-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
“Ак чәчәкләр кебек” премьерасының төп үзенчәлеге - авторында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның бишенче премьерасын тәкъдим итә.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
-
Илсөя Бәдретдинова: "Бер күлмәк кенә булмады бу..." Җырчы Илсөя Бәдретдиновага ниләр генә язмыйлар...
-
Егетләр колагына: кызларга нинди бүләк ошый? Бик тиздә 8 март - Халыкара хатын-кызлар көне җитә. Гүзәл затларыгызны ничек сөендерергә белмисезме? Нинди бүләк алыйм, дип баш ватасызмы? Ә безнең сезгә берничә киңәш бирәсебез килә.
2024 елда Казанда тагын бер масштаблы чемпионат узачак
Казан 2021 елда кыска аралыкта суда йөзү буенча Европа чемпионаты узачакгын инде ишеткәнсездер. Тагын Казан 2024 елда Су спорт төрләре буенча Европа чемпионатын үткәрү хокукын алды. Мондый карар бүген Глазгода (LEN) Европа йөзү лигасы бюросы утырышында кабул ителде.
Утырыш барышында Казаннан ике турнирны үткәрүгә заявка тәкъдим ителде. LEN бюросы әгъзалары бертавыштан Татарстан башкаласын 2021 елда кыска аралыкта суда йөзү буенча киләсе Европа чемпионаты хуҗасы итеп сайладылар, шулай ук 2024 елда узачак Су спорт төрләре буенча Европа чемпионатына шәһәр заявкасын хупладылар, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.
Чемпионат алдыннан Казан тагын да матурланыр, байыр дигән өметтә калабыз!
Чыганак: kzn.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз