Логотип Идель
Әдәбият

Тынычсыз төнге күк (икенче өлеш)

Алар җыенып, кибетләрдән күчтәнәчләр алып, авылга кайтып җиткәндә кич иде. Көтүче чыбыркы шартлата, сыерлар мөгри – көтү кайта.

Әсәрнең башы

Алар җыенып, кибетләрдән күчтәнәчләр алып, авылга кайтып җиткәндә кич иде. Көтүче чыбыркы шартлата, сыерлар мөгри – көтү кайта. Сигез ел кайтканнары булмаган икән. Көтү кайту күренеше күңеленә бик хуш килде. Юл кырыеннан атлаган авылдашларын да күрде, әмма күбесен танымады. Таныганнары да әллә ни якын кешеләр түгел кебек. Нишләргә соң? Кайтуын кайттылар, туган йорт дигәч тә, өлкән абыйларының шәхси милке бит әле ул. Һәм ул кунакка кайтыгыз, дип чакырмады. Дистә еллар күрешкәннәре юк. Илгиз аңа күп тапкырлар шалтыратса да, абыйсы сөйләшергә теләмәде. Әнә шулай авыр уйларга күмелеп барганда, машина тәрәзәсеннән ун ел буе бер класста укыган Гөлфияне танып алды, эченә җылы йөгерде. 
– Гөлфия, синме соң? – диде ул, машинасыннан төшеп.
– Илгиз! Исәнме! Нинди җилләр ташлады? Күренмәгәнеңә биш былтыр. 
– Ун былтыр, Гөлфия, – дип дөресләде. – Нихәлләр? Сөйлә... 
– Яхшы! Нәрсәсен сөйлисең инде авыл тормышының. Менә сыер койрыгына тагылып йөрибез инде, ярый ла син анда калада шәпски итеп яшәп яткач. – Хатын тынычсыз иде, сөйләшүе дә ихлас түгел. Бер алга таба карый, бер Илгизгә... Басып торганнан сөрлеккән кебек булды да, әйтеп салды: – Вакытсыз йөрисең әле Илгиз, сыер кача бит, өйгә туры кайтмый. Шуны саклап алып кайтырмын дип көтү каршына чыккан идем. Күземнән югалды инде. Син китмисеңдер ич, күрешербез. Ә-ә… әле күреп киттем, анда йодрык кадәр йозак йортыгыз капкасында, безгә керми китмә! 
 Сыерлар арасына кереп югалган классташы сүзләре Илгизне тәмам гаҗиз итте… Туган нигезенә авырлык белән кузгалды ул. Әнә аның туган йорты түбәсе. Бераз җиргә чүккән икән. Агач йорт, ул студент чагында кайтып сарыга буяп киткәннән бирле башка буяу күрмәгән булса кирәк. Төссез, күңелсез. Ә тәрәзәләре... Сагыш сарган күзләрмени! Тонык. Ә менә агач рәшәткәләрне алып ташлап, биек профнастил коймалар белән уратып алганнар икән. Гөлфия бикле ди, димәк бу ялда кайтмаганнар булып чыга. Илгиз гаепсез башын иеп кабат абыйсы каршына керәсе, аңлашасы килгән иде бит. Булмас микәнни? Шушы кадәр чакрымнар кайтып туган нигезгә аяк басмыйча китәргә насыйп микәнни? 
Кәефсезләнгән иренең уйларын укып барган Илүзә дәшмәүне хуп күрде. Бары тик алар артыннан килгән машиналар сигнал биргәч кенә, иренең кулына кагылды. Илгиз күршеләр каршына туктап, аларга юл бирде. Җитез генә узып киткән машиналар туган йорты каршына тезелделәр. Бер-бер артлы ачылган ишекләрдән яшь-җилкенчәкләр коелды. Илүзә күзләрен зур итеп ачып иренә текәлде. 
Илгиз төсмере коелган җансыз кеше сыман тынсыз гына күзәтергә кереште. Берсен дә танымады. Арада озын буйлы, ябык гәүдәле егет абыйсының үсмер чагына охшаган иде. Машинадан төшү белән аңа үзе кебек үк арык тәнле, керәсе җире кереп, чыгасы җире чыгып та җитмәгән үсмер кыз килеп сарылды. Озак кына үбешеп тордылар. Бер егет машинасының арткы ишеген ачып, колонкалардан аңлаешсыз телдә музыка кычкыртып куйды. Яшь егетләр бишәү иде бугай. Кызлар күбрәк тә күренә. Капкадагы зур йозак ачылып китте, күрер күзгә исәпсез тоелган зур-зур пакет сумкалар, шампура таяклары, капчыклы кибет күмере – барысы да ачык капкадан яшьләр белән бергә үттеләр һәм Илгиз күзен төбәгән капка матур гына ябылды да... 
Җанны тетрәндергән гасабилыкны беренче булып Илүзә юып атарга омтылыш ясады. 
– Я, борчылма әле. Тормыш тукталмаган, баш исән, – диде ул иренә. – Күрдең, Кәрим абыең юк монда. Гужбан! Аның үзенә дә рәт юктыр бу йортта, күренеп тора. Гөлфияләргә дә кермибез. Кояш байганчы зиратка кагылабыз да кайтыр юлга чыгабыз. Гаеткә безнең авылга кайтырбыз…


***
Сыерлар савылды, кич төнгә авышты. Күршеләреннән көчле музыка тавышы, акырып сөйләшү, хихылдау, чинау авазлары ишетелә, кичке һавага әчкелтем тәмле ис – шашлык исе таралды. Гөлфия, көндәлек эшләрне бетергәч, гадәттәгечә, ире белән капка төбенә чыгып утырды. 
– Ял итик әле, азрак. Атна саен бушка шашлык исе иснәтүче булганда, әйеме, карчык! – Сабир күңелле генә Гөлфиягә күз кысты. – Бу юлы сәгать ничәгә кадәр дөмбердәрләр икән? Мин бит атасына телефоннан шалтыратып зарланган идем, нечкә сыйрак – малаен яклады. Бүтән әйтмим дә. Ут-күз чыгармасалар, Аллага тапшырган. Атнага бер генә көн инде ул, түзәргә була. 
– Бер туганы да кайтмый ә? Мәрхүмә әниләрен куркытып васыятьнамәне үзенә ясаткан ди бит ул Кәрим абый. Менә рәхәтен дә күрми үзе, урында ята икән байтактан. Карале, бүген көтүдән сыер каршылаганда Илгизне күрдем бит мин. – Гөлфиянең битләре кызарып китте. 
– Өнеңдәме? Төшеңдәде-е-р!
– Син бигрәк инде! Шәп машинасында иде. Ачык ишектән очлы күзем хатынына да төште әле, чибәр икән. 
– Кайткан алайса? – дип куйды Сабир. – Ничә елдан соң?! Ә кайда соң хәзер? Мондамы? – дип башын артка таба игәде. 
– Белмим шул, онытып җибәргән бит мин аны, әле искә төште менә. – Гөлфия утырган урындыкларына басып, тиз генә койма аша карады. – Юк, монда яшьләр генә... Кайту белән кем китсен инде?! Туганнары юк югын, берәр авылдашка кергәннәрдер. 
– Гөлфия! Ни булды соң алар арасында? Уртанчылары яшь чагыннан Себердә иде бугай. Сиңа әйтмәдем ахрысы, озын колактан гына яз көне вафат булуын ишеткән идем. Балачактан күргәннән күргән юк, исеме Хәлил иде бугай бит? Ата-анасын җирләргә дә кайтмады. Кәрим абый хәбәр иттем дигән, ә үзе хәбәр итмәгән. Кабәхәт тә соң бу Кәрим абый. 
– Ул елларда әти белән әни исән иде бит әле. Өйдә үзара сөйләшкәннәрен хәтерлим. Мал бүлешмәс өчен Кәрим бар туганнарыннан ваз кичте, диделәр шул. Ике бөртек туган икән алар хәзер. Их, ә?! Илгиз баштарак кайтты бит ул. «Миңа ул йорт кирәкми. Үзебез корган йорт-җиребез бар, шөкер. Елга бер-ике кайтканда «ачык чырай, такта чәй» булса шул җиткән иде», – дип елап киткәне исемдә. 
– Эх, син ә, күршене кунакка чакырмагансың! – Сабир хатынына шелтәле караш ташлады. Шул мизгелдә арт бакчадан килгән көчле тавышка сискәнеп китте. – Ах, иманнарын укытам инде, бер тотынсам... Кайчан исерешеп бетәрләр дә кайчан тынарлар? 
– Чакырдым мин, әйттем. – Гөлфия үз уйларыннан чыга алмыйча, гаепле кеше сыман җиргә карап кына сөйләшә иде. – Илгизләрне шул мизгелдә ияртеп алып кайтсам, сыер кача иде. Йөрерсең аннан төн буе эзләп. Бу өер кайтасы көнне сизә ул, кайтмый җәфалый. 
Сабир ихлас көлеп куйды. 
– Көл! Иртәгә сөт тә аз булачак. Оныттыңмыни, мәзәкне? Фәлән авылда рок музыка белән концерт куеп киткән булганнар, ике ел чирәм чыкмаган җиргә. Алла сакласын!
– Шыттырма инде... – Сабир озак көлде. Аннан шаярту ошап китте дә: – Менә болар шаукымыннан бәрәңге бакчасында колорадо коңгызы дөмексә шәп булыр иде ул, – дип куйды. 
– Һәр авылдаш, бу шәйкене бакча башында чиратка куеп бәйрәм иттерер иде, әйеме? – Хатын да моңсу гына елмаеп җаваплады да кинәт җитдиләнеп китте. Гөлфиянең уеннан Илгиз китмәде, тирән уйга чумды ул. Нидер дөрес эшләмәгән кебек булды:
– Илгизнең алдагы еллардагы моңсу күз карашын күреп, җан өшегән кебек була иде. Туган нигез җылысын читтән генә карап булса да тоеп китим, диде ул бервакыт. Һич онытмыйм шул сүзен. 
– Кызганыч инде. Кәрим абыйга әни исән чагында киңәш бирде: «Коръән укыт. Атаң-анаң рухына да дога кирәк, барлык туганыңны да чакыр. Үпкәләре булса да: «Атам-анам рухы риза булмас, ризыктан олы булмыем», – дип кайтырлар, шуның белән туганлашып-дуслашып китәрсез», – диде. Юк, син нәрсә, Кәрим абый Коръән ашы үткәрәме соң?..
Гөлфия, бер сүз эндәшмичә аякларын селкеп утырды да күтәренке тавыш белән сөйләп китте: 
– Алай булырга тиеш түгел дә бит! Әнкәләре – Зөбәйдә апа үзе исән чагында ук балалары арасында туганлык җебен ныгытып бергә төйнәп яшәмәде ич. Без әниләребезнең холык-фигыленә иярәбез, күп вакыт аларны кабатлыйбыз. Әни әйтмешли, алтыдагысы – алтмышка таба иярә. Авыл хатыннары арасында, үзләре исән чагында ук балаларының туганлыклары бетүгә баруын, ә өченче буында туганлыкны ни икәнен белми үскән оныкларын күреп бакыйлыкка күчкәннәр әллә авылда юк дисеңме? Балалар белән исемләп, әле кайчан гына гыйбрәт итеп сөйләштек ич, үзен дә ишеттең. Нәсел җебе ныгыту – ана эше ул, Сабир! Әнә, синекеләр диим инде, кайталар-китәләр, чөнки кайнана шуны таләп итте бездән. Үлгән юк әле. Авыррак булса да, үтә дә китә. – Гөлфия ярсый төште. – И-и, беләм бит инде, Кәрим абыйларның әтиләре бернигә исе китми торган кеше иде. Зөбәйдә апа, гайбәте булмасын – гадәте булсын инде, ансат яшәргә яратты. Ир туганнарына якты йөз күрсәтмәде, бик яхшы беләм: капкасыннан үтеп, беркем бер чынаяк чәй эчмәде аларда. Гомер буе үз кадерен, үз җаен белеп кенә артык көч салмыйча яшәде. Кая оныкларны берләштерү булсын туган нигезгә? Киленнәрен бигрәк тә яратмады... Шулай булмый хәл юк монда. 
Гөлфиянең сүзен куәтләгәндәй, төнге караңгылыкны ярып, күктә йолдыз атылды. Караңгы куера төшкән иде. Күрше йорттагы бәйрәм сүрелгән кебек булды: пешкән шашлык исләре дә кими төште, тавышлар да берничәләп тыныч кына гүелдәшәләр. Мөгаен, кайберләре өйгә кереп киткәннәрдер, дип уйлады Гөлфия. Кызыксынса да, шуларны күрәсе дә килмәгәнгә карыйсы да килмәде, югыйсә утырган урынына басып караса, койма өстеннән бары да күренә иде. 
Авыл өстенә төнге салкынлык иңә башлады. Арып, йокымсырап утырган Сабирның ярым йомык күзләренә күктә ниндидер серле яктылык күренгән кебек булды: 
– Кара, әле генә йолдыз атылган иде кебек, тагын атылдымы соң, күрми дә калдым. Нәрсә яктырып алды? – диде, бер кат футболкадан утырган ир, калтыранып.
– Әйе шул, абайламый гына калдым, айның бер нуры төштеме соң? – дип елмаерга тырышты Гөлфия. 
– Корбан гаете бит берсе көнгә! Әрвахлар җиргә кайта дия иде, әни. – Сабир йокысыннан тәмам арынып күккә төбәлде дә: – Карале, гает атна башы бит?! Ял бер көн булса да безнекеләр кайтадыр, шалтыратмадылармы? – дип сорады.
– Мин үзем шалтыраттым, кайтабыз, диделәр. – Гөлфия озак кына эндәшми торгач, – ике гаеткә әрвахлар кайтыр ди, Сабир! – дип куйды.
 Икесе дә үз уйларына чумдылар. Сабир бу мәлдә корбанлык тәкәсен күз алдына китерде. Гөлфия әле һаман да Илгиз белән ашыгыч кына сөйләшүенә уңайсызлана, яшьтәшенең туган нигезенә кайтып керә алмавына пошына иде:
– Менә без ике күрше йорт инде. Мәрхүм-мәрхүмәләрдән безнең кайната-кайнана һәм менә Хәниф абый-Зөбәйдә апалар рухын күз аллыйм. Алар ни кичерә икән? Күкләрдә үткән гомергә үкенеч булмасын иде ул. Үз дәвамың игелекле, бәхетле булсын дисәң – җирдәге бар авырлыкны чыгымламыйча күтәрергә кирәктер ахрысы, Сабир?! Әйе, тирә-яктан гыйбрәт алсаң, тормышның мәгънәсе, гаме – үз кадереңне белеп кенә авырлыкларны читләтеп үтәргә тырышу түгел икән шул, ә сабыр гына матур итеп күтәрә белүдә, игелек эшләүдә, туганлыкны олылаудадыр…
                                                                                                                                                                             Гүзәл Галләмова

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев