Логотип Идель
Яңалыклар

АЧЫК АУРАЗИЯ ХАЛЫКАРА ӘДӘБИ КОНКУРСЫ ФИНАЛИСТЛАРЫ - ТАТАРСТАНЛЫЛАР

Шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Ленар Шәех IX ачык Ауразия әдәби конкурсының берьюлы ике номинациясендә: шигърият һәм хикәяләр жанры буенча шорт-бит исемлегенә кертелде. Татарстан вәкиленең әлеге конкурста тәүге тапкыр катнашуы түгел: 2017 елда ул хикәя номинациясендә 2нче урынны яулады.

Шагыйрь, Муса Җәлил исемендәге премия лауреаты Ленар Шәех IX ачык Ауразия әдәби конкурсының берьюлы ике номинациясендә: шигърият һәм хикәяләр жанры буенча шорт-бит исемлегенә кертелде. Татарстан вәкиленең әлеге конкурста тәүге тапкыр катнашуы түгел: 2017 елда ул хикәя номинациясендә 2нче урынны яулады.  

Ленар Шәех катнашкан шигърият номинациясенә – 300дән артык эш, хикәяләр номинациясенә 100 дән артык әсәр кабул ителгән, ә кыска исемлеккә иллешәр генә автор сайлап алынган. Сүз уңаеннан: финалга чыгучылар исемлегендә Татарстаннан Нурания Кубаш дигән автор да бар, ул үзе турында Арча районыннан булуын, тел-әдәбият укытучысы булып эшләвен яза.

Ачык Ауразия әдәби конкурсы“Open Eurasian Literary Festival and Book Forum” беренче мәртәбә 2012 елда Бишкәктә үткәрелде. Шуннан соң конкурс финалы ел саен Аурупа һәм Азиянең төрле башкалаларында уза. Иҗат конкурсында төрле илләр вәкилләре катнаша. Быел, мәсәлән, оештыручыларга элекке Советлар Союзының барлык республикаларыннан, Израиль, Англия, АКШ, Һиндстан, Кытай Русиядән меңгә якын гариза кергән.

Халыкара иҗади конкурсның 2020 елгы җиңүчеләре 2021 елның май аенда Лондонда узачак йомгаклау тантанасында игълан ителәчәк, дип хәбәр итә оешытучылар – Ауразия Иҗат Гильдиясе (Лондон) үзенең сайтында. Сайтта шулай ук киләсе X конкурска гаризалар кабул ителә башлавы турында мәгълүмат бар. 

Аерым номинацияләрдәге: зур күләмле нәсер (роман, бәян һ.б.), шигърият, кече күләмле нәсер (хикәя һ.б.), әдәби тәрҗемә, публицистика, рецензия, иллюстрация жанрларында иҗат итүче авторларның әсәрләре бәяләнәчәк. Татар иҗатчылары үз әсәрләрен конкурска инглиз яки рус теленә тәрҗемә итеп тә, ана телендә дә җибәрә ала.

ТЕЛ (Ленар Шәех шигыре)

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев