-
Коронавирус йоктыручылар саны арта Пандемия башланганнан бирле республикада 155 185 коронавирус очрагы теркәлгән.150 591 кеше сәламәтләнгән
-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
«СУГЫШЛЫДА СУГЫШ БЕТКӘН КӨННЕ...»
Сугышлыда сугыш беткән көнне
Авыл мәйданы и гүләде!
Ул көн өчен авыл йөз иллеләп
Газинуры белән түләде...
...Бер ел элек Гафиятулла картка
Хәбәр килде: «Улың... Газинур...»
«Булыр, булыр, – диде, – монда да бит
Герой иде, башсыз иде ул!»
Халык белми – горурланасымы,
Белми әле – әллә жәлләсе...
Авыл карты әйтә: «Булыр, булыр!» –
Шунда сыеп беткән һәммәсе.
Ялгыз калгач, ул йөрәген тотар,
Кеше барда шулай дияр дә...
...Йөз иллеләп кара кайгы кайтты
Авылдагы якты өйләргә.
Сабантуйдан әнә халык кайта,
Киләчәккә дәшеп җыр белән...
Алар инде бер тән, бер җан булып
Әверелгән туган җир белән!
Хатын-кызлар кайта... Артларыннан
Җан-фәрманга әнә чабалар –
Көрәш мәйданында Газинурны
Алыштырыр бала-чагалар!..
Мөдәррис ӘГЪЛӘМ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз