-
Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
МАШИНА ЙӨРТҮ ТАНЫКЛЫГЫН QR-КОДКА АЛЫШТЫРАЛАР? Россиянең берничә төбәгендә машина йөртү таныклыгын алыштыру буенча эксперимент уздырачаклар.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
"Алтын сөлге" өчен кайсы командалар көрәшәчәк?
Хәбәр иткәнебезчә, 22-23 март көннәрендә Әлмәттә "Татнефть" оешмасы призларына командалар арасында "Алтын сөлге" бәйгесе узачак. Анда уналты команда көч сынашачак.
Укырга: "Стенка на стенку" быел да Әлмәттә узачак
"Стенка на стенку" ярышларында Татарстанның көрәш федерациясе төзегән рейтингта беренче уналты урынны алган команда көч сынашачак. Рейтинг мондыйрак:
1. Балтач
2. Әлмәт
3. Теләче
4. Кукмара
5. Түбән Кама
6. Яңа Савин районы
7. Мамадыш
8. Арча
9. Актаныш
10. Биектау
11. Зәй
12. Саба
13. Чаллы
14. Азнакай
15. Авиатөзелеш районы
16. Лаеш
Безгә килеп ирешкән мәгълүматларга караганда, Авиатөзелеш районы командасы Әлмәттәге бәйгедә катнашмаячак, ә аларның урынын исә рейтингтагы 17нче команда алачак. 17 команда исә Тукай районы командасы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз