Логотип Идель
Заман

«БЕР ШАМАН: «БУ ЮЛ ТУРЫДА КИТАП ЯЗАРСЫҢ», – ДИДЕ...»

Журналист Эльвира Фатыйхова нон-фикшн жанрында татарча китап чыгарды. Исеме дә кызыклы: «Шаманнар артыннан сәяхәт». Бу – Эльвираның беренче китабы. Аны тәүге адымы белән котлап, берничә соравыбызны да бирми кала алмадык.

Журналист Эльвира Фатыйхова нон-фикшн жанрында татарча китап чыгарды. Исеме дә кызыклы: «Шаманнар артыннан сәяхәт». Бу – Эльвираның беренче китабы. Аны тәүге адымы белән котлап, берничә соравыбызны да бирми кала алмадык.


– Эльвира, китап кем, нәрсә турында?

– Китабым – сәяхәтләрдән көндәлек форматында. Ул Хакасия, Тыва, Казакъстан, Кыргызстан якларына сәяхәтләрем турында. Хакасиягә эш буенча барган идем, беренче баруымда аларның мәдәниятен, тарихи җирләрен өйрәндем, эш беткәч тә сәяхәт итеп йөрдем әле. Андагы шаманизм белән христианлыкның бергә яшәве миндә зур кызыксыну уятты. Аннары бер ай да үтмәде – Тывага чакырдылар. Тывада буддизм белән шаманизм бергә яши. Аны өйрәнү дә бик кызык булды. Алардан кайтып, үз тәэсирләрем белән уртаклашып утырганда, бер танышым Казакъстанга баргач, мәрхүмнәрнең җаннары белән аралашулары турында сөйләде. Кызык бит инде! Мин казакъларны мөселманнар дип белә идем. Ә алар анда, каберлекләр буенча сәяхәт итеп, үлгән кешеләрнең җаннары белән сөйләшеп йөриләр икән. Бу да бит шаманизмның бер чагылышы. Казакъстаннан соң Кыргызстанга барып кайттым. Китапның бишенче бүлеге Татарстанга багышланган. Әгәр кызыксыну уятса, ахыргы бүлекне аерым китап итеп, тагын да киңрәк язарга уем бар.

– Татарстанда да шаманизм бармыни?

– Бездә дә изге җирләр буенча йөрүче төркемнәр бар. Алар да корбан чалып, Габделмансур, Габделхафиз һәм башка аталарның каберенә йөриләр, Иске Казанга баралар… Ул бүлектә мин Татарстандагы биш изге урын турында гына яздым, ләкин безнең республикада андый җирләр ике йөзләп.

– Иң үзенчәлекле урын кайсы булды?

– Казакъстан белән Кыргызстанда һәр көн бер тетрәнү кичердем: анда төн саен зиратта кунулар, корбан чалулар… Бер кызны корбан сарыгының каны белән коендырдылар… Минем өчен шок кичерә торган вакыйгалар күп булды анда. Шуларны язып бардым, тупладым һәм чыгардым. Төрле җирдә мондый кешеләр төрлечә атала: бакшы, акку, кам… Алай дисәм, беркем дә аңламас иде, шаман дигәч, аны бөтен кеше аңлый һәм, ахыр чиктә, аларның барысының асылы бер бит инде.

– Үзең шаманнарга ышанасыңмы?

– Мин элек андый нәрсәгә көлеп карый идем. Хакасиядә, Тывада аларның сүзләренә колак сала торгач, үзем генә белгән әйберләрне дә алар төп-төгәл әйтеп биргәч, ышана башладым. Казакъстанда бөтенләй галәмәт хәлләр булды – ышанмыйча берничек тә булдыра алмадым. Анда безнең нәселдә үлгән бер кешенең җаныннан хәбәр әйттеләр: «Сезнең нәселдәге бер кешене су алып киткән, аның җаны минем янымда тора. Ул сезгә бик рәнҗи, чөнки сез аны догаларда искә алмыйсыз икән», – диде. Сәфәремнән кайткач, ул кешене әбиләрдән сораштыра-сораштыра, шаҗәрәләрне актарып эзләдек һәм чынлап та таптык. Бөек Ватан сугышы вакытында, Днепрны кичкәндә, бер туганыбызны су алып киткән булган. Ничектер ул нәселебездәге әрвахларның исемлегенә керми калган. Без аны әлеге исемлеккә кертеп, догалар багышладык. Аннары Кыргызстанда да ышанырлык булды инде... Суфый мөселманнарда мистика бик күп, әлбәттә, аларның йолаларын белеп тору татарларга да кызыклы булыр, дип саныйм.

– Башлаган вакытта да ул китап буларак планлаштырылган идеме, әллә, журналист буларак, моннан мәкалә генә әзерләмәкче идеңме?

– Китап итеп язарга уемда да юк иде. Мин аны үзем өчен көндәлек итеп кенә теркәп бардым. Көндәлекләрем бик күп. Журналистикага укырга кергәч, мөгаллим Илдар абый Низамов көндәлек язарга мәҗбүр итте: һәркөн язарга дигән таләп куйды. Мин моны, кайчан да булса бер зачетка кирәк булыр дип, шүрләп язып бардым, шуннан сеңеп калган гадәтем. Көндәлекләремне җыештырдым да китап булды. Кыргызстанда бер бакшы: «Син бу юл турында китап язачаксың!» – дигән иде. Ул сүз бөтенләй онытылган, эшемнең азагында гына исемә төште...  Сәяхәтләрем турында газетага мәкаләләр дә язылды инде, ләкин анда күпме генә мәгълүмат сыя.

– Эльвира, ә ни өчен нәкъ менә нон-фикшн жанрын сайладың?

– Татарда андый китаплар юк түгел, бар ул. Аңа ихтыяҗ зурлыгы да күренеп тора. Мәслән, Искәндәр Сираҗиның «Бер утыру бер гомер» китабын әле дә сорыйлар. Рүзәл Мөхәммәтшинның «Мин дә китәрмен әле...» китабы матбугатта күпме тавыш чыгарды. Ул да нон-фикшн бит. «Яшьлегендә эчеп йөргән, полиция бүлекчәсенә эләккән, хәзер зур кеше булган», – дип сүзе китмәсә, мин китапны эзләп табып, сатып алмаган булыр идем. Тавышы чыкты, димәк, андый тормышчан китапларга ихтыяҗ бар.

Хәзер социаль челтәрләр безнең баш миен 180 градуска үзгәртә. Без анда көн дә булган вакыйгаларны фоторәсемгә әйләндереп, астына кызык текст белән, чынбарлыкны язып барабыз. Бу әкрен генә геннарга керә торган программа. Киләчәктә кеше әкият укымаячак, әнә шул реальлек барыбер аны суырып йотачак. Ул реаль китаплар эзләячәк.

Бүген бездә блогер сыер савучылар, тракторчылар, ашарга пешерүчеләр һ.б. бар. Аларның һәркайсы китап яза ала. Без ул нон-фикшннар белән дөнья әдәбиятына кул суза алабыз. Бик самими яңыгараса да, нигә әле эшләп карамаска? Мәсәлән, яучы Гөлназ Мөхәммәд, «Татар яучысы ниләр күрми?» дигән китап чыгарса, аның тормышындагы кызыклы вакыйгаларны егылып укыячаклар. Яки Теләчедәге аш-су остасы, блогер Рәфилә Шәмсетдинова, үзенең журналистлыкка укып, эшеннән куып чыгаруларын, беренче постын ничек язуын һәм бу эшкә ничек кереп китүен, тортларының кремнары эреп агуын һәм шуның ише хәлләрен язып, «бум» ясый ала. Теләсә кайсы сыер савучы бик популяр китап авторы булырга да мөмкин. Зифа Кадыйрова китапларының популярлык сере, гомере буе төзелештә, авыр хезмәттә эшләве дә, дип саныйм. Ул үзе үк халык арасыннан һәм хәзер инде аңа да үз тормышы турында китап язарга вакыт җиткән.  

Авылларда бик уңышлы гына эшләүче эшмәкәрләр, фермерлар бар. Алар да үз тарихын китап итеп яза ала. Зур түгел, 150 бит кенә, әмма нон-фикшн булсын. Без шуның белән китап базарында әйләнешне кузгатып җибәреп, бик күпләрне китап укуга көйләп җибәрә алабыз. Моторга очкын гына кушып җибәрү кирәк.

Эльвира Фатыйхованың шәхси архивыннан алынган фото

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Теги: Эльвира Фатыйхова, яңа китап, шаманнар артыннан сәяхәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев