Логотип Идель
Яңалыклар

Абитуриентлар БДИ биргәнче вузларга документлар тапшыра ала

Өстәмә керү имтиханнары, шулай ук дистанцион форматта узачак.

    БДИ үткәрү графигына үзгәрешләр кертелүгә карамастан, вузларга документлар июнь аенда ук кабул ителәчәк.

pixabay.com

  Чыгарылыш сыйныф укучылары аттестатлар алганнан соң һәм бердәм дәүләт имтиханын тапшырганчы ук документларын тапшыра алалар, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

   Кабул итү комиссияләре гаризалар, аттестатлар, фото һәм башка документлар белән эшләячәк. Чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшыргач һәм аның балларын базага керткәч, кабул итү комиссиясе рейтинг үткәрәчәк һәм укырга керү мәсьәләсе хәл ителәчәк. 

     Абитуриентлар вузларга документларны дистанцион рәвештә - университетларның мәгълүмати системалары аша яки "вузга онлайн кер" сервисы аша тапшырачак. Элеккеге кебек үк, документларны биш вузга (өч белгечлек буенча) бирергә мөмкинлек бар.

Өстәмә керү имтиханнары, шулай ук дистанцион форматта узачак.

БДИ вакыты күчерелә

КФУ абитуриентларны онлайн кабул итәчәк

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев