-
Казан Кремле диварында уникаль утлы тамаша (ВИДЕО) Казан Кремле диварында уникаль утлы шоуны оештырыла. Эффектлы иллюминация Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуга багышланган.
-
ТАЙМ-АУТ: ЙӨГЕРҮ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ Ләйлә Каюмова һәр көнен диярлек 10 километр йөгерүдән башлый. Тизлеккә йөгергәндә бу араны узу өчен аңа нибары 45 минут вакыт таләп ителә.
-
Казанда булачак Җәмигъ мәчете төзеләчәк урынга нигез ташы салынды Җәмигъ мәчете элеккеге «Кырлай» аттракционнар паркы территориясендә төзеләчәк. Әлегә проект та, исем дә сайланмаган, киләчәктә дини корылманың 10 меңнән дә ким булмаган кешене сыйдырачагы гына билгеле.
-
Тинчурин театры үзенә Тинчурин исеме бирелгән көнне искә ала Моннан 34 ел элек Тинчурин исеме бирелүне искә алу уңаеннан Татар дәүләт драма һәм комедия театры музеенда укучылар өчен халык язучысы Рабит Батулла Тинчурин иҗатына багышланган дәрес уздырган.
-
«Media Week-2022»: КФУда медиа атна бара Казан федераль университетында бу атна дәвамында журналистика белеменең 60 еллыгына багышланган «Media Week-2022» дигән чара уза. Әлеге медиа атна кысаларында ачык ишекләр көне, «Россия-Таҗикстан: цифрлаштыру чоры журналистлары» халыкара медиамәктәбе, түгәрәк өстәл һәм төрле мастер-класслар үтә.
-
Казан яшь дипломатлар һәм эшмәкәрләрне очраштыра Чараның төп максатларының берсе - яшь дипломатлар арасында формаль булмаган элемтәләр кору.
-
Кариев театры премьерага чакыра Спектакльнең премьерасы 26-27 май көннәренә куелган
-
Мәликә Хәйрулла: “Карьера төзегән кеше дедлайнның нәрсә икәнен яхшы белә, тайм-менеджментны да отышлы куллана” Кичәдә фоторәссам Рамил Галидән кала башка ир-егетләрнең әсәре дә юк – ир-атларга чарада катнашу тыелган иде.
-
Синең тавышың Татарстанны тагын да яхшырак итәргә ярдәм итәчәк!
Алар чын хатын-кыз бул диләр (видео)
Ләйлә Лерон, Алсу Хафиз һәм Айнур Әхмәтов "Алар чын хатын-кыз бул диләр" видеосын татар теленә тәрҗемә итеп керттеләр.
Видеороликның оригиналы "Be a lady they said" дип атала. Ләкин инглиз вариантыннан ул аерыла: татарларга гына бәйле булган кадрлар, сүзләр дә бар. Видеода ямьсез, дорфарак кадрлар да бар, шуңа күрә аны балалар белән карап булмый, әлбәттә. Әлеге ролик бүгенге заманда хатын-кызга артык күп таләп куелыы хакында. Мисал өчен, шушы видеодан кыска гына өзек: "Алар чын хатын-кыз бул, диләр. Итәгең бик кыска. Итәгең бик озын." Видео зур резонанс тудырды: кемдер бу сүзләр белән килешә, кемдер юк нәрсәдән проблема ясыйсыз, ди. Әлегә видео 1700дән артык карау җыйган. Ләйлә Лерон белән әңгәмәне сайттан укып була.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз