Логотип Идель
Яңалыклар

26 апрель кая барырга: чаралар исемлеге

Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан уздырылачак һәм уздырылган чаралар турында сөйләштеләр.

21 апрельдә Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан уздырылачак һәм уздырылган чаралар турында сөйләштеләр. Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгының милли бүлек җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмат хезмәте һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла катнашты. 

26 апрель Казан шәһәрендә һәм Кырлайда узачак чаралар иртәдән алып кичкә кадәр дәвам итәчәк, аларның исемлеге Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы сайтында урнаштырылган:

26 апрель
11.30-13.00 

Габдулла Тукайның туган ягы - Яңа Кырлай авылында күренекле мәдәният һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында милли шигърият бәйрәме узачак. Бәйрәм Габдулла Тукай дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы территориясендә оештырыла. Казаннан Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасы яныннан түләүсез трансфер каралган, ул сәгать 9.00 кузгалып китәчәк. Чарага барырга теләүчеләргә 24 апрельгә кадәр сылтама аша узып, гариза бирергә кирәк:

https://docs.google.com/forms/d/1h08VJtWbzV_LpG8TTMnQNj25nbDojGpbdrredtCeLlQ/viewform?edit_requested=true 

12.00

Мәдәни программаны Габдулла Тукай әдәби музее (Тукай урамы, 74) ачачак, биредә - урам сәхнәсендә “Ядкәрләрдә - Тукай рухы" дип исемләнгән шигъри һәм музыкаль бәйрәм узачак.

14.00-16.00

Театр урамында урнашкан Габдулла Тукай һәйкәле янында шигърият бәйрәме узачак. Чарада танылган шагыйрьләр, язучылар, җәмәгать эшлеклеләренең чыгышлары көтелә.

15.00-20.00

Бауман урамында хәзерге заман татар музыкасын башкаручылар һәм иҗади яшьләр катнашында ел саен үткәрелә торган "Мин татарча сөйләшәм" акциясе узачак. Моннан тыш, чаралар кысасында Ялкын интернет-конкурсын башлап җибәрү карала, "Татар-дозор" квестына йомгак ясау, "Тяжело с татарским" антипремиясен тапшыру, татар мәдәнияте һәм фәне активистлары катнашында онлайн-эфир планлаштырылган.

18.00

М.Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре, күренекле мәдәният эшлеклеләре һәм иҗат берлекләре вәкилләре катнашында 2021 елның Габдулла Тукай исемендәге премияләрен тапшыру тантанасы узачак. Тантанадан соң популяр "Алтын Казан" мюзиклы күрсәтеләчәк.

Г.Кариев театры каршындагы мәйданда көн дәвамында Тукайга багышланган фотозона эшләп торачак. Шул ук көнне 18.30 сәгатьтә театрда «Печән базары» спектакле куелачак. Спектакль шагыйрь тормышының мөһим вакыйгаларына һәм аның иҗатында төп урын алып торган әсәрләргә нигезләнгән.

-    Туган тел көненә, Габдулла Тукай тууына 135 ел тулуга багышланган чаралар бөтен Татарстан буйлап, авыл мәдәният йортларыннан башлап зур оешмаларга кадәр бара, музейларыбыз да актив эшли, - диде Ленар Хәкимҗанов. – “Габдулла Тукай мәйданы” метро станциясендә фотокүргәзмә оештырабыз, анда Бакый Урманченың “Шүрәле” әкиятенә ясалган иллюстрацияләре күрсәтеләчәк. Республикага һавадан килгән кунаклары өчен капка – ул аэропорт. Анда да Габдулла Тукайга багышланган фотокүргәзмә ачыла.  

22 апрельдә Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студентлары «Казан» аэропортының 1А терминалында Г.Тукайның «Бәйрәм бүген», «Ана догасы», «Туган тел» әсәрләре буенча музыкаль композицияләр дә башкарылды, дип хәбәр итә Г.Тукай исемендәге “Казан” аэропортының матбугат хезмәте.

-    Татарстан Республикасының Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм мәгариф оешмалары быел Туган телләр елы уңаеннан бик күп чаралар уздыра. Апрель ае өчен министрлык тарафыннан Туган тел көненә багышланган чаралар планы төзелә. Әлеге план кысаларында мәгариф оешмаларында быел, башка елларга караганда, күбрәк чаралар планлаштырылган, аларның саны тугыз меңнән артык. Аларда миллионнан артык укучы, балалар бакчасына йөрүчеләр һәм ата-аналар катнашачак, - дип чаралар белән таныштыруны дәвам итте Энҗе Гыйззәтуллина. 

20-23 апрель көннәрендә Казанда VIII татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиада уза. Быел сайлап алу турында барлыгы 1730 кеше катнашкан, шуларның 507се икенче турга узган: 279 катнашучы – Татарстан Республикасының 8-11 сыйныф укучылары, 181 катнашучы – Россиянең 28 субъектыннан булган 8-11 сыйныф укучылары, 29 катнашучы – чит ил укучылары һәм студентлары, 18 катнашучы – Татарстан һәм Россия субъектлары студентлары. 
Социаль челтәрләрдә дә шактый гына чаралар уза, болар #безтукайныукыйбыз онлайн-акциясе, “Без - Тукайлы халык”, “Туган телем – татар телем” онлайн-марафоннары һ.б. 

-    Без, Бөтендөнья татар конгрессы, бөек шагыйребез тууга 135 ел тулу уңаеннан, бөтен дөньядагы татарларны берләштереп, “Пар ат” шигырен укыдык. Бөтен дөньяга сибелгән татарлар өчен Габдулла Тукай ул – иң зур, иң күренекле, иң кирәкле шәхесләрнең берсе. Шуңа татарлар яшәгән төбәкнең һәрберсендә дә Тукайга багышланган чаралар була. Быел пандемия аркасында күп илләрдәге чаралар онлайн-режимда уза, - диде Гөлназ Шәйхиева.

-    Һәр үткәрелгән чараларыбыз, кичәләребез Тукай йолдызлыгы астында уза. Бүген бер төркем язучыларыбыз Балтач районына, Сосна Пүчинкәсе авылына Тукайның әнисенең каберен зиярат итәргә киттеләр. Тукайның музасы – Зәйтүнә Мәүлүдованың да каберен зиярат иттек. Күптән түгел Тукай клубында яшь шагыйрьләребезнең дә кичәсе булып узды, - дип инде уздырылырга өлгергән чаралар турында да сөйләп үтте Ркаил Зәйдулла. 

фото: vk.com/away

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев