Логотип Идель
Әдәбият

Татар кызларыннан Туфан Миңнуллинга ачык хат

Егерме беренче гасыр яшьләре өчен хат язу табигый күренеш түгел. Күпләребез солдат хаты җылылыгын да тоеп үсми хәзер. Ә менә «Идел» журналын укучы кызларыбыз татарның күренекле драматургы, язучысы Туфан Миңнуллинга ачык хат яздылар.

Егерме беренче гасыр яшьләре өчен хат язу табигый күренеш түгел. Күпләребез солдат хаты җылылыгын да тоеп үсми хәзер. Ә менә «Идел» журналын укучы кызларыбыз татарның күренекле драматургы, язучысы Туфан Миңнуллинга ачык хат яздылар.

 

БЕРЕНЧЕ ХАТ

«Туфан ага!

Хатыгыз кулыма алгач, анда ни хакында язылганын күңелем сизенепме, җавап хатымның барыбер барып җитмәгәненә үпкәләпме – укый алмый тордым.

«Сеңелкәем», – дип яратып дәшүчеләрем дә бармак белән генә санарлык икән шул. Бер көнне төшемә кердегез, Туфан абый. Имеш, безнең алмагач бакчасында җиргә коелган алмаларны җыеп, кәрзингә тутырабыз икән. Нидер сөйлисез, ә мин алмаларны саныйм. «Черегәннәрен калдыр, сеңлем», – дисез. Сүзегез колагыма да элмичә, барысын бергә тутырам – араларында череп беткәннәре дә, ялтырап торган шомалары да бар. Уянып киткәндә, берара ул кешенең сез икәненә ышанмый яттым. «Әйбәтләрен генә җыйдым, Туфан абый!» – дип эндәшәсе килде. Аннан кулыма каләм алдым.  Хәзер кайсы өлкәне генә алма – араларында шул бакчадагы алмалар кебек чери башлаганнары да, әйбәтләре дә бар. Ә сез татар дөньясының гел шау чәчәк атуын теләдегез.

Үзегез әйтмешли, «дуладың, ялындың, үзеңнән соң калачак буын турында уйландың». Нәтиҗәдә, «исемем билгесез булыр» дип, гафу сорыйсыз. Ә мин менә КФУда татар журналистика бүлегенә укырга кергәч, фәнни эшләрне, рефератларны татар телендә яза алуыма сөенеп бетә алмыйм. Өч ел буе инде курс эшемнең темасын да театр, сәнгатькә бәйлим. Безнең буын, сез әйткәнчә, татар телен оныткан, сез язган сүзләрне укый алмый торган дәрәҗәдә түгел әле. Сез акка кара белән язып калдырган пьесаларның сәхнәдә төрле стильдә үсүләре, татар тамашачысына рухи азык булып уйналулары, ә иң мөһиме шул хакта татар матбугат битләрендә үз телебездә язылулары – өметнең сүнмәгәнен, араларында «черекләрнең» аз булуларын күрсәтә, Туфан абый».

Рәфидә Галимҗанова

ИКЕНЧЕ ХАТ

«Туфан абый!

Яза торып та, хатның үз адресына барып җитмәвен белүдән авыррак тагын ни бар икән? Әмма язам, чөнки беләм: язмый калсам, тагын да авыррак булачак.

Исән булсагыз, сезгә быел 85 яшь тулган булыр иде. Һаман да җир җимертеп, безнең өчен, халык өчен, милләтебез өчен ни дә булса эшләр идегез. Әйе, эшләр идегез... Халкымны сүгәргә дә, белер-белмәс телгә мәдхия җырларга да исәп юк. Әмма мине иң борчыганы, Туфан абый, илебездә сезнең сыман халык өчен, милләтебез өчен, телебез өчен янып йөргән милләтпәрвәрләр юкка чыгу. Менә бу чыннан да куркыныч! Кая карама урыслашу, татар кешесенә кырын караш та, яман сүз... Без моңа лаекмы?

Хәзер инде татар теле – мәҗбүри тел түгел. Теләсәң – укыйсың, өйрәнәсең, теләмәсәң – юк. Барысы да җиңел! Алай гына да түгел, урамда татар телен камил белгән, чатнатып татар телендә исәнләшә алган бер генә кешене күрү дә нинди бәхет ул! Сабан туе, илкүләмендә үтә торган милли бәйрәмнәрнең дә барысы диярлек рус телендә уза хәзер. Менә нинди дәрәҗәгә төштек без, Туфан абый!

Минемчә, илленче елларда телен җуйганнардан гафуны сез түгел, без сорарга тиеш инде... Алдагы көннәр безнең кулда бит әле. Анысында инде без гаепле булачакбыз, чөнки сездән соңгылардан ни дә булса калды. Ә бернәрсә дә калмаячак илленче елгыларга нишләргә? Менә бу тагын бер сорау, тагын бер бәрелеш...

Йомгаклап, үзем дә сездән гафу сорыйм әле. Кичерә алсагыз, билгеле...»

Ихтирам белән, Гөлназ Әхмәдиева

ӨЧЕНЧЕ ХАТ

«Туфан ага Миңнуллин, сезнең хатыгызны укып чыккач та, тынычландырасы, барысы да яхшы, дип күңелегезне күтәрәсе килде. Аннары гына хәзерге вазгыятьтә туган тел, мәгарифкә бәйле сорауларның үземдә дә бик күп икәнен аңладым.

«Гафу ит, сеңелем» дип атагансыз әлеге хатыгызны. «Сез минем әсәрләрне, Тукай шигырен, гомумән, әлеге татарча хатны укый белмәссез инде», –  дигән сүзләрегез йөрәкне әрнетте. 2050 елда (миңа 52 яшь тулганда!) балаларым татар телен белмәсләрме икән? Сорау ачык килеш кала, чөнки ел саен үз тирәмдә әти-әниләренә рус телендә эндәшүче балаларны ешрак күрәм. Башта мультфильмнар карап рус теленә өйрәнәләр дип акланалар иде, ә хәзер көне буе татар телендә каналлар эшләп торганда, нәрсә диләр икән?

Мин барыбер дә туган телгә мөнәсәбәт ата-анадан тора, дип саныйм. Аларда татар теленә шулкадәр битарафлык каян барлыкка киләдер? Балаларның һәм ата-аналарның җавабы бер: «БДИ рус телендә!» Глобальләшү галәмәтеме бу, әллә инде безнең юләрлекме?

Дәүләт эшлеклеләренең, артистларның, халыкка үрнәк булырлык шәхесләрнең балалары татар телен көндәлек сөйләшү дәрәҗәсендә белүләре безнең өчен зур әйбердәй күренә. Шулай булырга тиешме? Кешене нәрсә беләндер сөендерәсең килсә, башта барлык әйберен ал, диләрме әле? Әйттем бит, үземнең сораулар бик күп. Аларга һәркем үзенчә җавап бирә. 2021 ел – туган телләр һәм халыклар бердәмлеге дип игълан ителде. Хәлләр яхшырырмы? 2050 елда да сезнең хатны татарча укучылар булырмы, Туфан ага?»

Алинә Галиева

дәвамы бар...

Шулай ук укыгыз:

Гафу ит, сеңелем (2050 елда яшәчәк татар кызына хат)

ТУФАН МИҢНУЛЛИН ХАТЛАРЫ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: туфан миннуллин хат яшь кызлардан хатлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев