Логотип Идель
Әдәбият

ШЫРАГАЙ (дәвамы)

Нәбирә Гыйматдинованың "Шырагай" хикәясенең дәвамы.

ШЫРАГАЙ (башы)

Күрегез, күр, аның туганы бар! Әмма тыкрыкка борылгач та, абыйсы ады мын әкренәйтте:

– Иртүк кая аппарасың, браток?

– Авылны иңләп-буйлап чыгабыз, абый. Мәчет урыны – безнең бабайлар нигезе. Карарсың.

– Чуртымамы миңа ул?!

– Соң... – Шаһиәхмәт аптырады. Эчендә җаны булган кеше нәселе белән кызыксына бит инде.

– Соң... зиратта әти күмелгән... Рухына дога кылырбыз.

– Мине анда-монда тарткалама, браток! Нигезе дә, зираты да – соңрак.

– Йөрик инде бераз, абый. Сине күрсеннәр!

– Кемнәр күрсен?!

– Авылдашлар инде, абый.

– Мин сиңа кәмитче аю што-ли? Түфлиләрең аякны кыса. Әйдә, өйгә! Велосипед «иярләгән» Денис кукшаңгы сыман безелдәп аларны узып китте. Табак-савыт юган Җәвидә:

– Бәй, тутырган тавык ашказаныгызда җайлашмады да бит, ник болай тиз? – дигәч, Шаһиәхмәт авыр сулады:

– Түфли кыса, ди. Галуш кына кигезәсе иде.

– И шырагай, – хатыны аның битенә су тамчылары чәчрәтте.

– Аяк савыты тап-таман аңа. Йөз грамм салса, дөньясы да киңәя әле. Салыр да, малае, күрше рус авылы ничә чакрым, аларда кибет эшлиме, дип төпченде. Бу юлысы ул абыйсын якламады. Үткен пәке белән сыдырган сыман йөрәк әчешә иде. Нишләп газиз туганы белән аралар җылынмый икән? Наил җиде йозакка бикләнгән сандык шикелле, аңа һичничек ачкыч яратып булмый. Җәвидә белән бер алдына, бер артына төшеп күпме генә ярарга тырышсалар да, һаман чырае җимерек. Ат җигеп кырдан печән чабып кайткан ир бакчада шыпырдашкан тавышлар ишетеп колагын шомрайтты.

– Кемнәр анда? – диде ул хатынына.

– Кемнәр, кемнәр, имеш! Синекеләр! – Җәвидә бүртенгән иде. – Әбәткә бәрәңге белән сарык кабыргасы дәмләткән идем, суына инде. Маңгаендагы тирен кәпәче белән сөртеп Шаһиәхмәт бакчага атлады. Шомырт агачы күләгәсендә өчәү кәефләнә! Ашъяулык итеп җәйгән гәзиттә сындырылган кыяр кисәкләре (түтәл якын гына), нечкә муенлы шешә...

– О, браток! – Бикләнгән «сандык» шалтырап ачылды. Ачкычы да әллә кайда түгел, шешә төбендә генә икән. – Кил, безгә кушыл! Улым, абыеңа да тамыз! Очрашуыбызны юабыз, браток!
Шактый кызмача абыйсы түфлиләрне салмаган иде. Кысмый, дөньясы киңәйгән.

– Денис, молодец, күршегез Орловкадан тапты. Сине беләләр һәм хөрмәт итәләр икән ул авылда. Дядя Степа дигән агайның көмешкәсен чөмерәбез. Бурычка биргән. Синең хакка. Акчасын түләрсең, браток.

– Мин эчмим! – Шаһиәхмәт абыйсының кулындагы пластик стаканны сугып очырды. Аның бөтен ачуы шунда сыеп бетте.

– Ишеттегезме? Ул эчми! – Абыйсы хатыны белән улына эндәште, әмма тегеләр илтифат итмәде, алар мәлҗерәгән иде.

– Әти дә эчмәде.

– Ишеттегезме, атасы да эчмәгән! Ха-ха! Нинди тәртипле халык! Ә без көн дә тамак чылатырга гадәтләнгән, чөнки без ярлы-ябагай, безгә әтиләр мал-мөлкәт калдырмады. Сиңа калдырганнар, браток. Кара, синдәге патша сарае кадәр йорт, абзар-кура, мунча, сыер, үгез, каз-үрдәк, тавык-чебеш.

О-о, чын-чынлап син барин, Шаги... Шурик.

– Мин өч җирдә эшләдем, абый. Җир сөрдем, такта ярдырдым, өй түбәләре яптым. Бүген умарта асрыйм. Урманда умарталыгым.

– Ишеттегезме? Көрәк белән акча көри, ә үзе саран, абыйсына хөрмәт йөзеннән бер ярты жәлли.

– Эш саранлыктамыни, абый! – дип ачынды Шаһиәхмәт. Без – муллалар нәселе. Әти – мәзин иде, бик беләсең килсә! Абый кешенең беләсе килми иде шул. Ул энесе кебек өзгәләнми, аңа туган ни дә, җиде ят ни – барыбер иде. Баскычка чүгәләгән ирен хатыны юатты:

– Аттан ала да туа, кола да туа. Абый дип бетеренмә әле. Ялгыз түгел лә син. Мин бар, кызың бар.

– Монысы бит бүтән, – диде Шаһиәхмәт. – Без – бер ата балалары.

– Кичкә сеңелем ашка алмакчы иде. Ат арбасына төяп барсаң гына боларны. Әпен-төпен атлап бакчадан Наил чыкты.

– Шаги... Шурик, браток, – дип абыйсы аның кырыена төртелде. – Ух, күңелле сездә! Вот бу ял, ичмасам. Туфлиең тап-таман миңа.  Әйдә, күрсәт, нигезегезне, зиратыгызны!

– Бу кыяфәттә урамда йөрмисең, абый! Син – исерек!

– Юк, мин җиңелчә генә кызмача, Шаги... Шурик! Исерек дуңгыз сазда ауный.

– Ятып йокла, абый. Мин умарталыкка киттем.

– Чур, мин дә синең белән!

– Кортлар хәмер исен яратмый, – диде Шаһиәхмәт. – Чагып үтерәчәкләр.

 Иртән туганнарның өчесе дә агуланган тараканнарга охшаган, көчкә генә кул-аягын кыймылдата иде. Җәвидә ясаган куе чәйдән дә рәтләнмәде алар. Наил чөгендер борынын уып:

– Дядя Степаннан баш төзәтергә апкайт, Денис улым, – дигәч, Шаһиәхмәт катгыян:

– Моннан соң тамчысын да эчмисез! – диде. – Кичә Степан агайны капкаңа якын да китермә, дип кисәттем. Белә ул минем холыкны, ачуландырса – эләгә бит аңа. 

   Билгеле, ул тыштан гына гайрәтләнә, эчтә исә әрнү иде. Әтисе белән үссә, кешелек сыйфатларын җуяр идемени туганы, ә? Ватыгын вакытында төзәтеп, кыегын вакытында турайтып, улын нәсел дәвамчысы итәр иде әкиятче Барый. Һәм Наил Кирамов Николай Кирилловка да әйләнмәс, аның малае да Денис дип аталмас иде.

   Кунаклар көнозын ахылдап-ухылдап йөрде. Хуҗа жәлләп йомшармады. Кичкә табан ул кыздырып мунча якты. Башка чарасы юк иде. Куып җибәрсә дә, намусы борчымас та. Ярамый! Әүвәл ул Наил белән Денисны, сөйрәп диярлек, мунчага илтеп ыргытты. Төтен сыман аксыл пардан идән тактасына кадәр изрәгән иде. Үлән төнәтмәсе белән пешекләгән себерке әле абыйсын, әле аның улын «тукмады».

     Ахырдан икесен дә салкын су белән коендырды. Җәвидәсе нәкъ шундый ысул белән җиңгәсен дәвалады. «Тоткыннар»ны өч көн рәттән себерке белән «җәзалагач», хатыны шикләнеп:

– Үтермәбезме икән, Шәймәт? – диде.

– Үтермәбез! Ятып калганчы, атып калыйк, Җәүдә.

– Тәвәккәл инде үзең, Шәймәт.

   Янып-пешеп болында печән чапкан агайэне баскычка кырын ауды. Ирләр чалгы белән селтәнсә, хатыннар җиләк җыеп кинәнде. Денис кына, кигәвеннән куркып, арба астына посты. Хикмәт! Атасының да, баласының да буыннары сыек. Кичә утын ярганда Наил чүт кенә аяк бармагын кисмәде. Денис, сукыр тәкәмени, әрдәнәгә бәрелеп, маңгаен канатты. Шаһиәхмәт үзе дә арттырып җибәрде ахрысы. Кая этеп, кая төртеп дигәндәй кунакларны эшләтте. Эш дип зурдан кубып әйтә, билгеле. Өчесен бергә бутасаң, ярты кеше әвәләнмәс. Хуш, салам бөртеге дә кузгатмасыннар, риза Шаһиәхмәт, тик хәмер дип кенә ыңгырашмасыннар.

– Бүген ничәсе, энем?

– Егермесе, абый.

– Оһо, без унөченче көн кунакта! Шуның унысы...

– ...хәмерсез үтте, шулаймы, абый? Әрәм көннәр, дип кызганасыңмы, әллә?

– Юк ла, Шаһи... Шаһиәхмәт.

– Тәки исемемне әйтергә өйрәндең, ә, абый?

– Синең кулга эләксә, аю да биергә өйрәнер, энем.

Җәвидә салкын әйрән чыгарып бирде. Тустаганнан гына эчкән Наил:

– У-у, тәмле, – диде.

– Әтинең яраткан эчемлеге иде.

– Әтинең, дисеңме? – Туганының күзе кысылды. Башына тагын нинди уй йөгерде икән? Исерек чагында ул: «Синең атаң безне ташлап качкан», – дигән иде. Шушы рәнҗүен кабатлар микәнни?

– Җир җимертеп эшләгәч, сусагандыр, әти. Син дә аның кебек булдыклы, энем. Синең һәр җирдә тәртип. Умарталыгың гаҗәеп матур. Корт оялары бизәкле-бизәкле, рәссам да икән син.

– Алан уртасында шау чәчәкләр арасында кордым. Яңа бал ничек, абый?

– Син аертканда ук кашыклап-кашыклап ашадык. Үлән чәе белән тамактан бик тиз шуа икән. Татлының да татлысы!

    Абыйсының ихлас мактавыннан эрегән Шаһиәхмәт аңа табан авышты. Менә, ниһаять, баскыч җылынды, чөнки ике туган янәшә иде. Чын күңелдән теләсәң – хыяллар чынбарлык белән тоташа икән!

– Мунчаның морҗасын томаладыңмы, абый?

– Томаладым. Ике мич тутырып яккан идем, кызу. Бу юлысы сине үзем чабам, энем. Абый кулын той әле бер!

– Урманда минсез генә себерке бәйләдегез. Каеннарны имгәтмәдегезме, абый?

– Денис белән сындырмыйча төптәге ботакларын гына кистек. Нәкъ син кушканча. Хатының шаһит. Алар Маша белән чүп-чарын әрчеде.

– Ай ярымнан имән яфрагы өлгерә. Арканы шәп каезлый, чыда гына, абый.

– Без озакламый китәрбез, энем. Денисны армиягә озатабыз.

«Озакламый» дигән сүз Шаһиәхмәтнең бәгырен телде. Туганнарын ул көзгә хәтле авылда тотмакчы иде.

– Бүре баласын бүреккә салсаң да урманга карый. – Җәвидә әйтем-мәкальләр остасы иде. – Без аракыдан тыябыз, ә үзләрендә – ирек. Тизрәк моннан тайсак, хәмер диңгезендә коенырбыз, диләр инде. Ир, абыйсын яклап, күкрәге белән хатын амбразурасына капланды:

– Хатасын аңлады ул. Өченче көн балыкта:

«Мин дөрес яшәмәдем», – диде.

– И шырагай! Мә, дип, стаканга аракы коеп бир әле, шуны голт иттергәч, юк, энем, син үзең дөрес яшәмәгәнсең, диячәк.

– Җәүдә, нишләп син минем туганымны беткән кешегә чутлыйсың? Бетмәгән абый! Адәм актыгы түгел абый! Икәү әтинең каберен зиярәт кылдык. Минем белән ул да әтинең рухына дога кабатлады. Мәчет манарасына күтәрелдек. Әти азан әйткән урында басып торды абый.

– Уйный, – диде хатыны.

– Җәүдә, тагын бер... – Шаһиәхмәт тешен шыгырдатты. – ...тагын бер туганымны яманласаң, чәшке туныңны көя тапасын!

    Әз генә тугарылдың исә, явыз шайтан күңелгә вәсвәсә салып шик кортыннан кимертә икән. Үзәккә баргач, ул, абыйсын сынарга теләп, кибеткә алып керде. Кибетнең бер почмагында аракы бүлеге иде. Киштәләрдә төрле зурлыктагы пыяла шешәләр кукраешкан. «Ал, ал», – дип үтереп кыстый шайтан. – Шушы «утлы суны йотсаң, дөньяң нурлана!»

    Менә хәзер абыйсы шайтанның котыртуына түзмәс, күзен мөлдерәтеп, хәтта ки, ялварып, энесенә эндәшер:

– Ал инде, ал.

Ләкин туганы киштәләр тарафына борылып та карамады. Икенче «сынау» «рюмочная»да үтте.

– Бер танышым бармен иде, эшли микән? – дип алдашты Шаһиәхмәт. Һи, моның ише җирдәге сатучылар белән дуслашты ди сиңа! Хәйлә!

    Ике агай кырлы стаканнарга аракы бүлә иде, абыйсы мескенләнеп: «Миңа да авыз иттерегез, әшнәләр», – дисә, тегеләр юмартланыр иде, мөгаен. Юк, туганы бусага төбеннән дә узмады.   

    Шайтан үкереп елап калды... Ә кич белән абыйсы аның үзен елатты. Кунаклар өчәүләшеп алгы бүлмәдә телевизор карый, тапшыру халык санын алу турында иде. Журналистлар урамдагы кешеләрдән уй-фикер сораша. Шунда Денис:

– Пап, син үзеңнең милләтеңне кем дип яздырасың? – диде.

– Бабам – татар, атам – татар, мин дә татар!

Өйалдында күз яшен сөртеп торган иренә хатыны шаккатты:

– Абау, кем тиде, Шаймәт?

– Тимәде, черки керде.

– Ул черки дигәнең абыеңдыр инде. Ычкындымы? Эчәргә даулыймы?

– Акка кара сылама, Җәүдә. Бушасаң, бакчадагы печәнне кабарт әнә!

– Кабарды инде печәнең. Бая гына абыең буеннан буена өч покосны әйләндерде.

– Вәт, күрдеңме?! Эчәргә даулый имеш! «Мин дә татар...» Бу сүз май җиле сыман колак яфрагын иркәләде. Җире-күге белән шатланган Шаһиәхмәт ат җиккәндә абыйсы чыкты:

– Кая җыендың, энем?

– Аръяк сазлыгына. Мүккә. Җәренгә сез кайткан төшкә өч бүлемтекле мунча хутлыйм, Алла кушып. Беренчесендә чабынасың, икенчесендә юынасың, өченчесендә самавыр чәе эчеп, тир кудыртасың.

– Әйдә, булышам, – дип, абыйсы җитез генә арбага сикереп менде.

    Дилбегә каккан саен Шаһиәхмәтнең гәүдәсе үсте-зурайды, башы югары чөелде, күрегез, күр, ул абыйсы белән утырып бара! Әрәмәлеккә җиткәч, Наил сорап куйды:

– Әти җырлый идеме, энем?

– Хи-хи, – Шаһиәхмәт көлде. – Кыска гына көй көйләр иде. Моңсу чагында гына. Әни ишетмәгәндә генә.

Тал бөреле, тал бөреле,

Тал бөреле була ул.

Абыйсы аның авызыннан суырып алгандай дәвам итте:

Җан яраткан, күңел тарткан

Яр бер генә була ул.

Ир, кисәк кенә дилбегәне тартып, атын туктатты.

– Гаҗәпләнмә, энем, – диде туганы. – Әтинең бердәнбер фотосы артына язылган иде ул шигырь. Әни күңелсезләнсә, аны көйләп җырлар иде. Мин дә оттым ул юлларны. Үзеннән-үзе ятланды. Баракта Шакирҗан исемле татар бабай яшәде. Карт миңа кәнфит-прәннек бирә дә:

«Җырла, улым», – ди. Тамак ач, бишәр тапкыр җырлыйм. Үги ата сурәтне утка яккач, әни бүтән

көйләмәс булды. Яшьләй үлде әни. Безнең Барый әти кайсын күбрәк яратты икән? Синекенме?

Минекенме?

– Синекен, абый, – диде Шаһиәхмәт. Хәер, кайсысы икәне мәрхүм әтисенә генә мәгълүм иде... –

На-а, малкай! Ат юырткан шәпкә ике туган җыр сузды:

Тал бөреле, тал бөреле,

Тал бөреле була ул...

Ирләр тынды. Наил арбага ятып күк йөзенә текәлде.

– Дөнья миңа караңгы иде. Шуңа аңа ачулы идем. Авылына киткән Барый әтигә, мине кыерсыткан үги атама, эшемдәге нәчәлниккә, урам этләренә нәфрәт кенә иде миндә. Ачуымны аракы белән басарга тырыштым. Ә дөнья матур икән, әйеме, энем? Болытлары да ап-ак икән. Җәренгә тагын кайтам. Әгәр син чакырсаң, Шаһиәхмәт.

– Бүген үк чакырам, абый. Кайт! Юлга акча җибәрербез.

– Җибәрмәгез, юлына да, көн итмешенә дә үзем акча эшлим. «Эчүеңне ташласаң, заводка кил», – дигән иде цех башлыгы. Эретеп ябыштыручы бит абзагыз, энем. Бу адәм кисәге төзәлмәс, бозау төсле шешә имәр, дисеңме? Шулай уйлыйсыңмы, ә, энем?

    Шаһиәхмәт дилбегәсен бушатып, абыйсының чәченә бармагын батырды:

– Ишет, әгәренки хәмер белән дуслашсаң, син бүтән минем абый түгел!

   ***

    Көн болытлады. Офык читендә яшен малае камчы уйната иде. Кунакларын озаткач, ул җанына урын тапмыйча, әрле-бирле ишегалдында йөренде. Ямансу, бик ямансу иде. Кулдан эш төште. Яңгыр яуса, абыйсы белән икәү чапкан печән чыланыр инде.

– Тавык-чебешләрне сарайга куалыйк, – диде Җәвидә. – Печәнеңне абыең улы белән чүмәләгә
өеп, өстен япкан иде бит. Карале, шырагай, син аңа ышанма алай ук! Юлларына утыз мең җитә,
үзе дә, бусы артык диде, ә син ирексезли-ирексезли аның кесәсенә илле мең сум тыктың. Шуның егермесенә лыкына инде болар.

    Хатынына кайтарып дәшмәде Шаһиәхмәт. Туганыннан аерылу хәсрәте аның бәгырен көйдерә иде. Давыл авылны читләтеп, өч чакрымдагы урманга ябырылды, яңгыр болытлары да аңа иярде. Ир, кунаклар өчен генә зурайтып җәелгән өстәлне җыйганда ашъяулык астыннан урталай бөкләнгән язулы хат шуып төште: «Рәхмәт, энем, монысы артык».

    «Артык» дигәнең төп-төгәл егерме мең тәңкә иде...

2020 ел

Нәбирә Гыйматдинова

фото: maratkabirov.com

«Идел» журналы 16+

Теги: Нәбирә Гыйматдинова, әдәбият, проза

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев