакиров килеп керде. Велосипедка утырып Казансу буйлап китеп бардык, су коендык, күрше-тирә авыллардагы дус егетләргә кереп чәйләр эчкәләп йөрдек – көне буе ял иттек. Бу – 1959 елның уналтынчы июнь көне иде. Шул көн минем гомеремдә соңгы ял көне булды. Унжиденче июньдә инде мин бушап калган өстәл янына килеп утырдым да кулыма каләм алдым. Ничек, нәрсә язасын белми идем, әмма язарга теләгән әйбер – сугыш чоры авылы иде, монысы ачык. Әнә шул тема буенча башлаган әсәремне егерме ел шомарттым, аны язар өчен күпме-күпме җәйләр сарыф иттем – анысын үзем генә беләм. (1979 елда ул әсәр «Кеше китә – җыры кала» дигән исем белән басылып чыкты.) Ул арада мин аспирантурага кердем һәм бу хыялымны тагын берничә елга сандыкка бикләп куярга туры килде. Анда да шул хыял белән яшәдем: диссертацияне тизрәк якларга да әдәби иҗат эшенә утырырга иде. Шулай булды да: яклап, аның мәшәкатьләрен бераз чиккәч, хикәяләр яза башладым. Әмма берсе дә барып чыкмады. Ул арада мин байтак кына фән хезмәткәре, галим-голәмә белән аралашканмын, сатучылар, китапчылар, официантлар, тагын әллә нинди катлаулар арасына бик нык кергәнмен. Язганым – шулар турында. Язу алымым – китаптан, журналлардан. Мин бит хәзер көне-төне – әдәбият эчендә. Шулай «бармактан» суырып берничә хикәя язып карадым. Җыентык итеп төзеп, нәшриятка тапшырдым. Әмма аннан рецензия белән кире кайтты: Абдулла Әхмәт «болар уйлап чыгарылган хикәяләр» дип язган. Мин аңа бик рәнҗедем дә хикәя язудан туктадым. Рәхәтләнеп фән дөньясына чумдым да мәкаләләр яза, бастыра башладым. Теге, язучылык хиресен йөрәкнең иң түренә яшереп куйдым. 1966 елның көзенә кадәр ул хирес шунда ятты.
«Программа» үзенекен эшләде
Шул елның көзендә мин ял итәргә, дөресрәге, фәнни хезмәт язарга дип язучыларның Гаградагы иҗат йортына барып төшкән идем. Анда Рафаэль Мостафин белән очраштык. Дулкыннар тавышын тыңлый-тыңлый, мин аңа яшьлек елларында үзем күргәннәрне, үзебезнең авылда булган хәлләрне сөйләдем. Болар барысы да тормышның үзеннән алынган сюжетлар иде. Рафаэль шунда: «Ник боларны язмыйсың?» – диде. Шул җитә калды. Шул көннәрдә миңа әдәбиятның китаптан түгел, бәлки тормышның үзеннән булырга тиешлеге ачылды да куйды. Ул хикәяләрем «Казан утлары»нда басылып та чыкты. Алар өчен әле дә оялмыйм. Ә менә теге җыентыктагы хикәяләрнең чыкмаганы өчен шатланып бетә алмыйм. Әгәр исән булса, Абдулла Әхмәткә зур рәхмәтемне әйтер идем.
Икенче елны «Без – кырык беренче ел балалары» дигән повесть яздым. Анысының да эчтәлеге тормыштан, анда да уйлап чыгарылган берни дә юк. Анысын да башта якынча Фәрваз Миңнуллинга сөйләгән идем. Ул да: «Моны ник язмыйсың?» – диде. Язып бетерүгә, повесть журналга кереп тә китте. Ул повесть, бик игелекле булды тагын, һаман басыла килә. Монысы инде «язучылык» дигән мәшәкатьле, борчулы тормышка мине бөтенләйгә алып кереп китте. Шулай итеп, теге бала вакытта ул миңа бирелгән «программа» аз гына уңай шартлар килеп чыгу белән гел үзенекен эшләде, жай чыккан саен мине гел «этеп йөртте».
«Төбәк» дигән төшенчә йогынтысы
Мин алдарак тирәлек, традицияләрнең тәэсире турында язган идем. Арча районы Сеҗе урта мәктәбенең утызынчы-кырыгынчы еллардагы даны, мактаулы шөһрәте турында, анда эшләгән зур педагог Кәрим Яхин турында әйткән идем. Кәрим абый – бакчачы, умартачы, селекционер иде. Мәктәптә бик яхшы рәсемнәр белән газета чыгаручы, авыл-мәктәпне плакатлар белән бизәүче иде. Хәзер инде Кәрим Яхинның дөньядан киткәненә кырык елдан артыктыр. Әмма, күзәтегез: «Яшь ленинчы» газетасында, «Ялкын» журналында Сеҗе мәктәбе балаларының рәсемнәре чыккалап тора. Кырык елдан соң! Рәсемнәре чыккан балаларның бабалары – Кәрим Яхин укучылары. Тагын «төбәк» дигән төшенчәнең дә йогынтысын аңларга кирәк. Мәсәлән, Казан артының бер төбәгеннән берьюлы берничә язучы чыккан. Балык Бистәсенең бер тирәсеннән дистәләрчә шагыйрь, драматург, артист шулай ук берьюлы чыккан. Казан артының Дөбьяз төбәгеннән композиторлар – «Аккош маршы»ның авторы Хәбибулла Әхмәдуллин, Салих Сәйдәшев, Солтан Габәши, Әнвәр Бакиров, жырчы Ситдыйк Айдаров, драматург Хәй Вахит чыкканнар... Бу кешеләрнең туган авыллары бүгенге көндә бер колхозга берләшеп беткән диярлек. Шуннан ерак түгел генә Шиһап Мәрҗани, шунда ук тарихчы Хәсәнгата Габәши һәм Лобачевский заманында университетта укытучылык иткән Гали Мәхмүдов туган.
Тагын әллә ниләр бар, әллә нинди без белмәгән, әлегә без ачмаган закончалыклар бар.
Нәрсә языйм? Язарым да шунда бетте...
Мөхәммәт Мәһдиев
«Идел» альманахы, 1984 ел
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев