Логотип Идель
Әдәбият

Поп сүзе

Мин Мәскәү өлкәсендә яшим. Кечкенә генә бер шәһәрдә, инде 40 ел. Шул гомер урыс арасында яшәсәк тә, Аллага шөкер, татарлыгыбызны да, мөселманлыгыбызны да югалтмадык. Янәшә-ян күрше урыс гаиләсе белән бик тату яшәдек. Әйбәт кешеләр иде. Үз диннәрен бик каты тотсалар да, безне чит итмәделәр. Ун ел элек күченеп киттеләр. Шуларның бер малайлары поплыкка укып йөрде. Ул тора-бара безнең шәһәрдәге чиркәүнең побы да булган.

Мин Мәскәү өлкәсендә яшим. Кечкенә генә бер шәһәрдә, инде 40 ел. Шул гомер урыс арасында яшәсәк тә, Аллага шөкер, татарлыгыбызны да, мөселманлыгыбызны да югалтмадык. Янәшә-ян күрше урыс гаиләсе белән бик тату яшәдек. Әйбәт кешеләр иде. Үз диннәрен бик каты тотсалар да, безне чит итмәделәр. Ун ел элек күченеп киттеләр. Шуларның бер малайлары поплыкка укып йөрде. Ул тора-бара безнең шәһәрдәге чиркәүнең побы да булган.

Бервакыт миңа телефоннан чылтырата:

– Безнең чиркәүгә килеп китә алмассыз микән, тетя Фая, – ди. – Фәүзия исемле мин, урыслар Фая диләр.

– И, Ходаем, нигә чакыра икән? – дим. – Минем мөселман икәнлегемне, намаз укыганлыгымны белә бит инде, – дип тә уйлыйм.

Шулай да бардым. Утыз тапкыр бисмилланы әйтеп, Лә илаһы иллә Аллаһу, Мөхәммәд Рәсулулла дидем дә кердем чиркәүгә. Василий мине көтеп тора икән. Алып керде бүлмәсенә. Каршысына утыртты. Утырдым. Эчемнән генә Колһуалланы укыйм. Шуннан бу әйтә урысчалап:

– Тетя Фая, вот какое дело, – ди, – вы наверное знаете, в нашем городе есть воинская часть, – ди, – солдаты оттуда иногда приходят в нашу церковь, – ди. – Среди них есть один татарин, – ди. – Вчера он попросил крестить его, – ди. – Я распрашивал его. Он не очень разговорчивый, но настоятельно просит крестить, – ди. – Я подумал и хотел поговорить с вами, – ди. – Мне, конечно, приятно когда люди другой религии принимают христианство, но сомневаюсь, что молодой еще солдатик делает это осознанно, – ди. – Я на душу не могу брать грех, тетя Фая, – ди. – Поговорите пожалуйста с ним, – ди.

Киләсе якшәмбедә солдатлар тагын киләчәк икән. Теге солдат килсә, мине дә чакырасы итте Василий.

Бардык якшәмбе көнне. Теге солдат килгән. Василий безне аның белән үз бүлмәсендә калдырып чыгып китте. Кара-каршы утырабыз. Сүзне нидән башларга да белмим. Ул да дәшми, башын аска игән дә утыра.

– Татарча беләсеңме? – дим.

– Беләм, – ди бу.

– Хезмәт итәргә каян килдең?

– Татарстаннан.

– Авылданмы?

– Авылдан.

– Әти-әниең бармы?

– Бар.

– Татарлармы?

– Татарлар.

– Исемең ничек соң?

– Галиәхмәт.

– Монда иптәшләрең Гена диләрме?

– Әйе.

– Әтиләрең дин тоталармы?

– Юк.

– Чукынырга җыенуың дөресме?

– Дөрес, – ди бу һәм башын тагын да түбәнрәк ия.

– Әти-әниеңә бу турыда әйтеп хат яздыңмы соң?

Дәшми.

– Алар белергә тиешләр бит инде, – дим.

– Аларга барыбер, – ди солдат озак дәшми торгач.

Төпченә торгач шул беленде – әтисе дә, әнисе дә икәүләп эчәләр икән. Армиягә китеп котылуына Галиәхмәт шат икән. Авылына да кайтмаска җыена икән. Моның укуының да рәте-чираты булмаган. Ләкин томана ук түгел. Нәрсәнең ни икәнен аера. Нигә чукынырга теләдең дигәнгә дә бик кызыклы җавап бирде:

– Араны өзәм, – диде.

– Кем белән?

– Барысы белән дә. Мин кирәк булмагач, алар да миңа кирәкми.

– Кемнәр?

– Алар инде.

– Әти-әниеңме?

– Әйе.

– Әти-әниең белән араны өзеп булмый бит ул, улым, – дим, – синең канында алар каны да ага, – дим. – Инде аралашасың килми икән, аны чукынмыйча да эшләп була бит, – дим. – Син әле яшь, соңыннан үкенергә туры килмәгәе, – дим.

– Минем үкенерлек гаебем юк, мин бит барыбер мөселман түгел, – ди бу.

Башлы егет икән, фикерләвендә төпле логика бар. Әйе, сөйләве буенча аны һич кенә дә Ислам динендәге егет дип әйтеп булмый. Кыйбласының кай якта икәнен белми. Кыйбла эзли. Иптәшләре чиркәүгә йөргәч, кыйбланы шул яктадыр дип белә, күрәсең.

Мин аны төрлечә үгетләп карадым. Ул бәхәсләшми, башын иеп сабыр гына тыңлый. Шунысы да аңлашылды – аңа дин дини йолаларны үтәү, Аллаһ каршында дога укудан бигрәк, кая да барып, кемгәдер сыену өчен кирәк. Бу хакта мин Василийга әйттем. Ул акыллы киңәш бирде:

– Сез аны үзегезгә кунакка чакырыгыз, – диде.

Шулай эшләдем. Килде. Мин аны шәһәрдәге үзем белгән татарлар белән таныштырдым. Бергәләп Мәскәүгә, мәчеткә бардык. Кешенең эчендәген каян белеп бетерәсең, чукыну уеннан кире кайткандырмы, белмим. Ул хакта сөйләшмәдек. Төгәл беләм, ул чукынмыйча кайтып китте. Нишләп беткәндер инде адашкан татар малае.

26 март, 2006 ел.

Туфан Миңнуллин

Фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: әдәбият язмыш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев