-
«Лига форум» Студентлар белем бирү форумы башлана Татарстанда «Форум лигасы» Студентлар белем бирү форумы башлана. Анда илнең 58 төбәгеннән 1,2 мең урта һөнәри һәм югары уку йортлары студентлары җыелачак
-
Танылган кешеләр Казан буйлап экскурсияләр үткәрәчәк "О, мой гид!» проекты кабат Казанга кайта. 16 август көнне быелның беренче экскурсиясе узачак. Казанлыларны шәһәрнең тарихи отельләре белән танышырга чакыралар.
-
Россиядә бер атнада коронавирус йоктыручылар саны 52,2 процентка арткан Узган атнада Россиядә коронавирус инфекциясенең 160 меңнән артык очрагы расланган.
-
«Төнге велофест»та 3 меңнән артык кеше катнашты Быел «Төнге велофест»та Әстерхан, Волжск, Лениногорск, Мәскәү, Екатеринбург, Чита, Димитровград һәм Тарко-Саладан (Ямал-Ненец автоном округындагы шәһәр) кунаклар катнашты.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Елга трамвайчигында Казансу буенча экскурсияләр эшли башлады Шәһәрнең истәлекле урыннарын яңа ракурстан күрергә теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!
-
ИДЕЛ КӨНДӘЛЕГЕ: ТӨШКЕ АШКА - ҖИЛӘККӘ Җиләге тәмле, хатирәләре – тагын да.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
ВАТАНЫМА
Шагыйрә Гөлүсә Батталова үзенең матур шигырьләре белән "Идел" журналы укучыларын һәрдаим сөендереп тора. Журналның май саны битләрендә дә аның шигырьләре урын алды.
ВАТАНЫМА
("СӨЯЛМӘСКӘ" - Казан метросы)
⠀
Сөяләсем килә гаҗиз чакта...
Таянасым килә үзеңә!..
Хакың юк! дип ысылдыйлар җилләр,
Давыл булып суга теземә.
⠀
Ышанасым килә кодрәтеңә -
Көчен җуйган мәлдә йөрәгем.
Бер тамырдан шыткан мең бәгырьдә
Кардәш җанны тапмый йөдәдем.
⠀
Җилдерәсем килә юргаларда
Нугай җилен юри үчекләп!
Дәһшәтеңнән чыгып качсын иде
Кала нигезеннән көчекләр.
⠀
Табыласым килә хыялымның
Синдә чынга ашкан төшендә.
Тәндә каным ничә гасырлык соң,
Әле һаман шом бар эчемдә.
⠀
Сөялмәскә! Үрә басып миндә
Карусызлык шыта шым гына.
Манарадан аска карап торам -
Чынбарлыгым каба тыныма.
⠀
Баш июдән тыям үз-үземне,
Язма димен, берүк акылдан.
Тезләнергә хакым булмаса да,
Таянырга сиңа хакым бар!
⠀
Хакым бар!
⠀
09.10.2019
Шулай ук укыгыз:
Кем татарның каймагы? (Әтнә театрының Финляндиядә күргәннәре)
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз