Логотип Идель
Яңалыклар

9 май көнне парад карарга иртәрәк килү хәерле

ТР Министрлар Кабинетында Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан узачак чараларга багышланган брифинг узды.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан узачак чараларга багышланган брифинг узды. Очрашуда сорауларга ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җәмәгать тәртибен саклауны оештыру идарә җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов, Казан шәһәре Башкарма комитетының мәдәният бүлеге идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов җавап бирде. 

9 май – Җиңү көнендә тантаналы чаралар Архангельск һәм Арча зиратларында, Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салудан башланачак. Бәйрәм итүнең төп урыны шәһәребезнең Меңьеллык мәйданы булачак. Тантаналы парад һәм театральләштерелгән программаны теләге булган һәркем күрә ала, Казан Кремле диварлары янындагы яшел чирәм тамашачылар өчен табигый амфитеатрга әйләнәчәк. Парад 10.00 сәгатьтә башлана, әмма шәһәрлеләрне, алдан килеп, уңайлы итеп урнашу өчен, тантаналы программага иртәрәк – 9.30 сәгатьтә килергә чакыралар. Парадка «Кремль» метро станциясе ягыннан керү иң уңайлысы булачак. «Алдан килүегезне һәм тикшерү чараларын аңлап кабул итүегезне сорыйбыз», – дип мөрәҗәгать итте Азат Абзалов. 

Мәйданда Казан гарнизоны гаскәрләренең йөрүе, ИС, ИС-3 һәм Т-34 легендар танклары узуы, ретроавтомобильләр колоннасы үтүе көтелә. Парадта ике меңнән артык хәрби хезмәткәр һәм хәрби училище, кадет сыйныфлары һәм юнармия курсантлары катнашачак. 

Парад ахырында кунакларны концерт программасы һәм 1400 кешедән торган хореография коллективлары белән берлектә меңләгән җыелма хорның чыгышы көтә, алар «Җиңү көне» җырын башкарачак. 

Шәһәрнең иҗат коллективлары катнашында Меңьеллык мәйданында концерт программасы 13.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Шунда ук көн дәвамында хәрби техника күргәзмәсе оештырылачак: танклар, бронялы тарспортер һәм Корал күчмә музеен күреп булачак. 

Гомумән, Җиңү көнендә Казанда 120дән артык бәйрәм чарасы узачак, алар шәһәрнең барлык җәмәгать киңлекләрен колачлый. Татарстан башкаласы халкын һәм кунакларын спектакльләр, концертлар, күргәзмәләр, бәйрәм парады һәм «Казан Арена»да матур салют көтә. 

Ел саен үткәрелә торган «Үлемсез полк» акциясе бәйрәмнең мөһим өлеше булачак, анда катнашучыларны җыю Карл Маркс урамында 13.00 сәгатьтә башлана. Колонна 15.00 кузгалып китеп, Меңьеллык паркка таба юнәләчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев