Логотип Идель
Әдәбият

Үпкән-кочкан җилгә очкан...

Яшь чагында «үлеп яратып» кушылган төрле милләттән һәм диннән булган парларның, өлкәнәя башлагач, бер-берсеннән бизеп, үз туган теленә, диненә, туганнарына тартылуы, шул нигездә гаиләләр таркалуы, гомер буе тырышып төзегән тормышның, язмышларның челпәрәмә килүе, балаларының кайсы якка кушылырга белми бәргәләнүе хакында гел ишетеп, күреп торсак та, яшьләребез әллә ни гыйбрәтләнми бугай әле. Янәсе, мәхәббәт бар нәрсәдән өстенрәк. Түгел шул, түгел. Алда бәян ителәчәк язмыш шуның бер аянычлы һәм гыйбрәтле мисалы.

Яшь чагында «үлеп яратып» кушылган төрле милләттән һәм диннән булган парларның, өлкәнәя башлагач, бер-берсеннән бизеп, үз туган теленә, диненә, туганнарына тартылуы, шул нигездә гаиләләр таркалуы, гомер буе тырышып төзегән тормышның, язмышларның челпәрәмә килүе, балаларының кайсы якка кушылырга белми бәргәләнүе хакында гел ишетеп, күреп торсак та, яшьләребез әллә ни гыйбрәтләнми бугай әле. Янәсе, мәхәббәт бар нәрсәдән өстенрәк. Түгел шул, түгел. Алда бәян ителәчәк язмыш шуның бер аянычлы һәм гыйбрәтле мисалы.

    Узган көз кинәт кенә туганыбыз Заһид вафат булды. Әле берничә ел элек кенә алтмышын тутырган, сәламәтлегенә зарланмый торган ир иде юкса. Бакчасында соңгы алмаларын җыйган вакытта инсульт булып егылган. Күршеләре ике мәртәбә шылтыратса да, «ашыгыч ярдәм» тиз генә килмәгән. Хәер, вакытында килсәләр, гаҗәп булыр иде. Менә шундый үкенечле үлем. Ә кулга каләм алырга бу сәбәп түгел, аны кайда, ничегрәк күмү хакында гомер иткән марҗа хатыны һәм ни татарга, ни рус милләтенә кушыла алмаучы балалары тудырган күңел кайтаргыч бәхәсләр, ыгы-зыгы мәҗбүр итте. Катнаш никахларның нинди фаҗигагә китерүнең, дин, тел, тәрбия аерымлыгының яши-яши барыбер үзләрен сиздерә, гомер ахырында ачы «җимеш»ләр бирүенең меңнән бер мисалыдыр бу.

     Заһидне моргка озатуга ук (бакчада үлгәч, тикшереп, ярып та үзәккә үттеләр), аның марҗа хатыны, сөннәтле татар кешесен Казанның Коры Елга бистәсе янындагы рус зиратына күмдерәм, дип җан талаша башлады. Янәсе, нишләп әле без бер зиратта янәшә ятмаска тиеш? Янәсе, гомер буе безне аерырга тырышсагыз да барып чыкмаган иде, инде хәзер аермакчысыз, бу максатыгыз барып чыкмаячак. Баштарак Заһиднең туганнары аның белән матурлап сөйләшеп, бәхәсләшеп карадылар, аннары «кайгысына түзә алмыйча» эчеп, исергәннән-исерә баруын күреп, кул селтәделәр дә мәетне мөселманча озату хәстәренә керештеләр. Ә мәшәкатьләр баштан ашкан. Инде гомер ахырына таба юл башлаган кешенең үлемтек әйберләре түгел, аларны сатып алу өчен йортта бер мең сум да акча юк. Туганнар башта, кемдә күпме бар, акча җыештылар, аннары кем нинди эшне башкарырга тиешлеген бүлештеләр дә мәетне күмү мәшәкатьләренә чумдылар.

    Исерек хатын тынычланган гына иде, бер атна кайдадыр югалып йөреп, әтисенең җеназасына гына кайтып кергән, анда да берни белмәгән килеш, кече кыз Ирина да, нигә аны кәфенлеккә төреп, мөселман зиратына күмәсез, дип тавыш чыгарды. Хәер, кайсыдыр ушлысы аны да тиз «тынычландырды» үзе. Салып алгач инде аны да әтисен кайда, ничек күмүләре кызыксындырмый башлады. Алты кешелек гаиләдән бары Иринаның улы – тугыз яшьлек Альберт кына дәү әтисен югалтуга чын-чынлап кайгырды, елады да елады, балакай. 

     Ни гаҗәп, шушы рус мохитендә, аларча яшәп, аларча ашап-эчеп, күңел ачып яшәүче гаиләдә туган Альберт татар малае булып үсеп килә иде. Заһид очрашкан саен оныгының үзе белән татарча сөйләшергә тырышуын, гармунда татар көйләрен шыңгырдатуын, гает көннәрендә аңа ияреп мәчеткә баруын, «мин татар малае булам» дип әйтүен горурланып сөйли иде. Хәзер ул бала кемгә тартылыр инде? Кайсы милләт баласы булып үсәр? Чолгап алган мохит җиңәрме, геннар өстенлек алырмы?

...Заһид белән Валентина әти-әниләренең, бигрәк тә Заһиднең иманлы-денле әби-бабасының теләгенә каршы килеп өйләнештеләр. Улларының марҗа кызы елән йөрүенә Заһиднең әти-әнисе, аеруча шул ел- ларда да биш вакыт намазын калдырмаучы әби-бабалары шулкадәр каршы булдылар, кунакка килгән Валентинаны өйләренә кертми, таш атып куа иделәр хәтта. Һәркөнне Каравай бистәсеннән Мәрҗани мәчетенә өйлә намазы укырга барып йөрүче Нурулла бабай (шундый сөйкемле мәчет карты иде ул!) Заһидне каршына утыртып, дин, милләт каршылыгы, кан катыштыруның тискәре яклары турында күпме генә сөйләмәде. Ләкин «мәхәббәт» барыбер үзенекен итте: яшьләр, кавышып, бергә яши башлады. Марҗа киленне бисмиллалы өйгә кертмәс өчен өлкәннәр яшьләргә йортка аерым ишекле янкорма төзеп бирделәр. (Алар ул вакытта Казанның Каравай бистәсендә үз йортлары белән яши иде, соңыннан аны сүтеп, урынына күпкатлы йорт төзеп куйдылар.)

   

  Өйләнешкән елларында матур гына яшәсәләр дә, тора-бара ике төрле тәрбия алып үскән кешеләрдә тел, дин, тәрбия каршылыклары сизелә башлады. Иң беренче итеп бер-бер артлы туган кызларга марҗа исемнәре куштылар, аннары аларны чиркәүгә алып барып чукындырдылар. Валя моны картларга үч итеп эшләде, күршеләренә дә шулай дип сөйләп йөрде. Ул көнне Заһид аны бик каты кыйнаган, хәтта «ашыгыч ярдәм» машинасы чакыртырга мәҗбүр булганнар. Ярый инде, эш зурга китмәде, Заһид бер кич КПЗда утырып чыкты да, онытылды. Ә кызларга бер авыз да татарча сүз өйрәтмәделәр, «дәү әни», «дәү әти» дип ачылган телне дә көчләп «бабуля», «дедуля»га үзгәрттеләр.

     Гомер үтә торды: картлар берәм-берәм бакыйлыкка күчте, кызлар үсте. Яшьтән үк иркенлеккә өйрәнгән кызкайларның икесе дә мәктәпне тәмамлар-тәмамламас бала да табып куйдылар. Табуын-таптылар, ә аларны үстерү: ашату-эчертү, киендерү «бабуля» белән «дәү әти» өстенә
калды.

      Иң аянычы, салгаларга яраткан Валя тора-бара бу зәхмәткә ирен дә ияләштерде. Дөрес, баш ташлап эчмәделәр алай, икесе дә яшьләре җитеп пенсиягә чыктылар. Ә менә мәҗлесләрдә, үзләре әйтмешли, «класс!» күрсәтәләр иде инде.

     Элегрәк – яшьрәк чакта, күрше фатирларда гына да яшәгәч, бәйрәм, туган көннәрне гел бергә үткәрә идек. Мәҗлес өчен үтә дә күңелле кешеләр үзләре. Заһид кулына гармун алса, хатыны җыр башлый. Русча частушкаларны «Алмагачлары» көенә башкарылган такмаклар алыштырып кына тора. Тик бераз «күңеллеләнеп» алгач, Заһиднең кинәт татар булуы исенә төшә дә, ул бары тик татар көй-җырларын гына уйный башлый. Хатыны исә көйсезләнә, «безнеңчә уйна», бетмәс синең каля-баляң, дип сүгенә үк башлый. Ә тегесенең уянган геннары һич тә бирешергә теләми, үҗәтләнгәннән-үҗәтләнеп әле «Сарман»ны суза, әле «Рамай»ны. Шуннан китә тавыш, үзара әйткәләшү, бер-берсен хурлау, елашу.

     Заһид бер-ике мәртәбә аерылырга да маташып карады. «Җитәр, тормыйм бу марҗа белән, үзебезнең кешене табам, бабай дөрес әйткән икән», – дип беренчесендә туганнарының вакытлыча буш торган фатирларына күченде. Хәтта бер татар хатыны белән шунда бер-ике айлап яшәп тә маташтылар. Бер мәҗлескә ул шул хатын белән килгән иде. Күренеп тора: күпне күргән, тормыш тарафыннан шактый кыйналган, авылда туып үскән хатын. Тыйнак, сабыр, эчми дә, сөйләшми дә. Салып алган Заһид кулына гармунын алуга, аннан җырлавын таләп итә башлады. Ә тегесе әллә оялды, әллә көе-моңы шулкадәр генә, җырга кушылмады, тын гына утырды. Шау-шуга күнеккән иргә бу ошамады ахры, ул көнне гел рус көйләрен генә уйнап безне дә туйдырып бетерде. Күрәсең, һәрвакыт мәҗлес «күрке» булырга яраткан марҗасын сагынды...

      Икенчесендә аны аерылышудан фатир бүлешү гаугасы тотып калды. Хатыны, кызлары белән берләшеп, аны шәһәр читендәге баракның кечкенә генә бер бүлмәсенә сөрмәкче булдылар. Заһиднең үзе эшләп алган өч бүлмәле фатирыннан колак кагасы килмәде, этле-мәчеле булса да, шунда яшәп калды.

     Соңгы вакытта очрашкан чакларда, әгәр аек яки аз гына салмыш булса, Заһид тормыш, яшәү мәгънәсе хакында сүз куерта башлады.

– Хәзер аңладым, минем бу эт тормышым әти-әнием, әби-бабам рәнҗеше, – ди иде «балавыз сыга-сыга». – Күпме әйттеләр бит алар миңа канны бутама, ут белән суны кушарга тырышма, дип. Ә мин яратам, имеш. Үзгәртәм, имеш. Яшь чакта тормыш ничек тә үтә ул, ә менә өлкәнәйгән саен ныграк уянган кан хәтере, геннар үзләрен сиздерә башлагач, картлык яман икән. Икең ике почмакта ике Аллага табынып яшәү яшәүмени ул? Их, үтте гомерем суынган кәбестә шулпасы чөмереп. Хәер, барысына да үзем гаепле, бабайны тыңламадым, бабайны! Җан тилмереп әйтте, яшь чакта үпкән-кочкан җилгә оча ул, ашыкма, улым, өйләнмә, болай гына йөреп тор, диде. Алдагы тормышымны көнен көнгә диярлек тасвирлап бирде. Мин көлдем генә,
син, бабай, искечә уйлыйсың, хәзер тормыш башка, дөнья бөтенләй бүтән, имеш. Әйе, бүтәнчә булды минем язмышым, бабам сөйләгән тәмугны мин бу дөньяда ук күрдем инде.

     ...Сеңлесе, туганнары, җыелышып, Заһиднең өчесен, җидесен, кырыгын да билгеләп үттеләр. Дистә елга якын дин юлында йөрүче Дания апасы гына һаман борчыла, Заһиднең җаны тегендә үзенә урын таба алмый, ди. Аңа еш кына бер төш керә икән. Заһид үзе ап-ак киемнән булса да, гәүдәсен дүрт кара елан чолгап алган, имеш, ди. Үзе: «Апа, алып ташла инде шуларны, буалар бит», – дип ачыргалана, ди. Киндерле зиратындагы каберенә барып карасалар, инде ике мәртәбә баш очыннан тәре табып кайтканнар. Берсен юлда ыргытып калдыргач, Дания апа шул төнне янә төш күргән. Имеш, елан Заһид өстеннән апасына сикергән дә буа башлаган. Төшен мәчеттә абыстайларга сөйләгәч, алар янә дә кабер өстендә тәре тапсалар, аны теләсә кайда ташламаска, урыс зиратына куеп калдырырга киңәш иткәннәр. Икенче юлы шулай иткәч, Заһид Дания апаның төшенә янә кереп: «Рәхмәт, апа, хәлемне җиңеләйттең, ләкин бик тә авыр миңа», – дигән. Шунысы да гаҗәп, Валя һәм олы кызы (кечесе тагын чыгып югалган әле), безнең зиратка барганыбыз, каберенә тәре куйганыбыз юк, дип антлар эчә һәм әле дә Заһидне татар зиратына күмгән өчен үпкә белдерәләр. Ә Валясы, юкка тырышасыз, Сашка (Заһидне ул шулай
атап йөртә иде) тегендә дә минем белән булачак, дип каһкаһәләп көлә, ди.

     Менә шундый ялгыш-язмыш. Заһиднеке ничек булса да үтте, бәлки, берәр вакыт җаны да тынычланыр. Әле бит исәннәр бар, «мин татар малае булам» дип йөрүче тугыз яшьлек Альберт бар. Тик ул башка мохиттә, еш кына салмыш йөрүче әнисе һәм «бабулясы» янында үсә шул..

Люция Фаршатова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: әдәбият язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев