Логотип Идель
Әдәбият

ҮПКӘ ТУЛЫ ҖЫРЛАР

Ә бит кеше заты төшләрендә оча алса гына, чынлап тере. Кеше үзен сынап күккә карый – өнме соң бу, диеп, ахыр чиктә? Төнге күктә бер самолет оча.

А.В.-га

1
Синең тәүге дәгъваң идеме бу –
бер эрегәч, тагын кар ятты.
Мине бүген кискен җилгә күндәм
ачык тәрәзәләр уятты.
Тоташ зыңга калган үткәннәрен
чалымлардай итеп төсемнән –
мин аларны ялгыш язганмындыр – 
үпкә тулы җырлар кайтты синнән.
Кыргыйлашып кайтты сак сүзләрем,
бәреп керде Казан капкасын –
мин таныдым сине, син үзең дә
төньяклашып, димме, кайткансың. 
Син үзең дә суынгансың кебек –
зәңгәр бозга калган күзләрең,
йә, сөйлә соң, җуйган тылсымыңны 
кемнең карашыннан эзләдең?
Таш йортларга ышыкланып, тагын
кемнең күләгәсен сакладың?
Елмаясың? Әйе, бик синеңчә –
бик зарарсыз, гади, сак адым.
Ә мин монда хакыйкатьләр ачтым:
беләсеңме, өмет югында
бернәрсә дә кирәк түгел икән –
дөреслекнең өстен чыгуы да,
якты танышлар да, табышлар да... 
төшләр генә мөһим, төшләр генә –
өмет юкта кеше өмет итә
менә-менә өзелеп төшәренә
тормыш тырнагыннан, шайтан белсен,
кыядагы агач кәүсәсеннән...
Ә син әнә һаман иләс кебек,
сиңа бары салкын гына сеңгән –
кайткансың да, әллә нәрсә көткән,
әллә нәрсә дәгъвалаган булып,
уятасың мине. Тәрәзәләр ачык.
Дөнья тагын сүзсез үпкә тулы.

2
Кайткансың да сыныйсың үзеңне –
ә күзләрең әле һаман үчле –
чәчләреңә ялгыш кагылсам да,
әрнүләрем генә сеңәр төсле.
Карашыңда һаман, дымга тулып,
үсмер чагым күге чыңлар сыман.
Юкса, без бит инде ничә тапкыр
картадагы юллар арасыннан
иң ерагын эзләп киткәләдек,
читлекләрдә бәргәләндек вакыт-вакыт,
илдән биздек, вәгъдәләрне өздек, 
безне көткәннәрне сыктатып.
Янган саен холык алыштырдык,
кемгәдер баш булдык, кемгәдер – кол,
икмәк бүлдек, ак әләмнәр элдек
тормыш флагштогына ничә тапкыр.
Нәрсә әйтим? Бар да үтә димме?
Бар да үтә кеше җаны аша:
безнең сулыш галәм сулышына
җәрәхәтләр белән тоташа –
син шуларның беренчесе, димме –
Сиңа кирәк җавап бармы соң?
кайтасың да күптән онытылган
сансыз җөйләреңне барлыйсың.

3
Синдә һаман җилләр иләслеге,
күзләрең ят дөнья дымын саклый,
син һаман да юллар, исәр уйлар,
иске учак урыннары яклы.
Диңгез комы тулган сандалилар,
кояш алган арык җилкәләр,
җилкәңә үк җиткән кыл чәчләрең
сине миңа игез итәләр.
Төрле калаларда туңган чакта,
уңган чакта төсе әләмнәрнең,
без ант иттек: синдә туар таңны
мин чак кына алдан сәламләрмен.
Беркөн изүеңнән йолкый-йолкый, 
сине өшетәсе яңгырлар
тәүге сәфәренә кузгалганчы
минем яңагымнан агарлар.
Без ант иттек – дөнья ярылганда
җир тормышы элеккечә калыр:
элеккечә серле, мең мәкерле,
элеккечә назлы, элеккечә авыр.
беркем сизмәс җирдә үзгәрешне,
тигез булыр шартлар, элеккечә –
илгә кайтып, ишек шакыганда
син шул тигезлекне боздың кичә.

4
Карашыңнан сынармын дисеңме –
ник шулкадәр туры карыйсың? 
әлегәчә тансык сүзләреңдә
мин сизәрдәй генә кар исе.
Безнең көнләшүләр дәүләтендә
бар да шикле бүген, анысы:
кыяр-кыймас хисләремне дә син
имза куюымнан таныйсың.
Котып кебек салкын безнең ара,
ятсынудыр, дисең. Тагын ялган.
Бу китүләр идән сайгаклары 
шыгырдауга кадәр башланган.
Бу аруга, ачкыч кайтаруга
бәйле түгел кайту-китүләр
бер туктаса, кирелеген җиңеп,
үз иреге белән кем түләр?
Синме? Минме? Менә кайда юллар
кан тамыры белән ялгана.
Икебезгә җирдә 
бер эз җитә, димә.
Алдама.

5
Кырыс диңгез артында да, бәлки,
сине көткән ярсу җаннар бардыр –
иң-иңнәрең булыр, иңдәшләрең булмас –
кул җылымны хәтереңдә калдыр.
Хатлар язма. Хәзер артык алар.
Назлы сүзләр кертмә сүзлегеңә.
Аңа китсә, тынлык үзе, кайчак,
якынрак та аваз тизлегенә,
тынлык үзе күпкә үтемлерәк –
мең сыналган хак чаралар белә.
Кар ятканда, елларыңны түгел,
җирнең тарту көчен хәтерлә.
Без көннән-көн, шул канунга күнеп,
җирнекерәк була барабыз,
җирдә типкән күпме йөрәк аша
үтә хәзер безнең арабыз.

6
Җирдә инде утлар сүнеп килә,
күнеп килә төннең үгетенә.
Кышның, ахры, соңгы сәгатьләре –
яз җылысы кайтыр күк итенә.
Каш җыерып кеше күккә карый,
читен аңа бүген, никтер читен –
күзләренә төшеп интектергән
җитү чәче белән көрәшкәндәй итеп,
ул уйларын куа, чигәләрен уа,
бөтерелә бер урында орчык сыман –
инде киткәннәрнең шәүләләрен җыя –
хатирәләр эрли шәһәр һавасыннан.
Аңа күптән төсле төшләр керми,
әллә онытыла кергән бере? –
Ә бит кеше заты төшләрендә 
оча алса гына, чынлап тере.
Кеше үзен сынап күккә карый – 
өнме соң бу, диеп, ахыр чиктә?
Төнге күктә бер самолет оча.

Йолдыз Миңнуллина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: татар шигърияте иҗат йолдыз миңнуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев