Логотип Идель
Әдәбият

ШАМАННАР АРТЫННАН СӘЯХӘТ

17 сентябрь, 2015 ел ...Кызыл шәһәренә кердек. Йа Аллам, бу бит Русия түгел, бу – бөтенләй башка ил! Почмаклары күтәртелгән, кытай түбәле йортлар игътибарны җәлеп итә, тирә-яктагы чисталыкка ис китә. Бик күп агач-куаклар! Юллары шоп-шома, әле күптән түгел генә салынган. Ачык тәрәзәдән уйнаклаган җилдән асфальт исе килә... Машинабыз тулай торак төсле бер бина янына килеп туктады. Аны форум кунакларына дип әзерләгәннәре күренеп тора. Монда капиталь ремонт булган, әле буяуның хуш исе очып та бетмәгән. Көн азагында белдем: Тываның әле беркайчан да андый зур күләмле чаралар оештырганы булмаган, шуңа форумга әзерләнү бер ел-ел ярым элек үк башланган.

Тыва шаманнары  
 

(Эльвира ФАТЫЙХОВАНЫҢ «Шаманнар артыннан сәяхәт» китабыннан өзек)

 

17 сентябрь, 2015 ел


...Кызыл шәһәренә кердек. Йа Аллам, бу бит Русия түгел, бу – бөтенләй башка ил! Почмаклары күтәртелгән, кытай түбәле йортлар игътибарны җәлеп итә, тирә-яктагы чисталыкка ис китә. Бик күп агач-куаклар! Юллары шоп-шома, әле күптән түгел генә салынган. Ачык тәрәзәдән уйнаклаган җилдән асфальт исе килә... 


Машинабыз тулай торак төсле бер бина янына килеп туктады. Аны форум кунакларына дип әзерләгәннәре күренеп тора. Монда капиталь ремонт булган, әле буяуның хуш исе очып та бетмәгән. Көн азагында белдем: Тываның әле беркайчан да андый зур күләмле чаралар оештырганы булмаган, шуңа форумга әзерләнү бер ел-ел ярым элек үк башланган. Юлга карап торган бөтен биналар ремонтланган, тулай торакларны да «ялап алганнар», өр-яңа унитазлар куйганнар, душ кабиналары ясалган. Бик күп храмнар сипләнгән, юллар салынган, һәм боларның барысын да Сергей Шойгу «ярдәме белән» эшләгәннәр. Аның форумга атап ничә йөз миллион сум бүлеп бирүен исәпләргә дә куркыныч, тик бу республикада аңа чын-чынлап табыналар. Бөтен җирдә Шойгу фотолары, юбилей белән котлаулар һәм кем белән генә йөрмә – бар да аның исемен мантра кебек кабатлый, рәхмәт укый.  


Бүлмәгә урнашкач, йокы күрмәгән сыңар күземне йомып торырга бер-ике сәгать вакыт бирмәсләрме дигән идем, кая ул: башта милли ресторанга барып капкалап алабыз, ә аннары шәһәр буенча экскурсиягә чыгабыз, диделәр. 


Айдын Чылбаевич дигән ир-ат затына ияреп, кара «Волга» машинасына чыгып утырдым. Күн урындыкларын сыпыргаладым. Раритет! Бездә мондый машинаны берәр күргәзмәдә күреп, янына басып фотога төшсәң генә. Ә монда ул өр-яңа кебек ялтырап тора, дәүләт машинасы икәнен күрсәтеп, алдында кечкенә генә ике әләм дә кадалган. «Бу машина сезне йөртәчәк, кая теләсәгез, шунда алып барачак. Йөртүченең телефон номерын язып алыгыз, ул сезнең карамакта», – диде юлдашым. Патшабикә-ханбикә роле турында хыялланмасам да, хөкүмәт машинасы белән шәхси йөртүче билгеләүләре әкиятнең матур дәвамы кебек булды.  


Айдын әфәнде юл уңаенда бераз гына Тыва турында сөйләп алды. Бай төбәк икән бу. Монда зур күләмдә алтын, асбест, цинк, никель, кобальт, аллюминий, бакыр чыгарыла. Иң күп табыла торган файдалы казылмасы – күмер. 


«Тываны дотацион регион дип белә идем», – дидем мин. «Әйе, дотацион», – юлдашым теманы күпертмәде, барлык файдалы казылмаларның шәхси ширкәтләр, Мәскәү кешеләре кулына күчеп бетүе, республиканың бар яклап талануы турында әйтмәде. 


Айдын Чылбаевич әйтүенчә, Кызылда газлаштыру тулаем булмау сәбәпле, күпкатлы йортлар гына түгел, хәтта хөкүмәт биналары да күмер ягып җылытыла. Күмерне үзләрендә тапсалар да, алар бу байлыкны файдалана алмый. Совет хакимияте елларында, күбрәк кешене эш белән тәэмин итү өчен, күмер мичләрен кызык итеп ясаганнар. Кызыл шәһәрендәге җылыту мичләре Кемерово өлкәсендә табылган күмергә көйләнгән. Ә менә Кемероводагы мичләр Тыва күмеренә исәп тотып салынган. Кыскасы, шушы ягулыкны, күпме чыгымнар сарыф итеп, ике регион арасында алмаш-тилмәш йөртәләр. 


Айдын әфәнде, мине бик самими дип уйлады булса кирәк, бераз алдады. Күмер мичләренең ике төбәктә шулай бер-берсенә бәйле итеп ясалуы халыкны эш белән тәэмин итү өчен генә түгел, ә күбрәк сәяси хәйләгә нигезләнгән. Киләчәктә, Тыва халкы мөстәкыйль дәүләт буларак аерылып чыгарга теләсә, аның шәһәр халкы кыш көне катып үләчәк – Кемероводан күмер китерүне Русия туктатачак. Ә кышларын биредә бик салкын, температура сикереше Якутиядән аз гына калыша – кыш минус 40-50 градус булса, җәен – шулкадәр үк градус эссе.


Җирле халык бу күмернең ике регион арасында алмаш-тилмәш йөреп торуына түгел, ә башка факторына ныграк ачулы. Кемерово күмере майлырак һәм ул янганда тирә-якка кап-кара төтен ята икән. Кыш көне кар өсте кап-кара булу – бер бәла, ә менә шәһәр өстендә асылынып торган төтен аркасында, кышын Кызылга очып килгән самолетлар аэропортта утыра алмый азаплана, ди.  
Тываның чиста һәм сыйфатлы күмерен күпләп чыгару өчен, биредә тимер юл салып яталар. Станция булачак урын асфальтланган, кытай түбәле капка белән бизәкләп куелган инде. Хәзер бирегә тимер юл ике яклап килә. Халык фикеренчә, Русия ягыннан килеп җиткәнче, Кытай тимер юлы тизрәк килеп җитәргә охшаган. Менә шушыларны сөйләшеп барган арада, инде соңарган төшке ашка да килеп җиттек. 
***
«Буян-Бадыргы» ресторанында кулыма меню тоттырып, үзем теләгән ризыкны сайлап алырга куштылар. Озак утырдым. Сөтле чәйдә пешкән әллә ничә төрле пилмән, онлы сарык шулпасы, сарык эчәкләреннән үрелгән казы һәм тагын әллә ниләр арасында күзләр камашты. Исемнәре – тывача, составы – урысча. Тик составын укып-укып та, кызыгырлык ризык күренми. Янәшәмдәге ике ир-атка ышанырга булдым. Алар заказ бирде, байтак кына көттек. Айдын Чылбаевич Тыва турында сөйләвен дәвам итте:


– Безнең республиканың уникальлеге шунда: Тыва – ул тропик һәм субтропик климаттан башка барысын да үзендә туплаган бердәнбер регион. Тауга таба менсәң, мәңге эремәс бозлар да, һава температурасы 45 градус эссегә җиткән кызыл комлы, дөяле чүлләр дә, боланлы тундралар, аюлы тайгалар да, ел дәвамында кайнар чыганаклы чишмәләр дә – барысы да бар. Телисез икән, кайнар чыганакка барырсыз, су керерсез. Ниләр күрергә теләр идегез? – диде ул. 


– Сездә көзге ярминкәләр узамы? Миңа шуларның берәрсен күрсәтә алмассызмы?
– Ул безнең шәһәрдә бер урында гына уза. Ярый, мин моны планга кертермен. Тагын?
– Республиканың Милли музеен, Будданың үзәк храмын да күрәсе килә, – дидем һәм тагын бер-ике үтенечемне әйттем. Ул үзенә теркәп куйды. 
Бераздан каршыма ниндидер аш һәм... кыздырган кан китереп куйдылар. Айдын Чылбаевич ашның сарык эч-башыннан әзерләнгән булуын аңлатты. Монда сарык бавыры, эчәге, йөрәге, бөере һәм башкалары, имеш. Ә кыздырган кан... Анысы мал чалганда гөрләп аккан канны аерым табакка җыеп алып әзерләнә. Шуны, чистартылган юка эчәккә салып, тәмләткечләр кушып пешерәләр дә, телемләп кисеп кыздыралар. 


Юлдашларым, авызларын колакка кадәр ерып, кулларын яхшылап уып: «Ууууух», – диеште дә ашарга кереште. Аларны үпкәләтмәс өчен, мин дә теге кыздырган канны берничә тапкыр каптым. «Юлда ашатканнар иде инде, тамагым тук, бу кадәр күп ашый алмыйм», – дигән булып, ашны аларга тәкъдим иттем. Бик сөенеп ризалаштылар!


Итне биредә күп ашыйлар икән. Чамасыз күп. Дүрт-биш кешелек гаиләгә атнасына кимендә бер зур сарык чалына, дип сөйләделәр. Мәҗлес булса, кунак килсә, календарьда берәр бәйрәм кызарса, берничәне үк чалырга кирәк. Кыз сорарга бару йоласы да кызыклы. Бездәге сыман казлап вакланмыйлар – сарыклата гына илтәләр күчтәнәчне. Кияү белән кәләшнең ата-аналары да бер-берсенә мөмкин кадәр күбрәк сарык мае бирергә тиеш. Бу – хөрмәт күрсәткече. Иң зур, эре, майлы сарыкларны туйларга дип махсус саталар. Кыскасы, читтән карап торганда, биредәге тормыш гел сарык тирәсендә генә әйләнә кебек. 


Бераздан чәй китерделәр. Сөтле, яшел чәй. Тозлы. Кайбер урыннарда чәйне дә сарык шулпасына ясыйлар, дип өнемне алдылар. Аның янына «боорзак» куйдылар. Монысы бездәге бавырсак кебек майда пешкән камыр кисәкләре. Таныш ризык күргәч әй сөендем, мин сиңа әйтим! Тик алары да тозлы булып чыкты. Майда пешергәннәр дә өстенә вак тоз сипкәннәр. Фри бәрәңгесемени! Шуңа карамастан, әнә шул тозлы камырны тозлы чәй белән рәхәтләнеп ашадым. Үзем ашыйм, үзем үз-үземне тынычландырам: ярар, юлда тагын берәр җирдә капкалап алырмын әле, илдә чыпчык үлми, дим. Бераздан, алданган ашказаным төптән гырылдап: «Бууууу нәрсәәәә?» – дип үкереп-улап куйды. «Тынычлан, хәзер мин сиңа шоколад бирәм», – дидем. Йа, Ходам, мин ашказаны белән үк сөйләшә башладым түгелме соң?!
***
Рестораннан чыктык та, шәһәр буйлап эскурсиягә киттек. 
«Тывалар – Будда динен тотучы, әмма традицион дине шаманлык булган бердәнбер төрки халык», – диде Айдын Чылбаевич. 
Менталитет менә шушы ике нигезгә корылган да. Һәм ул мондагы кешеләрнең сиңа мөнәсәбәтендә генә түгел, ә һавасында ук зыңлап тора сыман. 


Машинада барганда, Айдын Чылбаевич иң зур хыялым турында уйларга кушты. «Хәзер мин сезне бер җиргә алып барам, анда ихластан теләгән теләкләр тиз арада кабул була», – диде ул. Мин инде әкияттәге персонажларның барысын берьюлы күздән кичереп, андый-мондый бәхет ишелсә дип, запаска бик күп теләкләр уйлап куйдым. Алтын балыкка менә бу теләкләрне әйтермен, чуртанга – боларын, җенле лампага – тегеләрен...


Кызыл шәһәренең нәкъ үзәгенә килеп туктадык. «Менә бу – Тыва музыка-драма театры», – диде Айдын Чылбаевич. Әйтерсең, мин күзаллаган әкияти персонажлар хәзер шушы театр ишегеннән ишелеп чыгачак та, каршыма килеп басып, хыялларымны чынга ашырырга тотыначак.


«Ә менә аның каршында торган ике катлы кызыл түбәләр астындагы барабан, чынлап та, тылсымлы, – диде юлдашым. – Бу буддистларның гыйбадәт барабаны. Аны Һиндстандагы фәлән монастырь монахлары ясаган. Тышы изге теләкле алтын иероглифлар белән бизәлгән. Барабан эчендә мантралар язылган берничә миллион вак-вак кәгазь кисәкләре урнаштырылган. Аның гомуми авырлыгы – йөз кило. Хыялыңны уйлап, шушы барабанны сәгать уңаена әйләндергәндә, син берьюлы әллә ничә миллион мантра укыган кебек рухи көч һәм уйлар өермәсе уятачаксың. Теләкләрең турыдан-туры Аңа барып ирешәчәк...»


Тыва халкы шушы барабанны әйләндереп, уңыш, сәламәтлек, бәрәкәт киләсенә ышана, ди. 2006 елның 5 ноябрендә әлеге гыйбадәт барабаны ачылышына, хәтта, караңгы авыллардан да меңләгән кеше җыелган. Чират торып, изге теләкләр теләгәннәр, барабан әйләндергәннәр. Мин дә әйләндердем. «Поле чудес» тапшыруындагы сыман түм-түгәрәк һәм авыр әйбер. Уйлап куелган теләкләр күп булгач, барабанны кабат-кабат әйләндереп, аның тирәсендә зырылдап чабып йөрдем. Бу хыялый балакай каян килеп чыкты, дип аптыраганнардыр инде.


***
«Ә хәзер без сезнең белән Кундустуг аржаанына барачакбыз...» – диде Айдын Чылбаевич. Бу сүз чыганак дигәнне аңлата икән. Ә «кундустуг» дигәне безнеңчә «кондыз» була. Кешеләр егерме бер чишмәдән торган бу чыганакны кондызлар артыннан барып тапкан, имеш. Җанварлар бирегә су эчәргә йөргән, ә кешеләр никтер шуларга ияреп киткән. Болар кая йөри микән, дип кызыксынганнардыр инде. Хәзер булса, алай ук күзәтеп интекмәсләр иде, GPS датчик тагарлар иде дә, бөтен юлын интернеттан карап утырырлар иде, тик бу хәл Төрки каганлыгы вакытында ук булган шул. Кешеләр кондызларның су эчүен генә түгел, кышларын мондагы тылсымлы ташларны ялап, шушында яшәвен дә күргән, ди. Риваять буенча, әлеге чыганак организмны чистарта, сәламәтләндерә, көч бирә икән. Бирегә килүчеләр буш савытларына суны берничә чыганактан аз-азлап тутырырга тырыша. Юк, ташларны яламыйлар. 
Чишмәгә килгәч, мин тирә-яктагы агачларга бераз жәлләп карап тордым. Халык ышануы буенча, йортка бәхет килсен, ниндидер авыр чир китсен, теләкләр чынга ашсын өчен шушы агачларга тасма бәйләп китәргә кирәк, имеш. Бу үзенә күрә шушы җир иясенә бүләк тапшырып, аның хәер-фатихасын алу кебек күренеш булып чыга.


– Айдын Чылбаевич, бу тасмаларны сүтеп алырга ярыймы? Агачлар жәл. 
– Юк, ул бит сезнең тасма түгел. Шушы аржаан иясенә бүләк итеп китергән тасмалар. Сез аларны алсагыз, шушы җир иясе ачуланырга мөмкин. Үзегезгә чир-фәлән йокмасын.
– Ә бу тасмалар еллар буе җыеламы? 
– Аларның төсе уңгач, ямьсезләнгәч, табигатьтән рөхсәт сорап, аларны җыеп алып яндырабыз...
Чыганаклардан ерак түгел генә зур Будда сыны утырып тора. Янәшәсендә үк диярлек шаманнардан калган таш сыннар. Бу урында миңа буддизм тәгълиматы буенча кечкенә генә лекция укылды. Мәсәлән, буддистлар, хәтта, кырмыскага зыян салуга да каршы. Урманга килгән буддист, табигать ияләренә зыян салмас өчен, аяк астына карап һәм саклык белән генә атлый, ди. 
– Айдын Чылбаевич, тывалар элек-электән бик данлыклы аучы булган. Әле дә тайга халкы аучылык белән яши, дип сөйләдегез. Бу буддизмга каршы килмиме? 


– Кеше белән табигать гармониядә яшәргә тиеш. Син табигатькә хөрмәт күрсәтсәң генә, шул җир иясе сиңа табыш, мал китерә. Мәсәлән, сулыклар янында хаҗәтләреңне башкарырга ярамый. Кимендә, чыганаклар сиңа сәламәтлек бирмәячәк яисә, бу гамәлеңә ачуланып, чир китерәчәк. Аучылыкның да табигатькә зыян салмый торган үз кануннары бар. Әйтик, балалы хайваннарны атарга ярамый. Югыйсә үз балаңа, гаиләңә зур зыян киләчәк. Электән килгән гадәт бар: аучы үз табышын авылдагы һәркем белән бүлешкән. Һичьюгы, һәркем ул ризыктан, аз гына булса да, авыз иткән. Хәзер дә бүлешү дигән төшенчә бар. Син үзең генә табигый байлыклардан файдалана алмыйсың, кемнәрнедер сыйлыйсың, хәйрия белән шөгыльләнәсең, – диде Айдын Чылбаевич һәм тагын әллә нинди буддистлык кануннарын санады. Ул бу гадәтләрнең күбесенчә шаманлыктан булуын да аңлый, мин дә тел төбен төшенәм, ләкин икебезнең беребез дә сер бирми.


Шаманлык белән буддизм симбиозы биредәге бәйрәмнәрдә бигрәк тә ачык күренә. Мәсәлән, Шагаада, ягъни тываларның Яңа ел бәйрәмендә, Сан-Сарылы дигән йола уздырыла икән. Анда буддист ламалары да, шаманнар да катнаша. 


Йола буенча, зур учак ягыла. Учак ул мәҗүси халыкларда кояшның кардәше санала һәм аны «ашаталар». Ягъни, аңа ит, тәм-том салына, сөт сибелә, теләкләр теләнә. Шул ук вакытта ламалар шушында килеп, буддистларның изге язуларын да укый. Бу йолада бары тик ирләр һәм 9 яшьтән зуррак ир балалар гына катнаша ала. 


Тывада үзара уралып үскән куак-агачларга да үзенчәлекле мөнәсәбәт булуын сөйләделәр. Андый агачларның шаман һәм ялгыз сәяхәтчеләрнең яклаучысы булуына ышаналар. Миңа да, юлым уңышлы тәмамлансын өчен, уралып үскән ике агачка тасма бәйләргә куштылар. 


Шаманлыкның тагын бер ачык күренеше: Кызыл шәһәрендә, хәтта, шаманнар дәвалый торган клиникага кадәр бар.
***
Буддизм турында сөйләшүебез озакка сузылды һәм ресторанда ук әйтелгән теләгемне искә алып, Айдын Чылбаевич мине буддистлар храмын күрсәтергә алып китте.
Кызылдагы храм Цеченлинг дип атала. Тәрҗемәсе – «чиксез рәхим-шәфкать йорты».


Узган гасырның утызынчы елларында Тываның барлык храмнары да диярлек җимерелгән булган. Русиядә нибары ике урында гына буддизм храмы утырып калган. Берсе – Улан-Удэда, икенчесе – Санкт-Петербургта. 


Цеченлингка исә 1998 елда гына нигез салынган. Иганәчеләр ярдәме белән, ел ярым дигәндә эшли дә башлаган. 


Мин юлдашларыма Идел буенда булган көчләп чукындырулар турында сөйләдем дә, бирегә буддизмның кайчан килүен сорадым. 


Айдын Чылбаевич аның бу җирләрдә XIII гасырдан бирле булуын әйтте. «Археологик казылмалар шуны раслый, ә рәсми рәвештә XVII гасырдан бирле тыва халкының дине – буддизм», – диде. Бигрәк кызык күренеш: урман-таулар аша биш йөз чакрым гына узасың да, Хакасия республикасындагы православ храмнарына килеп төртеләсең. Ә монда ул диннең эзе дә булмаган!
– Кызыл шәһәренә буддист ламалары каян килә? Сездә аларны укыта торган уку йорты бармы?
– Бездә юк, Бурятия, Һиндстан һәм Санкт-Петербургта укып кайталар, әмма тиздән булачак. 


Сөйләшә торгач, килеп тә җиттек. Почмаклары югары күтәрелгән кызыл кытай түбәле, тыйнак кына ап-ак бина икән бу. Бездәге район үзәкләрендә дә мәчетләр зуррактыр. Анда кергәнче, иң элек, ишегалдында торган һәм Будда тормышындагы сигез баскычны гәүдәләндергән сигез кечкенә барабанны әйләндерергә һәм храмны өч тапкыр әйләнеп чыгарга кирәк. Кулың белән храм почмакларын сыпырырга да онытасы түгел. Йоласы шундый. Аннары мәрмәр баскыч буйлап икенче катка күтәреләсең...


Дацанның (храм) беренче катында Далай-лама тарафдарларының резиденциясе урнашкан. Тибеттан килүче ламалар шунда яши икән. Храмда тибет теле (!), йога, медитация, буддизм фәлсәфәсе кебек фәннәр укытыла. Бу бушлай, түлисе килгән кеше акчасын ишегалдындагы садакалар тартмасына салырга мөмкин.  


Икенче катта – гыйбадәтләр залы. Без кергәндә, өлкән яшьтәге бер парга никах укыйлар иде. Мин шуны күзәткән арада, юлдашларым кулларын кушучлап, маңгайга, борынга, күкрәккә тери-тери, башларын ия-ия, сул яклап, гыйбадәт кыла торган диварга таба китте. Мин дә артларыннан иярдем. Иң түрдәге дивар пыяла белән капланган, аның артында Будда сыны һәм Далай-ламаның фотосурәте тора. Шунда дивар буендагы сөт шешәләренә, кәнфитләргә күзем төште. Бу күчтәнәчләрне Буддага бүләк итеп алып киләләр. Аларны ашказаным да күреп, тагын бер кат бораулап куйды. «Шоколад вәгъдә иткән идең, бушкуык», – диде. Храмның уң як дивары буйлап чыкканда да Буддага арт белән борылырга ярамый, бары тик аңа карап, артка таба гына атларга кирәк. Ике кат абынсам абындым, йоласын җиренә җиткереп үтәдем.


Храм тирәсендә торган тагын бер корылмага игътибар иттем. Монысы гыйбадәт кылганнан соң кереп шәм куя торган махсус чолан, дип аңлаттылар. Үзәктәге Будда сынының тирә-ягы буйлап шәмнәр тезелгән һәм мантралар яңгырап тора. 


Тагын бик күп кызыклы урыннарда булдык, Шойгу турында да күп файдалы мәгълүмат ишеттем, тик боларын ук язарга хәлем җитмәячәк. Тагын ике сәгатьтән иртәнге ашка барасы инде... 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев