-
Бүген ясый торган салат (рецепт) Әзер салатны берничә сәгатькә суыткычка куеп торырга кирәк.
-
Мендәр тышын ешрак алмаштырырга тырыш! Йоклаганда чәчтәге пычрак, баш тиресенең калдыклары битне бик нык пычрата һәм мендәр тышында җыела.
-
Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар Баксаң, Америкада Татарстан өчпочмаклары саталар икән!
-
БӘЙРӘМ БЕЛӘН СЕЗНЕ, ГҮЗӘЛ ЗАТЛАР! Кадерле хатын-кызлар! Сезне 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне белән тәбрик итәм!
-
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Гарәпшинага – 55 яшь! Спектакль алдыннан, утыз елдан артык гомерен татар театры сәнгатенә багышлаган Татарстанның атказанган атрискасы – Гүзәл Гарәпшинаны юбилее белән котлау тантанасы узды. Талантлы артисткабызга 55 яшь тулды.
-
Фаҗига: карга башы белән сикергән малай, карга батып, һәлак була Төнлә генә туганнары чаң суга.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
2020 елда Россиядә 1 миллионнан артык кеше ана капиталы алачак
Ана капиталы алудан тыш, 2020 елда Россиядә яшәүче 2,4 миллионга якын кеше 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар тәрбияләгән өчен пособие рәсмиләштерә алачак. Әлеге максатларга бюджеттан 159 миллиард сумга якын акча бүлеп бирү күздә тотыла.
РФ Президенты Владимир Путин 2020 елның 1 гыйнварыннан "Демография" илкүләм проекты акчалары хисабына ана капиталы түли башларга йөкләмә бирде.
2020 елда Россиядә 558 меңнән артык кеше – беренче, тагын 551 мең кеше икенче балага ана капиталы алачак. "Демография" илкүләм проекты кысаларында ана капиталы түләү өчен 122 миллиард сумнан артык акча бүлеп биреләчәк.
"Бердәм Россия" партиясенең югары советы бюросы утырышында Татьяна Голикова 2020 елда әлеге чарадан бала алып кайтырга ниятләгән гаиләләрдә беренче сабый өчен – 558 меңгә якын, икенче бала өчен - 551 меңгә якын кеше файдалана алачак, диде.
РФ вице-премьеры искәртеп үткәнчә, 2020 елда ана капиталы түләү өчен барлыгы 122,4 миллиард сум акча бүлеп биреләчәк. Якын елларда аның күләме арта барып, 300 миллиард сумга җитәчәк.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз