-
ЯШЬЛӘР СӘЯСӘТЕ НӘЗАРӘТНЕҢ ТӨП ЭШ ЮНӘЛЕШЛӘРЕНЕҢ БЕРСЕ Тарихка иң яшь мөфти буларак кереп калучы Камил хәзрәт Сәмигуллин кабат Татарстан Диния нәзарәте рәисе итеп сайланды.
-
Гагаринның космоска очачагы Коръәндә язылган булган бит! Гагарин, космоска чыгуга, иллюминаторга карый һәм “Мин нәрсә күрәм? Төшемдәме, әллә күзләрем сихерләнгәнме?” ди.
-
Арчалылар Тинчурин театрында кунакта Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Арча якташлыгы” җәмәгать оешмасының чираттагы очрашуы узды.
-
Киләсе атнада 19 градус җылы булачак Ниһаять, без көткән яз килә...
-
Биология укытучысы укучысы белән йоклап йөргән... Укытучы кияүдә һәм аның кече яшьтәге баласы бар.
-
Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле Пермь һәм Свердловск өлкәләре шәһәрләрендә чыгыш ясады Гастрольләр кысаларында Татарстан Дәүләт ансамбле тамашачыга “Мирас”программасын тәкъдим итте.
-
Теш куйдырырга баргач, табибка ялган акчалар түли Теш табибы бу кешене суда бирә...
-
Татарстан мөфтие итеп кабат Камил хәзрәт Сәмигуллин сайланды Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтенең 2021 елның 27 гыйнварында узган Пленумы карары белән кандидат булып күрсәтелгән.
Алексей Булдаков вафат булган
Бүген Россиянең халык артисты Алексей Булдаков вафат булды. Актерга 68 яшь иде. Бу турыда ТАСС агентлыгы Кинематографистлар союзының Кино актерлары гильдиясенә сылтама белән хәбәр итте.
"Алексей Иванович Булдаков вафат. Төгәлрәк мәгълүмт бирә алмыйбыз. Ул гастрольдә иде, аның тромбы өзелгән", - дип сөйләгән агентлыкның чыганагы.
Алексей Булдаков 1951 елның 26 мартында Алтай өлкәсенең Макаровка авылында туган. Соңрак Казахстанның Павлодар шәһәренә күченгән. 1969 елда Антон Чехов исемендәге Павлодар драма театры каршындагы театраль студияне тәмамлаган.
1969 - 1981 елларда Павлодар, Томск, Караганда, Рязань театрларында уйнаган. 1993 елда Мәскәүгә күченгән. Горький исемендәге МХТда уйнаган.
1982 елдан башлап кинода төшә. "Семен Дежнев" (1983), "Вот моя деревня..." (1985), "Единожды солгав" (1987), "Хлеб - имя существительное" (1988), "Белые одежды" (1992) фильмнары буенча таныш. "Особенности национальной охоты" (1995) фильмында генерал роле белән зур популярлык казанды.
Алексей Булдаков "Операция "С Новым годом!" (1996), "Особенности национальной рыбалки" (1997), "Особенности национальной охоты в зимний период" (2000), "Особенности национальной политики" (2003) фильмнарында төшкән.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз