Логотип Идель
Әдәбият

Юраган юш килә

Башкортстан белән чиктәш булган ерак Актаныш районының бер төпкел авылында яшәп яткан Халидә апа башкала күреп кайтырга җыенды. Моңа кадәр Казанда бер тапкыр да булганы юк иде аның. Туган республикасыннан ул төбәк кешеләре ешрак башкорт җирләрендә булалар. Ник дигәндә, күпкә якынрак теге якның тауарга бай шәһәрләре дә, тимер юллары да, хастаханәләре дә. Күрше милләт белән Халидә апаларның авылын бер күпер генә урталай бүлеп тора иде. Шул күпер аша чыгып, шәп-шәп атласаң, биш минуттан башкорт авылына барып керәсең.

Башкортстан белән чиктәш булган ерак Актаныш районының бер төпкел авылында яшәп яткан Халидә апа башкала күреп кайтырга җыенды. Моңа кадәр Казанда бер тапкыр да булганы юк иде аның. Туган республикасыннан ул төбәк кешеләре ешрак башкорт җирләрендә булалар. Ник дигәндә, күпкә якынрак теге якның тауарга бай шәһәрләре дә, тимер юллары да, хастаханәләре дә. Күрше милләт белән Халидә апаларның авылын бер күпер генә урталай бүлеп тора иде. Шул күпер аша чыгып, шәп-шәп атласаң, биш минуттан башкорт авылына барып керәсең.

Ара якынлыгыннан ир-ат куана иде. Үз авылыңда кибет бикләнсә, тамак кипкәнен кандырырга йөгереп кенә күрше авылга чыгып керәләр. Чөнки вакыт бу якта Мәскәүнеке белән йөрсә, күрше авылда ике сәгатькә соңга кала. Галәмәт инде анысы, кояш төшлеккә җиткәндә дә аларның конторларында эш башланмаган була әле. Тегеләй, ике милләт халкы чөкердәшеп дус яшәделәр гомер-гомергә, кыз алыштылар, кыз бирештеләр, кода-кодагый булдылар, аш-суга бер-берсеннән өйрәнделәр, Сабан туйларында татар егете белән башкорт агае бил сынаштылар, кунакларга йөрештеләр. Гади халык син теге, бу, дип тәфсилләп аерып тормый, бары яхшы кеше булсын.

Актаныш якларында табигать тә кырысрак, кышлар озынрак анда, кояш та сүрәнрәк яктырта. Әнә шул җирдә илле өч яшенә кадәр гомер кичерде Халидә. Авылда булган эш мал-туар арасында инде. Тугыз классны тәмамлагач та елга буендагы фермага эш сорап төшкән иде. Кечкенә буйлы булганга, капкага аркылы куелган кәртәләрнең иелеп астыннан үтте. Ул чакларда фермалардагы терлекнең чуты-саны юк иде, колхозлары миллионер колхоз булып саналды, хәтта ниндидер орденга да лаек булды. Ферма мөдире Мөҗдәбәнең шәпле чаклары, рәистән кала авылда икенче кеше. Череп баеган иде үзе, сарай зурлык өй җиткерде, районда бармак белән генә санарлык булган җиңел машина алды, авызы-борыны майда булды, гел кирпечтәй кызарып йөрде. Машинаны мин-минлеккә барып кына алды ахрысы ул. Җәйләрен тарантаста, кышларын кошевкада йөрер иде. Ул җиккән айгырлар дөнья бәһасе булдылар. Халык сөйләвенчә, имештер дә, малайлары чак ачып өлгерә икән урыс капканы, атылып чыга канатлы коштай җиккән аты, өрлектәй Мөҗдәбә үзе дә каеш дилбегәне шакарып тотып, җиңә алмый икән тулпарын. Җәйге ятактан конторга кадәр булган сигез чакрым араны сигез минутта үтә дип, тел шартлата иде ир-ат. Атлар яратты түрә, ат өчен җанын бирергә әзер иде. Тәки холыксыз аты сәбәпче булды аның үлеменә. Күзләрен тондырып чапкан җиреннән каршы килгән машина астына сөйрәп алып керде хуҗасын. Әле дә, Шарышкы тавының битләвендә Мөҗдәбә бәрелгән урынны билгеләгән чардуган тора. Ул чакта буе бер карыш булган кызга кысык күзләре белән беравык карап торды да мөдир ике генә сүз әйтте түрә:

– Бозаулар карарсың!

Күзе үткер иде мәрхүмнең, кемнең кем икәнен бер карауга чамалый иде. Раска чыкты аның сүзләре, гомере бозаулар арасында үтте Халидәнең.

Күп балалы гаиләдә үсте Халидә. Аның эш хакы алганны җиде пар күз өметләнеп көтеп торалар иде. Әтисе Гыйлаҗ әллә ни ыратып эшли алмады, сугыштан туберкулез ияртеп кайтты. Волхов сазлыгында ятып шул хәлгә калдым, дип сөйли торган иде. Ках-ках йөткеренгәләп, җиңел-җилперәк эшләрдә йөрде. Фермада каравыл торды, җәйләрен колхозның яшелчә бакчасын бала-чагалардан саклады.

Авылда ул чакларда тере акча юк дәрәҗәдә иде. Эш урыннарында тиеннәр түлиләр. Мескен әнисе төрлечә җай эзли иде акча кертергә. Кышларын кешегә йон эрли, бияләй-оекбаш бәйли, җәйләрен тавык йомыркаларын берәмтекләп җыештырып, район үзәгенә сатарга алып китә. Прахуд зурлык сыерлары булса да, каймак-май бик тәтеми иде өйдәгеләргә. Эремчек, каймак, май ише ризыклар туры базарга озатыла. Шул акчаларга балаларга мәктәпкә барырлык кием алынды, чәй-шикәрле булдылар, ике-өч елга бер тапкыр өй хуҗасына яңа бишмәткә дә арттыралар иде әле. Өстәп әнисе елның елы колхозга чөгендер үстерде. Анысы бер җәза иде авыл халкы өчен. Гектарлап бүлеп бирәләр дә һәр хатынга, теләсә ничек эшкәрт. Әнисе мескен, бар балаларын ияртеп, җәй буе йөри иде чүп утап.

Халидәгә дә эләкте бу рәхәтлек. Чиге күренмәгән басу буйлап биш-алты рәтеңне утап китәсең, рәхимсез кояш тән тиреләрен сыдырып төшерә, үтереп эчәселәр килә, хәтта кызган җирдән эссе бөркелеп тора. Тирә-якта басу тутырып синең яшьтәшләрең, кара янган кызлар-малайлар мүкәлиләр. Озын җәйге көн гомер бетмәс төсле тоела, гел иелеп эшләүдән башлар әйләнә башлый, чүп яфраклары төшләргә кереп интектерә. Иң авыры кыстала калганда була торган иде. Якын тирәдә яшеренеп утырып, йомышыңны йомышларлык урын да юк ичмаса, каршыңда иксез-чиксез басу җәйрәп ята. Басу читенә чыкканчы әллә күпме җир үтәсе, анда да әле сирәк-мирәк тал куакларын эзләп йөрисе. Малайлар нәрсә алар? Алар бер-берсен каплап басалар да ихахайлап көлеп чаптырталар күк йөзенә төбәп. Ә буй җиткереп килгән кызлар оятларыннан җир тишегенә керердәй булалар иде. Түзеп-түзеп тә чара калмагач, күршедәге берәр тиңдәшеңнең колагына капланып, аны үзең белән барып килергә үгетлисең.

– Әем лә, йөрисем килеп тормый әле, үзең бар, – дип холыксызлана әле арадан берәрсе. Иптәш табып кузгала башласаң, малайлар шау-гөр килеп көлкегә алалар, төртмә сүзләр яудыралар. Кире урыныңа кайтканны тагын каравыллап торалар әле.

Ничек итсә итеп, алган рәтләреңне басу очына кадәр утап үтәсең, әйләнеп килсәң – яңадан баш калкытканнар имеш, чүпләр син үткән җирләрдә. Яңгырлардан соң аеруча котырып китәләр иде шул.

Ни әйтсәң дә, җәй җәй инде, ә менә көзләр җитеп, чөгендерне җыярга тотынгач башлана иде чын газаплар. Салкын җилләргә, пыскак яңгырларга карамый, чөгендер буртлары янында кәкрәясең дә иртәдән кичкә кадәр сабакларын чабасың, пычрактан чистартасың. Җир шакырдап туңып, кар яугач та дәвам итә әле бу эш. Авылның күп хатын-кызлары чөгендер басуларында салкын алдырып, иртә кабергә кереп яттылар, гарип калдылар, аяк-куллары кәкрәеп катты.

Шуңа да фермадагы эше җиңелрәк тоелды Халидәгә. Эшен җиренә җиткереп эшләде, кушканнарына йөгереп торды, барысына ярый белде. Түрәләр бит күндәмлекне ярата. Бервакытта да аларга каршы авыз ачып сүз әйтмәде Халидә, ярар, ярар, дип килешеп кенә торды, хәленнән киләме-юкмы, кушылган эшкә башлап барып тотынды. Иптәшләренә карата да ярдәмчел булды. «Эштән курыкма, кызым, эштән кеше үлми...» – дип үстерде аны әнисе. Орчык зурлык кына булса да, кызлар чорына кергәч, түгәрәкләнәсе җирләре түгәрәкләнеп, чибәр генә булып өлгерде. Ачык күңелле, көләргә яраткан кызны тиңдәшләре дә үз итте, бер-ике егет ныклап күңел салды Халидәгә. Әмма кияү булачак кеше койма аша гына яшәгән икән. Халыкта шундый сүз бар: «Килен – кәйнә туфрагыннан, кияү – кайны туфрагыннан». Башкаларга туры киләдерме-юкмы, бу сүзләрнең хаклыгын үзенең язмышында сынады Халидә. Үзе бер тарих булды аның кияүгә чыгуы. Күз яшьләрен күп түкте кызый гаилә тормышы ипләнеп киткәнче. Болай булды ул хәл. Авылда барып чыккан җилбаш Исрай исемле бер егет бар иде. Авызыннан тәмәкесе төшмәде, эчәргә тамагы кытнап кына торды. Сугыш чукмары иде, күзе- башы ярадан китмәде. Сөйләгән сүзләренең рәте-башы булмады. Мәгәр ниндидер сөйкемле сөяге бар иде үзенең. Авыл кызлары авызына гына карап торды шуның, гел Исрай тирәсендә бөтерелделәр, гел аңа ошарга тырыштылар. Гүзәл затлар фикеренчә, егет булса – мут булсын, ике күзе ут булсын... Тегенең тәртәгә сыймаган кылыкларын егетлек дип кабул иттеләр. Дөрес, гармунда теттереп уйный иде ул. Менә шул егет кисәге бер кичне Халидәне озата килде. Көчләп диярлек ахирәтләреннән аралап алып китте аны Исрай, буйсынудан башка чарасы калмады кызның. Капка төбенә җиткәч, йөгереп кереп китәм, дип ныгытып килде ул үз-үзен. Котылырсың тиз генә Исрайдан. Җибәрми озак тотты әле ул Халидәне, әллә нәрсәләр сөйләп бетерде. Соңында кызны кочагына алды да суырып үпте.

– Барыбер минеке булачаксың. Мин сиңа өйләнәм, – дигән булды мәхәббәтсез.

Чак котыла алды кыз. Гарьләнгән иде ул бу холыксызлыктан. Өйгә кергәч тә ут кебек янган иреннәрен кат-кат сабынлап юды. Шул адәм актыгын күзаллап озак йоклый алмый җәфаланды. Икенче көнне аннан куркып, клубка да чыкмады. Өченче көнне ахирәте Саймә хәл белергә керде.

– Анда сине Исрайга кияүгә чыга, дип сөйлиләр. Исрай үзе әйткән имеш, синең белән вәгъдәләшкәнегезне. Кызлар ачуларыннан шартларга җитештеләр. Чынлап та булдымы ул хәл? – дип ярасына учлап тоз сипте Халидәнең. «Юкны сөйли», – дип антлар итте Халидә, тамчы да ышанмады шикелле ахирәте. Клубка бергә чыгыйк, дигән булды. Анысыннан кырка баш тартты Халидә. Почмак саен чыш-пыш килеп үзенең гайбәтен сатканарын күрәсе килеп тормый иде әле. Барыннан да бигрәк Исрай белән тагын очрашасы килмәде аның. Болай күз атып йөргән егете юк иде Халидәнең, әмма авылда Исрай берүзе генә калса да, аңа кияүгә чыгарга риза булмас иде. Җене сөйми иде әтәчләнгән егетләрне. Тик өйдә качып ятып та котылып булмый икән күрәчәгеңнән. Бер көнне, Халидә ялгыз башы бакчада түтәлләр утаганда, капканы шар ачып, кызмача Исрай үзе килеп керде, туры Халидә кырына атлады. Үч иткәндәй, өйдә беркем дә юк иде: әтисе яшелчә бакчасында, әнисе дә туганнарын җыеп басуга киткән. Куркуыннан дер-дер калтырарга тотынды кыз. Исрай авызын ерып, аның каршына килеп басты.

– Әтиең-әниең өйдәме? Мин сине ярәшергә килдем, аккошым, – диде күзләрен майландырып.

– Бар чыгып кит. Килмә дә, йөрмә дә, мин сиңа кияүгә чыга торганым юк, – дип чатнатып җавап бирергә көч тапты үзендә кыз. Бу сүзләрдән Исрайның йөзе үзгәреп китте, күзләре усал ялтырады.

– Ә-ә, син шулаймы? Яхшылык белән әйткәнне аңламыйсыңмы? Башкачарак булыр алайса, – диде дә, көрәк куллары белән кызны күтәреп алып, аркасына салды, алпан-тилпән атлап бакча читендәге мунчага ыңгайлады. Шырыйлап кычкырырга тотынды Халидә, кечкенә йодрыклары белән тегенең аркасын төйгәләде. Кызу эш вакытында кем ишетсен синең тавышыңны? Караңгы мунчага барып кергәч тә тырнады, тешләде, аяклары белән типкәләде кыз бу кабахәтне. Тәки үз дигәненә ирешер иде күзенә ак-кара күренмәгән егет, шулчак ишектән кемдер килеп керде. Керде дә Исрайның муенына ябышты. Көтелмәгән һөҗүмнән югалыбрак калды шикелле Исрай, идәнгә бөгелеп төште. Әмма икенче мизгелдә, үгез кебек таза нәрсә, теге бәндәне ишектән алып атты.

Күлмәкләре ерткаланган Халидә очып чыгып, урамга таба йөгерде.

– Коткарыгыз! Кеше үтерәләр! – дип урамны яңгыратты. Ярый әле көтүче Сафа карт килеп чыкты. Кызга ияреп, ул мунчага таба үтте. Анда ике егет канга тузып сугышалар иде. Дөресрәге, Исрай җирдә яткан күрше егете Каюмны он-талкан ясый иде. Сафа карт кулындагы җидедән үрелгән чыбыркысы белән Исрайның аркасына сыдырды, күк күкрәгәндәй калын тавышы белән:

– Отбой! – дип кычкырды. Һаман тукталмаган Исрайга тагын рәттән берничә тапкыр тамызып алды. Сугышта карт старшина булган дип сөйли торганнар иде. Чынлап та тавышы бик яңгыравыклы иде аның. Шуннан гына Исрай җирдән күтәрелде, чыбыркы очы тиеп ярылган битен сөрткәләп картка янады:

– Күрешербез әле, карт тәре!

Аннан соң ашыкмый гына бакча артлап китеп барды.

– Күрешербез, – дип озатып калды аны карт, – синең ишеләрне генә күргән бар…

Халидә, йөгереп килеп, Каюм янына чүгәләде, канга тузган йөзен сыпыргалады. Егет авыр ыңгырашып, кузгалырга омтылды. Сафа карт белән икәүләп Каюмны ничек итсә алай чоланнарындагы сәкегә кертеп салдылар. Сафа карт эшенә ашыкты, Халидә дә егет янында ялгыз калуны яхшысынмады. Аның хәлен аңлаган егет:

– Бар, бар, Халидә, бераз хәл алам да үзем торам мин, – диде сүзләрен өзеп-өзеп.

– Рәхмәт инде сиңа, Каюм. Син ярдәмгә килмәсәң, харап буласы идем, – диде кыз эркелеп чыккан күз яшьләрен кул сырты белән сөрткәләп.

Өенә кергәч, ишек келәсен салды да туйганчы елады кызыкай. Бер яктан Исрайның этлегенә ярсып сулкылдаса, икенче яктан йока гына гәүдәле Каюмның хәл эчендә ятканын күзаллап яшьләрен түкте. Булган хәлне кыз әнисенә дә сөйләмәде.

Ул чакларда кыз белән егет арасы үтә дә кырыс булды. Яртышар ел озатышып йөргән парлар арасыннан йөк машинасы үтеп китә ала иде. Шулай якынаюлар гаеп эш саналды, кызның йомшак кулын учларыңа алу бәхеткә тиң булды, ә кочаклашулар-үбешүләр, гадәттә, туйдан соң.

Тормыш булгач, аласы да коласы да булгандыр, азгын егетләр, йөремсәк кызлар да очраштыргалагандыр. Әмма аларның исемнәре авыл тарихына язылып, гыйбрәт итеп, колактан колакка гына сөйләнелә иде. Мондый хәбәрне ишеткән хатыннар чирканудан ах-вах килеп, төкеренергә тотыналар иде. Шуңа да теш агартмады Халидә әнисе алдында, оялды, курыкты. Әмма авылда сер сакланмый. Сафа карт кичке чәй артында булган вакыйгаларны әбиенә тәфсилләп сөйләгәндер, кызның ертылган күлмәген телгә алгандыр. Барыннан артыграк Халидәнең исеме чыгуына Исрай үзе тырышкан. Яшьтәшләре арасында мактанып:

– Ни… мунчада... беркая да китә алмый ул... Тамга салдым инде мин аңа… – дип авыз ерып сөйләп торган, диделәр. Шул сүзләр җитә калды кешеләргә.

Авыл буйлап Халидәнең исемен кырыкка төрләндерделәр. Имеш тә ул үзе Исрайны каравыллап торып әүрәткән икән. Ул яктан йомшаклыгы электән дә сизелеп калган икән аның. Кунакка килгән бер егеткә үткән ел ашардай булып карап торган. Әллә карап кына калмагандыр, фәлән-фәсмәтән... Барысының телендә Халидә булды, эштә сынап карадылар, җыелышып чыш-пыш килделәр. Җиткән уллары булган әниләр дошманга әйләнделәр. Улларына Халидәләргә таба борылып та карамаска ныгытып куйдылар. Кемгә кирәк андый килен? Авыр көннәр килде Халидәгә. Әтисе сөмсерен коеп йөри башлады, әнисе кат-кат төпченде:

– Әллә кагылдымы сиңа? Яшерәсеңме? – дип җанына тиде. Әлеге көннән бирле кеше арасына чыкканы булмады кызның, күзгә күренеп ябыкты. Шулай китек иде аның күңеле, җир тишеге булса, ике уйлап тормый кереп китәр иде, валлаһи. Әнә шундый халәттән күрше егете коткарды аны. Эштән кайткан җиреннән иярде аңа Каюм.

– Халидә, – диде ул кызның артыннан калмаска тырышып. – Мин бит синең тырнак очы кадәр дә гаебең юклыгын беләм. Күпме тапкырлар ышандырырга тырышып карадым барысын. Авыз җәеп көләләр генә, аңламыйлар. Син минем өчен иң саф күңелле, ак-пакь, иң яхшы кыз. Чык миңа кияүгә Халидә, бугазлары тыгылыр, туктарлар сөйләүдән. Мин сине өрмәгән урынга утыртмам, – диде. Бу сүзләр никтер күңел кылларына кагылмады кызның. Шулай да каты бәрелмәде үзенә ярдәмгә килгән егеткә.

– Шаяртасыңдыр, Каюм, – дип кереп китәргә ашыкты. Әмма кабат-кабат әйләнеп кайтты ул күңелендә егетнең сүзләренә. Ә нигә, Каюм кемнән ким? Исрайдан өстенрәк инде.

Дөресен генә әйткәндә, башка егетләр төсле түгел иде күрше егет. Бәләкәйдән үк чирләшкә булды. Мәктәптә укыган елларында да атналар-айлар буе дәрескә килми, хастаханә ятагында ята торган иде. Армиядән дә азат иттеләр аны. Тазалыгы чамалы булгангадыр, тиңдәшләре белән клубларда йөрмәде, кич чыкмады, уен-көлкегә катышмады. Хәтта колхоз эшенә дә тартмадылар Каюмны. Җәйге челләдә аягына олтанлы киез итек киеп, чана-арба юнды, кышларын өендә камыт-дирбия текте. Менә шул егет күз салып йөри имеш Халидәгә. Эчми-тартмый, холкы да ипле, балта эшенә кулы ята, әзме-күпме акча таба. Кияүгә чыкса, әти-әнисе дә башка төрле карарлар диде дә Каюмны туры китереп ризалыгын бирде. Шаулатып туй үткәрерлек ике якның да мөмкинлеге юк иде. Туганнарны җыеп, бер кич утырып алдылар да кияү куенына керде Халидә.

Юк, начар ир булмады Каюм, хатын дип кенә торды, ничек тә дөньясын көтәргә тырышты. Тик шул тазалыгы белән җелеген суырды Халидәнең. Кибән өйсәләр, хатын печән бәрде, ир өстән алып торды. Утын китерсәләр, Халидә җан-фәрман утын ярды. Бар авыр эшләр хатын җилкәсенә төште.

Тагын бер әтнәкәсе барлыгы беленде ирнең. Озак еллар түлсез булды ул. Бердәнбер улларын Халидә утызга җитеп барганда тапты. Бик тә тансык бала булды ул. Каюмы белән өф итеп кенә үстерделәр бердәнберләрен, яфрак җиленнән дә араладылар. Тәмледән тәмлене ашаттылар, яхшыдан яхшыны кидерделәр, бердәнбер бит.

Гобәй шалкандай таза булып үсте. Иркәлеге булды инде анысы. Кулына эш тидермәгәч, тора-бара сүлпәнлеге дә сизелде. Әмма йомшак күңелле, тәмле телле бала булды, әти-әни дип, өздереп җибәрә иде инде. Менә уку ягыннан артык алдыра алмады. Каян килсен инде аңа, Каюм да тапкырлау таблицасының очына чыга алмый, Халидә үзе дә укырга һәвәс булмады. Ярар, укуда гынамы ни хикмәт, үз-үзен туйдырырлык һөнәр алса, шул җиткән дип юрады бәхетле ата-ана.

Улының һөнәр алып чыкканын әтисе күрә алмады. Гомер буе озатып йөргән чире иртә кабергә алып кереп китте аны. Ялгыз калган ана улын күршедәге Нефтекамск шәһәренә урнаштырып кайтты. Анда Гобәй ише үсмерләрне төзүчелек эшенә өйрәтәләр икән. Өйдә ялгыз башы калгач, шул малаен уйлап таң аттырды ана, Гобәен уйлап йокыга китте. Ир баланың унсигезе тулганын көтеп кенә торалар. Укуын тәмамлап кына калды Гобәй, армиягә повестка килеп төште. Ике ел тимер юл буенда хезмәт итте егет, илне аркылыга-буйга йөреп чыкты.

Ул кайтканда тормышлар авырлашкан иде инде. Колхоз дигәннәренең исеме генә калган. Бар малларны сатып, булган техниканы түрәләр үзара бүлешеп, тырым-тыракай китергәннәр алдынгы хуҗалыкны. Халык эшсез торып калган. Күпләр яшәгән җирләрен ташлап, читкә киткән, вахта белән йөреп эшләргә алынганнар. Халидәнең бәхетенә, калган малларны җыештыргалап ширкәт оештырган юньле адәм Самат аны элекке эшендә калдырган.

Улының армиядән кайтуы зур шатлык булды Халидәгә. Хәлдән килгән кадәр кунак итте, улының тиңдәшләрен чакырып, кичә төслерәк җыен оештырды. Гобәй гәүдәгә ныгып, буйга үсеп киткән төсле. Шул алыптай егеткә җир җимертеп эшләрлек шөгыль генә табылмады. Район үзәгенә барса, бәлки, урнашыр иде берәр яры, әмма анда акча эшләрмен димә инде, биргәннәре тамактан артырлык түгел. Ә бит егет кешегә тегесе-монысы кирәк, өйләнергә, үз нигезен булдырырга теләр бервакыт. Тирә-якка караштырып йөрде-йөрде дә улы, бер кичне өздереп әйтте:

– Әни, мин монда калмыйм, Казанга китәм. Сиңа ярдәм итеп, акча салып торырмын. Эшләгәнем хәлдән килгән кадәр җыеп барырмын. Я ул якларда фатир алырга, я туган туфракка кайтып, өй җиткерергә тырышырга кирәк. Минем арка терәр кешем юк, туганнар да очын очка ялгап яши, – диде. Улының сүзләре хаклыгын күңеле белән аңлый иде Халидә, тик һич тә бердәнбер баласын җиде ят җирләргә чыгарып җибәрәсе килми иде.

– Якынрак шәһәрләр дә бар бит: Нефтекам, Яңавыл, Салават, йөреп эшлиләр бит тиңдәшләрең ул якларда, – дип үзенәрәк тартырга булашып карады. Ешрак кайтып йөрер иде, күңеленә ошаган кызны да бу тирәдә очратыр иде, ичмасам. Әллә кайда чыгарып җибәрерсең дә бер күрергә зар булып яшьләрең белән юынып ятарсың монда. Әмма улының үз сүзе сүз иде.

– И, әни, – дип көлде Гобәй, – ул вак шәһәрләрдә юньле эш бар, дисеңме? Булганын да үзара бүлешеп беткәндер җирле халык. Килмешәкнең кайда кадере бар? Ә бу минем үз башкалам, миллионнан артык кеше яши анда, завод-фабрикаларның чутына чыкмалы түгел. Теләсәң, көн дә яңа эшкә күч. Хезмәт хакын да яхшы түлиләр башкалада. Ерак дисәң дә, автобуска кереп утырсаң, алып бара теләгән җиреңә.

– Бер таныш-белеш тә юк бит әле ул якларда, – дип хафаланды әни кеше.

– Табылыр, үз татарларыбыз ич анда. Мин бала-чага түгел бит инде, йөреп өйрәнгән, – дип тынычландырды Гобәй. Әнә шулай итеп, җир читенә чыгарып җибәрде бәгырь кисәген. Бу хәл төгәл өч ел элек булган иде.

***

Дәвамын "Идел" журналының февраль санында укы.

Әлеге язма күп 25 лайк җыйганнан соң, язманың дәвамы сайтта да дөнья күрәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: укырга әдәбият

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев